Шимбә 16 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
"ОЛЫГАЙГАН САЕН МӘХӘББӘТ КӨЧӘ ГЕНӘ БАРА"

Кабат Гашыйклар көне якынлаша. Бу бәйрәмне күбрәк яшь-җилкенчәк көтеп аладыр. Бер-берсен яраткан парлар, якын дуслар, мәхәббәт-хөрмәт белдереп, открыткалар, бүләкләр бирешә. Әмма сөю, ярату яшькә карамый бит ул. “Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көннәрдә дә”, дип юкка гына җырламыйлардыр. Тормыш мәшәкатьләре басса да, мәхәббәтне саклап кала белүче¬ләр, үрнәк гаиләләр арабызда җитәрлек. Ә сез бер-берегезгә “яратам” дип еш әйтәсезме? Сөйгәнегезгә мәхәббәтне ничек белдерәсез?

 


Әлфинур ХИСАМИ, “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы (“ТНВ”):

— Ирем Зәйтүн тыйнаграк. Артык хискә бирелеп утыра торган ир-ат түгел. Шулай да, кайчак: “Дәү әнисен яратам бит мин!” — дип әйтеп куйгалый, — ди “ТНВ”да “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Әл­финур ХИСАМИ. — Бер-беребезгә ешрак “ахир” дип дәшә­без. Бу яшьтән шулай га­дәткә кереп калды. Моннан тыш ул миңа “әни” ди, мин исә “дәү әтисе” дип әйт­кәлим.  Зәйтүн белән бергә укыдык, бергә эшлибез, өйдә дә гел бергә. Янымда аннан башка ир-атны күзалдына да китерә алмыйм. Мәхәб­бәт сүрелми, киресенчә, олыгайган саен арта гы­на икән ул. Яшь өстәлгән саен бер-береңне югалту төшенчәсенең нинди авыр тойгы, хәсрәт булуын аңлый барасың. Иремә үземнән дә артыграк ышанам.

Гашыйклар көнен, олы яшьтә булсак та, игътибарсыз калдырмыйбыз. Кызык өчен, ул көнне йөрәк формасындагы йөземле печеньелар пешерәм. Балаларны чакырып, бергә чәй эчәбез, котлау сүзләре җиткерәбез. Күч­тәнәч итеп эшкә дә алып барам. Яшь, чибәр кызлар арасында эшләгәч, бу бәй­рәм­нән берничек тә читтә кала алмыйм. Яшәсен мәхәббәт! Ул көч, илһам бирә.

 

 

 

 

 

 Азат ХӨСӘЕНОВ, композитор:

— Өйдә дә студиям булгач, мин гел эш белән мәш­гуль. Кабинетыма бикләнәм дә, сәгатьләр буе иҗат итәм. Кайчак хатыныма игътибар азрак тиядер дип тә уйлыйм. Шулвакыт бөтен эшне читкә куям да уйга чумам. “Әгәр бу кеше янымда булмаса, нишләр идем икән?!” — дим. Шундук куркыныч булып китә. Гел янда булганда сөйгәннәребезнең кадерен белеп тә бетермибез. Хөрмәт итәргә, яратырга кирәк.

“Яратам” сүзен бер-беребезгә әйтеп тормыйбыз. Тормыш мәшәкатьләре хисләрне арткарак күчерә. Әм­ма аңа карап кына мәхәббәт сүрелми. Наиләмне бик яратам. Сүз генә барын да хәл итми бит. Ул беренче чиратта гамәлләрдән күренә. Мин, гомумән, артык тәмле телләнеп, төчеләнеп тора торган кеше түгел. Ба­лачактан кырыс тәрбия алдык, шундый режимда үстек. Аннан авыл малае мин, тыйнаграк. Хатыныма “Наиләм” дип эндәшәм. Ул миңа “Азат” ди. Телефонымда хатыным шалтыратканда “Сылукай” җыры яң­гырый. Шундый кечкенә генә күренешләр дә яратуны күрсәтә инде.

Ә менә улым Нияз шәһәр егете булып, икенче тәр­бия алып үсте. Ул безнең кебек артык тыйнак түгел. Хатынына минут саен “Матурым” дип тора. Бу гамәлен хуплыйм. “Миннән булмады, улым, афәрин!” — дим, аны куәтләп.  

 

 

 

Зөлфия ВӘЛИЕВА, “Зө-ләй-лә” триосы җырчысы:

— Торган саен Тәлгатемне дө­рес сайлаганмын икән дигән ышаныч арта гына бара. Бер-беребезне яратабыз. Мәхәббәт сү­релми ул. Өйдә, гадәттә, Тәл­гать — миңа, мин аңа “Җимеш” дип дәшәбез. Кешеләр янында кайчак “Зөлфия” дип әйтә. Ия­ләшмәгән, аннан исемемне ише­тү колакка сәеррәк тоела. Ә телефонына ул мине “Люблюнчик” дип кертте.

Изге Вәли бәйрәме күбрәк яшүс­мерләр өчен. Ул көнне Динарабыз мәктәптән йөрәк формасындагы шоколад, сабын, открыткалар җыеп кайта. Аларга кызык. Яшьләре шундый. Әмма без дә алардан калышмыйбыз. Тәл­гать ел саен кечкенә генә булса да сюрприз ясый. Аның игъ­тибарын, мәхәббәтен гел то­еп торам. “Яратам!” дип әйтергә дә саранланмый. Еш ишетү рә­хәт!

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 15.02.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры