Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ҖЫРЛАРНЫ ТӨШТӘ КҮРӘМ!”

Әңгәмәдәшең белән ике минут эчендә бер дулкынга эләгә алмасаң, сөйләшүне дәвам итеп торуның мәгънәсе юк, диләр. Ә без популяр композитор Марсель абый ИВАНОВ белән, мөгаен, аралашуның икенче секундында ук бер дулкында булганбыздыр. Бик ачык ул, иренмичә, рәхәтләнеп сөйләшә. Бары талантлы кешеләр белән генә аралашу шулкадәр кызыклы була ала.

  

 

“Бер бабам — Шакир, икенчесе — Гөргөри”

— Көй ничек туа ул, Марсель абый?

— Мин башта җыр өчен текст табарга тиеш. Әллә нин­ди матур, көчле шигырь­ләр бар, әмма алар кайчак көйгә ятмый. Җыр тексты үзенчәлекле нәрсә бит ул. Әгәр күңелгә ятышлы шигырь тапсам, темасы бө­тенләй мөһим түгел! Кайчак сүзләрне бер укуда көй туа, ә кайбер текстлар елдан ар­тык өстәл өстендә ятканнан соң гына җырга әйлә­нер­гә мөмкин. Рәсим Низамов репертуарындагы “Багалмам” җыры нәкъ шулай булды. Җыр, күрәсең, үз вакыты җит­ми тумый торгандыр. Ан­нары бит аларның язмышы да төрлечә, берсе тиз языла, халыкка да тиз барып җи­тә, ә кайсыларының кү­ңел­ләргә юлы бик урау.

— Ул илһам дигәннәренең гел төнлә килә торган гадәте бар. Шагыйрьләр үз яннарында һәрчак блокнот-каләмен йөртә, ә сезнең кү­ңелегезгә кинәт кил­гән көйләр буламы?

— Әлбәттә! Әмма шагыйрьләргә шигырь язу өчен каләм  белән кәгазь генә ки­рәк, алар йокы аралаш та фикерләрен язып куя ала. Ә мин бит көйләрне инструмент белән язам, баян ко­чак­лап ята алмыйм ич инде (рәхәтләнеп көлешәбез — Э.Җ.) Төшемә бик күп шәп җырлар керә, әмма уянуга берсен дә исемә төшерә алмыйм.

— Көйләр күбрәк баян белән языламы?

— Баян белән дә, синтезатор белән дә язам, әмма татар халкының җанына гармун моңы якынрак шул.

— Җыр-моңга сәләт балачактан киләме, Марсель абый?

— Безнең нәселдә җырга битараф кеше юк та ул! Нә­селебез бик үзенчәлекле: әтием — Арсентий, әнием — Хәдичә, бер бабам — Шакир, икенчесе — Гөргөри. Бабам да, әтием дә гармунда уйныйлар иде. Мин үзем дә кечкенәдән баянда сыздырдым. Ике туган сеңелләрем консерватория бетерде. Туганыбыз Рәгъде Фатыйхович Халитов исеме дә күп­ләргә таныштыр.

Ә көй язуга килгәндә, анысына укыган елларда ук танышып киткән дустым Зө­фәр Хәйретдиновның йогынтысы зур булгандыр. Ул башта көйләр яза башлады, шуннан мин дә текстлар бе­лән кызыксындым. Бе­рен­че җырымның текстын да  Зө­фәр табып бирде. Наил Касыймов сүзлә­ренә язылган “Тәкыя үрдем” дип аталган тәүге җырымны Венера Ганиева башкарды. Шуннан ныклап текстлар белән кызыксына башладым, кая гы­на барсам да, иң беренче китап кибетенә сугылуны гадәткә керттем. Бервакыт Уфада Илсөяр Иксанованың шигырьләр җыентыгы кулыма килеп эләкте, шунда Зө­фәр Билалов башкаруындагы “Китмә миннән” җыры ту­ды. Бер яза башлагач, инде туктап булмады.

 

“Миннән дә шук бала юк иде”

— Ә балачакны искә тө­шерсәк...    

— Миннән дә шук бала юк иде. Авыл мәктәбендә 3 кенә класс. Аннары инде без Мин­зәләдә интернатта торып укыдык. Сыйныфтагы бөтен этлек миннән башлана иде. Берсендә бөтен классны котыртып, дәрестән качып, кинога киттек. Интернаттагы мендәр сугышлары вакытында шайтан туе бер якта тора иде! Әнием укытучы булгач, мине гел “Син бит укытучы баласы!” дип сүк­теләр. Янәсе, укытучы баласы тәртиплерәк булырга тиештер инде. Әмма шуклыкларым өчен әнинең беркайчан орышканын хә­тер­ләмим. Аның иң каты әйт­кән сүзе “Әтиең нәр­сә әйтер?!” була торган иде. Гомере буе умартачы булып эшләгән әти, гомумән, беркайчан балаларына тавыш күтәрмәде. Шулай да, 9 нчы сыйныфта тәмәке тартканны белгәч, бик җитди сөйләште, үтәр­лек итеп әйт­те-әйтүен...

— Ярым керәшен, ярым татар малае нишләп Казанга киләсе итте?

— Анысы бер очраклылык кы­на. Кая укырга барырга белми йөргән чак иде, күңел Казанга, Мәскәүгә, хәтта Питерга да ашкына. Әмма Мин­зәләдән самолетлар  Казанга гына оча. Килеп төштем башкалага, әгәр Мәскәүгә самолетка билетлар булса, шул ук көнне очармын дип ниятләгән идем. Бә­хеткә, билет булмады. Язмыш мине шулай итеп Казан консерваториясенә ки­терде. Моңа һич үкенмәдем, I курстан ук популяр җырчылар арасында идем. Җыр-сәнгать дөньясына кереп китү бик җиңел булды. Мәс­кәүдә укып кайткан, татар иҗаты белән таныш булмаган композиторларга Казанда бер дә җиңел түгел дип беләм.

— Балачактан нинди сыйфатлар әле дә булса сакланып калган? Үзегез балаларыгызның шуклыкларына ничегрәк карый идегез?

— Балачактан килгән үҗәтлек әле дә шул килеш! Башка берәр ният килсә, инде аның барып чыгарына бер өмет калмаганда да, ышанычымны югалтмыйм. Һәм ни хикмәт, барыбер уйлаганымны азагына җиткерәм. Бик оптимист кеше мин. Балаларга исә бервакытта да кул белән дә, сүз белән дә каты бәрелгәнем булмады. Аларны әрләп торасы да юк иде, икесе дә шулкадәр акыллы булды, үзем дә аптырый идем хәт­та. Әниләренең бик юаш булмавы нәтиҗәседер инде (көлә). Икесе дә югары белем алдылар. Кызымның күптән түгел никахы булды, җәй айларында туй көтәбез инде.

 

“Эшлекле хатын белән яшәве җиңел!”

— Юаш булмаган хатыныгыз белән кайда таныштыгыз?

— “Каз канаты” бию ансамбленә эшкә кергән идем, Лилия шунда биюче. Башкалардан аермалы буларак, бик тыйнак, тотнаклы авыл кызы булуы белән үзенә җә­леп итте. Бүген телевиде­ние­дә “ТНВ-Планета” программалар дирекциясе директоры. Иртән чыгып китә, кич кайта. Ул яктан бик җи­ңел миңа эшлекле хатын белән гомер итү, мөнәсә­бәт­ләр ачыклап торырга аның һич вакыты юк! (Көлә.)

— Димәк, иҗат өчен ту­лы ирек?

— Көй язарга кеше өйдә юк чакта утырырга тырышам. Чөнки күңелгә илһам ки­леп, бер үзенчәлеген эләк­тереп алдым дигәндә генә бүлмәгә берәрсе керсә, уйлар чуала, ә инде аннары югалган фикерне кире эзләп табармын димә.

— Җырларыгыз җырчыларга ничек барып җитә?

— Аларның тавышына махсус язам. Җырлау манераларын, тавыш мөмкинлекләрен бик яхшы чамалыйм.  Рәсимгә язган җырны һич тә Хәния Фәрхи башкара алмый бит инде!

— Җырларыгызны сатып бирәсезме?

— Берсен дә сатканым юк! Җыр сатып баеган кешене күргәнегез бармы әллә? Булсын иде аның бәясе бер 50 мең, гел югында 30 мең сум, ә монда 3 мең өчен соранып йөриммени?! Җырчыларга җырларымны бушлай бирәм, шуңа күрә алар иҗат кичәлә­ремдә бик теләп чыгыш ясый.

— Ә тормышны ничек алып барасыз?

— Инде 6 ел бик җитди бизнеста, Германиянең “Сер­вис монтаж интеграция” фирмасының Татарстандагы дилеры. Зур-зур завод-фабрикалар өчен электр бүленеш шкафлары җыябыз. Икетуган сеңлемнең ире Заһир: “Танышларың бик күп бит!” — дип, бөтенләй ят бу өлкәгә тарткан иде. Аннары әле мин “Мунча ташы”ның продюсеры, концертларын оештыру белән шөгыль­лә­нәм.

— Сез бик ачык кеше, танышларыгыз, дусларыгыз чынлап та күптер, бер­гә вакытларны ничек уздырасыз?

— Аллага шөкер, дуслар җитәрлек. Алар белән гел табигать кочагында: кышын чаңгы, тимераякта шуабыз, җәй көне су буенда балык тотабыз.

— Киләчәккә иҗади һәм тормыш планнарыгыз?

— Көйләр язуымны дә­вам итәргә, үземнең җырлардан торган китап чыгарырга исәп­лим. Ә тормышта, без бит авыл балалары, яшь барган саен җиргә тартылабыз. Бе­рәр җир участогы сатып алып, коттедж сала башлыйсы иде.

 

 

Сулдан уңга, өстә – хатыны Лилия, Марсель абый, кодагые Миләүшә,

аста Лилия ханымның әнисе Фәния апа, кияве Артур, кызы Динара,

кияүнең әбисе Кәүсәрия апа 

 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 01.03.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры