Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КӨНЕНӘ 400-500 Л СӨТ ҖЫЯБЫЗ”

Бирде быел кыш кирәкне. Күрмәгән суыкларны күрсәтте бит. Ялларда кайбер район һәм авылларда температура 37 градуска тикле төште. Нәтиҗәсе булып шәһәрдә әле анда, әле монда ватылган машиналар торды. Ишегалларында да тимер атларын кабыза алмый интегүчеләр шактый булды. Без дә дустым белән шактый маташканнан соң гына, алдан планлаштырганга күрә, Апас якларына кузгалдык.

Язмам геройлары Апас районының Кече Күккүз авылында гомер итүче, инде ничә еллар дәвамында үзләреннән генә түгел, тирә-күрше район һәм авыллардан да сөт җыеп, аннан эремчек, каймак ясап сатучы Алсу һәм Айдар Нигъмәтуллиннар гаиләсе өчен дә бу салкыннар шактый мәшәкать тудырган.

 

Мин Кече Күккүзгә килеп җиткәндә, алар да өйләренә кайтып кына керде. Иртән сөт җыярга чыгып киткән Айдар машинасы ватылудан көне буе интеккән. Аны көч-хәл белән эшкә җиккәннәр. Өстәвенә иртән кабынмый җәфалаган. Ә вакытны озакка сузарга ярамый. Сине ничә район һәм авыл халкы билгеләнгән вакытта көтә бит.

 

Айдар белән Алсуның сөт җыеп, алардан каймак һәм эремчек ясап, Казан, Яшел Үзән кебек шәһәрләргә илтеп урнаштыруын ишетеп белә идем. Шул рәвешле алар авылдашларының да эшен җиңеләйткән. Айга ике тапкыр акчасын биреп баргач, сөт тапшыручылар да арткан икән. Бүген алар башлангыч еллардагы кебек Кече Күккүздә генә түгел, тирә-күрше авыллардан һәм берничә районнан да җыялар. Нәтиҗәдә, әйтүләренә караганда, шәһәр халкын чиста сөт продуктлары белән тәэмин итәләр.

 

Алсу тумышы белән Кайбыч районының Борындык авылыннан. Белгечлеге буенча тегүче. Урта белем алганнан соң, Яшел Үзәндә кибетче булып эшләгән. Ә ире Айдар исә Апас районының Кече Күккүз авылыннан. Ул да Яшел Үзәндә шофер булып эшләп, булачак хатыны Алсу белән шунда танышкан. Мәхәббәт хисләре кабынып, очрашып йөри торгач, кавышып та куйганнар. Яшь гаилә ике ел Яшел Үзән шәһәрендә яшәгәннән соң, Айдарның туган авылы Кече Күккүзгә кайтып урнашкан.

 

– Гаилә булып бергә яши башлавыбызга инде 15 ел вакыт үтте. Башта Яшел Үзәндә яшәсәк тә, монда кайтырга булдык. Чөнки анда торыр урыныбыз юк иде. Ә нигә әле чит җирдә кеше фатирында яшәргә?! Уйладык та дәү әни йортына кайтып төпләндек. Әти-әниебез дә шушы ук авылда гомер итә. Янәшәдә генә үзебезнең өйне җиткерә башладык. Алла боерса, быел күченеп чыгып булмасмы инде, – дип, чәй өстәле артында сүзен башлады Айдар.

 

Кече Күккүз – Казан–Ульяновск трассасында бик җайлы урында урнашкан кечкенә генә авыл. Анда бүген якынча 100 хуҗалык. Кар ишеп явуга карамастан, юллар чистартылган. Авылның һәр почмагына рәхәтләнеп үтәргә була.

 

Биредә күбрәк пенсионерлар яши дисәләр дә, һәр урамында диярлек таштан, яңа проект белән салынган өйләр. Авыл төзек һәм матур.

 

– Авылыбызда күбесе пенсия яшендә инде, – дип башлады сүзен Алсу. – Соңгы елларда сыер асраучылар да бермә-бер кимеде. Шулай да, кайберләре 3-4 не тотудан баш тартмый, чөнки авылда күбесе “Татфондбанк” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли. Анда кайчак хезмәт хакы тоткарланырга да мөмкин. Кешегә исә тормыш итәр өчен айныкын-айга биреп барырга кирәк. Ә без сөт акчасын айга ике тапкыр түлибез.

 

Тегүчелек курсларын тәмамласа да, Алсу икътисадчы, хисапчы серләрен дә төшенгән. Юкка гына мин шалтыраткач, Айдар: “Барысын да хатыным контрольдә тота, аның белән сөйләшегез әле. Мин авыллардан сөт кенә җыям”, – дип әйтмәгәндер. Алсу, киресенчә, Айдарны мактый:

 

– Нинди генә эшкә алынсаң да, ир-ат кулы кирәк шул. Айдар сөт җыеп кына калмый: берничә машинаның төзек булуын, электр, техника, цехтагы җиһазлар эшчәнлеген – барысын да күздә тота. Бүгенге кебек суыкларда сөт җыю машинасы кабынмый икән, ул хәтле борчылмыйм. Югыйсә бөтен эшебез тукталырга мөмкин бит. Ә Айдар тиз арада җаен таба. Сөттән каймак ясар өчен сепаратның берәр вак-төяк резинкасы гына өзелсен, кемне ярдәмгә чакырыр идең?!

 

Әлбәттә, моңа алынганчы алар озак уйлаган. Авылларда эш юклык, акча җитмәү кешеләрне төрле адымнарга этәрә. Нигъмәтуллиннар гаиләсе дә Кече Күккүзгә күченеп кайтканнан соң 4 сыер асрап караган. Бозаулары белән бергә мөгезле эре терлекне 11 башка җиткергәннәр хәтта. Әмма ит-сөтне һаман арзанга саткач, башларына үз эшләрен ачып, бу өлкәдә сынап карау уе килгән. Шул рәвешле Кече Күккүздә 7 ел элек яңа ширкәт оешкан.

 

– Күпләп сыер асрауның файдасы булмады, чөнки сөтне арзанга җыйдылар, ә алай бушка диярлек биреп җибәрәсе килми бит. Йорт саласы бар, акча кирәк дибез. Нәтиҗәдә үз эшебезне ачтык. Моннан 9 ел элек башта тирә-күршеләрнең сөтен генә алдык. Аннан ишетеп башкалар да китерә башлады, – ди Алсу.

 

Бүген Нигъмәтуллиннар Кече Күккүздән генә түгел, күршедә урнашкан Әҗем, Борнаш, Барыш, Турай, Шонгут, Чури Бураш авылларыннан, Апас районыннан сөт җыя. Әле алай гына түгел, Югары Ослан, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан да китерәләр икән.

 

Сөтне башта шәхси җиңел машиналарында җыйсалар, бүген инде махсус “Газель” сатып алганнар. Чөнки күп күләмдә сөтне урнаштырырга машинага фляга куярга кирәк. Сөттән каймак, эремчек ясау өчен барлык җиһаз, техниканы булдырганнар.

 

– Баштагы 1-2 елда күпме генә эшләсәк тә, кулга акча кермәде. Гел чыгым булды. Машинаны, “Газель”не, цех өчен җиһазларны – барысын кредитка булдырдык. Мәсәлән, термос белән эшләнгән “Газель”не 520 меңгә, “УАЗ”ны 400 мең сумга алдык.

 

Бер көнгә якынча 1,3 тонна сөт, 600 ләп литр каймак һәм эремчек урнаштырабыз. Аллага шөкер, сатып алучыларыбыз бар. Шәһәрдәгеләр гел көтеп торалар. Шулай да, чыгымнар күп. Әйтик, каймак сатар өчен көн саен 500 ләп данә берсе 1 сум 80 тиен торган контейнер алабыз. Аңа гына күпме акча китә?! Товарны сатканда монысы исәпкә алынмый. Сөтне җыйганнан соң, көн саен тапшырып барабыз. Озакка сузган юк. Ветеринария лабораториясе өчен 350 сум түлибез. 1500 сум юлга ягулыкка китә. Яшел Үзәндәге өч кибетчегә көн саен 400 әр сум түләгәнне исәпкә алсаң, 1200 сум чыга. Якын киләчәктә бар да җайланыр, гел чыгымнар гына булмас дип ышанабыз, – ди Алсу.

 

Сөтне авыллардан 10 сумга җыйсалар, шәһәрдә литрын 15-16 сумнан саталар икән. Моны кыйммәт димәс идем, чөнки пакеттагы “ВАМИН” сөтенең 0,5 литрын да 20 сумнан кыйбатрак бәягә алабыз бит. Нигъмәтуллиннар гаиләсе эремчекнең килограммын – 80, каймакның 250 граммын 25-30 сумнан бирә.

 

– Көненә якынча 400-500 л сөт җыябыз. Аның 200 л га якынын Югары Осланнан китерәләр. Әйбәтләп эшкәртәбез. Санэпидстанциянең барлык таләпләрен дә үтибез.

 

Шәһәр халкы күп очракта савыт белән йөрми. Шуңа күрә сөтне сатканда ике катланган пакетларга салып бирәбез. Шәһәрнекенә караганда авылдан китерелгән сөт продуктларына кала халкы күбрәк игътибар бирә. Бер тапкыр да үзебез белән артык товар алып кайтканыбыз юк. Казанда Восстание разъезды тирәсендә урамда сатабыз. Яшел Үзәндә исә өч кибеттә арендага үзебезнең почмакны булдырдык. Азык-төлек кибетенә килгән кеше безнең товарны да сатып ала, – ди Алсу.

 

Алар инде сөт җыю, аны эшкәртеп сату турында район түрәләре белән килешкән. Бүген бу эшне бернинди киртәләрсез башкаралар.

 

Айдар иртән авыллардан сөт җыя. Өйләрендә исә мини-цех булдырылган. Анда асфальт җәелгән, ут һәм газ кертелгән, кыскасы, эш өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Өлгермәбез дип, өстәмә эшчеләр дә алганнар.

 

Гөлназ Садриева бирегә күрше авылдан килеп эшләп йөри. Эш табу бүген иң кыен мәсьәләләрнең берсе икәнен исәпкә алсаң, аңа уңыш елмайган дияргә була. Чөнки ул биредә көнгә бер-ике сәгать кенә эш башкара. Хуҗалар исә бернинди тоткарлыксыз ай саен 7 мең сум хезмәт хакы түли. Авыл кешесе өчен бу менә дигән сумма бит. Өстәвенә Алсу озакка сузмый аларга хезмәт кенәгәсе дә ачарга тора. Аларга дим, чөнки кышын сыерлар сөтне аз бирү сәбәпле, әлегә Нигъмәтуллиннар гаиләсе бер генә хезмәткәр тотса, җәен алар исәбен үстерәчәк. Чөнки сөт бирү күләме арткач, сыер асраучылар да күбәячәк бит.

 

Нигъмәтуллиннарның мини-цехларына аерым тукталасым килә. Урам яктан караганда ул зур гараж кебек тора. Ә ишегалдына үтсәң, сөт комбинатына килеп кергәнеңне аңлыйсың. 60 лап фляга, бүлмәдәге пастеризация савыты, сепарат, эремчек әзерләү өчен махсус бүлемнәр, аның суы агып китсенгә әзерләнгән канализация, суыткыч һәм башкалар моны ачык күрсәтә.

 

– Әлегә гел чыгымнар гына. Бер фляга (40 л) 2200 сум торганын исәпләсәң дә, эшнең күпмегә төшкәнен бәяләп була. 132 мең сумлык фляга гына (60 данә) алдык. Суыткыч 80 мең сумга төште. Пастеризатор 65 мең сум, газ кертү – 70 мең... Санап бетерә торган түгел, – ди Алсу.

 

Бүген Нигъмәтуллиннар гаиләсе дәү әниләренең иске өйләреннән яңасына күченү нияте белән яши. Инде янәшәдә аның беренче катын, шунда ук гаражын да төзеп куйганнар. Әмма, акча җитмәү сәбәпле, төзелешне әлегә туктатканнар. Алар “Яшь гаилә” программасы буенча ипотекага да баскан. Планнары тизрәк тормышка ашсын!

 

1

2

Лилия ЙОСЫПОВА | 01.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры