Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“КЫШ БУЕ ОЛТАН САЛАМ”

Көнкүрештән элеккеге һөнәрләр әкренләп төшеп кала. Шәһәрләшеп барабыз дисәк тә, авыл җирлегендә киез итек кимичә булмый. Ә аның гомерен озынайтыйм дисәң, олтан салырга кирәк. Авыл җирлегендә гомер-гомергә эшләнелгән эш булса да, хәзер оста итеп олтан салучы-лар¬ны тиз генә табам димә. Сезонында аларга сорау бик зур. Апас районының Шыгай авылында яшәүче Рафаэль Вахитов әнә шундый осталарның берсе. Олтан салу Вахитовларның буыннан-буынга күчә торган кул эше икән. Заманында Рафаэль абыйның әтисе дә, бабалары да шушы эш белән гаиләләрен туендырган. Хәер, олтан салу гына түгел, күпләп итек тә баскан алар. Хәзер генә калыпларның кайсы кая таралган, чормада тузан җыеп яталар икән.

 

— Шулай да, олтан салуны ташлаган юк әле. Кыш буе шушы эштә, — ди Рафаэль абый. — Хәстәрен күреп җәй­дән үк китереп куючылар ота, әл­бәттә. Кышны әзер итек белән каршы алалар. Сезоны җиткәч, әзрәк кө­тәргә туры килә шул. Бөтенләй юк дип әйтерлек булмаса да, олтан салучылар бармак белән генә санарлык хәзер. Кайчагында шуның кадәр кеше күп килә, барыбер барысына да җитешә алмыйм дип, капканы бикләп үк куям. Ки­ре борып җибәргәнче, өйдә юк дип уйласыннар, дим. 2-3 көннән килеп алырсыз дигән 7 пар итегем көтеп тора. Ба­рысын да өлгертергә кирәк.

Төргәк-төргәк капрон һәм гади җеп, без, киез кисәргә дип кулдан ясалган пычаклар, җепнең ныклылыгын арттыру өчен сумала — Рафаэль абыйның бөтен кирәк-ярагы кул астында. Кечкенә агач тартма әтисенең бабасыннан калган икән. Вахит исемле бабай заманында итек басып, олтан салып биреп эшләгән акчасын шунда җыеп барган. Инде бик таушалган булса да, Рафаэль абый, ташламыйм, вак-төяк салырга менә дигән ул, ди.

— Әгәр итек табаны тишек икән, аны иң элек күн белән тарттырып, тегеп чыгарга кирәк. Аннары гына киездән олтан салырга. Табан тишек булмаса, күн кирәкми. Элек итекләрнең сыйфаты яхшырак иде. Хәзер арада бик йомшаклары очрый. Аны тегәргә дә авыр. Шуңа күрә итекне базарда ук сайлап алырга кирәк. Балтырыннан тотып кысканда итек гармун кебек җыерылып төштеме, димәк, ул начар сыйфатлы. Андыен алмаска ки­ңәш итәм. Шуны да онытмаска ки­рәк: олтан салдыңмы — итекнең үлчә­ме кечерәячәк, — дип үз эшенең бөтен нечкәлекләре белән уртаклаша Рафаэль абый.

Олтан салырга дип китергән итек­ләр арасында төрлесе очрый. Тишелгәнче үк ямау салып куй, дип әйтүче­ләр дә, фермага эшкә йөреп тәмам тузганнары да бар икән. Беренчеләре әллә ни катлаулы булмаса да, эшкә йөргән каталар белән шактый бөкре чыгарырга кирәк, ди оста. Әзер итекне барып алуы гына күңелле шул. Ашаган түгел, тураган белә дигәндәй, олтан салу шактый авыр, вак эш. Рафаэль абый үзенең хезмәте өчен бер пар итектән 150 сум ала икән.

 

Алсу САБИРОВА | 05.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры