Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ҺӘР БАЛА ҮЗ РИЗЫГЫ БЕЛӘН ТУА!”

Надежда Ишматова Кукмара районының Починок Сутер авылында яшәүче күпбалалы әниләр арасында иң үзенчәлеклеседер, мөгаен. Ул 7 бала тапкан, бөтенесе дә малайлар. Починок Сутерны халык телендә Бөяр дип йөртәләр. Ул — удмурт авылы. Элегрәк монда тоташ христиан динле удмуртлар яшәсә, хәзер татарлар да бар икән. Авылда клуб, 2 кибет, урта мәктәп, почта, китапханә бар, җирле үзидарә монда. Мәчет, чиркәү юк. Беркайчан да булмаган. Быел 1 нче сыйныфка 5 бала кергән, киләсе уку елына 3 әү генә булачак икән.

  

Надежда тумышы белән шушы авылдан. Әти-әнисенә алар ике кыз булган. Кызганыч, Надеждага — 8 яшь, сең­лесенә 8 ай вакытта әтиләре аларны ташлаган һәм башкага өйләнгән. Күрше авылда яшәгән алар, 3 баласы булган. Беренче гаилә­сенә әллә ни ярдәме тимә­гән, әниләре ике кызын ялгызы бик авырлык белән үс­тергән.

— Әти белән аерылышкач ук әни фермага эшкә чыкты. Тормыш көтәргә, акча юнәтергә кирәк бит. Ул елны 3 нче сыйныфка барырга ти­еш идем. Ләкин сеңлемне карарга кирәк. Бер ел өйдә утырдым, — дип бала чагын искә ала Надежда.

Ире Юрий белән алар яшьтәш. Югары сыйныфта укыганда ук бер-берсен ошатып йөри башлаганнар. Мәктәптән соң кыз тегүче булырга хыялланган. Казанга киткән, торырга фатир да юллаган. Әмма әнисе авырып китү сәбәпле, аңа кире туган авылына әйләнеп кайтырга туры килгән.

— Язмышымдыр инде, — дип сөйләвен дәвам итә Надежда. — Шул ук елны, Яңа елдан соң кияүгә дә киттем. Кичен кызлар белән клубка чыккан идек. Урамда  сөйлә­шеп торган җирдән, ат арба­сына егып, урлап китте мине Юра. Янында дуслары да бар иде. Хәзер генә ничектер кыргыйлык кебек тоелса да, безнең буын гел шулай өйләнеште ул. Гадәте, йоласы шул иде. Юклык заманы булгач, ак күлмәкләр кию дә тәтемәде. Авыл советына бардык та язылыштык. Бер елдан соң, 1981 дә беренче улыбыз Вячеслав туды.

Аннары, 1 яшь тә тулмаган баласын калдырып, әти кешене армия хезмәтенә алалар. Ике ел Әфганстанда булып, 84 тә кайта ул. Кайнар нокталарда була, “Ба­тырлык өчен” дигән ике медале бар икән.

— Ике ел хат язышып тордык. Кызганыч, истәлеккә шуларның берсе дә сакланмаган, — дип сөйләвен дә­вам итә хуҗабикә.

Армиядән исән-сау кайткач, гаилә кабат үз көенә яшәп китә. Ирле-хатынлы эш­лиләр, бер-бер артлы балалар туа.

— Икенче бала да малай тугач, өченчегә йөкле булганда, бусы кыз булсын иде, дип бик теләдем. Аннары дүр­тен­чесен, бишенчесен, калганнарын көткәндә дә, болары да малай булыр микән, ди торган идем. Ана күңеле, ни дисәң дә, кыз кө­тә бит ул. Ә әтиләренең әллә ни исе китмәде. “Малай ях­шы бит инде”, — ди торган иде, — дип күңелле вакытларын искә ала Надежда ха­ным.

Олылары Вячеслав өй­лән­гән, гаиләсе белән Казанда яши, 2 балалары бар икән. Александр да гаиләле, Чистайда гомер итәләр, шулай ук 2 бала үстереп яталар. Үзе җиһаз ясау эшендә. Өченчесе Руслан да башка чыккан, бер балалары бар. Аннан соң Григорий, Артур, Владислав һәм Никита. Кечкенәгә әле 6 гына яшь. Арада иң шугы шул икән. Шунысы кызык: 5 онык арасында ник бер кыз булсын! Тагын малайлар әртиле!

Кызганыч, тапкан балаларын парлап, тигезлектә үс­те­рергә язмаган аларга. 4 ел элек гаилә башлыгы, 7 бала­сын ятим, хатынын тол калдырып, бавырына салкын тидереп үлеп киткән. Олы ке­­ше булса, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган дияр идең, ә Юрий очрагында бигрәк кызганыч. Аңа нибары 46 яшь булган.  Никитага ул ва­кыт­та 2 яшь тә тулмаган икән.

— Армиягә китәр алдыннан Юра, мине Әфганстанга алачаклар, дигән иде. Аннары кайткач, еллар узгач, пенсиягә кадәр яши алмаячакмын, әти кебек 46 да китеп барырмын, диде. Ник шулай дигән ул? Күңеле сизгәнме, әллә болай гына әй­теп, юрап юш китергәнме? Чыннан да шулай булды бит, — дип уфтана На­деж­да. — Никита гына берни аңламыйча калды. Моңарчы, минем әти эш­тә, дип йөри иде. Ә бер­көнне шаккатырып, әти үлгән икән бит, ди.

Йорттагы малайлар әни­ләренең беренче ярдәмче­лә­ре. Идәнне дә, керне дә, савыт-сабаны да үзләре юа­лар икән. Мунча ягу да хә­зер алар өстендә, ди әниләре.

Ишматовлар 2 кәҗә, сарыклар асрыйлар, җәйләрен 30 ар баш каз һәм чебиләр алалар икән. Надежда 50 яшьтән лаеклы ялга чыккан.

— Малайларга аеруча каты булырга кирәк, дип әйтә алмыйм. Әтиләре исән вакытта да, хәзер дә каеш тоткан, йодрык сугып тавыш күтәргән булмады. Кечерәк­ләр олылардан карап үсә. Сугышып, тәртипсезләнеп йөрмиләр. Әмма тормыш гел көйле генә бара дип мактанып булмый. Бала үс­тер­гән­дә берәүгә дә җиңел түгелдер ул. Авырлыклардан соң җиңеллек килә. Иң мө­һиме шуны онытмаска ки­рәк — һәр бала үз ризыгы белән туа! 

Алсу САБИРОВА | 25.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры