Дүшәмбе 17 июнь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ШӘЛНЕ ЕЛ ӘЙЛӘНӘСЕ СОРЫЙЛАР”

Кыш — итек басу, шәл бәйләү чоры. Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яшәүче Мәгъсүмовлар гаиләсе данлыклы бәйләүчеләр рәтендә йөри. Алар барысын да күпләп бәйли, дип сөйлиләр. Аш-Буҗи авылындагы башка бик күп гаиләләр кебек, Мәгъсүмовлар сезонлы эш белән тормыш көтәләр. Җәй көне 60-70 кг орлык чәчеп, көздән 5 әр тонна суган орлыгы әзерләсәләр, кышка кергәч, чыннан да, гаиләләре белән диярлек бәйләм эшенә чумалар икән. Ике катлы зур йортта ике гаилә бергә яши. Зөләйха апа һәм Дамир абый янында уллары Нургаян, аның хатыны Нурсөя, балалары Зөбәрҗәт белән Алмаз. Зөләйха апа да, киленнәре Нурсөя дә шушы авыл кызлары.

— Аш-Буҗи халкы гомер-гомергә кәсепле булды, — дип сүз башлады Зөләйха апа. — Бөтен хатын-кыз бәй­ләм бәйләде. Үземнең кайчан бәйли башлаганымны төгәл генә хәтерләмим дә. Кызлар тугач та энә-җеп арасында кайнашып үсә.       5 нче сыйныфта укыганда шәлне башыннан ахыргача бәйли белә идем. Без 7 балалы ишле гаилә, дөнья кө­тәргә акча кирәк, вакыт әрәм итеп урамда уйнап йөргәнне белмим дә. Нәнә күбрәк йорт тирәсендә булды. Әттә колхозда да эшләде, безнең бәйләгәннәрне Кукмарага алып барып сатарга да җи­тешә торган иде.

Бәйләмне йорт саен тоткач, җәен капка төбенә алып чыгып утыра идек. Ярыша-ярыша бәйлибез. Рәхәт, күңелле чаклар! Шунда ук шәл җыючылар да килә. Ул вакытта бер шәл бәясе 110-120 сум иде. Кемдер сатулашырга яратса, мин тизрәк сатып җибәрү ягын карадым. Очсызракка китсен, әм­ма тиз булсын. Сату-алу әй­ләнешен ярата идем.

Бу авылда элек киленнәр­не дә бәйләү осталыгына карап алганнар. Бәйли белсә, хатын тормыш көтә, акча саный беләчәк. Яшерен-батырын түгел, Дамир абый да үзенең Зөләйхасын шулай дип сайлаган. “Тик тормый. Оста итеп шәл бәйли, тиз ге­нә са­та белә”, — дигән ул. Ки­­лен булып төшкәндә Зө­ләйха апага нибары 18 яшь булган.

Зөләйха апалар заманында мамыкны Волгоградтан сатып алып кайтканнар. Ә хә­зер Казанга баралар икән.

— Менә берничә ел рәт­тән гел бер кеше белән эшлибез. Ышанычлы, — ди алар.

— Яхшы мамык әллә каян елкылдап, “мин” дип тора ул. Берьюлы 20 шәр кило алабыз да, шуны ел дәвамында кулланып бетерәбез, — ди Нурсөя. — Мамыкның килосы 170 сум.

Нинди генә ышанычлы кеше кулыннан, яхшы сыйфатлы мамык сатып алма, ул әле эшнең башы гына. Кәҗә мамыгы бернинди эшкәртү узмаган. Иң элек аны аяларга кирәк икән. Аялау — мамыкны чүпләрдән арындырып, җе­герләрлек дәрәҗәгә җиткереп чистарту. Яр­ты уч чамасы мамыкны вак тимер тешле махсус ике җайланма арасына саласың да, шап-шап итеп сугып чистартасың. Бу вазыйфаны йортта Дамир абый башкара икән.

— Кәҗә тик кенә торучы хайван түгел бит ул. Җитеш­мәгән җире, кер­мә­гән тишеге юк. Шуңа күрә мамыгы да чүпле. Аеруча тигәнәге күп була. Ул якларда ти­гәнәк тә бездәге ише генә тү­гел икән, — дип сөйли Дамир бабай.

Гомер буе шушы кәсептә булсалар да, Мәгъсүмовлар гына түгел, авылда берәү дә шәл кәҗәсе тотмаган. Мо­ның өчен бездә урын таррак, дип аңлата алар. 

Аялаганнан соң Зөләйха апа җегерли, аннан соң Нурсөя шәл бәйләргә утыра икән. Соңгы елларда Зө­ләй­ха апа, шәлгә тотынганым юк, күбрәк оекбаш бәй­лим, ди. Элегрәк Волгоград шә­ле­нә өстенлек биргән кеше­ләр дә хәзер аш-буҗилеләрнекен яратып ала икән.  Волгоград шәле артык калын, мамыгы озын булып асылынып тора. Җайсызрак. Ул шәлләрне башка бөркәнү түгел, бик салкын кышкы кичләрдә плед итеп ябынып йокласаң гына, диләр. Мәгъ­сүмовлар шәленә уртача 300-350 г кәҗә мамыгы китә икән.

— Гел шәл белән генә утырсаң, бер атнада өлгертергә мөмкин, — дип сөйли Нурсөя. — Әмма алай булмый инде ул. Көндез хуҗалыктагы эшләр белән вакыт узгач, кич, телевизор караганда гына бәйләмне кулга алам.

Берничә ел элек без дә Кукмара базарына сатарга алып чыга идек. Хәзер кая сатыйм икән дигән проблема бөтенләй юк. Өйгә килеп алып бетерәләр. Әзер шәлгә һәрвакыт хуҗа табыла. Аның кайсы үзенә дип ала, кайсы алыпсатар була. Барысын белеп тә бетермибез инде. Без бәйләгән шәлләр кайларга гына китәдер? Хәтта кышлар җылы килә башлагач та шәл сату белән өзеклек булмады. Төп сату чоры кыш булса да, шәлне җәен дә сорыйлар. Кемдер алдан ук хәстәрен күрә, кемдер Сабан туена дип бүләк ясый.

Дөрес итеп юганда, көя-күбәләктән саклаганда шәл хуҗасына бик күп еллар хез­мәт итәчәк.

— Йон әйберләрен кул бе­лән салкынча суда хуш ис­ле йомшак шампунь бе­лән баскалап-баскалап кына юар­га кирәк, — дип аңлата Нурсөя ханым. — Аннары җилләтеп киптерергә. Элеп куйгач, формасы югалган кебек булса да, яңадан үз хәленә кайта ул, бер дә борчылырга кирәкми.

Ел әйләнәсе бәйләм бе­лән утыргангамы, Мәгъсү­мовлар төгәл генә исәбен дә белмиләр. Күпме шәл бәй­ләп сатылган, ничә пар оекбаш — беркайчан санап барган юк, ди алар. Салкыннарда, шәл белән беррәттән, оекбашларны да күпләп сорыйлар икән. Бәйләп җитеш кенә. Шәл өчен 2 мең сум сорасалар, шул ук кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбашларны 250 сумга сата алар.

Элеккеге чор белән чагыштырганда, хәзер яшьләр бәйләргә бик атлыгып тормаса да, ташлап та бетермиләр икән. Зөләйха апа оныгын кечкенәдән үк, Аш-Буҗи кызы була торып, шәл бәйләргә өйрәнмичә кала күрмә тагын, дип үс­тергән. Әллә әбисе сүзе үт­кән, әллә канында булган, Зөбәрҗәт шәлне үзе теләп 9 нчы сыйныфта укыган чакта карап торып өйрәнгән. Аннан оекбашка тотынган. Бер өйрән­гәч, хәзер ташламый да икән. Бик яратып бәйли, сөбханалла, ди аның турында әбисе белән әнисе беравыздан. 

Мәгъсүмовлар хуҗалыгында 2 сыер, үгез, бозаулар бар. Җәйгелеккә каз, чебешләр дә алалар икән.

— Сөт сатабыз. 12 сумнан үзебезнең авыллар җыеп китә. Акча белән беркайчан тоткарлык булганы юк. Итне ничек туры килә, шулай сатабыз. Кайчак суйгач та алыпсатарларга бирәбез. Килосы 180 сумнан башыннан алып аякларына чаклы алып китәләр. Кыйбат түгел, әлбәттә. Әмма алыпсатарлар әзрәк үзенә калмаса, йөрми бит инде. Аларга бир­мәсәк, ботлап-ботлап үзебез сатабыз, — ди хуҗалар. — Тормыш алып барыйм ди­сәң, ел әй­ләнәсе кә­сеп итәр­гә ки­рәк.

 

“Ертылмаса, көя төшмәсә, шәл бик озакка җитә бит ул”

 

Мөслим районы Метрәй авылында туып-үсеп,

хәзер Казанда яшәү­че Гөлназ Миңнеханова:

 — Мамык әйберләрне бик яратып кулланам. 20 ел элек, килен булып төшкәч тә каенанам шәл бүләк иткән иде. Моңарчы гел шуны кулландым. Ертылмаса, көя төшмәсә, шәл бик озакка җитә бит ул. Еллар үткәч тә аның җылылыгы кимеми, мамыгы коелып, кыяфәте генә искерә. Шуңа күрә ташламыйм. Без аны билгә дә бәйлибез, балалар шуның белән үсте, чанага әлеге шәлгә урап утырта идем.

Ике ел элек, ниһаять, үземә яңа бер зур шәл алдым. Балык Бистәсе осталары бәй­ләгән аны. Миңа бик ошый. Аның матурлыгы хөйран калырлык. Тотып-тотып карыйлар хәтта. Эш урыным салкынча булгач, шуны ябынып йөрим. Җылы, рәхәт! Озынчарак итеп бәйләнгән шәл варианты да бар. Анысы мамадышлыларныкы. Тагын кәҗә мамыгыннан бәйләнгән жилет, оекбаш, бияләйләр алам. Балаларга да шуларны кигерәм. Аның ише ки­ем-салым бүләк итеп бирергә дә бик әйбәт.

 

 

Мәгъсүмовлар йорты

 

 

"Мамык эше барыбызга да җитә"

 

 

 

Алсу САБИРОВА | 21.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры