Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТЕШЕМНЕ КЫСЫП ТҮЗДЕМ”

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның “Давыл” исемле китап чыгарырга җыенуы күпләрдә кызыксыну уятты. Эшләү дәверендә аңа кемнәр начарлык кылган, рәнҗеткән, барысының да исем-фамилиясе әлеге китапта урын алачак. Мондый кыю адымга Хәмдүнә апа күптәннән әзерләнгән. Ниһаять, вакыт җитте, ди ул.

– Җырчы буларак тамашачы тарафыннан яратылганга күпме михнәт кичердем, нахакка кимсетелдем, – ди Хәмдүнә апа. – Кагылу-сугылу гомер буе йөрәгемне телгәләде. Әрнеп яшәгән елларым шактый булды. Мине хулиган, гаугалы җырчы итеп тә күрсәтергә тырыштылар. Майлап ташласаң да эт яламас, булдыксыз шул кешеләргә хәзер ләгънәт укыйм. Халык алдында суфый, бүре тиресе ябынган сарык булып яшәмәсеннәр әле. Аларның чын йөзе ачылырга тиеш. Мин инсафлы, итагатьле гаиләдә тәрбияләндем. Әти-әнием ак әби һәм ак бабай булып җир йөзеннән китте. Үз гомеремдә чебен дә үтергәнем юк. Беркайчан кешегә начарлык эшләмәдем.

 

Җитәкчеләр куенына кермәвем дә ачуларын чыгаргандыр. Хәзер моңа сөенеп туя алмыйм, югыйсә үз-үземнән җирәнеп яшәр идем. Кызганычка каршы, сәнгать дөньясы тыштан гына ялтырый, эче пычраклык белән тулы.

 

– Китапка ни өчен “Давыл” дип исем кушарга булдыгыз?

 

– Мине гел җил-давыллы диделәр. Әле дә Екатеринбургка баргач, артистлар Хәмдүнә аждаһа дигәннәр. Җил-давылны хәзер күрсәтергә булдым. Китап көзгә дөнья күрәчәк. Элек эштән куарлар, фатир бирмәсләр дип куркып дәшмәдем. Тешемне кысып түздем. Филармониянең элеккеге директоры 12 елга егерме мәртәбә эштән куам дип янады. Шуңа кайгырып атналар буе йоклый алмый идем.

 

– Хәмдүнә апа, фаш ителгән кешеләр үтерер дип курыкмыйсызмы?

 

– Юк. Тәннән җан чыгу үлем түгел, дөньяда тере килеш мәет булып йөрергә язмасын. Беребез дә мәңгелеккә килмәгән, Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәч, бакыйлыкка күчәбез. Кемнең ничек үләсе туганда ук маңгаена языла. Гастрольгә киткәндә өемне һәрвакыт җыештырып калдырам. Юлда үлсәм, бусагамны атлап кергән кеше алдында йөзем кызарырлык булмасын дим.

 

– Фатирыгызга ремонт ясагансыз икән.

 

– Узган елның сентябрендә башлаган ремонт эшләре күптән түгел төгәлләнде. Хәзер җиһазларны гына яңартасы калды.

 

41 яшемә кадәр тулай торакта тордым. Ул иҗатта иң популяр елларым иде. Кешеләр белән аралашканда бер кечкенә бүлмәдә яшәвемне әйткәч, кайберләренең хәтта сөйләшүе үзгәргәне исемдә. Егерме ел элек президентыбыз шушы фатирны бүләк итте. Хезмәт куйган елларым һәм концертларына халык җыя алмаган артистлар белән чагыштырганда, мин күпкә яхшырак йортта яшәргә лаеклы. Бүген зур йортларда көн күргән ыбыр-чыбыр җырчылар янында минеке тавык кетәклеге кадәр генә. Аның каравы күңелем иркен. Өемнән кеше өзелми.

 

– Хәмдүнә апа, кияүгә чыгасы килмиме?

 

– Бер чыгып хур булдым бит инде. Шуннан соң мәңге ир-ат күрмәсәм дә ризамын. Аерылып кайтуыма гарьләнеп, кайгырып, хәтта башым бетләде. Мин ирем дип кабул иткән кеше белән язмышымны бәйләгәнче, ялгызың булуың хәерлерәк. Аңа гашыйк булганда, күңел күзем сукырайган. Югыйсә кешеләрдә беркайчан ялгышмый идем.

 

Менә бала тапмавыма үкенгән чакларым бар анысы. Кечкенә чакта әнкәйгә, өстәл тутырып бала табачакмын, дия идем. Аның: “Ходай бирсә, табарсың”, – дигәне хак булды.

 

– 8 февральдә Казанның филармония концертлар залында юбилей концертыгыз уза икән...

 

– Миңа узган елның маенда 60 яшь тулды. Чирләү сәбәпле, аны билгели алмадым. Хәзер зур дулкынлану белән шул кичәгә әзерләнәм. Соңыннан бу тамашаны Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербургта күрсәтергә уйлыйм.

 

...Хәмдүнә апаның һәр иртәсе тәрәзә төбенә ияләшкән кошларга ашарга бирүдән башлана икән. Кояш баеган вакытта урамда йөрергә яратуын әйтте.

 

– Соңгы елларда Казан шулкадәр матурланды. Әкияттәге кебек шәһәргә сокланмый мөмкин түгел. Шул матурлыкны бер дә ташлап китәсе килми. Эх, беразга гына булса да яшәрәсе иде, – дип сөйләшүгә нокта куйды җырчы.

Эльмира СӘЛАХОВА | 01.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры