Дүшәмбе 17 июнь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ҮЗЕҢӘ ЭШЛӘҮ БАРЫБЕР РӘХӘТ”

Теләче районының Олы Мишә авылында яшәүче Айсинә һәм Ленар Гыйниятуллиннарның гаилә фермасы төзеп куюларына әле күп вакыт узмаса да, бүгенге ныклы эшләренә еллар дәвамында нигез салынган. Заманында хуҗалыкларында үзләренә ит өчен булыр дип 1 баш үгез асраудан башлый алар. Тора-бара үгезләр саны 3 кә, вакыт узу белән 15 кә җиткерелә. Инде бүген Гыйниятуллиннарның гаилә фермасында терлекләр саны 20 савым сыеры, бозау һәм тана-үгезләр белән 40 баштан артып киткән. — Эштән курыкмасаң, тырышлыгыңны кызганмасаң, үз хуҗалыгыңда да менә дигән ферма төзеп була, — дип таныштырып йөрде үз биләмәсе белән 27 яшьлек Ленар. — Эшне тулысынча диярлек автоматлаштырдык. Тиресне дә көрәк-сәнәк белән түгәсе юк, сыер сауган вакытта сөт тә махсус торбалар аша суыткычка китә. Тораклар җылы, уңайлы. Иренмичә эшлә генә.

 

“Әти малын юк итү авыр түгел”

Ленар Гыйниятуллинның әтисе Сәгыйть абый да ра­йонда гына түгел, республикада танылу алган фермер. Заманында Олы Мишә авылындагы үз хуҗалыкларында эш башлап җибәргән бу­ла ул. Башта савым сыерлары тота, соңрак атчылык бе­лән җенләнә. Сәгыйть абыйның төп нигезне иң олы улына калдырып район үзәгенә күченгәненә дә инде шактый еллар узган. Шунда чабышкы атлар үрчетеп, кибетләр тотып, ару гына яшәп яткан көне. Ә Олы Мишәдә казык каккан хуҗалыгында улы Ле­нар үз эшен лаеклы гына дәвам итә.

— Әтинең ярдәме зур булды. Аннан күп нәрсә калды. Шуннан башланган эш ди­сәң дә була моны, — дип сөй­­ли Ленар, бу хакта сүз чык­кач. — Үзебез дә кечкенәдән әти янында кайнашып, эшнең асылын аңлап үскәч, бүген хуҗалыкны алып бару кыенлык тудырмый. Шулай да, бүгенге эшебезне әтидән калган мирас дип кенә әйтергә ярамый. Төрле биналар калган булса да, үзебез дә җитәрлек тө­зедек — яңа ферма, амбар, ашлык склады... Инде, ниһаять, яңа йорт җиткереп чыктык. Әти малына гына карап, үзең эшләмичә яшә­сәң, уңышка ирешеп булмый. Булганны юк итү авыр түгел, яңаны кору кыенрак бит.

Айсинә күрше авыл кызы. Ленар белән бер сыйныфта укыганнар. Кыскасы, нинди гаи­ләгә килен булып төшүен дә, үзен алда ни көткәнен дә бик яхшы белгән.

— Мин килгәндә моның кадәр эш юк иде әле. Булганы да әтинеке иде. Әти га­и­ләсе белән Теләчегә күчен­гәч, без дә үз эшебезне булдырып карарга уйладык. Башта үзебезгә дип кенә бер баш үгез алып куйдык. Зур планнар юк иде әле. Ле­нарның да колхозда эшләп йөргән чагы. Кызыксынып китеп, маллар санын арттырдык. Инде хөкүмәт тарафыннан гаилә фермасы ачучыларга өстенлекле программалар эшли башлагач, савым сыерлары асрый баш­­ладык. Аңа кадәрге үгезләрнең кереме булмаса, гаи­лә фермасы төзергә уйламас идек. Хөкүмәт ярдәм итсә дә, үз капиталың булу да кирәк.

— Яңа төрле эш булды бу безнең өчен, — ди Ленар, хатынының сүзен дәвам итеп. — Үгезләр асрау гади­рәк булган икән. Ул чакта җитештергән продукцияне бер тапкыр гына сатарга ту­ры килсә, хәзер көнлек сөт­не урнаштыру кирәк. Сөт җи­тештерү генә түгел, бо­зау­ларга, таналарга да шартлар тудырасы бар, итчелек тармагы да шуңа ияреп ба­ра. Терлек күп булган са­ен җир эшен дә җайга салу кирәк. Бүген ашлык һәм пе­чән үстерү өчен 25 гектар җиребез бар. Кыскасы, үзе бер комплекслы эш. 

 

  “Хөкүмәт бәяне дә көйләргә тиеш”

Урта мәктәпне тәмамлагач, Айсинә юрист белгечлеге алса, югары уку йортына кергән Ленар 1,5 ел чамасы укыгач, авылга әйлә­неп кайта. Туган йорты, андагы эш тарткандыр, мө­гаен. Хәер, укуын ташлавына Ленар тамчы да үкенми.

— Теләк бар икән, барысына да өйрәнеп була. Тормыш тәҗрибәсе өйрәтә. Без ки­рәк вакытта агроном да, мал табибы да, гади терлекче дә. Кулга махсус дәреслекләр алган вакытлар да булгалый, — ди ул. — Дөрес, укысам да, шушы юнәлештә эшләр идем. Чөн­ки сайлаган белгечлек авыл хуҗалыгы тармагы өчен иде. Ә Айси­нәнең юрист булуы бик булыша — документ эшләре тулысынча аның җилкәсендә.

— Шәһәргә чыгып китмәвебезгә үкенмибез, — ди Ай­синә. — Район үзәгендә йорт салу турында хыялланган идек. Инде авылга юл кер­гәч, ул хакта бик тиз оныттык.

...Кышын эшләренең бераз җиңелрәк чагы. Азык җитәрлек әзерләнгән, җир­дә казынасы юк. Сыерларының күбесе ташланган булганлыктан, кыш көне 150 литр чамасы сөтне тапшырып бару да артык кыенлык тудырмый, диләр.

— Булган продукцияне сатып баруның кыенлыгы юк. Бәяне дә һәр җитештерүче канәгать булырлык итә­се иде, — ди Ленар, бу туры­да сүз чыккач. — Барыннан да бигрәк, сөтнең хакы түбән булу белән риза түгел без. Бүген май заводы сөт­нең лит­рын 11 сумга кабул итә. Алай гына да тү­гел, тапшырган сөткә әле берничә ай тот­­карлык белән хисап ясыйлар. Тәҗрибәле фермерлар сөтнең литры 50 сум булырга тиеш дип сөй­ләшсә дә, хөкүмәт бәяне көй­ләргә уйламый. Сөтнең литры кимендә 15-20 сум бу­лырга тиеш дип саныйбыз.

Сөт бәясе арзан булгач, беренчел эшкәртеп сату турында да уйлаган идек. Капларга тутырып сату турында хыяллансак та, кире уйладык. Бүген кибетләр пакетлы сөт белән шыплап тулган бит. Аннан соң, әлеге эш өчен 1,5 миллион сумлык башлангыч капитал гына кирәк. Кешене өстенлекле программалар белән котырту гына аз. Хөкүмәт бәяне дә көйләргә тиеш. Җитештерү­чегә файда калырлык булса гына эшнең мәгънәсе күре­нәчәк.

— Тора-бара сөтне Казанга алып барып сатасы булыр, —  ди хуҗабикә. — Атна­га ике тапкыр шәһәргә йөр­сәң, бәя аермасы юл чыгымнарын гына капларга тиеш.

Соңгы вакытта ит бәясе түбән төшеп алу да яхшы булмады. Түшкәсе белән сатып алучының итне арзанга юнәтәсе килсә, терлеген ике ел симерткән җитештерүченең дә файда аласы килә бит. Күпләр, мал асрау­ның файдасы юк, сатып алу кулайрак, дип сөйләшә, шул ук вакытта җитештерүче куйган бәягә дә риза булмаска мөмкин. Шуңа яхшырак хакка ит сатар өчен дә үз сәүдә ноктаң булу кирәк.

— Продукция бәясе көй­лән­сә, авылда кеше рәхәт­ләнеп яшәр иде, — ди Ленар, фикерен тагын дәвам итеп. — Һәр тармакта җи­теш­терү­ченең файда күреп эшлисе килә бит. Авылда терлек тотучыларга эшне җиңеләйтү өчен нишләп әле кооперативлар оештырмаска? Андый вакытта бәясе дә яхшырак булыр иде. Әйтик, сөт һәм итне бер урынга — коо­пе­ративларга җыйсалар, мәшәкать кими төшә. Без дә бәясен алдан белеп торыр идек. Авыл кешесенә үз та­у­ары белән базарга үтеп керү мөмкинлеге бирү турындагы сөйләшүләр әлегә сүздә генә калып килә.

 

“Без колхозчыдан артыгын эшләмибез”

Терлек фермасы, утарлар, склад һәм башка тораклары урын алган йорт артларындагы биләмәләренең мәйданы гына да 1 гектарга сузылган. “Үз яшебез өчен төзелеш аз башкарылмады”, — дигән сүзләрендә дә хаклык ярылып ята. Чыгымнары да җитәрлек булган. Сыер фермасына — 3 миллион сум, аркалы склад төзелешенә — 500 мең сум, яңа йортларына 3 миллион сумнан артык акча тотылган.

— Үзеңә эшләү барыбер рәхәт, — ди Ленар Гыйниятуллин. — Уйлап карасаң, колхозчылар бездән күбрәк эшли бит. Алардан артыгын көч куймыйбыз. Ә аңа карап инвестордагы сыер савучы күпме генә хезмәт хакы ала. Әле акчалата һәм вакытында алсалар ярар иде. Авылда калган кешегә башка эш табуы да кыен. Ә без үзебезгә үзебез хуҗа. Фермер хуҗалыгы төзүгә шул авылдагы эшсезлек, хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәве дә йогынты ясагандыр. Тырышсаң, яшәргә була.

— Бәяләрне телгә алып зарлансак та, табышы юк тү­гел. Шуның белән яшибез, көн күрәбез, — ди Айсинә дә. — Хуҗалыкны ныгыту өчен башта чыгымланмыйча да булмый шул. Безнең өстә дә миллион сумнан артык кредитлар бар. Аена 20 мең сум түлибез. Кичектереп тору шарты белән бирелгәнен дә түли башлагач, җәйдән аена 30 мең сум булачак.

Тагын да зуррак планнар белән янып яши Гыйниятуллиннар. Җир мәйданнарын 50 гектарга җиткереп, яңа трактор алу турында хыялланалар икән. Исәп­лә­ре — заманча тагын бер фер­ма төзү. Анысы 60 баш малны сыйдырырлык, симертү үгезләре өчен булыр, мөгаен.

— Зур эшләр алдыннан фикерләрне уртага салып сөйләшәбез, кайчак әтидән дә киңәш сорыйбыз, — ди Ле­нар, алдагы планнары бе­лән уртаклашып. — Ник кошчылык белән шөгыль­лән­мисез, сарык асрап кара­мый­сыз, диючеләр дә бар. Лә­кин без бертөрле юнә­леш­кә — мөгезле эре терлеккә өс­тенлек бирәчәкбез. Барысына да берьюлы тотынсаң, эшнең рәте китә. Ферма да зоопаркка әйлә­нергә мөм­кин. Шулай да, ат асрарга кызыгам. Кечке­нә­дән атлар яратып үскән­гәдер инде. Кыз­лар да пони сорап йөдә­тә. Иң беренче итеп якын киләчәктә эш өчен ат алып куясы булыр. Калганын күз күрер.

Бүген бер генә булышчыбыз бар. Калганына үзебез өлгерәбез. Иртәнге сәгать   5 тә торып сыер саву Айсинә җилкәсендә. Калган эш минеке. Җәй көне эш икебезгә дә арта төшә. Эш күбесенчә автоматка көйләнгән, техника бар. Кул хезмәте аз кала.

— Кергән акчаның булган кадәренә риза булып яшибез, — ди Айсинә. — Авыл җирендә кеше кимендә 15 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә тиеш. Кызганычка каршы, салада яхшы хезмәт хакы түләнердәй эш урыны гына табып булмый. Шуңа күрә яшьләр шәһәргә китә дә. Һәр кешенең үз акылы инде. Шулай да, авылда төп­ләнеп калучыларны күреп чиксез куанабыз. Тырышсаң, монда да яшәргә була.

— Шәһәрдә дә тормыш җиңел бирелмидер, — ди Ленар. — Үз торагың булса гына проблема берникадәр хәл ителә. Шунысы бар, ан­да көндәлек мәшәкатьләр азрак. Купкан койманы кадаклыйсы да, авышканын турайтасы да юк. Менә шул мәшәкатьләрдән курыкмасаң, авылда да яшәп була.

 

Салып чыккан яңа йортлары

 

Гаилә фермасы

 

Терлекләр өчен бөтен шартлар тудырылган

 

 

Фәрит САЛИХОВ | 05.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры