Пәнҗешәмбе 12 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
ХӘЕРЧЕ ИРНЕҢ ХАТЫНЫ БУЛГАНЧЫ, БАЙНЫҢ СӨЯРКӘСЕ БУЛЫР ИДЕМ!

Мин авылда яшәүче гади татар хатыны. Әле кайчан гына өйләнешеп тормыш корып җибәргән идек, инде 22 ел вакыт узып та киткән. Кем өчендер бу, бәлки, әллә ни озак кебек тә тоелмас. Холкым буенча мин узган елга гына түгел, үткән көнгә дә азмы-күпме нәтиҗә чыгарып, иртәгәсе эшләрне барлап, планлаштырып куя торган кеше. Гаилә тормышында узган әлеге 22 елыма борылып карыйм да, үкереп елыйсылар килә. Гомернең яртысы диярлек үткән, ә искә төшерердәй, менә ичмасам дип тотып карардай нәрсә бар соң безнең?

Шушы еллар эчендә ирем белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек, күпме михнәт чигеп, сәламәтлек югалтып йорт салып чыктык, үзебезгә җитәрлек кенә яшелчә бакчасы, иске генә “тугызлы” машинасы, сыер һәм тавыклардан кала берни юк бит. Хатымны укучылар мине булдыксызлыкта гаепләргә ашыкмасыннар! Мин гап-гади хатын-кыз. Эчмим, хуҗалыкны көчем килгәнчә алып барам, тәмле пешерәм, йортны кершән чисталыгында тотам. Шуңа да аш, төрле туй мәҗлесләренә әзерләшергә йөреп кенә торам. Гаилә тормышында, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләргә ирсез кыен, дип фикерләүчеләр бихисап. Ярый ла ул ир дигәнең син 22 ел элек белгән, яраткан, синең өчен күрше авыл егетләре белән сугышып диярлек беткән баһадир булса. Кызганычка каршы, күпчелек ир-ат бигрәкләр дә җебеде бит хәзер. Кем белә, бәлки, аларның булдыксызлыгында дәүләт, эшсезлек, гөрләп торган колхозлар, район җирлегендәге оешмаларның бетүен дә сәбәп итеп буладыр. Әмма миңа аннан җиңел түгел бит. Ярый, эшсезлек тә булсын, ди. Әмма гаилә, йорт-җирне, балаларны кая куясың? Дөньяны ничек тә алып барырга кирәк бит.

Бөтен кеше дә бертигез булса, бәлки, юклык ул хәтле үк күзгә ташланмас иде. Әмма арада менә дигән ирләр бар! Заманында минеке белән эшләп йөргән авылдашыбыз Рүзәлне генә алыйк. Эшсез калдым дип еллар буе бер сүз сөйләп йөрмәде ул. Үзебезнең авылдан 35 чакрым ераклыктагы икенче бер зур салада үзенә ярыйсы гына эш тапты. Банктан ссуда алып булса да, бөтен кирәкле инструмент, эретеп ябыштыру аппараты алдылар да, хәзер буш көннәрендә улы белән капкалар ясап йөриләр. Исерек, ялкау ирләр күп булган кебек, тырышлары да байтак бит аның. Ил буенча эшсезлек дип авылда хатын-кызларның ничәсе генә өйдә ята икән? Алар бармак белән генә санарлык. Анда да кайсы бияләй, кайсы оекбаш бәйләп сата. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз чынбарлыкка тизрәк җайлаша. Җил-давылда, эссе кояш астында ул күрше авылга идән юарга булса да бара, артык бер түтәл кишер-суган чәчеп, соңрак шуны сатып, күпме булса да акча кертә. Акмаса да тамар дип, шушы салкын кышкы иртәләрдә, чиләкләремне күтәреп, урам башына сөт тапшырырга да үзем чыгып басам. Заманында мине бәхетле итәм дип кияүгә алган иремнең бөтен куанычы хәзер бер шешә. Дөрес, башка шуның ише авылдашларыма караганда миңа рәхәтрәк әле. Чөнки иремнең холкы тыныч. Айнык килеш тә тавышланмый, ә исерсә, бөтенләй юк дип исәпләргә була аны. Ләкин мондый тормыш теләмәгән идем бит!

Еш кына булганына шөкер итәргә, иртән торгач, кояшның яктылыгына, кул-аякларның сәламәт булуына сөенергә кирәк дигән сүзләр ишетәм. Килешәм! Әмма гомер буе алай гына да булмый бит! Кояшның яктылыгы, нурларның җылылыгы белән генә, кызганычка каршы, ай саен артып килеп торган электр энергиясенә дә, газга да түләп булмый.

Танышларым арасында төрле хатыннар бар. Аларның кайсы ирле, кайсы аерылышкан, кайсыныкы вакытсыз үлеп киткән. Яшерен-батырын түгел, арада кайберләре кемнәрнеңдер сөяркәләре. Әле берничә ел элек кенә аларны гаепләсәм, җүнсезләр, гаилә бозып ятучылар дип уйласам, хәзер фикерем үзгәрде. Дөньяны алып барырга тормышны мөмкин кадәр җиңеләйтәсе, балаларга да булдыра алганча ярдәм итәсе, укытасы, чит илләргә җибәрәсе килә. Ирең боларның яртысын да булдыра алмаганда, башкалардан нинди дә булса ярдәм бар икән, ник хатын-кызны гаепләргә? Бу очракта ир-ат гаепле бит! Ул гаиләсен җитеш тормышта яшәтергә тиешле зат! Чарасызлыктан, хәерче хатыны булып яшәгәнче, бай ирнең сөяркәсе булыр идем, дим. Еллар дәвамындагы юклык икенче төрле уйларга мәҗбүр итә икән ул.

Аның каравы мин белгән бар сөяркәләрнең дә тормышы җайга салынган. Сөяркәләрне законлы хатынга караганда икеләтә ныграк яраталар, аларга бүләкләр бирәләр, тормышта килеп чыккан вак-төяк мәсьәләләрен хәл итәләр һәм, ниһаять, алар бергә ял итәргә китәләр. Боларның берсен дә кемнәндер ишетеп түгел, ә үзем күреп, тор­мыштагы күзәтү­ләремнән чыгып язам. Йә, 20 ел бергә ир белән яшәгән кайсы хатын 8 март яисә Яңа ел бәйрәме уңаеннан дип ясалган бүләк яки бергәләшеп кая да булса барып ял иттек дип мактана ала? Арада бар андыйлар, әмма бик аз. Бигрәк тә район-авыл җирендә яшәүчеләр арасында. Ә сөяркә хатын, ничә яшьтә генә булуына карамастан, беркайчан бүләксез калмый. Тормыш мәшәкатенең күбесеннән азат булгач, алар безнең ише хәерчеләргә караганда чибәррәк тә булалар. Ничек кенә булмасын, хатын-кызның матурлыгы күзне иркәли бит ул. Аңа һаман карыйсы килеп тора.

Укучылар арасында мине тәнкыйтьләүчеләр, бозыклыкка өйрәтә, диючеләр дә булыр. Һәм һәркем үзенчә хаклы, әлбәттә. Шулай да, арада мине аңлаучылар, язганнарым белән килешүчеләр дә булыр дип уйлыйм.

 

Д.Бунтуков фотосы 

Сәлимә | 15.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры