Дүшәмбе 17 июнь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МИНИ-ТРАКТОР ҖЫЯРГА ХЫЯЛЛАНАМ”

Буа районының Рус Киштәге авылында яшәүче Денис Никитинны алтын куллы дияргә була. Үзләреннән 5 км ераклыктагы Кыят мәктә-бендә укучы бу егеткә техника җене кагылган. Әбисе Лидия әйтмешли, башка эшләре булмаса, көне буе трактордан төшмәс иде. Денис уйлап чыгарып әллә ниләр ясый. Мотоблокка тагылмалы арба дисеңме, үлән ваклагыч, ит ыслау җайланмасы... Әбисе белән әнисенә хуҗалыкта эш җиңелрәк булсын дип, бакчаларында мич чыгарып куйган. Анда мал-туарга, кош-кортка азык әзерлиләр.

 Мин килгәндә Денис өйдә юк иде. Бабасына ия­реп, трактор белән юлларны кардан чистартырга чыгып кит­кән. Мине әбисе Лидия каршы алды. 

— Оныгымны мактап туя алмыйм. Кулыннан килмәгән эш юк, — ди әбисе. — Йорттагы эшләрнең күбесен Де­нис­ башкара. Пычак ясый, сәнәк, көрәк... Фантазиясен эшкә җигеп эшләгән техника, җайланмаларыннан бик оста файдаланабыз. Күп­тән түгел бакчада ике мич чыгарып куйды. Берсе ит ыслау өчен яхшы, икенчесендә бәрәңге, арпа пешерәбез. Аптырап тормады улым, ыслагычны ясаганда ташландык комбайнның запас часть­ларыннан оста файдаланды. Таш тезә торган урынына, ит яки дуңгыз мае асар өчен, эретеп ябыштырып элгечләр куйды. Бу җайланмада 25 кг ит ыслап була. Ике мичне дә бе­рәр көн эчендә төгәлләде. Бер эшкә керешсә, туктый алмый. Өй­гә кереп чәй эчә дә күздән югала. Тыныч атмосферада әллә ниләр тудыра.

Озак көттермичә өйгә Денис та кайтып керде. Бик ачык, аралашучан булып чыкты. Үзе һәм кызыксынулары турында сорашкач, елмаеп:

— Холкым “BMW-X5” машинасыныкы кебек. Үземдә иң яхшы сыйфатларны булдырганмын. Теләсә нинди эшкә түзем, курыкмыйм, тә­вәккәл. Тиз йөрим, чаялыгым да җитәрлек, — диде ул.

Бөтен кызыксынганы техника. Компьютерында комбайн, тракторларның төрле коллекциясен булдырган. Шуңа кагылышлы видео-роликлары да җитәрлек. Мини-трактор төзү теләге белән яна. Инде кайбер “органнарын” юнәткән дә. 

Денисның бабасы механизатор булган. “Тимер-томыр арасында көннәр буе кайнаша иде”, — ди Лидия апа. Бу “чир” оныгына да йоккан. 

— Беренче тапкыр 7 нче сыйныфта укыганда иске мотоблокны төзекләндердем, — ди Денис эшчәнлеге турында. — Кайбер җирләре ошамый иде. Аны үземчә үзгәрттем. Двигатель тиз суынмыйча аптыратты. Өс­леген салдырдым. Урамыбызда асфальт юк. Тәгәрмәч арасына пычрак тулып интектерә иде. Калайдан сиптерткечләр ясадым. Иске көзгеләрне дә эшкә җиктем. Мотоблокның ике ягына куйдым. Артымнан кем килгәнен, нинди техника барганын бик яхшы күрәм хәзер. Соңрак мотоблокка арба тактым. Иске йомшак урындык бар иде, шуны куйдым. Рәхәтләнеп җәелеп утырып йөрим. Көпчәкләрне иске мотоциклдан салдырдым. 

Әни белән әбигә җиңел булсын дип, үлән ваклату җайланмасы эшләдем. Үт­кен яхшы пычаклар ясаган идем. Бу җайланма өчен иске кер юу машинасының моторы, киң йөзле пычаклар, зур бер чиләк кирәк булды. Малларга гына түгел, бәбкәләргә дә шунда вакланган үләнне ашаттык. Үлән ваклагыч бертуктамыйча 10 килограмм азык әзерли ала. 

Денис 11 нче сыйныфта укый. Соңгы айлары калып бара. Мәктәптә дә ул алыштыргысыз ярдәмче икән. Парта ватылса да аңа мө­рәҗәгать итәләр, урындык эштән чыкса да... Егет укуда да тырыш. Нинди генә грамоталарга ия булмаган. Олимпиадаларда катнашып, алдынгы урыннар алган. Күңеленә якын һөнәрне күп­тән сайлаган ул. Денисның инженер буласы килә.

— Теләген хуплыйбыз. Техниканы яраткан авыл егетләре тормышта хур булмас, — ди әбисе Лидия.

 

Денис Никитин

 

Үзе ясаган мич

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

ferguson1 04.02.2013 11:08:53
Кубрэк шундый жир кешесе турында языгыз
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры