Дүшәмбе 17 июнь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЭШНЕ НУЛЬДӘН БАШЛАДЫМ”

Кукмара районының Купка авылында яшәүче Нурсил Шәймәрданов моннан 6 ел элек күршедәге Аш-Буҗи авылында ягулык салу станциясе ачкан. Бер карасаң, ике зур машина китереп куясы, бензин кайтарып саласы да, операторлардан шуны саттырып ятасы кебек. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, күпләр шулай уйлый да. — Алай түгел шул. Заправканы ачканчы җиде кат тиребез чыкты. Тегендә-монда йөрттеләр. Документларны бик озак җыйдым. Тикшерүчеләр дә еш “кунак”. Дәүләттән бернинди ярдәм алмаган, матди запасы булмаганнарга мондый эш ачу җиңел бирелмәгәне билгеле. Әмма барыбер көчемне сынап карыйсы иттем. Аллаһы Тәгалә, әти-әни, гаилә ярдәме белән авырлыкларны җиңеп чыктым, — ди Нурсил.

 

“Гади кешеләргә эш ачу җиңел түгел”

Нурсил Шәймәрданов 1978 елгы. Белгечлеге буенча педагог. Берничә ел ра­йонның кайбер авыл мәк­тәпләрендә җыр, физкультура дәресләре укыткан.

2003 елда сыйныфташ егетенең туенда Арча районының Шекә авылыннан кунак булып килгән Гөлнур бе­лән таныша Нурсил. Кызны шуннан ычкындырмый. 2004 елда тормыш корып җибә­рә­ләр. Яшь гаилә Казанга яшәргә күченә. Хатыны үзәк китапханәгә, Нурсил исә Ко­р­­­качыктагы ягулык салу станциясенә эшкә ур­на­ша. Бу­лачак бизнеска тәҗ­рибә туп­лау әнә шуннан башлана.

— Биредә өлкән оператор вазыйфасын башкардым. Бу эш миңа ошады. Нечкәлек­лә­рен, тәртибен җентекләп өйрәнә башладым, — ди Нур­сил. — Әти бик катлаулы операция кичергәч, алар янына күченеп кайттык. Әти-әнием икәү генә яшиләр. Апаларым тормышта. Бер­дәнбер уллары буларак, нигезгә кайтуны бурычым санадым.

Тик авылга кайткач, алга эшсезлек проблемасы килеп басты. Тукталыш ягында ягулык салу станциясе бар иде. Бер ел оператор булып эшләдем. Тик озакка бармады. “Заправканы ябабыз”, дигәч, аптырап, күпме эш эзләргә була инде дип, бернинди әзерлексез, запассыз, нуль­дән башлап Аш-Буҗида үзем ягулык салу станциясе ачасы иттем. Бу 2006 елның апреле иде.

Кәгазь эше күп булды. Тегендә-мон­да йөреп арыдым. Җитәкчеләрнең әле берсе бо­ра, әле икенчесе... Аллаһы Тәгалә­дән бик сорадым. Бә­хет эшедер, Казанга баргач, ялгыш кына ТР Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрына керү тәтеде. Аңа теләгемне, планнарны — барысын да аңлаттым. Рәхмәт, тыңлады, эш­емне башларга этәргеч бирде. Кукмарада сораулар күп булды инде. Гади кешегә эш ачарга ярыймыни? Йә баеп китәр тагын! Бай алса: “Котлы булсын!”, хәерче ал­са: “Кайдан алдың?” — диләр бит. Минем дә шулайрак бу­лып чыкты. Укыган намазларымны Аллаһы Тә­галә ишетте. Әти-әни, туганнар ярдәме, күпсанлы ссудалар бе­лән ерып чыктык. Үземә генә тү­гел, хатыным, апа­ларым исеменә дә алып бетердем, — ди Нурсил.

Ягулык салу станциясе ачу өчен башта нинди эшләр башкарасы? Нинди сынаулар үтәсе? 

— Иң башта җир табу проблемасы килеп туды, — дип сөйли Нурсил. — Юл кы­рыенда, җайлы урыннан таптым. Арендага 4 сутый мәй­дан тотам. Ай саен шуның өчен 100-120 литр бензин түлим. Бу җир бик сазлыклы иде. Беренче эш итеп ком, аннан таш җәйдерттем. Бер тапкыр гына җитми. Кабат ком һәм аның өстенә таш салдырттым. Шулар өчен 35 мең сум китте. Соң­рак, 2-3 елдан асфальт җәй­дердем. Анысы 45 мең сумга төште. Колонкалар кайтарттым. Бензин тутыру өчен 120 мең сумга бер иске машина сатып алдым. Аннан икенчесен юнәттем. Анысы 160 мең сумга төште. Монысы “киендерелгән” иде. Беренчесенең шактый өлешен үземә җыярга туры килде. Соңрак санадым, 2 машина якынча 400 мең сумга төште. Ут кертү өчен 52 мең сум чыгарып салырга туры килде. Кыйммәт булды. Башта генератор белән эшләдек. Ул да кыйбатка төште. Бензин белән эшли. 20 литр саласың, ул иртәнгә кадәр генә җитә. Шуңа, кыйммәт булса да, ут кертергә ниятләдек. Шулай әкренләп җайладык.

Ниһаять, шул елның ию­нендә Нурсил беренче клиентларны кабул итә. Эш­кә аласы операторларны Чаллыда 6 айлык курсларда укыта.

— Хәләл көчең белән тапканны тегендә-монда таратасы килми шул. Баштагы мәл­ләрдә операторларның да төрлесе булды. Шуңа кайберләрен алыштырырга туры килде. Намус белән эшләгән кешене генә хөр­мәт итәм. Хәзер миндә 4 опе­ратор. Эшләреннән канәгатьмен, — ди Нурсил.     

Ягулык салу станциясе күчереп йөртелә торган итеп көйләнгән. Берәр проб­лема килеп туса, рөхсәт бе­лән, ягулык тулы машиналарын икенче җиргә күчереп утырта алалар.

 

“Бензиның яхшы, дип ерак авыллардан киләләр”

— Эш ачканда авыл халкы тарафыннан ризасызлык белдерүчеләр булмадымы соң? — дип сорыйм.

— Алай канәгатьсезлек белдермәделәр. Бер апа гына каршы төшеп йөр­мәк­че иде. Куркыныч янамаганын бел­гәч, ул да туктады. Барысын да тикшертеп, тәр­тип белән эшлим. Экология белгечләре заправка урнашкан урыннан туфракны алып китеп тикшерделәр. Алар, составы чиста, зыян юк, диделәр. Бензин пистолеттан тамчы да җир­гә таммый, чөнки чи­ләк­ләр куйдык. Әгәр ялгышлык белән күп­ләп акса, ул җиргә түгел, ә улактан астагы котелга — чокырга китәчәк. Мо­ны махсус шулай эшләдек. Оператор егет белән икәү улак ясадык. Аны кирпеч бе­лән әйләндереп алдык. Чөн­ки тимердән эш­ләргә ярамый. Аннан бе­рәр нәрсә ти­еп, ялкын чыгуы, шартлау куркынычы бар. Ә таштан эшләнгәненә андый проблема янамый, — дип аңлатты Нурсил.

— Клиентлар сыйфатка тел тидермиме?

— Баштагы мәл­ләрдә, үч итеп, бен­зины әйбәт тү­гел, дип сүз таратучылар булды анысы. Мондый хәлләр эш ачканнарның күбесенә таныштыр. Бернигә карамый эшләвебезне дә­вам иттек. Хәзер заправка ачканга да җиденче ел китте. Андый вак сүзләрне җиңдек. Хәзер, бензиныгыз яхшы, дип безгә ерак авыллардан да килә­ләр.

Бензинны, әйтеп тормыйча, төнлә дә еш килеп тикше­рә­ләр. Салып бетерәсеңме, арттырасыңмы, берәр нәрсә кушмаганмы — барысын да контрольдә тоталар.  Накладнойларым бар, сыйфатка бирелгән паспорт та кул астында, нинди бензин икәнен язып элдек. Барысы да тәртип бе­лән эшләнә, — ди Нурсил.

Намус белән эшләве нә­тиҗәсендә Нурсил 2008 ел­да Русия күләмендә ягулык салу станциясе тотучылар арасында үткәрелгән бер ярышта III урынны алган. Конкурс шарты буенча, заправкасын берничә тапкыр төнлә килеп энә күзеннән үткәргәннәр. Гаеп таба алмаганнар.

— Кечкенә авылдагы зур булмаган заправкам белән Русия күләмендә III урынга чыгуым көтелмәгән куаныч булды. Бүләк итеп бензин колонкасының өстенә куела торган информацион “баш” бирделәр. Аны үзебезчә шулай дип йөртәбез. Ул машинага агызганда бензинны исәпләү өчен кирәк, — ди Нурсил.  

 

“Бер машинадан 5 мең сум керем”

Нурсил бензинны Уфадан кайтарта. Бер машина 5 тонна ягулык китерә. Әйтүенчә, аны 5-6 көн сата.

— Шушы 5 тонна ягулыктан миңа якынча 5 мең сум керем кала. Айга шулай 4-5 машина сатам. Керем күп түгел. Утка гына да ай саен 10 мең сумнан артыграк тү­лим, вакытында хезмәт хакын бирәм. Әле салым да бар. Анысы гадиләштерел­гән формада, чыгымны исәп­­лә­гәннән калган керемнән чыгып кына түлибез.

Һәр хезмәтнең үз остасы булу кирәк. Бухгалтерлык эшен әтием алып бара. Ул го­мер буе шул өлкәдә тир түккән кеше.

— Бәяләр ничек?

— Ягулыкның хакы бездән генә тормый. Тәэмин итүчеләр нинди бәя куя, шуннан чыгып эш итәбез. Бензин хакы доллар кебек, гел уйнап тора. 

Әлегә “92” лене генә сатабыз. Гадәттә, бер литры 27 сум тора. Кышын көнгә якынча 800-1000 литр бензин сатабыз. Җәен исә 1500-1700 литрга җитә. Безнең тирәдән зур трасса узмый. Күбрәк Киров, Балтач, Казан ягына китүчеләр керә. Әл­бәттә, даими рәвештә үзебезнең җирлек, күрше авыллар ала.

— Якын-тирәдә ягулык салу станцияләре тагын кайда бар?

— Бездән соң Күкшелдә бар. Ул авыл 12 км читтә. Казанга барасы булса, башта Күкшелгә төшеп, ягулык салалар. Нәтиҗәдә шуның өчен 3-4 литр бензин сарыф ителә. Аш-Буҗида ачылу уңышлы булды дип саныйм.

Нурсил озакка сузмыйча солярка сатуны да гамәлгә кертмәкче. Инде лицензия алган.

— Бер машинабыз буш тора. Шуны солярка сату эшенә җигә алсак, яхшы булыр иде, — дип планы белән уртаклашты әңгәмәдә­шем.    

 

“Заправка белән генә баеп булмый”

Нурсил бушаган вакытында өендә итек баса.

— Заправка бе­лән генә баеп булмый. Менә биш ел буе өй салабыз. Һа­ман очына чыгып булмый. Аз­рак кереме ярар дип, итек тә баскалыйм. Арып-талып кайтканнан соң мунчада тыныч атмосферада итек басу ми­не ял иттерә. Шунда күңелемдә шигырьләр туа. Аларны тиз­рәк дәфтәремә тер­кәп куям, — ди Нурсил.      

Итекне ул кул бе­лән баса. Буямыйча эшли. Бер пар итекне якынча 50 минутта әзерли. Киез итекләрен 750-800 сумга сата. Арчага, Казанга илткәлиләр.

Тормышыннан канәгать Нурсил. Хәзер күпкә тынычрак эшләвен әйтә. Баштагы мәлләрдә ягулык артыннан үзе йөргән. Ерак юлларда кышкы суыкларда йөк машинасы белән ватылып калган чаклары да булган.

— Каршылыклар гел очрап торды. Нинди генә очракта да Аллаһы Тәгаләгә таяндым һәм таянам, — ди Нурсил. — Ике улыбыз бар. Нәфискә — 7, Саматка 6 яшь. Берсе компьютерны су урынына эчә, бу өлкәдә белмәгәне юк, икенчесе көрәшче.  Шушы балаларыбыз куанычын күреп, әти-әни янәшәсендә бергә сәламәт булып яшәргә язсын. Артыгын кумыйбыз. Гади тормышта яши­без. Без бу дөньяда кунак кына.

Шәймәрдановлар йорты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гаиләсе янәшәсендә

 

Нурсилнең заправкасы

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 25.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры