Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ҮЗЕМНЕ ЭСТРАДАДА РЕВОЛЮЦИЯ ЯСАДЫМ ДИП УЙЛЫЙМ”

Моннан 8 ел элек тамашачыга күренмичә, радиоларда гына “Төнге урам” җырын башкарган Әлфинә Әзһәмованы 20 яшьлек туташ дип уйладылар. Сәхнәгә чыгар вакыты җиткәч, яшь, чибәр кыз урынына 40 яшьтән узган ханымны күргәч, гаҗәпләнеп тә калдылар. — Халык тәүге тапкыр үземне күргәч, шаккатты. Мин нишли алам?! Яшәреп китеп булмый бит инде (көлә). Ходайдан тавыш бирелгән һәм ул шулай яшь килеш сакланган икән, бик әйбәт. Җырчыларның тавышы картая, диләр. 20 яшьлекләр белән бутагач, моны комплимент дип кабул итәм. Бу Ходай бүләге. Ул шушы байлыкны биргән икән, ник кулланмаска?! Үземне эстрадада революция ясадым дип саныйм. Башта гаҗәпләнеп калган халкым мине күтәрде дә инде, — ди Әлфинә ӘЗҺӘМОВА.

 

 

  Безнең белешмә:  

Тулы исеме: Әлфинә Фәндәвис кызы Әзһәмова 

Туган көне: 28 октябрь, 1960 ел 

Туган урыны: Башкортостанның Кызыл Кама районы Бөртек авылы 

Белеме: урта белемле  

Гаиләсе: ире Рамил, уллары Ирек белән Илмир, килене Гөлфия, оныгы Эмиль.

 

— Әлфинә апа, сездән башта ук һинд җырчысы ясап куйдылар. Бу стильне кем тәкъдим иткән иде?

— Дөресен әйткәндә, беркем тәкъ­дим итмәде. Тәвәк­кәлләп, “Төнге урам” җырын “Күңел” радиосына бирдем, ә сәхнәләрдә күренмә­дем. Халык үзе ми­ңа шушы стильне “такты”. Алар “һинд тавышлы җырчы” дип сөйли баш­лады. Шундый образда күрәселәре килгән икән, шулай булсын дидек. Эстрадага икенче стиль, үзгә тавыш белән килеп кереп, революция ясадым дип уйлыйм.

— Һиндстанны күргәнегез бармы соң?

— Юк шул. Улым Илмир белән яшь җырчы Индива сәяхәт кылып кайттылар. Бик тә күрәсем килә. Әмма мине эсселек куркыта. Кызулыкка чыдый алмыйм. Шуңа башта балаларны “разведка”га җибәрдем (кө­лә). Андагы һава торышын белеп кайтыгыз, дидем. Мактадылар, түзә алачаксың, диделәр. Берәр җыенасы булыр инде. 

— Әлфинә апа, матур җырлагач, нигә яшеренеп яттыгыз? 40 яшьтән узганда нинди этәргеч булды?  

— Башта кыюлык, тәвәк­кәл­лек җит­мәгән, күрәсең. Җырчылар күп. Ерып чыга алмам, дип уйладым. Ә ур­такул гына буласым килми.

Якыннарым арасында моңланганда: “Нишләп җырыңны радиога биреп карамыйсың, матур җырлыйсың бит”, — дип канатландырдылар. Шул рәвешле эстрадага кереп китүемә алар, “Күңел” радиосы “гаепле” булды. Әйткәнемчә, кызык өчен генә бер-ике җы­рым­ны ил­теп бир­дем. Радио халыкка җиткерде. Аннан башкаладагылар ишетте. Радиодан җырларымны еш сорый башладылар. Халык кызыксына, димәк, начар җырламыйм икән дип уйладым.

— “Барс-Медиа” компаниясе бе­лән хезмәттәшлек ничек башланды?

— “Барс-Медиа” миңа үзе чыкты. Продюсер Фәрит Таишев шалтыратып, Казанга чакырды. Махсус машина җи­бәрделәр. Шофер мине килеп алды. Ул чакта заводта эшли идем. Эштән курка-курка гына бер көнгә сорап киттем.

Без совет балалары, имза куеп акча алырга өйрәнгән. Заводта теләмичә эшләдем, әмма аннан китсәм, эш таба алмам дип курыктым. Тормыштагы зур борылышларга әзер булмаганмын. “Барс-Медиа” мине канатландырды, үстерде.

— Ә заводта ничә ел эшләдегез? Алайса, ул чакларны сагынмыйсыздыр?

— Анда 26 ел тир түктем. Чыгыш ясыйсы бар дип, гел сорап китеп булмый бит. Соңрак бөтенләй җибәрми башладылар. Заводка план кирәк. Җи­тәкчелекне дә аңлыйм. Эштән азат итү­ләрен сорап гариза яздым. За­водтан киткәндә, Аллага шө­кер, дидем. Чөнки хезмәт­тәшләр дә миңа кырын карый башлаган иде. Популярлашкач, көн­ләш­теләр бугай.

— Яхшы шартлар тудырсалар, ирек куйсалар, зур хезмәт хакы бир­сәләр, яңадан заводка кайтыр идегезме?

— Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, яңадан анда бармаячакмын. Заводта күргән авырлыклар! Акча бирүдә тоткарлыклар, хәерчелек, очын-очка ялгау, көн буе басып тору, авыр эш, эссе, ис... Бөтен яшьлегем шунда үткәнгә бик үкенәм. Бүгенге тормышымнан, иҗа­тымнан канәгатьмен. Үз тамашачымны таптым. Аларга хезмәт итүне мең мәртәбә кулай күрәм.

Үземне бай җырчы дип санамыйм. Бөтен кирәк-ярагым бар, Аллага шө­кер. Чаллыда үз фатирыбызда ирем белән икәү матур гына көн күреп ятабыз.

— Ирегез Рамил абый 40 яшьтән соң сәнгатькә чумуыгызга ничек карады?

— Бик уңай. Заводта эшләгәндә моң-зарымнан ул да ялыккан булгандыр. Бертөрлелек тәмам туйдырган иде. Миңа: “Җырлап кы­на яшә, карчык”, — дип еш әйтә. Үзе җырламый, аның ка­равы баянда бик матур уй­ный. Рамилне дә сәхнәгә алып чыгасым килә. Риза түгел. Ул бик тыйнак. Фотоларга да төшми. “Сине урамда танулары да җиткән. Мин артта гына саклап йөрим әле үзеңне”, — ди.

Рамил бик акыллы. Шул сыйфаты, матур күзләре белән күңелемне яулаган иде. Бик матур яшибез. Кон­церт­ла­рым вакытында гел минем белән йөри.

— Үзе кайда эшли?

— Чаллыда бер оешмада җитәкче вазыйфасын башкара. Графигы тыгыз түгел. Күп вакыты минем белән юлда үтә.

— Машинагыз юкмы?

— Таныклыгым да юк әле (көлә). Руль артында ирем, ике улым, безнең белән чыгыш ясаучы Индива йөри. Бе­рүземә ничә шофер (көлә). Кайсы буш, шуңа утырып чыгып китәм. Машинага кызыкмыйм.

— Индива дигәннән, ул сезнең төркемгә ничек килеп кушылды?

— “Сольный” концертка әзерлән­гән­дә һинд биючесе кирәк иде. Улым Илмир Казан дәүләт мәдәният һәм сән­гать университетында укый. “Студентлар арасыннан берәрсен тап әле. Минем вакыт юк”, — дидем. Илмир уку йортында очраклы рәвештә генә Индиваның биегәнен күреп алган. Сту­дия­сенә чакырып сөйләш­кән­нәр. Шулай итеп бергә эшли башладык. Ул бии генә түгел, җырлый да булып чыкты. Без Индивадан канәгать. 

— Илмир белән Индива очрашалар, дип сөйли­ләр...

— Бу хакта төгәл әйтә алмыйм, чөнки үзем дә белмим. Иҗади дуслар икәнлеген күрәм. Алар һәрвакыт бергә. Зә­выклары, кызыксынулары туры килә. Аларга бергә рәхәт. Күз тимәсен, дуслыклары дәвам итә күрсен. Кочышып-үбешеп йөргән­нәрен күргәнем юк. Бәл­ки, мин ге­нә сизмимдер (кө­лә). Үз­лә­рен­нән сорарга яхшысынмыйм. Шу­ны әйтә алам: Индива безнең гаиләгә бик ошый.

Илмирның сән­гать­кә кереп китүенә мин дә тәэсир иткәнмендер. Башта музыка мәк­тәбен, соңрак Чаллыда музыка училищесын тә­мам­лады. Хәзер белемен университетта дәвам итә. Көй­ләр яза, аранжировкалар ясый. Бөтен уен коралында уйный белә. Чыгышларымда даими катнаша. Бүген ул Ин­диваның саунд продюсеры. Индива әлегә аның җырларын гына җырлый. Илмир иҗат итә, шуларны Ин­дива башкара. Алар бер-берсенә кирәк.

— Зур улыгыз Ирек турында да сөйләгез әле.

— Ирек өйләнде. Гаиләсе белән Чаллыда яши. Аның үз эше — кибетләр то­та. Хатыны Гөлфия белән Эмиль исемле улларын үстерәләр. Оныкны сөеп туя алмыйбыз. Гастрольләрдә чакта бик тә сагындыра. Киленебез әлегә декрет ялында.

— Әлфинә апа, үзегездә сезгә нәрсә ошамый, ди­гәч, беренче чиратта “Кыска буем”, дисез. Бу хакта чыгышларыгызда да әйтә­сез. Сер булмаса, буегыз күпме?

— Бераз үсмәдем микән дип, бик еш үлчәнеп торам (көлә). Минем арттан Рамил дә килеп баса. Аның буе 1 м 68 см, минеке исә 1 м 49 см. 

— Спорт белән шөгыльләнәсезме?

— Юк. Үземне мәҗбүр итәргә яратмыйм. Миңа күңелгә рәхәтлек бирә торган шөгыль кирәк.

Яраткан шөгыльләр нинди дисәгез, кер үтүкләү өчен үлеп торам. Бу процесс миңа әйтеп бетергесез рә­хәт­лек би­рә. Керне бер кешедән дә үтүкләт­мим.

Спорт белән даими шөгыльләнү өчен зур ихтыяр көче кирәк. Безнең гаи­ләдә спортка әллә ни игътибар булмады. Бу тормышта күбрәк миңа нәрсә ошый, шуны эшләргә тырышам.     

— Сез өйдә нинди хуҗабикә? Улларыгызга таләпчәнме, усалмы?

— Усаллык бар инде ул. Бу сыйфат яхшы тәрбия бирү өчен кирәк. Безнең гаиләдә бар нәрсә юморга корыла. Бө­тенебез шундый. Шуңа ачу-үпкә­не озакка сузмыйбыз, уен-көлкегә борып җи­бәрәбез. Юктан проблема ясамыйбыз.

Башкалар кебек, мин дә бер гади ху­җабикә. Гастрольләрдә чакта идән юу, аш пешерүләрне сагынам. Кайткач, рәхәтләнеп шундый эшләр башкарам. Тормышка төрлелек керткәч, рәхәт. Көннәр буе плитә янында торсам, ялыгыр идем. 

— Әлфинә апа концертларыгызда: “Кызганыч, җырлаганымны әни генә ишетә алмады”, — дип еш әйтәсез. Аны ничә яшьтә югалттыгыз?

— Зур сәхнәдә 2004 елда җырлый башладым. Әнием Әсибә 1998 елда, 63 яшендә үлде. Аны яман авырудан саклап кала алмадык. Өйдә дә моңланып йөргәнемне ишетергә туры килмәде аңа, чөнки гел качып җырладым. Бик оя­ла идем шул. Әти-әнием гомер буе нефтьчеләр булды.

Хәзер туган нигездә әтием ялгызы гына яшәп ята. Аллага шөкер, сәламәтлеге яхшы. Ай саен ук булмаса да, ике айга бер тапкыр кунакка кайтырга тырышабыз. Әтием җырларымны бик яратып тыңлый. “Тик син” дигәнен аеруча үз итә. Кайткан саен каршына бастырып җырлата.

Авылда бертуган энем гаиләсе белән яши. Алар әтинең хәлен гел белешеп торалар.

— Казанда концерт куярга йөрисез икән. Тамашачыга ниндирәк сюрпризлар әзерләдегез?

— Концерт 9 февральдә “Уникс”та булачак. Әбри Хәбри белән Айдар Галиәскаров алып барачак. Быел театральләштерелгән шоу әзерләдек. Күп кенә өр-яңа җырларым яңгыраячак. Сценарийга Һиндстан алымнарын керт­тек. Бар да күңелле узар дип өмет­ләнәм.

 

Илмир һәм Индива

Лилия ЙОСЫПОВА | 21.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

ferguson1 04.02.2013 11:05:13
Татар миллэтеннэ кызыллык китерэ
 
Идрисов Рустам 22.01.2013 08:20:24
2012 нче елның атаклы татарларын билгелибез
«Татар заманы» http://www.tatartime.com/?p=12241
Хөрмәтле милләтәшләр 2012 нче елның атаклы татарын сайлауда актив катнашыйк!
Яр Чаллы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов.
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры