Дүшәмбе 19 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТӘКӘГӘ АРТЫК ИСЕМ КИТМИ”

Татар көрәшенең һәр буын тамашачысы да яраткан көрәшчеләрнең берсе ул. Яшь буын аның җитезлегенә, яшен тизлегедәй алым ясавына тел шартлатса, урта яшьтәге көрәш сөючеләр һәр хәрәкәтеннән әтисе, спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин чалымнарын эзли, инде олыгаеп баручы аксакаллар Илдарга карап үз заманының данлыклы көрәшчесе, аның бабасы — атказанган спорт остасы Наил Хәмидуллинның келәмдә ут уйнаткан чакларын искә ала. 70 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе, менә шундый батырлар нәселенең лаеклы дәвамчысы — Теләче районы егете Илдар ГЫЙНИЯТУЛЛИН бүген без-дә кунакта.

 — Илдар, синең бик кечкенәдән кулыңа сөлге тотарга өйрәнүеңне яхшы беләбез. Яшерен-батырын тү­гел, заманында көрәшеп үрләр яулаучы спортчылар арасында улларын мәҗбү­ри­ләп спорт залларына йөртүчеләр дә бар. Нә­се­лебез көрәшчеләрдән то­ра, янәсе. Шәхсән үзеңне шундый мәҗбүриләү булмадымы?

— Көрәш дөньясына кереп киткәнемне сизми дә калганмындыр. Бала вакыттагы хәлләрне бик яхшы хә­терләмәсәм дә, миңа 4 яшь чакта әтинең өйдә кечкенә генә келәм җәеп, үзем­нән    2 яшькә зуррак абыем Ленар белән көрәштергәне истә калган. Ул вакытта әни абыйны якласа, әти минем өчен җан атып тора иде. Бераз үсә төш­кәч, ярышларга йөри башлавым да яхшы хәтердә. Әти ул чакта мәктәп спорт за­лында балаларны көрәш серләренә өйрәтте. Авылда бит ул вакытта компьютер ише әйберләр юк иде. Өй­дәге эшләрне төгәлләү бе­лән мәктәпнең спорт залына ашыктым.     

— Әниең ягыннан бабаң данлыклы көрәшче, әтиең бил алышкан, инде бүген син көрәш дөньясында үз урыныңны таптың. Яхшы көрәшче булу өчен нәсел­дән килгән сәләт тә кирәк, димәк?

— Безнең гаилә чабыш атлары асрау белән шөгыльләнгәнлектән, ат спортында уңышка ирешү өчен чабышкыларны кан буенча сайлап алырга кирәклеген бик яхшы беләм. Ләкин көрәштә башкачарак икән ул. Бабасы тү­гел, әтисе дә көрәшнең ни икәнен белмәүчеләр арасында менә дигән шәп батырлар пәйда була. Кешенең язмышына ни язылган, үзенең сәләте ничек формалашкан бит. Аек акыл белән уйлый белсә, ныклап шө­гыльләнсә, ярышлардан соң нәтиҗә ясарга өйрәнсә, әй­бәт тренер кулына эләксә, һичшиксез, спортчыны да уңышлар читләтеп үтми. Шартлар бер-берсенә бәй­ләнгән һәм һәрберсенең үз урыны бар дияр идем.

— Көрәшченең уңышы яхшы тренердан да тора, дидең. Бүген татар милли көрәшен үстерердәй остазлар җитәрлек дип саныйсыңмы?

— Мине барыннан да биг­рәк балалар белән эшләүче яхшы остазларның аз булуы борчый. Татарстанда андыйлар унлап кына. Тренерлар күп, яхшылары си­рәк. Үзем хә­зер балаларны көрәш сер­­ләренә өйрәткән­лектән, күбесенең эш нәтиҗәләре­нә бәя бирә алам. Күп­ләре шә­кертләрен көч белән кө­рәшергә өйрәтә. Ба­ланы кызгану дигән әй­берне белмиләр дә. Бу — көрәшкә тү­гел, начарлыкка өйрәтү. Андый күнегү алган баланың, ир-егетләр арасында көрә­шә башлагач, зур уңышларга ирешүе дә шикле.

Үзлә­ре­нә көрәшчеләр тупларга әзер булган югары уку йортларында эшләүче остазлар да инде үсмерләр арасында ук танылган спорт­чыларны алу ягын карыйлар. Берәүнең дә юктан эш башлыйсы килеп тормый. Ә остаз өчен баланы көрәшкә тартуның беренче айлары бик кыенга туры килә ул. Монда бар сәләтеңне эшкә җигеп, тир түгеп хезмәт куярга кирәк.   

— Студент чорыңдагы тренерың турында ни әй­тер­сең? Югары уку йортына кергәнче үзең дә яшь­ләр арасында танылу алган идең бит.

— Вакыйф Дәүләтшин — кешенең һәр мөмкинлеген эшкә җигәргә сәләтле остаз. Мәктәптә укыган вакытта мин дә физик көч кулланып уңышларга ирешеп килдем. Ә менә Вакыйф абый кулы астында шөгыльләнә башлагач, остазым мине яңадан “сүтеп җыйды” — сыгылмалылык та, җитезлек тә арта төште. Шуңа күрә яңа остаз белән эшләгән вакытта берничә ел уңышка ире­шә ал­ма­дым. Инде хәзер көрә­шем­не баштанаяк үз­гәрт­кән остазыма рәхмәт­тән баш­ка сүз юк.

— Сабан туеның “иң зур ипие” — тәкә булуын да беләбез. Ләкин синең кебек җиңел авырлыкта бил алышучылар гына ул “ик­мәк”кә үрелә алмый. Үпкә хисләре тумыймы?

— Беләсезме, тәкәгә артык исем китми. Яшьләр арасында район Сабан туенда баш батыр калып һәм тагын берничә кечерәк авылда тәкә алганым бар. Хәзер Сабан туйлары алдыннан тәкә алуны максат итеп куймыйм. Кече авылларда кө­рәшкәнем дә юк. Чирәмдә авыр көрәшчеләр белән бил алышу имгәнү куркынычы да тудыра бит. Ел буе әзерләнүең юкка чыгарга мөмкин. Кайда зур ярыш, кайда матди ягы кызыксыну тудыра, шул ярышларга өстенлек бирәм. Яшерен-батырын тү­гел, гаиләне дә туендырырга кирәк. Сүз уңаеннан шуны да әйтим: бәйгене оештыручы кайберәүләр хә­зер җи­ңел авырлыкта мәй­дан тотучыларны да зурларга тырыша. Быел, мәсә­лән, Мамадыш районы Җө­ри Сабан туенда җиңел авырлыктагы кө­рәшчеләр арасында җи­ңү­че буларак 14 нче модель “Жигули” машинасы белән бүләкләделәр. Форсаттан файдаланып, ихлас рәхмә­темне җиткерәм үзләренә.

— Гаилә димәктән, кө­рәшченең хатыны булу да җиңел түгелдер?

— Тормыш иптәшем үзе дә ирекле көрәш буенча яшьләр арасында Русия чемпионы, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья, бер тапкыр Европа, биш тапкыр Русия чемпионы булып танылды. Шуңа да Екатерина белән бу мәсьәләдә аң­лашу җиңел. Атналар буена җыеннарга киткәндә дә ул балалар бе­лән өйдә кала, миңа ышана, эшемнең ки­рәклеген аңлый. Гаиләдә тыныч булганда гы­на уңышларга ирешеп була икән ул. Шуңа да хәзер иң зур җи­ңү­ләр рәте­нә кө­рәш­тәге уңышларымны түгел, үз балаларымны кертәм, гаи­лә­дә­ге тынычлыкка күбрәк куанам. Әлеге рәхәтлекне бернинди җиңүләр алыштыра алмый икән.

— Улыңны да киләчәктә спортчы итеп күрергә те­ләр идеңме?

— Егет кешегә көрәшнең бернинди зыяны юк. Дөрес итеп шөгыльләнергә, авырлыкны белеп көйләргә генә кирәк. Хәзер татарча көрәш­нең даны бар, көрәш­челәргә хөрмәт арта. Көрә­шеп кенә баеп булмаса да, бүген ми­не шул яшәтә, туендыра. Ә инде 2 яшьлек улым бү­ген­нән активлыгы белән башкалардан аерылып тора икән, ниш­ләп әле аны кө­рәшче итеп күр­мәскә?!

— Төшкә кереп тынгы бирмәгән җиңелүләр дә булгалыймы?

— Элегрәк борчылган чаклар булгандыр. Спорт остасы исеме бирелүче рәсми ярышларда 8 тапкыр финалда оттыруым гына да ни то­ра! Шуларның берни­чә­сен­дә генә җиңү яулаган булсам да, күптән атказанган спорт остасы булып танылыр идем. Шуңа да җи­ңе­лүләрне тыныч кабул итәм.

— Келәмдә ничә яшькә кадәр бил алышырга уйлыйсың?

— Соңгы вакытта имгә­нүләр дә булгалагач, башта ике яклы уйлар бөтерелә башлады инде. Төп максатым — Казанда узачак универсиадада билбаулы кө­рәштә катнашу. Хатыным бе­лән икебез дә шунда чыгыш ясый алсак, бик яхшы булыр иде. Шуннан соң ярты ел ял итеп, үземне тәртипкә китереп, спорт белән яңабаштан шөгыльләнә башларга исә­бем бар. Вакыт күрсәтер. Бү­ген исә көненә икешәр тапкыр шөгыльләнеп, чираттагы ярышларга әзерләнәм.

— Көндәшләр куркып торырга тиеш, димәк?

— Курыкмасын, ә алар да шулай ук әзерләнсеннәр. Ке­­ләмдә җиңү җиңел генә бирелергә тиеш түгел.

Илдар хатыны Екатерина белән

Фәрит САЛИХОВ | 25.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры