Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
УНИВЕРСИАДАГА “БОЙКОТ” — ТАТАРГА ФАЙДАМЫ, ЗЫЯНМЫ?

Узган атнада Франциянең Сорбонна шәһәрендә кабызылган Универсиада ялкыны Владивостокка килеп җитте. Аны зурлап каршы алдылар. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән бергә Русия хөкүмәте вице-премьеры Игорь Шувалов катнашты. Июльдә үтәчәк Универсиада уеннарына әзерлек бер көнгә дә туктап тормый. Ләкин узган атнада кинәт кенә Бөек-британия спортчылары Казанга килмәячәкләре турында хат юллады. АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов: “Бу мин бер ел элек Универсиадага игълан иткән бойкот нәтиҗәсе”, — дип белдерде. Исегездә булса, былтыр Русиянең Дәүләт Думасына сайлаулар зур хәрәмләшү белән узды. Бу җәмгыятьтә зур ризасызлык уятты. Шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда халык урам җыеннарын оештыра башлады, кешеләр кулга алынды. Башкалада да риза булмаучыларга көч куллануга, Русия хакимиятенең кеше хокукларын бозуларына ризасызлык йөзеннән Вил Мирзаянов башка дәүләтләргә Казанда үтәчәк Универсиадада катнашудан баш тартыгыз дип хатлар юллады.

  

“Казадагы ярышларда катнашмаска өндәп, унлап хат җибәрдем”

— Сайлаулар нәтиҗәлә­ре­нә риза булмаган яшьләр­не рөхсәт ителмәгән урам җые­нына чыкканнар дип тотып алып зинданга яптылар, тикшерү уздырдылар. Аларны куркытып, басым ясарга тырыштылар. Шушымы демократия күрсәткече? Казанда гаепсез кешеләрне тоткарлауларны белеп, ишетеп, чит илләргә Универсиа­дада катнашмагыз дип мө­рәҗәгать язарга булдым.

Татарстанда хөкүмәт тарафыннан халыкка каршы террор оештырып, аларны эзәрлекләү башлангач, йө­рәгем түзмәде, Франция, Бө­­екбритания, Германия, Испания, АКШ студент оешмаларына, Дөнья студент оешмаларына бар хәлләрне сөйләп, Казандагы ярышларда катнашмаска өндәп, унлап хат җибәрдем. Әл­бәттә, алар җавап бирмәде. Әмма Британия командасының Казанда уйнамаячагын шу­шы хатларым белән бәй­лим, — ди Вил әфәнде. — Яңа­дан АКШ хөкүмәтенә, конгрессменнарга аерым хатлар җибәрдем. Чөнки АКШның Әсир милләтләр турындагы кануны нигезен­дә, июльдә әсирлектәге мил­ләтләр атналыгы үткәре­лә. Бойкотны хупламасалар, АКШ тарафыннан икейөзлелек булачак (Универсиада исә нәкъ июльдә уза — ред.). Бер яктан, без Идел-Уралда яшәүче татар халкына бәй­сезлеккә ирешергә ярдәм итәргә вәгъдә бирәбез, икенче яктан, Путинның диктатура режимы пропаганда машинасына ярдәм итеп, үзебездәге салым түләүче­ләр хакына анда студентларны җибәрәбез. Бу дөрес түгел, моны, һичшиксез, туктатырга кирәк, дип мөрәҗә­гать иттем. Британиядән соң хәзер чиратта АКШ дип исәп­лим. Ул да бу адымга барса, Көнбатыштагы барлык илләргә ишарә булачак.

Вил Мирзаянов Универсиада Татарстанны, татарны танытырга ярдәм итми дип исәпли. Универсиада дип акчаларны кредитка алу, Мәскәү алдында 76,8 млрд. сумга бурычлы калып дан казанып булмый, ди ул.

— Татарлар урыс дөньясында бервакытта да кол булудан туктамады. Универсиаданың максаты нәрсәдә? Күп­ләп бай туристларны китертеп акча җыюдамы яки Татарстанны чит ил кеше­ләренә Ру­сиянең бәхетле һәм уңышлы провинциясе итеп күрсә­тү­дә­ме? Төп максат — соңгысы, — диде “И.М.”­­га га­лим. — Президент Барак Оба­мага, бу Универсиада та­тарга басым көчәй­тел­гән, мө­селманнарга карата даими террор барган чакта берничек тә файдалы түгел, дип яздым. Аның файдасы Путин арбасына утырып, аның җы­рын җырлаучы Казан колониаль администрациясенә генә тия, ә алар татарга тө­кереп бирә.

Әйе, Татарстан — колония. Путинга һәм аның империясенә дөньякүләм бойкот кирәк. Бары тик шул рә­вешле генә Русиянең кече мил­ләтләргә карата агрессиясен киметеп була.

Вил Мирзаяновны тыңлапмы-юкмы, ләкин Бөек­бри­тания командасы 2011 елда Кытайда үткән Универсиадада уңышлы чыгыш ясаган булса да, спортчы студентларын Казанга җи­бәрүдән баш тартты. Моны алар студентларның быел 18 яшькә тиклеләрнең дөнья беренчелегендә, 20 яшькә хәт­леләрнең Европа беренчелегендә һәм 23 яшькә кадәргеләрнең Европа беренчелегендә катнашулары бе­лән аңлата.

 

“Универсиада Казанның данын, исемен күтәрер өчен яхшы этәргеч”

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, бу безнең өчен тискәре күренеш, Казан, Татарстанны яхшы яктан күрсәтүдә барлык мөм­кинлекләрне кулланырга кирәк, дип саный.

— Бойкот ясап, нәрсәгә ирешәбез? Татарларны булдыксыз милләт дип күрсә­тик­ме? Болай да Мәскәү матбугаты безне булдыксыз республика итеп күрсәтергә тели, гел тискәре вакыйганы күпертеп яза, Универсиа­даны уздыра алмаячаклар дип вәсвәсә тарата. Башка ил кешеләре Татарстан, татарлар белән танышса, начармы? Ник халыкны алдан куркытырга, биредә кеше­ләрне эзәрлеклиләр дип коткы салырга? Яхшы, позитив реклама булсын иде! Бойкот игълан итеп Мәскәү­не түгел, үзебезне начар яктан күр­сәтәбез. Күсәкнең ба­шы бит безгә төшә. Үзебезгә үзебез аяк чалабыз, — ди Рафаэль әфәнде. — Универсиада әллә ни зур чара түгел, ник аны бездә уздыралар, ак­ча әрәм итү дигән сүзләр бар. Ләкин ничек ке­нә булмасын, Универсиада Казанның данын, исемен күтәрер өчен яхшы этәргеч! Татар белән кызыксына башлаячаклар. Сез карагыз, быел кышкы ялларда башкалада ажиотаж булган, бер генә кунакханәдә дә буш урын калмаган. Казанны кү­рергә килү­че туристлар шулкадәр күбәер дип 20 ел элек күз алдына да китерү авыр иде!

Казанның меңьеллыгы вакытында да каршы тө­шү­че­ләр булды, күпме бурычка батабыз дип тән­кыйть­ләделәр. Ә нәтиҗәдә дәрә­җәсе ничек үсте аның! 

Үзебезне колония дибез, ләкин Татарстанга чит ил башлыклары килә, безнең җитәкчене, мәсәлән, Төркия, гаскәрләрен тезеп бастырып, зурлап каршы алды бит! Андый дәрәҗәдәге җи­тәк­челәр колониягә йөрми. Әйе, зур салымнар түлибез, лә­кин шул ук вакытта республика төрлечә ул акчаларны кире кайтаруга ирешә бит.

 

“Милләт кайгысы өстендә бәйрәм ясамагыз, әфәнделәр!”

Вил Мирзаяновның бойкотын Фәүзия Бәйрәмова да хуплап, аңа кушылды, гәрчә Казан 2013 елда Универсиада башкаласы дип игълан ителгәч, ул бик куанган иде. Кискен рәвештә фикере үз­гәрүен Татарстандагы мө­сел­маннарны эзәрлекли башлаулары белән бәйле дип аңлатты.

— Универсиада Казанда үтә, дигән хәбәрне ишеткәч, күп кенә татарлар кебек, мин дә башта сөенгән идем... Татарстанны, татарны дөньяга танытырга бер сәбәп булыр дип уйладым. Әмма шул ук вакытта кү­ңелдә борчу да туды, чөнки Казанның меңьеллыгын уздырганда Татарстанда нинди хәлләр булганлыгын яхшы хәтерлим. Ул чакта шартлаулар оештырырга теләгәннәр дип, дис­тәләгән мөселман татарын кулга алдылар, хөкем итте­ләр, аларның кайберләре әле һаман бер гаепсезгә төр­­­мәдә газап чигә, — диде ул. — Универсиадага бер ел кала, узган җәй Казанда үтерү-шарт­латулар оештырдылар да, аны мөселман татарларына сылтап куйдылар һәм аларга каршы “ау” башланды...  Моны махсус ор­ганнарның Универсиадага әзерләнә башлаулары дип уй­лыйм, алар шулай итеп шә­һәрне үзләре өчен “шикле кешеләрдән” арындыралар, хакимият колы булмаган мөселман татарларыннан “чистарталар”.

Бүген-иртәгә милли республикалар бетерелергә торганда, милли мәктәпләр Русия законнары белән буылганда, татар халкына, аның теленә, диненә, яшәешенә каршы стратегияләр кабул ителгәндә, милләтебезгә Мәскәү тарафыннан тиңе булмаган һөҗүм барганда, берни булмагандай җырлап-биеп Универсиадалар уздырып яту — ул җинаять! Йө­рәкләрен май баскан татар түрәләренә һәм күз­лә­рен кан баскан Мәскәү түрә­ләренә безнең җавабыбыз — милләт кайгысы өстендә бәйрәм ясамагыз, әфән­де­ләр!

Универсиада һәм Олимпиадалар уздыру халыкара хокукый һәм әхлакый нормаларга туры килми.

 

“Кунаклар килгәндә өйдә ызгыш булудан да начар күренеш юк”

— Универсиаданы уздырырга дигән карарга килен­гән икән, хәзер аңа бойкот ясаудан файда юк, бердәмлекне саклау яклымын, — ди Татарстанның Халыклар Дус­лыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. — Кунаклар кил­гәндә өйдә ызгыш булудан да начар күренеш юк. Казан кунакларны якты йөз белән каршы алырга тиеш дип саныйм. Универсиаданы лаеклы уздыра алсак, тагын да амбициоз проектларга алынып, тормышка ашырырга мөм­кин­лек туачак, тәҗри­бә туплыйк! Аны үз файдабызга борып та үткәреп бу­ла бит.

Гел генә Мәскәүне дошман итеп күрсәтү дә ки­рәк­ми­дер. Урыслар: “Политика — это искусство возможностей”, — ди. Татарстан булган шартлардан чыгып мөм­кинлекләрдән файдалана. Мин үзем бердәм булганда көчлебез дигәнгә ышанам. Бу очракта да әлеге зур чараны бердәм булып лаеклы уздыруга өндәр идем.

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 05.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры