Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КӨНГӘ 6-7 ТӘРӘЗӘ ЯСЫЙБЫЗ”

Вадим Захаров җырчы булудан тыш бик уңган фермер, эшмәкәр дә әле. Ике ел элек авылдашы, якын дусты Игорь Елисеев белән бергәләшеп пластик тәрәзәләр ясау цехы ачып җибәргәннәр. — Бер тапкыр да пластик тәрәзә ясап караган кеше түгел идем. Башыңа төшкәч, өйрәнәсең икән. Баштагы мәлләрдә җиңелләрдән булмады. Әле сыздым, әле боздым... Хаталар чыгып кына торды. Хәзер исә тиз һәм җайлы ясыйм. Теләк кенә кирәк, барысына да төшенеп була. Әти-әни дә: “Башлап карагыз. Игорь булдыра торган егет. Монысында уңмасагыз, башкасына алынырсыз. Сез яшьләр әле”, — дип канатландырды, — ди Вадим.

 

 

“Табышсыз эш түгел, диделәр”

Җырчы халкы бай яши, дигәнне еш ишетергә туры ки­лә. Кем ничектер инде. Ар­тист халкының да күбесе өс­тәмә эш тотарга мәҗ­бүр. Сәх­­нәгә генә ябышып ятып булмый, күрәсең. Бе­рәү­ләр ягулык салу станциясе, икен­челәре чәчтараш то­та, кайсы кибет ача, пекарня...

— Җырлап йөреп кенә булмый, — ди Вадим Захаров та. — Анысы күбрәк кү­ңел өчен. Җырчылар җитәр­лек. Көн саен концерт куеп тора­лар. Аны оештыру чыгымлы. Залны арендалау турында әй­тәсе дә юк. Өстәмә эш бул­дыру хакында күптән уйлана идем. Нәрсәгә алынырга белмәдем. Дустым Игорь бе­лән дә күп сөй­ләш­тек. Кук­ма­ра якларында плас­тик тәрәзә­ләр цехы тотучы егет­ләр бар. Яхшы гына эш­­ләп килә­ләр. Алардан со­раштык. Табышсыз эш тү­гел, эшләр­гә була, диделәр. Ниятләп ка­рыйсы иттек. Хәзер үзем генә түгел бит. Гаиләне дә карыйсы. Ха­тыным Лариса әлегә декрет ялында.

Ә Игорь исә буйдак егет. Ул авылда төпләнеп калган. Быел өйләнергә исәбе бар икән. Вадимның әтисе Борис абый кебек, Игорь да фермер. 50 гектарга якын җире бар икән. Кул астында техникасы да җитәрлек. Ком­байны да үзенеке. Пе­чән, ашлык сата.

— Дустым бер урында уты­ра торганнардан түгел. Ты­рышның тырышы. Кемне генә алса да, бәхетле итәчәк. Акча таба бе­лә торган егет ул. Пластик тәрәзәләр эшләү идеясен дә шундук күтәреп ал­ды. Кулыннан килә. Цехта бү­лешеп эшлибез, икәү бер эш­кә ябышмыйбыз, — ди Вадим.

Эшне Вадим исеменә рәс­миләштергәннәр. Ул бизнес-план төзеп, дәүләттән 58 800 сум ярдәм алган.

— Документ эше әллә ни чи­тен булмады. Бина таба ал­мый аптырадык. Эзли торгач, авылдагы иске, кеше яшә­мәгән буш йортта эш­ләр­гә булдык. Бер елдан соң, Игорь белән аның өе янә­шәсенә кирпечтән кечерәк кенә цех ясап куйдык. Миңа да бирегә килеп йө­рергә ерак түгел. Игорь бе­лән бер урамда яшибез, — ди Вадим.

 

 “Бер тәрәзә 6800 сум тора”

Эшләгән кешегә ярдәм итү­­­челәр дә табыла. Авылдашлары Юрий абый Марышев егетләрнең шактый акчасын янга калдырган. Бер­ничә станок ясап бүләк ит­кән. 

— Юрий абый бик оста. Ул да фермер. Нәрсәгә тотына, шуны җайлы гына баш­карып чыга. Безгә эретеп ябыштыручы, фреза урнаштыра торган станокларны бушлай эшләп бирде. Ал­ла боерса, буш калдырмабыз. Пластик тәрәзәләр ясап булса да бүләк итәрбез. Юрий абый шактый эшне җиңеләйтте. “Бу станокларны кайдан алдыгыз?” — дип күпләр сорый. Кайберләре, аны якын­­нан бел­мәгәннәр, шулай ос­та ясаганына ышанмый да, — ди Вадим.

Нигездә, Вадим белән Игорь икәү эшлиләр. Заказлар күбәеп киткәндә дуслары Сергей булыша икән. Башта тә­рәзә ясар өчен егетләр ял­ла­ган булганнар. Әмма бө­тен җир­дә күз-колак булу ки­­рәк шул. Егетләр бик үк ышанычлы булып чыкмаган.

— Мин концертлар белән йөрим. Игорьның да эшләре җитәрлек. Кайбер егет­ләр алдады. Безнең юклыктан файдаланып, үз якларын кайгыртканнар. Болай булмый дип, үзебез эш­ләргә алындык. Бераз гына бушадыммы, авылга кайтам. Тә­рәзәләрне үзебез ясыйбыз, илтәбез, куеп та бирәбез. Шу­ның өчен махсус “каблук” машина сатып алдык. Әк­ренләп эшне җайга сала барабыз, — ди Вадим. 

Эш башлаган мәлләрен ул хәзер елмаеп искә ала.

— Миннән дә тәрәзә ясау­чы чыкты бит. Элек әтигә өй тирәсендә генә тәрәзә ясау эшләрендә булышкан бар иде. Хәзер тәмам ос­тар­дым. Тәрәзә ясау берни тормый. Пластикны кисеп, почмакларын туры китереп, махсус үтүк белән эретеп ябыштырабыз. Һәр эшнең үз җае бар, — ди Вадим.  

— Көнгә, бик тырышсак, 6-7 тәрәзә ясый алабыз, — дип сүзгә кушылды Игорь. — Вадим гади, аның белән эш­лә­ве җайлы. Моңланып җыр­­лап та ала. “Радио функ­ция­сен дә үтисең әле”, — дим, көлеп. Үзебезгә артык зыян китермибез. Кышын вакыт ягы иркенрәк. Язын, чәчү башлангач, кысылабыз ин­де. Ул ва­кытта заказлар да бер­мә-бер арта.

Заказлар дигәннән, егет­ләр бернинди реклама бир­мәгән. Бер җиргә куеп кай­талар, инде икенче көн­не үк шул яклардан заказлар килә башлый икән. “Чыбыксыз телефон үзе реклама ясый”, — ди Игорь.

— Эш ачканда беренче булып үзебезнең аш бүлмә­сенә ясадык. Заказлар шул вакытта ук башланды. Бүленергә туры килде. Башка бүл­мә­ләрдә элеккеге тәрә­зә­ләр калды. Үзебезнекенә кул тими әле. Итекченең итеге юк, диләр бит. Бездә дә шун­дыйрак хәлләр, — ди Вадим. 

Кукмара, Теләче, Саба ра­й­оннары авылларына гы­на түгел, Казанга, башкала тирәсендәге бистә­ләр­гә дә тәрәзә ку­еп кайтканнар. Әле күптән тү­гел Казанда ике коттеджга ясаганнар.

Бәяләргә килгәндә, 120x­140 үлчәмле уртасыннан бү­леп эшләнгән тәрәзә москит челтәре белән 6700-6800 сумга төшә. Илтеп кую да шу­шы бәягә кергән. Егет­­ләр әйтү­енчә, Казан, Сабада ясалган тәрәзә­ләр­дән шактый арзанга чыга. Елга 18 мең сум салым тү­ли­ләр. “Бу безнең өчен 2-3 тәрәзә ин­де. Җиңмәслек түгел”, — ди Вадим.

 

“20 % табыш кала”

Егетләр әйтүенчә, эшлә­гән акчаның күп өлеше материалга китә. Аны Казаннан алып кайталар. Пыяланы күпләп алалар икән. 2,5х2 метр озынлыктагы пыяла бер капта 50 данә була. Кышын алганда ул 37 мең сумга төшә. Җәен исә 45 мең сумга сатыла. Пластик рам­ның буе 6,5 метрлы. Анысын 80 мең сумлык ал­саң, бушка кайтарып бирә­ләр икән.

— Саклар урын булса, кыштан күпләп алып кую отышлы. Җәен төзелеш гөр­ләгәч, материалларның хакын бермә-бер арттыралар, — ди егетләр.   

Егетләр эш ачканда җыйган бурычларын бетергән­нәр. Әйтүләренчә, бөтен чыгымны санаганнан соң, үзлә­ренә 20 % табыш кала икән.

— Ярап куя. Заказлар кү­бәйсә, төнлә дә эшлибез. Пластикның кискәннән калган калдыкларын да әрәм итмибез. Аны зур капчыкларга тутырып, җыеп куя­быз. Елга бер тапкыр килеп алып китәләр. Бер килограммы өчен 23 сум түли­ләр. Чүпкә киткәнче, анысы да ярый. Ел буена ул кисәк­ләр шактый җыела, — ди Вадим. 

— Җәен егетләр печән ча­ба, кырдан кайтып керми­ләр. Ел әйләнәсе ял юк үз­ләренә, — дип сүзгә кушылды Вадимның әтисе Бо­рис абый. — 16 га җиребез бар. Бездә берара анархия булып алды бит. Хуҗа булмыйча торды, колхозны икенчегә кушарга ди­гән карарга килделәр. Шул арада авылыбызда күп­ләр мөм­кин­лектән файдаланып, пай җирләрен үзләш­терде. Әле ярый шуңа ирешеп калдык. Югыйсә мәңге күрәсе юк иде. Ашлык үстереп сатабыз. Көндә­лек­кә ярап куя. Техникабыз бар. Бер-беребез белән алмашып эш­либез.  

Пчеловодта күпләр җир белән мәшгуль. Яшьләр дә авылда кала. Үз эшен булдыручылар җитәрлек. Авылның урыны да җайлы, трассадан ерак түгел.

Гомумән, Пчеловод тө­зек, матур авыл. Керәшен кар­дәшләр үзара дус булып, бер-берсенә ярдәмлә­шеп яшиләр. Кар-бураннар да проб­лема тудырмый. Авыл егетләренең кү­бесендә трак­­тор бар. Бер-берсен кө­теп ятмыйча, юлларны шундук чистартып куя­лар икән. Ямьле авылның ямен клуб кына җибәреп тора. Бик иске би­на ул. Клуб дип һич уйла­мас­сың. “Каравыл өе дә андый түгел”, — дип уңайсызлана Пчеловод халкы. Бәлки, район җитәкчелеге ярдәм күрсәтсә, авылның тырыш, эш­мәкәр егетләре киләчәктә аңа да сулыш өрер әле. 

Захаровлар йорты

 

Сергей, Вадим, Игорь

 

Цех

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 15.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры