Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МИН ТАТАРСТАНДА БЕРӘҮ ГЕНӘ”

Әлки районы үзәге Базарлы Матакта 255 кг лы кеше яши дигәч, башта ышанмадым. “Үзе көрәшче, үзе биюче. Очып-очып бии”, ди аны яхшы белүчеләр. Бер командировкадан кайтышлый бу кызыклы шәхесне күреп чыгарга булдым. Батыр гәүдәле героем Радик Вәлиевка 45 яшь. Бик ачык, шаян телле ул. Өйгә үтүгә, мин монда, дип кухнядан сәлам бирде. Үзенә карадым да шаккаттым. Чөнки мондый тазалыкка ия кешене үз гомеремдә тәүге тапкыр күрүем. — Мин гаиләдә беренче бала. Әнием Рәфидә көч-хәл белән дөньяга тудырган. Авырлыгым 6 кг 500 грамм булган, — дип гаҗәпләндерде Радик абый. — Ике исем белән йөрим. Мулла кушканы Радик, әти кушканы Дамир. Әбием (әтинең әнисе) Радик, ә әти Дамир булуымны теләгән.

 Әлки районының Иске Кам­ка авылында туып-үс­тем. Әтием Замир электрчы булып эшләде. Кызганыч, 42 яшендә вафат булды. Әнием фермада сыер сауды. Бүген аңа 67 яшь. 44 яшьлек өй­лән­­мәгән энем белән төп йортта гомер кичерә.

Без гаиләдә өч бала. Сеңлем Эльвира күрше авыл Үр­гәагарда гаиләсе белән көн итә.

— Радик абый, сез кемгә охшап шундый дәү гәүдәле булдыгыз икән?

— Ике яклап та нәселдә таза кешеләр бар. Бабай (әнинең әтисе) — 140, әти 130 кг иде. Сеңлем шулай ук 100 кг нан артык. Әмма мине бер­се дә куып җитә алмый (көлә).

— Гел шундый булдыгызмы?

— Юк, армиядә вакытта 85 кг гына идем. Өйләнгәндә 120 кг. 2004 елдан кинәт тазара башладым. Бүген 255 кг. Соңгы дүрт айда үлчәнгән юк анысы. Үлчәнү өчен махсус заготконторага барам.

— Сез һөнәрегез буенча кем?

— Ветеринар. Туган авылда 8 нче сыйныфны тәмамлагач, күрше авылга йөреп белем алдым. Мәктәптән соң район үзәгенә һөнәр училищесына укырга барырга курыктым. Ул елларда егетләрне кыйныйлар иде. Хәзерге гәүдәм булса, билгеле, миннән куркырлар иде (көлә). Шуннан авылда ат караучы булып эшләдем. Соңыннан Чиләбе өлкәсен­дә армиядә хезмәт иттем. Кайткач, читтән торып Буа ве­теринар техникумын тә­мамладым. 2000 елга кадәр авылда ветеринар булып эшләдем.

Әни, һаман өйләнмисең, дип тәкрарлагач, кыз эзләп Базарлы Матакка килдем. Бер еллап биредә эшләгәч, Лилия белән таныштым. Җи­де ай очраштык та, 1999 ел­ның 29 декабрендә гөрлә­теп туй иттек. Хатыным мин­нән 13 яшькә кече.

Лилия дә, сөбханалла, 110 кг икән. Складта кладовщик булып эшли. Ире Радик белән ике ул тәрбиялиләр. Олысы Даниска 11 яшь, 84 кг. Төпчекләре Ильяс 5 яшьтә, 34 кг  икән.   

— Бу өйне совхоздан сатып алдык. Аннан үзебез те­лә­гән­чә ремонт ясаттык, өс­тәп тө­зедек, — дип сөйләвен дәвам итте гаилә башлыгы. — Мин хәзер эшләмим, II группа инвалидымын. Хуҗалыкта да әллә ни майтара алмыйм, бө­тен эшне зур улым белән хатыным башкара.

Узган ел апрельдә бик каты авырдым. Район хакимияте башлыгы Фердинанд Дәү­ләтшин (аңа мең рәхмәт) сөй­ләшеп, РКБга салды. Дүрт тапкыр дәваланырга туры килде. Хә­зер төннәрен йоклый алмыйм, кан басымы борчый, аяк­лар ше­шә. Иртән уянгач, укол кадамыйча атлап китеп булмый. Югыйсә сәхнә­ләрдә матур гына биеп-җырлап йө­ри идем әле.

— Сезне көрәшә дә диләр.

— 8 ел көрәштем. Авыл, ра­­йон Сабан туйларында гел алдынгы урыннар яуладым. Хәзер булмый.

— Тазалык буенча табибларга мөрәҗәгать иттегезме?

— Әйе, ничек тугансың, шулай картаясың. Физик күнегүләр ясау да, ашауны киметү дә ябыгырга ярдәм итмәячәк, диделәр. Ходай күпме гомер биргән, шуны яшәрмен, Алла боерса.

— Ничек тукланасыз?

— Гадәти кешеләр кебек. Күп ашамыйм. Аракы эчмим.

Вәлиевлар йортында кайбер җиһазлар махсус Радик абый өчен җайлаштырып ясалган. Әйтик, карават 12 аяклы, имәннән. 

— Аны Ульян өлкәсе Мә­лә­кәс шәһәреннән ки­терт­тем. Гадәтиләре минем авырлыкны күтәрә алмый. Өй­­­дәге берничә урындык шулай ук кулдан ясалган, — ди хуҗа.

— Радик абый, киемнәр­не каян аласыз? 

— Казанга заказ биреп тектертәбез. Шуннан “Богатырь” кибетеннән Лилия аларны барып ала.

— Ничәнче үлчәм киясез?

— 80.

— Тектертү кыйммәтме?

— Очсыз түгел. Минем кебек кеше Татарстанда бе­рәү генә. 2010 елның 6 мартында Президент Рөс­тәм Миңнеханов янына бардым. Дөресрәге, күрәсе килеп үзе чакыртты. “Мер­седес” машинасы килеп алды. Рөстәм Нургалиевич минем белән ягымлы итеп исәнләште. Бергә фотога төштек. Соңыннан Югары Ослан ягына алып чыгып, ике кешелек вертолетка утыртырга теләделәр. Ләкин очучы баш тарт­ты. “Эштән алсагыз да, бу кешене вертолетка утыртмыйм, куркыныч”, — диде. Ми­не күрергә шактый җи­тәк­че җыелды. Алар алдында үземне маймыл кебек хис иттем. Хәер, моңа күнектем ин­де. Чөнки Сабан туена чык­сам да, клоун караган ке­бек бөтен халык өскә ки­лә. Аның каравы милли бәй­рәм­дә рәхәтләнеп кү­ңел ачам, биим, аркан тартышам.

— Хуҗалыкта машинагыз бармы?

— Юк. Мин машинага утыруга, аның бер ягы янтая башлый. Өйгә такси чакыртсак, Радик абый барамы, дип сорыйлар. Әгәр, әйе, дисәк, килмиләр, чөн­ки машинага гәүдәм сыймый. Шуңа күрә хуҗалыкта ат тотам. Гомерем буе шуңарда йөрдем.   

2008 елда Баулы районына шифаханәгә ял итәр­гә бардым. Дәвалану чараларыннан файдаланып булмады. Ник дисәгез, ван­нага кермәдем (ул 110 кг нан артыкны күтәрә алмый икән), тазга сыймыйм. 22 көн буе җырлап-биеп көн уздырдым.

...Вәлиевлар гаиләсе түгәрәк. Йортлары күр­кәм, нурлы. Хуҗалыкта мал-туар асрыйлар. Бик кү­ңел­ле яши­ләр.

— Ярый әле вакытында өйләндем, хәзер менә улларым үсеп килә. Алар нә­сел дәвамчыларым. Исән-сау булсыннар, — дип шатланып шөкер итә Радик абый.

Адәм баласы өчен иң кадерле булган гаилә иминлеге, тынычлык сезне беркайчан ташламасын, дип хуҗаларга изге теләкләр теләп, кайтыр юлга кузгалдым.

Радик абый гаиләсе белән

 

Вәлиевлар йорты

 

Радик абый

 

Радик абыйның армиядәге чагы

 

Эльмира СӘЛАХОВА | 25.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры