Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
КЫЙНАП ТҮГЕЛ, КӨЙЛӘП ӨЙРӘТ

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гына адвокат, “Час суда” телевизион тапшыруын алып баручы Павел Астахов Русиянең балалар хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде. Яңа вәкил эшне балаларга кул күтәрүгә каршы көрәштән башлый. Бу атнада ул “Новые известия” газетасына интервью бирде һәм: “Мин балаларны кыйнарга, хәтта почмакка бастырырга да рөхсәт итмим”, – диде. Аның фикеренчә, бала тулы хокуклы, ирекле шәхес. Кеше хокуклары буенча, Европа судының да балаларны яңаклау, турысызгыч, аяк киеме белән сугу, җайсыз позада бастырып тоту һәм башка шундый чараларны тыючы карары бар. Астахов аларны хуплый, үз эшчәнлегендә кулланырга уйлый.

Хәбир МӨХӘРЛӘМОВ, Балтач районының Пыжмара авылыннан, 15 бала атасы:

 

– Хатыным Алсу белән тугыз малай, алты кызга гомер бирдек. Төпчегебез быел 21 гыйнварда туды. Тиздән әнисе белән үзен бала тудыру йортыннан чыгарырлар дип өметләнәм. Ишле булгач, аларның төрле чагы күзәтелә. Ләкин беркайчан почмакка бастырган, кул күтәргән юк. Ач каласың, дип куркытам яисә китап укырга кушам. Куян каратам, утын ярдырам, авыл җирендә эш бетәмени?! Күп балалы гаиләдә үскәннәр гадәттә сабыр, тырыш, тәртипле була. Аллага шөкер, безнекеләр дә тәрбияле.

 

Илназ МИНВӘЛИЕВ, җырчы:

 

– Сабыйга кул күтәрергә, почмакка бастырырга ярамый дигән нәрсә белән килешмим. Хәзерге заман балаларына аеруча каты торырга кирәк. Кырыс булмасаң, башка менеп атланалар. Улларым күз карашымнан ук курка. Эшләсеннәр дип, җәен авылга кайтарам. Минемчә, бала-чаганы хезмәт белән тәрбияләргә кирәк. Эшләп кеше үлми. Без үскәндә жәлләмәделәр, баштан да сыйпамадылар, аңа карап юләр булмадык әле.

 

Рафис ГАПТЕЛГАНИЕВ, Казанның Авиатөзелеш районы прокуроры өлкән ярдәмчесе:

 

– Без җиде бала үстек. Гадәттә, ишле гаиләдәге бәләкәчләрне тәрбияләү белән апа-абыйлары шөгыльләнә. Әти-әни исә урлашмагыз, алдашмагыз, кешегә начарлык кылмагыз дигән мөһим сүзләрне күңелгә сеңдерә. Борынгы заманда бала тәртип бозса, талчыбык белән сукканнар. Совет чорында почмакка бастырганнар. Хәзер без чикләү белән гаебен танытырга тырышабыз. Мәсәлән, телевизор каратмау, компьютер янына якын җибәрмәү һ.б. Шулай иткәндә бала ялгышлык кылуына тизрәк төшенәчәк. Минемчә, тәрбия чарасы җәзага әйләнергә тиеш түгел.

 

Нияз ЛАТЫЙПОВ, Казанның Ислам мәчете имамы:

 

– Өч малай тәрбиялим, берсенә дә сукканым юк. Ни сәбәпле ялгышлык эшләвенә төшенеп, хаксызлыгын сүз белән аңлатырга кирәк. Баланы карында вакытта ук тәрбияләү мөһим. Хәрәм ризыклар ашыйсың икән, үзеңнең дә, балаңның да күңеле карала. Сабые алдында тәмәке тарткан, аракы эчкән әти-әни, билгеле, итагатьле кеше тәрбияли алмый. Тагын бер нәрсә бар: син әти-әниеңә карата ничек, Аллаһы Тәгалә баланы да шундыйны бирә.

 

Җәмилә, җырчы, Финляндиядә яши:

 

– Финляндиядә балага сугарга ярамый. Арт сабагын укытып кара, хәзер полициягә шалтыратып, зур күләмдә штраф түләттерергә мөмкин. Балалар үзләре дә мәктәптә укытучыларына әнисе яки әтисе сукканын, этеп җибәргәнен яисә ашатмаулары турында әйтә ала. Финнар, балалары нинди дә булса зыян ясаган икән, шелтәләмиләр. Моны алар ирекле тәрбия дип атый. Бала тәртипсезлек кыла икән, иң катгый җәза – аның белән озаклап сөйләшү.

 

Ирекле тәрбия ысулының нәтиҗәсе күренә башлады. Европалылар үзләре дә шәхеснең деградациясе күзәтелүен әйтә. Аларда ихтирам хисе юк. Русиядә, ничек кенә булмасын, кешегә апа, абый, әби, бабай дип хөрмәтләп карыйлар. Татарда балага сугып алу гадәте, аны әрләү бар һәм кирәк чакта эләктерсәң дә артык түгел дип саныйм. Миңа да әбием суккалады, хәтта пүләннәр очканын хәтерлим. Ләкин берни булмады, үлмәдем дә, өлкәннәргә үч саклап та үсмәдем. Бер мәзәк бар бит. Хуҗа Насретдин баласын кыйный икән. Ни булды, диләр аңа. “Янгын чыгармасын өчен кыйныйм”. “Яндырмаган бит әле”. “Яндыргач, соң була инде ул”.

Эльмира СӘЛАХОВА, Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 01.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры