Шимбә 25 май 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“74 ЯШЬТӘ ДӘ ТУРНИКТА 50 ТАПКЫР ТАРТЫЛАМ”

Азнакай шәһәрендә яшәүче сигезенче дистәсен ваклап килүче Мәннәф абыйның әле дә чаңгыда җилдерүе турында ишеткәч, 70-80 яшьлек авыл агайлары күз алдымнан йөгереп узды. Менә шуларны чаңгыга бастырып, старт сызыгына тезеп куйсаң, мәзәк кенә бер хәлнең шаһиты булыр идек. Тормышта авырлыкларны күп күргән өлкәннәрдән көлүем түгел, ә Мәннәф абый Хүҗҗәтовның Ходай биргән ныклыгына гына соклануым. Сөбханалла, агай түгел, егет икән бит әле Мәннәф абый!

 

“Петербургтан кайттым гына”

— Күптән түгел Санкт-Петербургта полиатлон буенча Русия беренчелегендә катнашып кайттым. 35 яшь­тән өлкәннәр арасында абсолют чемпион булдым, — дип сәламләде безне Мән­нәф абый. — Яшьләр­гә бирешмим әле — чаңгыда да калышалар, төз ату буенча да сынатмыйм. Ә турникта тартылуны әйтмим дә инде — соңгы ярышта 3 минут эчендә 40 тапкыр тартылдым.

Физик культура спорт отличнигы, спорт остасы, ветеран спортчы Мәннәф Хүҗ­җәтовның фатирында кунак бүлмәсендәге шкафы медаль һәм кубоклар белән шыплап тулган. 39 тапкыр җөмһүрият чемпионы, 5 мәр­тәбә Русия һәм 2 тапкыр дөнья беренчелегендә җи­ңүче булып танылган ул. 

— Кечкенәдән спортның күп төрләре белән шөгыльләндем. Бер төре белән генә мавыгу күңелсез тоелгандыр, күрәсең. Инде 3 нче сыйныфта укыган вакытта ук чабаталы аякка тәүге тапкыр чаңгы такканым хәтердә, — дип сөйли Мәннәф абый. — Рәсем ясарга, җырларга бик яратсам да, спорт күбрәк үзенә тарткан мине. Инде      7 нче сыйныфта укыганда чаңгы ярышында чыгарылыш сыйныфта укучы малайларны артта калдыра идем.

Үсмер вакытында үзлегеннән чаңгы спорты, җиңел атлетика белән шөгыльлән­гән, тимер-томыр, гер күтә­реп чыныккан егет армиядә дә үзен яхшы яктан күрсәтә. Иң элек көзге кросс буенча Оренбург шәһәре беренчелегендә җиңү яулый ул.

— Менә шуннан армиядә минем өчен рәхәт тормыш башланды инде, — ди Мәннәф абый. — Командирлар спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде, үзем теләгән кадәр йөгерә, чаңгыда шуа алдым. Хәрби хезмәт срогы тәмамлангач, шунда калырга да кыстаганнар иде — калмадым. Туган ягыма кайтып, Казанда инженер белгечлеге алдым. Спорт белән шөгыльләнүемне бер дә туктатмадым.

 

“Чаңгыда көнгә 20 чакрым узам”

Җитмештә дә егет булып калуның сере нидә соң?

— Спортның кышкы полиатлон төренә чаңгыда узышу, пневматик винтовкадан вакытка ату һәм билгеле вакыт аралыгында турникта тартылу керүен күпләр белмидер дә әле, — дип сүзен дәвам итте Мәннәф абый. — Шул спорт төрләренең берсеннән генә начар чыгыш ясасаң да, уңышка ирешеп булмаячак. Көн саен үз өс­теңдә эш­ләргә кирәк ди­гән сүз. Мин, мәсәлән, атнаның беренче ике көнендә чаңгыда йөреп кайтам, өченче көнендә турникта шөгыль­ләнәм, көчемне арттыру өс­тендә эшлим, дүртенче-бишенче көннәрдә кабат чаңгыда йөрим, соңгы көн­нәрне ату буенча осталыкны арттыруга багышлыйм. Бер көн дә ял итмим.

— Чаңгыда көненә күпме ара үтәргә туры килә соң?

— Көн саен 15-20 чакрым ара узам. Атнасына 80 чакрым җыела. Яшермим, ярыш­ларда катнашу, аңа әзерләнү бик чыгымлы эш. Ә тиешле оешмалар тарафыннан игътибар юк дисәң дә була. Шуңа да карамастан, “дошманнарга” үч итеп, яшьләргә үрнәк күрсәтү максатыннан үз өстемдә эшлисе килеп кенә тора. Теләп һәм белеп шөгыльләнгәндә организмга бернинди зыяны юк аның. Бүген минем яшьтә берни эшләмичә дә чирләп ятучылар бар. Үз мөмкинлегемне биш бармагым кебек беләм, организмның нәрсә­гә сә­ләтле булуын яхшы чамалыйм һәм вакытымны спортка багышлыйм. Сәламәтлек булганда туктарга исәп юк. Ярышларда миннән өлкән­рәкләр дә бар икән, нишләп тукталырга ди әле?!

— Ә 70 яшьне узгач, турникта тартылу кыен түгелме соң?

— Турникта тартылуда юга­ры нәтиҗәләр күрсәтү җи­ңел эш түгел. Турник шо­ма, кулга берни сыларга ярамый. Синең төз тартылуыңны 2 хөкемдар карап тора һәм вакыт бирелә. Мин кеше картая барган саен көче бетә дип сөйләүчеләрнең сүзен кире кагарга теләп, ел саен күрсәткечләрне арттыра бардым. 50 яшьтә — 50 не, 60 та — 60 ны, 65 яшьтә 65 не тартылдым. Хәзер алай “ярышмыйм”. Артык көчәнү­нең кирәге юк. Этәргеч булса, бүген 50 тапкыр турникта тартыла алам.

 

“Массакүләм спортка игътибар юк”

Мәннәф абыйның: “Фатирда ату буенча шөгыльлә­нәм”, — дип әйтүе ничектер күңелне кузгатып куйды. Районда шөгыльләнү өчен шартлар юк, минем уңышлар берсенә дә кирәкми, дип тә бер генә тапкыр кабатламады ул. Универсиада, олим­пиада уздырабыз дип зурдан кубып сөй­ләш­кәндә, үзебезнең спортчыларга игътибар шуның ка­дәр генә мәллә?

— Алдагы елларда уңышларымның райондагы яшь­ләр өчен дә кирәклеге хакында хакимияттәгеләргә кат-кат кереп сөй­ләдем, үсмерләр белән шөгыль­ләнү өчен эш бирүләрен күп кү­тәреп чыктым, — ди Мәннәф абый. — Тыңлыйлар, аңлаган кебек тә булалар, нәтиҗәсе генә юк. Ниһаять, мәктәптә физкультура укытырга мөм­кинлек тудырдылар. Аңа кадәр булмады. Имеш, тиешле белемем юк. Дөнья чемпионы булып танылган спортчыга укучыларны өйрәтергә ярамаса да, кайбер мәктәпләрдә тарих укытучысына бу өлкәдә эшләргә ярый икән. Гаҗәп дәрәҗәдә сәер хәл иде бу. Ә бит ил данын яклап йөрү­ләрем, матди ярдәмнән биг­рәк, исем алуга гына кайтып кала. Яшьләр белән эшләү җитенкерәми безгә. Массакүләм спортка җитәрлек игътибар юк. Татарстанда ничәмә-ничә команда тоталар, ә безнең кебек­ләр читтә кала. Кешегә әйт­сәң, кеше ышанмас — бер ярышта чаңгыга сыларга май булмагач, читтән килгән спортчының идәнгә коелган маен җыеп алып, чаңгы майларга туры килде. Кеше күргән булса, оят, билгеле. Менә шул рәвешле дөнья бәйге­ләрендә йөрибез.

Хоккей командасы җиңү яуласа, аларны аэропортта ук каршылыйлар. Ә минем Русия чемпионы булып кайтуыма бер атналап вакыт узды — белүче дә юк, — ди Мәннәф абый. — Хакимияттән килеп котламадылар әле. Вакытында кирәк тә бит. Нишләтәсең, уңышларны, кешенең тырышлыгын күрә белмиләр. Русия чемпионы булгач, Санкт-Петербургта ярышны оештыручылар бү­ләккә аркага аса торган спорт сумкасы, ике футболка бирделәр. Кәҗәсен­нән бигрәк мәзәге кыйммәт, дип шунысына да сөенәсең. Ра­йон да онытмасын иде шул. Кайчак җылы котлау сүз­лә­ре дә җитә. 

— Спорт кешесе белән яшәве җиңел түгел, — дип безнең сүзгә Мәннәф абыйның хатыны Нурия ханым да кушылды. — Хуҗалыктагы күп эшне үземә тартырга ту­ры килә. Шулай да, Мән­нәф­кә бервакытта да аяк чалмадым. Хәзер дә туктатырга җыенмыйм. Аның өчен куанам гына. Исәнлеге бар икән, йөрсен. Аракы эчми, тәмәке тартмый. Чирләп ятса, ниш­ләр идең? Миннән 11 яшькә олы булса да, мин картаеп беттем, ул һаман яшь әле.

...Миннән соң да спорт кирәк-яракларын барлап калды Мәннәф абый. Җи­ңелергә уйламый ул. Сигезенче дистәсен ваклап килүче ветеран спортчы өчен бүген бәйгедә арт­та калу түгел, чаңгыга баса алмау, спорттан читләшергә мәҗ­бүр булу зур җиңелү булыр иде, мөгаен. Менә шул җиңелүе тиз генә килмәсен үзенә.

 

Хатыны белән

Фәрит САЛИХОВ | 01.03.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры