Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЯКЫННАРЫМА КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЮ МӨҺИМ!”

Бик сирәк була мондый тойгы: кеше белән тәүге тапкыр күрешәсең, ә инде аралашуның беренче минутыннан ук гомерең буена белгән сыман рәхәтләнеп сөйләшеп утырасың. Әңгәмәдәшемнең һәр сүзеннән әдәплелек, үз-үзен тотышыннан итагатьлелек сизелеп тора. Сүзем халкыбызның яраткан җырчысы Рәсим НИЗАМОВ турында. Тавышы моңнан гына торган Рәсим, баксаң, бөтенләй җырчы булырга хыялланмаган икән! — Җырлау сәләтем булса да, җырчы булырмын дип уйламаган идем. Казанга педагогия институтының музыка факультетына укырга керүемнең төп максаты — укытучы булу иде. Хәер, җырчы булып китсәм дә, максатымнан тайпылмадым дип исәплим. Җырларым белән халкыбызны сәхнәдән тәрбиялим дип саныйм. Сәхнә бит ул нәкъ тәрбия чыганагы булырга тиеш тә кебек.

 

Безнең белешмә:

Туган көне: 1973 ел, 1 декабрь

Туган җире: Теләче ра­йонының Төрек-Тәмте авылы

Мактаулы исемнәре: Татарстанның атказанган артисты 

Гаилә хәле: хатыны — Энҗе, олы улы Рүзәл — 15 яшьтә, кече улы Равил — 5 яшьтә.

 

 

 

  “Иркә бала булып үсмәдем”

— Тәрбия дигәннән, иң башта әти-әниегез, авыл тәрбиясе турында сөй­лә­шик әле.

— Авылда үскән һәр баланы хезмәт тәрбияли. Мин гаиләдә бер генә бала. Күп­ләр хәзер: “И,  бер бөр­тек булгач, иркә булып үс­кән­сеңдер инде!” — диләр, һич юк. Мин башыннан сыйпап үстерелгән бала түгел! Киресенчә, абыйлы-апалы балаларга, бүлеп эшләгәч, эш азрак эләккәндер әле. Әти­ем Мөхәммәт — машина йөр­түче, әнием Венера хисапчы иде. Әти иртә китә, кич кайта, әнинең сәламәтлеге мактанырлык түгел, хуҗалыктагы авыр эшләр барысы да минем җилкәдә. Ул бит хәзер генә авылда яшәү рәхәт — су-газы кергән. Ә бит боларның барысын да үзебез эшли идек. Бервакыт шулай физикадан хәрәкәт темасын үткәндә, укытучының: “Хәрәкәт ул, балалар, менә Рәсимнең көянтә-чи­ләкләр белән йөгерә-йөгерә су ташуы инде!” — дип чагыштыруы истә калган.  Көн гел эш белән үтә иде, шулай да,  ап-ак карда аунарга да, яшел чирәмдә йөгерергә дә вакыт таба идек.

— Укытучы булам дип йөргән улларының кинәт кенә сәхнә йолдызына әй­ләнүен ата-ана ничек кабул итте соң?

— Башта “артист кеше юлдан кайтып керми, тормышың ничегрәк булыр соң?” дигән шикләр булса да, алар бу карарны уңай кабул итте. Аннары бит мин сәхнәгә инс­титутта укыган вакытта ук чыгып караган кеше, башта кызыксыну гына иде, аннары инде һө­нәр­гә әйләнде.

— Туган як якын булгач, институтта укуның авырлыгы юк инде аның...

— Беренче елларда бик сагындырды, атна саен кайтып йөрдем. Ә инде аннары, укытучыбыз Миңгол Галиев безне — авылдан килгән балаларны үз канаты астына алып, вокал белән җенләндергәч, төнгә кадәр институттан чыкмый башладык. Авыл баласында ялкаулык юк бит ул — иртән сәгать тугызынчы яртыга киләбез, төнге унсыз кайту юк. Көнгә икешәр сәгать вокал белән генә шөгыльләндек — укыйм дигән кешегә мөмкинлек җитәрлек иде! Аннан иялә­шә төшкәч, бәйрәмнәр­дә, ялларда концертлар белән авылларга чыга башладык.  Әле бик яхшы хәтерлим, концерт куярга дип чыккан бер төркем студент 1994 елның каты буранында 14 сәгать юлда утырдык — бу минем, мөгаен, иң истә калган гастролем булгандыр.

— Юл газабы — гүр газабы, диләр бит, гомеренең яртысы тәгәрмәч өс­тендә гастрольдә үткән ар­тист кешенең юл маҗаралары моның белән генә бет­мидер инде...

— Юк, әлбәттә! 2001 елда кыш көне бер төркем артист Уфага концерт белән кузгалдык. Чаллыга җиткәч, аппаратура төягән “Газель” машинабыз ватылды. Ниш­ләр­гә белгән юк, кич бит концертка өлгерергә кирәк. Кит­тек машина эзләп, аппаратура төяргә таптык, үзебезгә барырга машина юк. Шунда бер белмәгән бер абый: “Бу дөньяда күрмә­гән­нәрем калмады, Әфганга кадәр барып җиттем, юлда йөрүнең ни икәнен бик яхшы чамалыйм!” — дип, гаражында торган өр-яңа машинасының ачкычын,  документларын китереп тоттырды. Чит кеше иде ул безгә, ә бит мон­дый изгелекне хәтта якын дустың да эшләмәс иде!

Икенче очрак тагын шул ук Уфа яклары белән бәйле. Концерттан кайтырга чыктык, төнге сәгать унике, без  артистларны төягән машина ватылды, ниндидер бер вак кына запас часте янып чыкты. Аппаратура төягән машина шул запас частьны эзләргә китте. Сүнгән машина эчендә салкынга чыдап булмый башлады, урамда да түзә торган түгел, 30 градус салкынлык. Ярый урманга якынрак җир иде, төшеп учак ягып җылынып та карыйбыз. Шуннан якындарак ут күренгән авылга киттек, бу булып чыкты чеп-чи урыс саласы. Ишегалдында машинасы торган һәр капканы шакып, урам буйлап бара торгач, бер урыс агае уянып чыгып, гаражыннан шул кирәкле запас частьны табып бирде. Ул да чит кеше иде! Шуны әйтәсем килә: чыннан да юл газабы — гүр газабы бит ул, юлда йөргәндә бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булсак иде.

 

“Урланган җыр җырламыйм”

— Бүген ярый инде урамнан тотып алып кер­гән һәр кешедән “йолдыз” ясаучылар бар, сез сәхнә­гә аяк баскан чакларда танылу бик авыр булгандыр, мөгаен?

— Ул вакытның да үз мөм­кинлекләре бар иде — чын конкурс-фестивальләр мине сәхнәгә алып менде. “Ягымлы яз”,  “Татар җыры” (аны һич кенә дә хәзер үт­кә­релә торган “Татар җыры” бе­лән бутарга ярамый) — бо­лар чын сынау иде. Мин, мәсә­лән, “Татар җыры” конкурсында өч тапкыр чыгыш ясадым (1993, 1995, 1997 еллар), бары соңгысында гына лауреат исеменә лаек булдым. Ә хәзерге конкурслар бизнес бит ул, урамнан кер­гән һәр кешедән җырчы ясап булмый, аның өчен талантың булган очракта да 5-6 ел укырга кирәк. Хәзерге көндә эстрадада бөтенләй башка һөнәр ияләре дә “йолдыз” булып йөри, аны чистарту өчен бер закон — фонограммага җырлауны тыю да җи­тәр иде.

— Сезнең хакта “иреш­кән югарылыгын озак еллар дәвамында саклап кала алган җырчы” диләр, моның сере нидә?

— 16 елдан артык сәхнәдә иҗат итү дәверендә нәкъ шу­ңа омтылдым да инде. Мо­ның өчен, әлбәттә, һәрдаим үзеңне камилләштерергә кирәк: тамашачының мәхәб­бәтен югалту өчен бер ялгыш сүз ычкындыруың да, бер ялгыш адым атлавың да җитә. Шуңа күрә үземне гел контрольдә тотарга тырышам. Аннары сәхнәдәге уңыш тулысынча репертуар белән бәйле. Мин­дә кемнәндер урлап алган җыр юк, барысы да үзем өчен язылганнар.

— Ә алар ничек сайлана? Җырларның сезнең язмыш белән тәңгәл булуы мөһимме?

— Минем өчен сүзләр белән көйнең тәңгәллеге мөһим. Темасы да тормышчан, сүзнең көче дә зур булсын. Бер үк “яратам” сүзен төрлечә яза бит шагыйрьләр — берсендә бигрәк тапталган сүз булып яңгырый, икенче шигырьне укыйсың, шул сүз йөрәккә тия. Менә шунда инде ул сүз көче! Ә үзеңнең язмыш турында гына җырлау, минемчә,  һич дөрес булмас иде — үзен генә уйнаган артист чын артист була алмый бит. Без халык язмышын, аның көнкү­решен күз уңында тотарга тиеш.

— Кайсы авторларга өстенлек бирәсез?

— Фирзәр абый Мортазин белән эшләү бик җайлы. Аңа нинди җыр кирәген аңлатып та торасы юк. Җыр язгач, “Рәсим, сиңа гына дигән бер җыр бар!” — дип үзе шалтырата, ул җыр чынлап та минеке булып чыга. Зөфәр Хәйретдинов, Марсель Иванов, Фәрит Хатыйпов белән бик күп җырларыбыз бар.

 

“Кыш буе чана шуам”

— Һәр ир-ат өчен беренче урында эш, икенчедә генә гаилә, балалар, ди­ләр...

— Мин алай аерып карый алмыйм. Эш — фронт, гаилә — тыл ул! Гаилә — бурыч та, җаваплылык та, терәк тә. Хатыным Энҗе белән бергә укыдык, әмма бер күрүдә гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. II курста, көз көне колхозга эшкә җибәрделәр, шунда якыннан аралашып киттек. Укуны тәмамлагач, өйләнешеп тә куйдык.

Бүген хатыным балалар бакчасы мөдире, эше үтә җаваплы, четерекле. Хатын-кызга бит гаиләне дә, эшне дә бертигез алып барырга кирәк. Ике улыбыз Рүзәл белән Равилне дә үстерәсе бар. Әти сүзе иң азактан әйтелсә дә, төп тәрбияне балаларга барыбер әни кеше бирә. Аллага шөкер, аңлашып, матур яшибез.

— Тормышыгыздагы иң кадерле мизгелне искә тө­шерсәк?

— Ул, мөгаен, беренче улым туган көндер!

— Улларыгызның кайсында үз балачагыгыз чагылышын күрәсез?

— И, хәзерге заман баласын безнең белән чагыштырып буламыни?! Шулай да, олысы Рүзәл холкының тыныч булуы белән миңа охшаган. Кечкенәсе бер тик тотмый, кыш көне тау шудыртып рәхәтләндерә (Рәхәтлә­неп көлешәбез — Э.Җ.) Минем ял көне туры килсә, чанасын әзерләп көтеп кенә тора, төнге уникесез кайтып та булмый аннары!

— Тиздән тамашачыгыз көтеп алган концертларыгыз җитә, шул хакта да сөй­ләшеп алыйк әле.

— 23-24 февральдә Филармония концертлар залында Казан тамашачысы алдында чираттагы имтихан тотуым. Концертны театральләштерүгә бик каршы булсам да, ул тулы канлы үтәчәк — аның үз сценарие, алып баручысы (быел Рәсим Низамов концертын Фәнил Вакказов алып барачак — Э.Җ.), биючеләре дә, чакырылган җырчылары да булачак. Үземнең остазларымны кунак итеп чакырасым килә. Аннары мин бит ин­де 4 ел рәттән “Татар мо­ңы” конкурсында жюри әгъ­засы, шунда катнашкан талантлы балаларның берничәсен үз концертыма чакыру нияте дә бар.

— Казанда үткән кон­церт­лар артистларның финанс хәлен кайсы якка үз­гәртә?

— Казанда ел аралаш концерт бирүне максат итеп куйдым — бу үзеңне формада тотарга бик ярдәм итә. Әм­ма бу тамашалардан ак­ча эшләүне максат иткәнем юк. Хәер, төбәсәң дә эшләп булмый — яңа җырлар яздыру, костюмнар тектерү, зал арендалау, чакырылган артистларга түләү — шушы чы­гымнардан соң минуста калмасаң, бу иң яхшы нә­ти­җә дигән сүз. Шунысын да яшер­ми әйтә алам: кон­церт­лар оештыруда спонсор дус­ларның ярдәме бик зур.

— Дуслар белән аралашу өчен вакыт каламы соң?

— Безне уртак хобби — волейбол ярату берләштереп тора. Атнага ике мәр­тәбә “Динамо” спорт комплексында җыелышып волейбол уйныйбыз. Уен барышында дуслар белән сүз­гә килешү дә булырга мөм­кин, әмма бөтен үпкә­ләр шул залда кала, алдан килешү буенча, без бәхәс­не спортзалдан ары алып чыкмыйбыз. Бу безнең өчен ара­лашу да, ял итү, стресстан арыну да. Бөтен тискәре эмоцияләрдән ары­нып, өйгә тынычланып кайтабыз.

— Шулай да, кеше күңеленә һәрчак нидер җитми бит ул...

— Ул яшәүдән туктаганчы шулайдыр инде. Менә минем дә иҗаттан туеп, җырлаудан туктыйсы килгән чакларым була. Әмма сәхнә чир ул, сине болай гына җибәрми. Аннары тагын нидәндер күңел күтәрелеп китә дә,  җиң сызганып эшкә тотынасың.

— Әле сезгә, иҗатыгызга гашыйк булган яшь, чи­бәр фанаткалар да илһам бирәдер?

— Хатын-кызларның игътибарын нибары һөнәремә кагылышлы дип исәплим. Бер күрүдә гашыйк булуга бөтенләй ышанмыйм. Кешенең эчке дөньясын бел­мичә торып, ничек итеп яратып булсын ди?!

— Сезнең яшәү яме ни­дә?

— Минем өчен һәрвакыт якыннарыма — хатыныма, балаларыма, әти-әниемә һәм тамашачыма кирәклегемне тою мөһим!

 

Рәсим хатыны Энҗе, уллары Рүзәл һәм Равил белән

 

Әтисе Мөхәммәт, әнисе Венера белән

 

Рәсим+Энҗе

 

 

 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 25.01.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры