Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЮЛЧЫ” ЧИШМӘСЕ

Әлеге кизләү Теләче районының Орымширмә һәм Караширмә авыллары арасындагы тау астында, Байлар Сабасы—Казан юлыннан бераз читтә урнашкан. “Суы тәмле, урыны җайлы, ял итеп алырга да уңайлыклар тудырылган, — ди чишмә янына туктаучылар. — Юлдан ерак булмавы аеруча яхшы”.

— Халык арасында әлеге кизләүне “Изгеләр чишмәсе” дип атаучылар да юк түгел. Үзгә бер тарихи үткәнен күздә тотып әйтәләрме, белгән юк. Ничек кенә булмасын, чишмәне төзекләндерү, яңарту идеясен күтәреп чыктык, — ди Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин. — Дөрес, исем билгеләгән вакытта “Юлчы” атамасына өстенлек бирдек. Әлеге чишмәне элегрәк тә берникадәр төзекләндерүчеләр булган. Әйтик, без эшкә тотынганда утырып ял итү урыны бар иде. Шулай да, чишмәнең соңгы елларда хә­ле шәптән түгел иде. Су да бик нык аска киткәнлектән, казу, чистарту эшләрен дә башкарасы булды.

“Юлчы” чишмәсен төзекләндерү өчен 2012 елда район хакимияте акча бүлеп бирде, ди авыл җирлеге башлыгы. Ә эшен Иске Җөри һәм Караширмәнең оста куллы ир-атлары башкарган.


Фәрит САЛИХОВ | 05.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры