Питрәч районының Шихазда авылында күркә өмәләре гөрли. Дөресрәге, кош-кортны күпләп үстерүче, халыкны чиста ит белән тәэмин итүче Зөлфия Шәйхелисламова бу көннәрдә күркәләрен суйдырып эшкәртү, түшкәләрне урнаштыру белән мәшгуль.
Әңгәмәдәшем быел 240 күркә асраган. Аларның күбесен күптән урнаштырган. Бу ялларда исә соңгы 40 ын эшкәртеп бетергән. Аның өеннән кеше өзелми. Күркә итенең өстенлеген, файдалы үзенчәлекләрен аңлаган клиентлары бәясенә карап тормый икән.
“Күркә түшкәләрен көчкә күтәреп чыктым”
Зөлфия Шәйхелисламова гомерен йорт кошларына багышлаган. Үзе дә: “Гомер уртасына җиткәнне сизми дә калдым. Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлап, кулга ветеринария табибы дигән диплом алганнан бирле кош-корт арасында кайнашам. Аларның холкын, асрау нечкәлекләрен, авыруларын — барысын да беләм”, — ди.
Зөлфия апа эшчәнлекне “Казан” кошчылык фабрикасында башлый. Анда ветеринария табибы вазыйфасын башкара. Соңрак аны Питрәч районының Шихазда авылына баш табиб, аннан “Ак барс” кошчылык фабрикасына эшкә җибәрәләр. Ә дүрт ел элек, эшсез калгач, крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра ул.
Эш башлар өчен Зөлфия апа дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмаган. Бүгенгә кадәр ирешкәннәре бары тик үз көче һәм Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән булдырылган. Ул каз-үрдәк, бройлер, күркәләр асрау белән мәшгуль. Быел 240 күркә, 300 үрдәк үстергән. Чебиләрне исә бер көнлекләрне алып, өч-дүрт атна үстереп саткан. Даими клиентлары бар. Инде быелның апреленә 500 чебигә заказ җыелган. Хәзер күпләр кечкенә кош-корт үстереп мәшәкатьләнми.
Ит өчен яхшы дип, Зөлфия апа күркәләрнең “Биг-6” дигән төрен алып үстергән. Бик мактады.
— Алар ак төстә. Итенең төсе бераз бройлерныкына охшаган. Бер айлык күркәләр алган идем, аларны алты ай тәрбияләдем. Беркая чыгармадым, йорт тирәсендә генә йөрттем. Арада кайберләре 17,5 кг чиста ит бирде. Искиткеч күрсәткеч бит бу! Аларны сатарга алып барганда көчкә күтәреп чыгам, — ди Зөлфия апа.
“Чыгымнарсыз керем юк”
Күркә үстерү бик мәшәкатьле. Нәзберек кош, авыруга тиз бирешә, диләр алар хакында. Бигрәк тә баш исәбе күп булганда. 240 күркәгә игътибар җиткереп бетерергә дә кирәк бит әле.
Зөлфия апа бу эш белән 10 ел шөгыльләнә. КФХ булдырганчы да ул, өстәмә акча комачауламас дип, бераз үстереп саткалаган. Тәҗрибәсе җитәрлек.
— Безнең якларда күркә юк иде. Шуңа миңа Оренбургтан кайтардылар. Хәзер Яшел Үзәннең Осиново бистәсеннән алам. Ерак барасы түгел. Быел бер айлыкларны 300-350 сумнан алдым.
Күркәне бөтен кеше дә үстерә алмый. Авырсалар, дәвалау да кыйммәткә төшә. Алар тиз үләләр. Еш кына 1 литрлы флакон белән махсус дару алам. Шул 8 мең сум тора. Кыйммәт, тик чыгымнарсыз керем юк, — ди Зөлфия апа.
Көнлек күркәләргә 35 градус җылылык кирәк. Күркә җылы, коры урын ярата.
— Җылытылган идән бик яхшы, билгеле, мөмкинлек булса. Асларына салам һәм печән кибәге дә әйбәт. Ә менә пычкы чүбен кулланырга ярамый. Күркәләр белештермичә аны ашыйлар. Чүп тешләренә кысыла, интегәләр. Аннан чирли башлыйлар, — ди Зөлфия апа.
Күркәләренә ул дүрт ай буе комбиазык ашаткан. Аны башкортлар китереп саткан.
— Безнекенә караганда сыйфатлырак. Кошчылык фермаларында күп эшләгәч, азыкны да чамалыйм, — дип аларны тәрбияләү турында сөйләүне дәвам итте Зөлфия апа. — Дүрт айдан үлән оны, түп — майлы орлыкларның маен сыгып чыгарганнан соң калган сыгынты, ашлык бөртеге, арпа, бодай бирдем. 240 баш булгач, яшел массаны капчыклап ташыдым. Чирәмне бик яратып ашыйлар. Кайберәүләр авызыннан, йорттан күркә оча икән, дигәнне ишеткәлим. Алдында гел азык торса, беркая да китми. Печән черемәсен дә бик яраталар. Аны иртәнге ашка да, төшкегә дә бирдем. Яшелчәне үз итәләр. Өйдә нәрсә бар, барысын да бирәм. Рационга гел үсемлек мае кертәм. Ул кош-кортның витаминга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. Үсемлек маен комбиазыкка, яшелчәләргә болгатып бирәм. Кайвакыт күркәгә үз маен да кушып җибәрәм. Күркә асрау кыйммәткә төшә. Азыкның барысын да сатып алам. Җире булган кешегә, бәлки, җайлырактыр да. Минем нибары шушы йорт тирәсендәге 10 сутыем бар.
— КФХ булдырырга ниятләгәч, ник дәүләт ярдәменнән файдаланмадыгыз? — дим.
— Ярдәм сорап бардым, — ди Зөлфия апа. — Әмма анда да үз системалары шул. Чират зур. Аны еллар буе көтеп утырып булмый. Үткән ел администрациягә бардым. Эш башлаучы фермерларга 1 миллион 700 мең сум бирелә, дигәннәр иде. Бу хакта сүз кузгаткач: “Уйлама да, — диде Питрәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе. — Безнең ике кеше бар инде. Шуларга бирәбез”. Ике сүз белән бар да аңлашылды.
Мин фермерлар ассоциациясендә торам. “Арендага җир ал”, — дип киңәш иттеләр. Мондый алым куркыта, ышанычлы түгел. Кеше җирендә эшләрмен, эшкәртермен дә соңрак куып җибәрерләр. “Алайса, кредит ал”, — дип тә карадылар. 14 %лыны тәкъдим иттеләр. Беренчедән, үзем теләмим. Икенчедән, намаз укучы улым, кредит алу диндә хупланмый, ди. Ярар, читенрәк булса да, үземнеке үземә җитә. Күркәдән кергән акча чебигә китә. Чебинеке — казга... Шулай көйләнде. Авыл хуҗалыгы өчен чыгарылган программалар без гади фермерларга түгел кебек.
Казандагы “Агропромышленность паркы”на да гариза язган Зөлфия апа. Министрга да кереп сөйләшеп караган.
— Бу да реаль алым түгел. Санап карадым. Чыгымнар гына да бер айга 100 мең сум тәшкил итә. Павильон 20 мең сумга төшә, моңа өстәп 15 меңгә сатучы яллыйсың, бензинга да шуннан аз чыкмый. Ветеринария кәгазе өчен айга 8500 сум, дезинфекция ясыйсы. Чыгым да чыгым... Керемне күрәсе дә юк икән, дим. Фермерларга моннан нинди файда?! Чыгымнарны каплар өчен күпме күркә сатарга кирәк?!
“Бер күркә уртача 3500 сум кертә”
Зөлфия апа күркә итенең килограммын 250-300 сумга сата. 10 ел буе шуның белән шөгыльләнгәч, даими клиентларын булдырган. Аллергия чыгармый торган ит дип, балаларына алучылар да күп икән. Күркә ите диабетикларның да яраткан, үз иткән ризыгы. Тагын микоплазмоз, гистомоноздан да дәвалый.
— Өйдә үстергәнне фабриканыкы белән чагыштырып булмый. Аңа бөтен җылыңны бирәсең. Яхшы азык ашатасың. Шуңа хәзер, кыйммәтрәк булса да, күпләр кулдан алуны кулайрак күрә, — ди Зөлфия апа.
Ул керем-чыгымның барысын да санап күрсәтте. Бер күркә хуҗасына уртача алганда 3500 сум кертә. Иң кечкенә дигәннәре 7-8 кг була, алары ана күркәләр. Дөрес, бу 3500 сумның якынча 50 %ы аны тәрбияләүгә тотылган була инде.
— Нужасы күп. Азыгы да, дарулары да кыйммәт. Санап барам. Ел саен файда кертү проценты кими. Базарларда ит бәяләре әллә ни үсми. Урнаштыру шулай ук җиңел түгел. Ә кош-корт өчен азык бәясе үсә генә бара. Киләчәктә эшләр ничек барыр, анысын уйларга да куркыта. Ул чакта керем 30 %ны тәшкил итәр. Ә куйган нужаңны, сәламәтлекне санамыйсың инде. Күркәне күтәреп төяү, бушату хатын-кыз өчен бер дә җиңел түгел, — ди Зөлфия апа.
“Ике аягым да ике кулым ашата”
Зөлфия апа тумышы белән Буа якларыннан. Эш кешене кайларга гына илтми. Бүген ялгызы гына яши. Бердәнбер улы Илнур Бауман исемендәге МДТУның III курсында техник физика факультетында белем ала. Аңа 21 яшь.
— Улым татар-төрек лицеен тәмамлады. Русия күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып җиңү яулады. Мәскәүдәге ике югары уку йортына үз көче белән керде. Улымны укыту өчен ай саен уртача 20 мең сум китә. Башкала бәяләрен үзегез беләсез. Шуңа әле күркәләрне асрыйсы да асрыйсы. Алла боерса, киләчәктә бар да җайга салыныр дип өметләнәм. Әлегә ялгызыма авыргарак төшә, — ди Зөлфия апа. — Терәгем юк. Ике аягым да ике кулым ашата. Сәламәтлек булсын!
Әңгәмәдәшем бик үткен. “Мин җен кебек”, — ди, шаяртып. Алты ел руль артында йөри. Машинасы — “FordFusion”. Аны алыштыру теләге белән яна.
Йорт кошларыннан тыш, кәҗәләр дә асрый. Кайчандыр алар 15 ләп булган.
— Улымны шушы кәҗәләр үстерде инде. Сөттән өзелмәдек. Әмма кешеләргә биргәч, кул арты киттеме шунда, баш саны кимеде, — ди Зөлфия апа.
Бүген ишегалдында ике генә кәҗә күренә. Аларга Маня белән Милана дип кушамат биргән.
Кошларны да онытмый икән. Алар өчен җимлек булдырган. Карабодай ярмасын пакеты белән чыгарып салган.
— Көн саен күзәтәм, кошлар килеп ашый, — ди Зөлфия апа. — Аннары тагын өстим. Ярмалар гына түгел, кош-кортның туң маен да куйгалыйм. Үзебезне генә кайгырту ярамый. Канатлы дусларны да онытмаска кирәк!
Шәйхелисламовлар йорты
"Биг-6" күркәләре
"Түшкәләрне күтәреп чыгу авыр хәтта", – ди Зөлфия апа
Лилия ЙОСЫПОВА | 01.03.2013