Пәнҗешәмбе 12 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
“ЧУЛМАН БӨТЕН ЧИРЕМНЕ АЛЫП БЕТЕРДЕ”

Балык тоту белән җенләнгән кешене җәйге эсселек, елга буендагы озынборын-черкиләр генә түгел, кышкы салкыннар да куркытмый. Кышның нинди генә көннәре торса да, боз өстендә тезелешеп утырган балыкчыларны еш күрергә була. Көйсез һава шартларына яраклаша белә, балык шәп чирткән урыннарны боз өстендә торып та чамалый шул алар. Инде быелгы кышкы сезон азагына якынлаша.

  

Камал театры артисты Наил Дунаев:

 — Күп балыкчы, быелгы кыш начар булды, ди. Үзем дә шундый фикердә, — ди. Бер тапкыр гына 12 килограмм балык тота алдым. Калган көннәрне азрак эләгә. Әле хәзер дә балыкта чагымны туры китердегез. Бүген дә бик начар чиртә. Мактанырлык түгел.  Балачактан ук балык җене кагылган инде миңа. Хәзер җәй көне әллә кая барып торган юк. Дачабыз елга буенда. Көймә белән кереп китәм дә, рәхәт­ләнеп тотам.

Кышкы балыкка да күптәннән йөрим. Аның үз өстенлеге дә бар. Кешегә бит актив хәрәкәт, һәрдаим төрле күнегүләр ясарга кирәк. Кышкы балыкка авыр киенеп, машинадан соң 5-10 чакрым җәяү атласаң, бер урыннан икенчесенә күчеп боз тишсәң, фитнестан да болайрак файда бирә. Кышын йөрергә гел вакыт кына табып булмый. Дус балыкчылар куна барырга да кыстый. Ләкин спектакль-репетицияләр булганлыктан, куна барулар тәтеми.

Балыкка яратып йөрсәм дә, ашарга әллә ни исем китми. Балыкны, кем әйт­мешли, тотар өчен генә тотам. Гаиләбездә егылып китеп балык ашамыйлар. Шуңа ыслап куярга һәм киптерергә генә түгел, таныш-белешкә, хез­мәт­тәшләргә таратырга да кала.

 

Әдһәм ДӘҮЛӘТШИН, һәвәскәр балыкчы, Зәй шәһәре:

— Туганнан бирле диярлек балыкка йөргәнлектән, кышны да көтеп алам. Елгада боз катып, кешене күтәреп торырлык булуга, балыкка чыгып китәбез. Ара ерак дип торган юк — кайда балык эләгә, шунда барабыз. Хәзер пенсиядә булгач, вакыт күп. Эшләгәндә балыкка бару өчен отпускага махсус кышын чыккан чаклар да бар иде.

Балыкка йөргән вакыт узган гомергә саналмый, дип әйтүләре дөрес икән. Туңмас өчен дөрес киенергә генә кирәк. Салкынга элек-электән түзем булдым. Җылы чыгармый торган махсус киемнәр дә кисәң, бернинди куркынычы юк. Сүз дә юк, бәяләре кыйммәт. Кышкы балыкчылык өчен кием һәм кирәк-яракларның уртача бәя­дәгесен алсаң, 15 мең сумлап акча кирәк. Уртача кышкы балыкчы кәчтүме генә дә 6-7 мең сум тора. Шулай да, алар­ның берни­чә елга җитүен уйласаң, бу зур сумма түгел. Яныңда кайнар чәең дә булса, чатнама салкыннар куркыныч түгел. Туңмас өчен дип исерткеч эчемлек кулланучыларга гына шаккатам. Әле балыкны сәбәп итеп, аракы эчәргә мах­сус баручылар да бар бит. Аек акыл бе­лән кышкы табигатькә сокланып йөрүгә ни җитә?! Ничә чакрым җәяү атлыйсың, балыклы урын эзлисең, боз тишәсең, эләк­мәсә, тагын күченеп утырасың... Үзе бер рәхәт!

 Балыкчылык чыгымлы шөгыль. Шул бәягә әйберләр алып, бензин ягып йөргәнче, балыкны сатып кына алыгыз, диючеләр дә бар. Ләкин җан рәхәтен, күңел тынычлыгын сатып алып булмый бит.

Кыш көне күбрәк жумба (налим) һәм судак балыгы тотам. Бер барганда 50 килограмм эләктергәнем дә, балыксыз кайткан чаклар да була. Тоткан балык гаиләдән, туган-тумачадан артмый. Мин балыктан кайткач, тавык-чебеш тә рәхәтләнә. 

Фәрхәт МӨХЕТДИНОВ, һәвәскәр балыкчы, Мамадыш районы Зверосовхоз бистәсе:

— Балыкка күршем Виталий белән Чулман елгасына йөрибез. Бездән өч чакрым гына ераклыкта ул. Аннары берничә чакрым җәяү керергә туры килә. Балыкчылар шактый җыела анда.

Мин үзем жумба (налим) балыгына йөрдем. Әлеге балык өчен бу кыш уңышлы булды. Төшкән саен 5-6 балыксыз кайткан юк. Судак балыгы тотарга бик яратмыйм. Анысын каптыру өчен күчә-күчә урын эзләп йөрергә кирәк. Судак балыгы бер урында гына тормый бит. Ә жумбаның урыны билгеле — ул яр буенда каба. Бер урында утырсаң да була. Җим өчен вак балык — шыртлака яхшы. Аларын яр буенда кечкенә кармакка каптырам. Урын сайлавы җиңелрәк булганга гына кызыкмыйм жумбага. Кыздырып ашарга тәмле балык ул.

Балыктан рәхәтләнеп ял итеп кайтам. Безнең якта бер карт балыкчы: “Бөтен чиремне Чулман елгасы алып бетерде”, — дигән. Үземнең дә авырулар онытыла. Шуңа кышын да балыкка төшми калган көнем юк диярлек.

 

Әмир ХӘСӘНОВ, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы “Кичке-Таң” комплекслы дәүләт табигый тыюлыгының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы:

— Безнең Әгерҗе ягы Иж елгасы белән матур. Балыкка бай ул. Шуңа күрә балыкчылар да ерак йөрми. Җәй көне дә, кышын да күп киләләр. Җәен йөрүчеләрне аңлап кабул итсәм дә, боз өстендә балык тотучыларны аңлый алмыйм. Арттан мылтык терәп торсалар да, кышын балыкка бармас идем. Бик хәтәр туңам мин.

Үзем тотмасам да, төп эшем балык тотучыларның закон бозу-бозмауларын тикшерү булганлыктан, аларның холкын тулысынча өйрәндем инде. Дөнья булгач, әллә нинди сәер күренешләргә тарыйсың. Бер балыкчыны күрдек — туңмас өчен машинасының төбен тишкән дә, бозда машинада утырып кына балык тота. Арада куна килүчеләр дә, төркемнән аерылып, ялгызы гына йөрүчеләр дә бар. Балык каба икән, балыкчының дөньясы онытыла инде. Язгы бозга да керәләр, чатнама салкыннарда да утыралар.

Кышкы балыкчыларны ике төркемгә — һәвәскәрләргә һәм браконьерларга бүләр идем. Беренчеләре — кармакчылар. Алар күңел өчен тота. Хәтта хатыннары белән парлап та килергә мөмкиннәр. Алары — безнең дуслар. Ә икенче төркем балык тотуны бизнеска әйләндергән. Андыйлар белән чын мәгънәсендә көрәшергә туры килә. Кыш көне дә ятьмә белән балык тотып була бит. Тагын бер төркем бар — алары килгән кешеләргә булышып, кәеф-сафа корырга яратучы халык.

Кешене яраткан шөгыленнән аерырга ярамый. Закон кушканча тоталар, табигатьне пычратмыйлар икән, балыкчылар да бозга рәхим итсен.

Д.БУНТУКОВ фотосы 

Фәрит САЛИХОВ | 01.03.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры