Сишәмбе 19 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КИРӘК ИКӘН, БҮГЕН ДӘ ЙОРТ САЛА АЛАМ”

Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе шагыйрь Разил ВӘЛИЕВ белән җәһәт әңгәмә

 — Разил абый, күңелегез төшкән чаклар буламы?

— Күңелем көненә ун-егерме тапкыр төшеп, ун-егерме мәртәбә күтәрелә торгандыр. Көн вакыйгаларга бай була. Мә­дә­ният, фән, мәгариф, дин, милли мәсьә­лә­ләр, иҗат бер­ләш­мәләре, китап нәшриятлары, газета-журналлар, телевидение, радио — һәммә­се бездә. Комитетыбызның ишеге ябылып тормый, нинди генә проблемалар буенча мөрәҗәгать ит­миләр. Дәү­ләт, Русия күлә­мендәге аерым бер кеше­ләрнең, оешмаларның мәсь­ә­ләләре белән дә шөгыль­ләнәбез. Кү­ңелне бик нык төшергән мизгелләр була. Башыңны ташка бәрердәй буласың, чөнки йөреп-йөреп тә мәсь­әләне беркайда да хәл итә алмагач, халык депу­тат янына килә. Иң четерекле проблемалар белән керә­ләр. Хакимияттә җәмәгатьчелек бе­лән элемтәләр йомшарды дип әйтер идем. Депутатның ишеге һәрвакыт ачык, беркемгә дә: “Кермәгез, вакытым юк”, — дигәнем юк. Мин бит Түбән Камадан депутат, анда 63 мең сайлаучым бар. Алар белән очрашам, гозерләрен тыңлыйм, ярдәм итәр­гә тырышам. Күп кеше кү­ңелне төшерә торган проб­лемалар белән мө­рәҗәгать итә. Милли мәсь­әләләрдә бүген күңелне кү­тәрерлек, шаккатарлык яңа­лыкларның булганы юк. Конкрет бер кешегә, оешмага яр­дәм итә ал­сам, минем өчен шуннан да зур сөенеч, шатлык юк.

— Авырлыкларны ничек җиңәсез?

— Барысын да җиңеп бетердем дип әйтеп булмый. Иң нык коткарган нәрсә, ул да булса, иҗат. Мин көндез казна эшендә, кичен кайткач, һәркөнне берничә бит яз­масам, тынычлана алмыйм. Нәрсә дә булса язып куйсам, ул мине тынычландыра. Өстәл, ак кәгазь үзенә тарта. Төнге сәгать бер-ике­дә генә ятам, алты-җидедә торам. Биш-алты сәгать йо­кы җитә ул. Күбрәк шимбә­дән якшәмбегә каршы төндә ял итеп алам. Җәйге ял вакытында йокыны туйдырам.

— Шигырь язасызмы?

— Сирәк. Шигырьне язмыйча түзеп булмаганда гы­на язам. Әкрен-әкрен прозасын, публицистикасын язам.

— Кичә нәрсә яздыгыз?

— Нәрсә икәнен әйтмим, чыккач, күрерсез. Русиядәге соңгы вакыйгалар турында ул.

Оныт мине, зинһар, оныт инде,

Утка яктым синең хатларны.

Утка яктым ялган вәгъ­дәләрне

Утка яктым бергә чакларны.

Бу шигырьне тормыштан алып яздыгызмы?

— Тормыштан алынмаган нәрсәне артык язарга тырышмыйм.

— Фантазия кушыламы?

— Фантазия кушыла, иҗатта күпертеп бирелә. Мондый вакыйгалар бер миндә генә түгел, теләсә кем­дә булырга мөмкин.

— Бу вакыйга истә калдымы?

— Күңелдә яра булып истә калды.

— Сөйләп китсәгез иде...

— Алар инде эчке халәтем. Шигырьдә сөйләдем, шуннан артыгын әйтә алмыйм.

—  “Мин бит синсез тора алмам” дигән искиткеч ма­тур җырыгыз бар, аны Резеда Төхфәтуллина башкара. Аны юлда язгансыз икән.

— Бик кызык булды ул. 1995 елда Яшел Үзән районыннан депутатлыкка тәкъ­дим ителдем. Халык, сайлау­чылар белән очрашып, авыл­ларда йөрдек. Минем белән артистлар, җырчылар, музыкантлар да чыккан иде. Безнең белән музыкант Чыңгыз Абызов та бар иде: “Разил абый, бер җырга көем бар. Тыңлап карагыз әле, шуңа сүзләр яза алмассыз ми­кән?” — ди. Бер авылның сәх­нә артында утырып шигырь яздым. Резеда Төх­фәтуллина аны юлда йөр­гән­дә өйрәнде, Яшел Үзән районында җырлый башлады. Ул җыр нишләптер шулкадәр якын булып калды. Юлда язылгангадыр инде. Күктән алып түгел, үземнең язмышым турында яздым. Бу җырны бик яратам.

— Икенче бер җырыгызны Айдар Галимов җырлый: “Гомернең челләсе, уртасы, җанымны ачыйм соң кемнәргә?” Анысын язарга нәрсә этәргеч бирде?

— 1985 елларда бөтен яктан да шактый зур кризис кичердем дип әйтер идем. Бик зур авырлыклар, кыенлыклар күрдем. Ул вакытта эштән дә китәргә туры килде. Минем өстән Мәскәүгә дә, “Правда”га да, генераль секретарьларга да анонимкалар яздылар. Шул вакытта бик нык күңелем сынды һәм бөтен кешеләрдән читләштем. Җиде ай хастаха­нәдә ятарга туры килде. Бу авырлыкларны җиткергән дусларымнан күңелем кайт­кан иде, алар чын дуслар булып чыкмады. Иң нык рән­җеткәне — каләмдәшләремнең шушындый эшкә алынулары. 18 килога ябыктым, берничә тапкыр операция ясадылар. Киләчәгем шикле иде: яшимме-яшәмимме? Ул вакытта 40 яшь чамасында тормышыма йомгак ясый башлаган идем инде. Шул авыр вакытта язылган шигырь. Ул чорлар узды, аларның барысын да күңелемнән сызып ташладым. Сөйләвем бер искә алу гына. Шуннан соң яңадан яши башлаган шикелле булдым, алар бары тик хәтердә генә калды.

— Разил абый, сез бик шәп балта остасы икән, ничек өйрәндегез?

— Әнкәйнең энеләре бик шәп балта осталары иде.      8 нче сыйныфтан башлап аларга ияреп авылларда йортлар төзеп йөрдек. 9 нчы сыйныфны бетергәч, “шабашка”дан кергән акчага иске “Иж-Планета” мо­то­цик­лы алдым. Үземне-үзем карый башлаган идем, чөнки гаиләдә сигез бала. Әткәй-әнкәйгә генә таянып булмый. Кирәк икән, бүген дә йорт сала алам.

— Рухи тормышыгызны нәрсә баета?

— Китап җене кагылган миңа, ул рухи тормышым. Интернетны бик хуплыйм, бик кирәкле нәрсә, әмма лә­кин китапны аңа алыштырмыйм. Интернетның, минем­чә, җа­ны юк, китапныкы бар.

— Хәзерге вакытта нинди китап укыйсыз?

— Кытай философы Конфуцийны укып ятам, бәлки, гаҗәпләнерсез. Аны студент чакта укыган идем, әмма ул вакытта аңламаганмын. Хә­зер яңадан өйрәнәм. Бүгенге дөньяны аңлар өчен аның фәлсәфәсе бик кирәк һәм файдалы. Хәзерге тормышта җавап таба алмаган со­рауларыма Конфуцийда тап­тым.

— Яраткан шагыйрегез бармы?

— Һади Такташны бик тә яратам. Әдәбиятка килгәндә нишләптер башта Тукайга түгел, Такташка гашыйк булдым. Такташ рухы белән миңа аңлаешлырак иде. Тукай катлаулырак. Аны аңлар өчен әзерлек кирәк.

 

ГАБДРӘХИМ | 05.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры