Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
ДАНИС ЗАРИПОВ ДӨМ-ДӨМНЕ ХОККЕЙ УЙНАТА

Алабуга районының Дөм-Дөм авылында инде дүртенче тапкыр балалар командалары арасында хоккей буенча ярыш узды. Ул горур рәвештә “Данис Зарипов исемендәге турнир” дип йөртелә һәм 2009 елдан Данисның акчасына төзелгән боз мәйданында үтә. Ул төзелештә үзе катнашып, барлык процессны контрольдә тотты. Турнирны әзерләү һәм оештыруда Дөм-Дөмдә яшәүче туганнары зур роль уйный. Быел командаларны бүләкләү өчен Данис Зарипов үзе генә килмәгән, “Ак Барс”ның тагын ике уенчысын — Кирилл Петров һәм Артём Лукояновны алган. Боз мәйданын әзерләүдә дә, ниһаять, Данисның хыялы тормышка ашкан — Мамадышның “Олимп”ыннан боз катыру машинасын арендалап торганнар.

 298 кеше яшәгән Дөм-Дөм­дә, кызганыч, мәктәп юк икән.

— Дөм-Дөм авылындагы башлангыч мәктәп оптимизациягә эләгү сәбәпле, ан­да­гы балалар безгә йөреп укый, — ди күршедәге Олы Шүр­нәк гомуми белем бирү мәктәбе директоры Валерий Абакаев. — Ике сала арасы 4,5 км. Дөм-Дөмдәге 27 баланы тукталыштан автобус алып китә, кайтарып куя. Олы Шүрнәк мәктә­бен­дә барысы 80 укучы, 17 укытучы.

Данис Зарипов оештырган хоккей турнирында Дөм-Дөм белән Олы Шүрнәк авылы балалары берләшеп, “Бөркет” исеме астында чыгыш ясадык. Ярыш ике көн дәвам итте. Беренче көнне Алабуга районының дүрт авылы: Иске Куклюк, Иске Юраш, Морты һәм безнең ко­манда көч сынашты. Беренчелекне бирмәдек, икенче урынга Иске Куклюк лаек булды.

Икенче көнне шушы I-II урын алучылар һәм Киров өлкәсенең “Шөн”, Мөслим районының берләшмә командалары уйнады. Нәтиҗә­дә безнең “Бөр­кет” — беренче, икенче урында — Мөс­лим, өченчедә  Киров өлкәсе командалары.

Җиңүче ачыкланганнан  соң йолдызларның кечкенә матчы уздырылды, анда “Ак Барс” җы­ел­масы барлык командаларның иң яхшы бишлегенә каршы чыкты һәм 11:8 белән җиңде.

Данис Зариповка боз мәй­­даны төзеткәне, инде дүртенче ел шундый күңелле бәйрәм оештырганы өчен зур рәхмәт. Барлык чыгымнарны үзе күтәрде бит. Аның Дөм-Дөмдәге икетуганнары шушы турнирны оештыру, үт­кәрү белән гел янып йө­риләр. Боз мәй­даны оптимизациягә эләк­кән башлангыч мәктәп янында. Аның тәүге тапкыр ачылышында Данис үзе 11 комплект экипировка да бүләк итте. Ике ел инде безне КХЛ ачылу сезонында да куандыра. Автобусын таба, билетлар юнә­теп, Дөм-Дөм белән Олы Шүрнәктән 30-35 ләп баланы Казанга “Ак Барс” уенын тамаша кылуны оештыра. Ба­рысы өчен дә зур рәхмәт аңа, — диде.       

Дөм-Дөм авылы җирлеге башлыгы Рафаэль Бәд­рет­динов белән дә сөй­ләш­тек.

— Боз мәйданына яше-карты — барысы бик теләп йөри. Дүртьеллык башлангыч мәктәбебез оптимизация җиленә юлыкса да, аның ишегенә йозак эленмәде. Данис Зарипов беренче катта урнашкан спорт залына ремонт ясатты, шушы ук бинада аның көче-тырышлыгы белән тренажер залы булдырылды. Анда барысы сигез төрле снаряд. Теләгән ке­ше рәхәтләнеп шуларда шө­гыльләнә ала. Киләчәктә, Ал­ла боерса, хоккей буенча гына түгел, башка өлкәләрдә дә үзебезне сынап карарга телибез.  Авылыбыз кечкенә булса да, өр-яңа клуб төзелеп килә... Хоккей турнирын оештыру буенча янып-көеп йөргән Данисның әтисе ягыннан туганы Илшат Галиевка, аның хатыны, физкультура укытучысы Ләлә Әнәс кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шундый изге күңелле, юмарт кешеләр күб­рәк булсын иде! — диде ул.

 

 

Рузилә ГАЛИМОВА фотолары.

    

 

Фәйрүзә ФӘРХУЛЛИНА | 21.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры