Чәршәмбе 11 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ИКЕ ЯШЕНӘ КАДӘР, БӘЛКИ, ҖАЙЛАНЫР, ДИП ӨМЕТЛӘНЕП ЯШӘДЕК”

Баштагы мәлләрдә “Саф хисләр” төркемендә чыгыш ясаган, соңрак үзе генә җырлап йөргән җырчы, автор-башкаручы Миләүшә Сафинаның йөкле чагын яхшы хәтерлим. “Бала сөясем килә. Сабый туарга озак калмады инде”, — дип очып йөргән иде ул. Дөньяга киләсе баланы ире Хәят белән түземсезләнеп көттеләр. Тик Мәрьям тугач, куанычлары белән бергә гаиләгә сынаулар да тау булып өелде. Яшәр өчен көн саен көчле авырулар, өянәкләр белән көрәшә сабый. Хәзер ул чит илдә узачак дәвалану курсларына әзерләнә. Бүген нәни кызчык һәрберебезнең ярдәменә мохтаҗ.

— Мәрьям 3 кг 400 г авырлыкта, 52 см булып туды. Сынаулар шул сәгатьтән үк башланды. Туу процессында аның баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән. Кызыбызга Веста синдромы дигән диагноз куйдылар. Ашамады, хәле бер дә яхшырмады. Казан хастаханәләрендә шактый яттык. Бераз яхшыра төшкән кебек булды шул чакта. Әмма дүрт айлык вакытында өянәкләре башланды. Эпилепсия аның үсеш процессын тоткарлады. Бала ДЦПдан да интегә. Умыртка, куллар, аяклар... Сабыйга бөтенесе өеп бирелгән. 31 гыйнварда кызыбызга 2 яшь тула. Хәлләр яхшы якка үзгәрмәде. Утырмый, башын тота алмый, тәпи йөрми, ятып кына тора. Иммунитеты көчсез. ДРКБ­да ятып кына чыккан идек. Авылга кайткан җирдән бронхит белән Балтач хастаханәсенә эләктек. Өстәлеп кенә тора, — дип сөй­ләде Мәрьямнең хәлләрен Миләүшә. — Бала үзе дә тырыша инде. Реакциясе яхшы. Бөтен әйберне аңлый. Елмаеп та ала, таный. Тәпи дә йөрисе килә, тыпырчына. Тик мөмкинлекләре җитеп бетми шул. Нормаль тормышка бераз гына булса да якынайта алсак ярар иде дип, Аллаһы Тәгаләдән бертуктаусыз сорыйбыз.

Миләүшәнең 2 елдан артык сәхнәдә чыгыш ясаганы юк. Аның бөтен вакыты Мәрь­ям­гә китә. Гаиләдә бары тик ире Хәят кенә эшли.

Кайгы ишекне бер шакыса, тиз генә китми бит ул. Миләүшәнең әтисе күптән түгел инсульт кичергән. Онык өчен борчылулары эзсез узмаган, күрәсең. Хәзер ул да РКБда ята икән. Әнисе пенсиядә. Миләүшәгә игелекле кешеләр ярдәменә таянудан башка чара калмый да.

— Иремнең хезмәт хакы көндәлеккә дә җитеп бетми. Хәят Казанда ике сәүдә ноктасы тота. Әмма эшләре артык гөрләп бармый, сату мактанырлык түгел. Казанда фатир “снимать” итеп яшибез. Ирем акчасы шунда түләргә, ашарга, балага даруга кереп бетеп бара. Дарулар да кыйммәт. Мәрь­ям алардан башка бер көн дә тора алмый. Операциягә миллион түгел, йөз мең җыю да хәлебездән килми. Башта халкымнан акчалата ярдәм сорарга оялдым, батырчылык итмәдем. Мәрьямнең мондый проблемалары барлыгын якын дуслар гына белде. Ике яшенә кадәр, бәлки, җайланыр, дип өметләнеп яшәдек. Юк икән шул, алай гына булмый. Ярдәм сорамыйча булмый. Зур, кыйммәтле дәвалану курслары алмый торып, уңай якка үзгәреш сизелмәячәк. Ярдәм йөзеннән “Болгар” радиосы зур эш алып ба­ра, райондашлар да нык булыша. Күршеләрем гел килеп тора. Хастаханәдән дә ке­ше өзелми, — ди Миләүшә.

Хәбәр тиз тарала. Интернет челтәрендәге белдерүләрне чит төбәкләр, илләрдә дә күрүчеләр табылган хәтта. Үзбәкстаннан да хәлләрен сорап шалтыратучылар булган. Андагы милләттәшләр дә, мөмкин кадәр яр­дәм итәчәкбез, дип теләк белдергәннәр.

Балтач гимназиясендә укучылар нәни Мәрьям өчен акча җыю акцияләре оештырганнар, ата-аналар җыелышында да моңа зур игътибар бирелгән. “Болгар” радиосы инициативасы белән Балтач клубында — 2, Казанның Филармония концертлар залында 10 февральдә бик күп танылган җырчылар катнашында хәйрия концертлары оештырылачак.

Мәрьямне тиздән әнисе Франциягә алып китәчәк. Кызчыкны консультациягә, тикшеренү узарга чакырганнар. Анысы өчен генә дә 100-150 мең сум кирәк булачак.

— Ул сумманы тупладык. Бәлки, шундук операциягә дә алып калырлар. Анысы миллион сумнан да арзан булмаячак инде. Шу­ңа тиз арада җыярга кирәк. Хәйрия концерт­лары да нык күтәрер дип өметләнәм. Бер ярдәмнән дә баш тартмыйбыз, — ди Ми­ләү­шә.

Эпилепсиядән дәвалый алсалар, майда Мәрьямне Украинага алып барырга планлаштыралар. Анда ДЦПдан дәвалыйсылар. Өч айдан өч айга барып, дәвалану курслары узарга туры киләчәк икән. Һәр курс 150 мең сум тирәсе тора. Файдасы тисен өчен, табиблар уртача шундый ун курс алырга куша икән. Шулай булгач, бу гаиләгә, нәни Мәрьямгә ярдәм алда да кирәк булачак. Кайчак акчабызны юкка да сарыф итәбез, аны кайда куйганны сизми дә калабыз. Мөмкинлеге булганнар кечкенә авыру кызчыкка булышсак иде.

 

P.S. Мәрьямгә ярдәм итәр мөмкинлеге булганнар өчен банк реквизитлары:

СБЕРБАНК: Получатель: Сафина Миляуша Рустамовна. Банк получателя: Волго-Вятский банк Сбербанка РФ г.Нижний Новгород. БИК 049205603. ИНН 7707083893, КПП 163502001. Кор/счет 30101810600000000603. Рас/счет 30301810442006006210. НОМЕР лицевого СЧЕТА: 40817810762102903947/53

ЯНДЕКС ДЕНЬГИ: 410011721176776

WebMoney: R327644824079 (рубли), E101180933499 (евро)

КИВИ КОШЕЛЕК 9509491936

БИЛАЙН-ДЕНЬГИ (телефонга акча салган кебек салына) 89625558957

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 25.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры