Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ТЕАТР БИК ЕШ ТӨШЕМӘ КЕРӘ”

Күптән түгел Камал театры артисты Рауза Хәйретдинова 85 яшен тутырды. Ул 60 ел гомерен сәхнәгә багышлады. Тамашачыга берсеннән-берсе матур рольләр бүләк итте. Вак-төякләрне санамыйча, 120 ләп баш роль башкарды Рауза апа. Туксанынчы дистәне ваклаган димәссең, ул һаман чибәр. Мин кил-гәндә чәчен матур итеп ясаган, бизәнгән, иннек буяган иде. — Кызым, уз әйдә. Кунак килгәнне бик яратабыз. Картым белән өч-почмак пешердек. Рәхәтләнеп табын артында сөйләшеп утырырбыз, — дип аркамнан сөеп каршы алды Рауза апа. Ире Нури абый да бик күңелле кеше булып чыкты. “Кызлардан да чибәр бит ул минем матурым”, — ди. Күз кысышып, ягымлы сүзләр әйтешеп кенә торалар. Яшьлегендә күп авырлыклар күргән Рауза апа бүген бәхетле картлык кичерә. “Кыенлыкларны җиңеп, шулай яхшы сакланганмын, юмор хисле булып калганмын икән, моңа сөекле ирем Нури белән Камал театры, алкышларга күмгән халкым “гаепле” инде”, — ди Рауза апа.

  

Безнең белешмә:

Тулы исеме: Рауза Котдус кызы Хәйретдинова

Туган урыны: Балык Бис­тәсе районы Яңа Ырга авылы

Туган көне: 3 гыйнвар, 1928 ел

Белеме: Г.Камал театры каршындагы театр студиясен тәмамлаган.

Башкарган рольләре: “Зәңгәр шәл”дә — Мәйсәрә, “Казан сөлгесе”ндә — Мөршидә, “Галиябану”да — Галиябану, “Татар хатыны ниләр күрми”дә — Гөлбану һ.б.

 

“Казанга иске бишмәт, галош киеп килдем”

— Рауза апа, болын хәт­ле фа­­тирда Нури абый бе­­лән гөрләшеп яшәп ятасыз. Нужа йөген тартып үс­кән үсмер чагыгызда мондый муллык төш­кә дә кермәгәндер? 

— Бик яшьли ятим калдык шул без. Бөтен нужаны баштан кичерергә туры килде. Мин күргәннәрне бе­рәүләр­нең эт-мәчесе дә татыма­ган­дыр, дим.

Әтием Котдус белән әни­ем Бибисара икесе дә Югары Ырга мәктәбендә укыт­ты­лар. Бик матур пар иде­. Әмма бергә озак яшәү тәтемәде. Әтиемне сугышка алдылар. 1942 елда, 7 нче сыйныфта укыганда, әнине югалт­тык. Ди­ләрә бе­лән Ренат ән­кәйдән бик кечкенә, сеңлем — 9, энем 7 яшьлек булып калды. Олы Солтан авылына йөреп белем ала идем, укуны ташладым. 1945 елда әти сугыштан кайтты. Ләкин ул да озак тормады, арабыздан китеп барды.

Кечкенәдән сәхнәдә булдым: спектакльләрдә катнаша, җырлый, бии идем. Шу­ңа актриса булу теләге бе­лән яндым. Әмма 13 яшь­лек кызга тормышның бөтен авырлыгы берьюлы өелде. Әнкәй исән вакытта токмач кисәр­гә генә өйрән­гән идем. Үз­легемнән күп нәрсәгә тө­шенергә туры килде. Ач булмыйк дип, өч бала сыерга хәт­ле асрадык. Мал карау, абзар чистарту, кышын тез­дән кар ерып, җилкәгә асып утын ташулар... Берсе дә калмады. “Рау­за кызым, бөк­рең чыга бит, азрак күтәр”, — ди иде авыл ха­тын­нары.

Яшьли эшкә урнаштым. Колхозда счетчик булдым, аннары балалар бакчасында эшләдем. Кул белән 1 әр гектар  иген ура идек. Казанга 50-60 км җәяү сөт күтәреп барып, урнаштырып, шуңа ту­­кы­ма алып кайтам. Шу­н­нан бер апа балаларга күл­мәк тегеп бирә. Мин исә ән­кәйдән калганнарны кидем.

Бу эшләрне ничек башкара алдым икән дип хәзер еш уйланам. Ничек түздем дә, ничек булдырдым?! Өч ятим бала зиратка карап еш елый идек. Ул газаплы көннәр куркыныч төш кебек. Нинди авыр­лык, хәсрәт бар — ба­ры­сы да башымнан узды.

— Кияргә киеме дә булмаган Рауза апа Казанга ничек килде?

— Питрәч якла­ры­на юл эше­нә җибәрде­ләр. Төнлә аннан качып кайт­тык. Шул көнне башкалада яшәүче туганым Зөбәр­җәттән хат килде: “Артист булырга те­лә­сәң, тиз­рәк Казанга килеп җит! Академия театры каршындагы студиягә студент­лар җыялар”. Кулыма нәрсә эләк­­­сә, шуны алып чы­­­гып чап­тым, җәяү бардым.

Тавышым әйбәт иде. Укыр­га кабул иттеләр. Төр­кемдә бар да шәһәр кызлары. Әйбәт киенгәннәр. Бер мин генә ятим, хә­ерче. Ая­гымда галош, өс­тем­дә әни­дән калган иске бишмәт. Ты­рышлыгым, чаялыгым гы­­на ярдәм итте. Авыл кызы буларак, миндә үткенлек бар. “Шап” итеп әйтеп, урын­на­ры­на утырта идем.

Ике ел укыгач, спектакль­ләрдә катнаштыра башладылар. Беренче булып “Разведчиклар”да роль бирде­ләр. Бик матур итеп киендерделәр, бизәндерделәр. Хәтта укытучыларым да танымаган. Ышан­мыйча: “Теге Хәйретдиновамы?” — дип шаккатып сораганнар. Шунда остазларым: “Тавышың бик ма­тур! Өс­тен­дә эшлә”, — дип канатландырды.

Әкренләп баш рольләр би­­рә башладылар. Көнлә­шү­челәр дә булды. Кая ин­де ул авылдан кил­гән бер кечкенә кызга зур роль­ләр, имеш?! Алар бит Мәс­кәүдә ГИ­ТИС­ны тәмамлап кайткан. Каршы килә башладылар, ничек аяк чалырга белмәделәр. Ә мин авыл кызы, уйлаганымны әйтә бардым, курка белмәдем.

Театрны үлеп яраттым. Һәр­кемнең ролен җентек­ләп күзәтә, репликаларын бирелеп тыңлый идем. Кайвакыт берәр артист кисәк авы­­­рып китсә, аның ролен дә башкарырга туры килгән чак­лар булды. Мактанып әйт­­мим, ике-өч сәгать әзерлек белән дә оста башкарып чыга идем. “Онытсаң, тук­талып калма, дәвам ит. Пауза ясама, сиздермә!” — ди иде режиссерлар. Роль­гә шулхәтле кереп китәм, хискә бирелеп, яхшы башкарып чыга идем.

— Кү­­ңел­лесе дә, авыр чаклар да булгандыр? 

— Үлгән­че көлгән чаклар да, үксеп елыйсы килгән вакытлар да күп булды. Гомеремдә оныт­мый тор­ган берничә мизгелне сөйлим әле.

Берсендә сәх­нәдә “Галия­бану”ны уйныйбыз. Тамашачыга артым бе­лән бо­рыл­­ган идем. Берсе кизәнде дә, ябыштырып куйган борыным “сынып” төште. Көләсе килә, түзә алмыйм. Ә ул чакта кай­гылы эпизод иде. Хез­мәттәшләргә шыпырт кына: “Җайлагыз ин­де”, — дим. Әле алай төр­тә­ләр, әле болай. Җайлап куйдылар шунда. Соңыннан таныш тамашачылардан сораштым, сиз­мәгәннәр дә.

Декорация ауган вакытлар, түшәмнән әйбер коелган чакларны да күрдек. Хә­зер техник як көчле анысы.

Нәкый Исәнбәтнең “Мир­­­кәй белән Айсылу”ын да сөй­­лим әле. Миңа Айсылу ро­лен бирделәр. Тинтәк­ кыз бит инде ул. Андый кешене якыннан күр­гәнем юк. Җү­ләрләр хастаханәсенә ба­расы иттем. Па­латага кер­­сәм, кайсы җырлый, кай­сы кулын чәйни, кайсы кычкыра... Кем генә юк ан­да. Шунда бик чи­бәр кызга күзем төште. 18 яшь­ләр тирәсе бул­­гандыр. Тыныч кы­на чит­тә утыра, үзе бик матур җырлый. Өч көн буе җүн­ләп йоклый алмадым. Күз алдымда шул кыз торды. Сәхнәдә дә гел шу­ны уйлап уйнадым. Каты кү­ңелле ке­ше­­ләр кү­зеннән дә яшь ак­ты хәтта. Барысын да йө­рәгең аша үт­кәреп уйный бе­лергә кирәк. Театр артис­ты булу бик авыр эш ул.

— Рауза апа, хәзер спек­такльләргә йөрисезме? Бү­генге куелыштан, актерларның уйнавыннан канәгатьме сез?

— Мин элеккеге за­ман гадәтләрен күр­гән кеше: битне каплап йөрү, чәч күр­сәтмәү, әкрен сөйлә­шү... Инсафлы вакытлар эләкте без­гә. Хә­зер спектакль куялар, барысы да сикерә генә белә. Кайбер артистларга ки­сәтү ясыйм, ничек дө­­рес булганлыгын аң­латам. Кайчак өй­рәт­кәнне яратып та бетермиләр. Югыйсә үзләре өчен тырышам бит.

М.Фәйзинең “Галиябану”ы, Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми”е тарих бит ул. Үзгәр­тү­ләрне ка­бул итә алмыйм. Аны театр да күрсәтмәсә, кем күр­сәтә?! Хә­зер кем ничек булдыра, нәрсә тели, шу­ны куя. Халыкны алдап булмый. Cизә бит ул. Мин туры кеше. Бер тапшыруда: “Мир­хәй­дәр Фәйзи исән булып, яңача куелышның бер генә картинасын караса да, шул минутта йөрәге ярылып үл­гән булыр иде”, — дидем.

Хәзер сәхнә дә, акустика да начар. Көй дә, дикция дә юк. Бу хакта уйласам, күңелем төшә. Без бөтен гомерне шуңа багышладык, энергияне тулысынча бирдек. Ба­лага, иргә игътибар да җи­тенкерәмәде. Әмма халыкка гадел хезмәт иттек.

 

“20 көн очрашкач,  нурига кияүгә чыктым”

— Рауза апа, Нури абый­­ның көнләшкән чаклары булдымы?

— Нури — Балтач егете, 1952 елда өйлә­нештек. Ул ком­сомол секретаре булып эшли иде. Безне дустым Ро­­за таныштырды. Нури мин катнашкан спектакльләрне чит­тән генә карап йөргән, кү­­зәткән. Кинога да чакырга­лады. Шунысы кызык, егетләрнең озатканы булды, алар гел кочарга, үбәргә сузылалар иде. Гәрчә бу кыланмышларын яратмасам да. Ә Нури бер дә андый бул­мады. Озатканда хәтта кулдан да тотмады. Ул гел диң­гезче киеменнән йөрде, аңа гашыйк була бардым. Танышуыбызга 15-20 көн булгач, үзем дә сизмичә, кияүгә чы­гып куйдым. Мине дуслары белән бергә чәйгә чакырды. Алар барысын да ал­дан план­лаштырган икән. Мин ге­­нә белмәгәнмен. Кай­т­­­сак, әнисе дә шунда. Дуслары: “Бу­лачак киленең шу­шы ин­де, Гайшә апа”, — ди­мә­сен­ме?! “Миңа чәй­ алып кайт­салар, сәхнә­дә Хә­лил кочаклаган вакытта көнлә­шеп Ну­ри йөгереп яннарына мен­мә­сә, мин кар­шы тү­гел”, — ди­де әни. Өй­лә­нешү шул булды.

Иремнән уңдым. Нури акыллы, тырыш булды, иң мө­­һиме көнләшмәде. Ар­тист­ларга тормыш иптәше табу авыр. Алар сәхнәгә га­шыйк, нечкә күңелле, хис­чән. Ә ирләрнең күбесе көн­ли. Шул сәбәп­ле күпме гаи­лә таркала. Нурины бә­хе­тем дими, кем ди­им?! Көн­­ләшү түгел, киресен­чә, спектакль­дән кайткач, кисә­тү ясый иде. Ул мин уйнаган һәр спек­такль­гә йөрде. Ихлас тән­кыйтьләүчем булды.

Нури үзе дә берничә ел театрда директор урынбасары вазыйфасын башкарды. Аннан 24 ел меди­ци­на уни­вер­сите­тында  фәл­­сә­фә фә­нен укытты. Бергә яши башлавыбызга     60 елдан артты ин­де. Бриллиант туебыз булып узды.

Нури терәгем. Кайнатмага хәтле ясый. Элек мин гастрольдә чакта өй­дәге бө­тен эшне башкарды, хатын-кыз эше дип тор­мый. Хәзер дә ба­зар­га ул йөри, өй­не дә күб­рәк Нури җыештыра. Мин әллә ни майтара алмыйм. “Барын да эшлим, син генә исән була күр!” — дип тора картым.

— Рауза апа, бер генә бала белән чикләнгәнсез...

— Улыбыз Марат 1953 ел­да туды. Аңа да 60 яшь ин­де. Гомер кая чаба диген?! Хәрби училище тә­мам­лады. Аны Грузиягә җи­бәрделәр. Җиде ел шунда хез­мәт ит­те. Шуннан өйлә­неп кайтты. Хатыны Лариса мәктәп бетергән генә иде. Монда пе­да­гогика университетының биология факультетында укыды. Соң­рак логопед белгечлеген үзләштерде. Поликлиникада логопед булып эш­ли. Марат диссертация яклады. Социолог булып эш­ләде. Пенсиягә чыккач та, бе­раз акчасы ярап торыр, дип эшләп йөри. 

Ике бала үс­тер­деләр. Ма­­ри­на (мин аңа яратып Мә­динә дип дәшәм) 32 яшен­дә, кияүдә. Тимурыбызга     23 яшь. Татарча бел­мә­сәләр дә, өй­рә­нергә тырышалар. Кайбер җөмлә­ләрне гел татарча әй­тәләр. Теләкләре бар, шу­ны­сы да сөендерә ин­де. Миңа “дәү әни” дип кенә торалар.

Улыбыз аерым яши. Дүрт бүл­мәле фатирлары бар. Тормышлары Аллага шөкер. 35 ел бергә матур торалар. 

Бер бала ди­гәннән, балакаем, безнең заманда ни­чек Марат эләгеп калды әле диген?! Декрет ялын­да нибары биш көн булдым. Эш­кә чакырдылар. Өебез театр­­­дан  3 км чит­тә. Зур-зур роль­ләр башкарган вакытым. Көн са­ен ир­тән чыгып ки­тәм, төнлә кайтам. Хә­зер артистлар тормышы бөтен­ләй икенче. Килү бе­лән алар­га фатир би­рәләр. Балалары бакчада. Минем Маратны әле каенанам, әле танышларым карап торды.

Берсендә 40 көнгә Башкортостан якларына гас­трольгә чыгып киттек. Улым Балтачта әниләр­дә калды. Бик сагынып кайт­­сам, бала миңа “Тит”, ди! Ятсынды. Көч­кә кулга ияләштердем. Артист баласына ул чорда шундый тәр­бия эләкте инде. Икенче бала алып кайту турында уйлап та булмый иде. Хәзер, берәр кызыбыз да ту­са, шәп буласы булган, дип үкенгән чаклар булгалый.

Торак мәсьәләсе дә авыр булды. Кечкенә бала белән барактан-баракка күчеп йөрдек.

— Рауза апа, фатир ди­гәннән, үзәктә Актерлар йорты бар бит. Күп кенә сәнгать әһелләренә шуннан бушлай фатир тәтеде. Сез иске йортта яшисез. Анда күчү бәхете елмаймадымы?

— Бу йортыбыз 1936 елгы. Иске булса да, күңелгә якын. Янәшәдә генә парк, бик тыныч, матур урын. Гаражыбыз да шунда. Нури бакчага “Ока”сы белән йө­ри. Яңа фатирга нәфес сузмадык. Без булганына шө­кер итә белә торган буын бит. Тәр­биябез шундый. Элек­кеге шартлар белән чагыштырсак, бу фатир без­гә җән­нәт кебек. Шуңа анда тәкъ­дим итсәләр дә, баш тарттык.

— Бакчагыз кай якта?

— Бакчабыз Югары Ос­лан­да, Студенцыда бик матур җирдә. Кул сузымында гына Идел елгасы. Бабаем ба­рысын да үс­терә. Кайнатманың ниндиен генә ясамый. Ашап бе­терә торган түгел. Запас күп. Икәү­­­­ләшеп чәйгә үлән­нәр җыябыз. Ходай Нуриемны саулыктан аермасын!

— Пенсияләр канәгать­ләндерәме соң?

— Мин ТРның —  халык, РФның атказанган артисты. Заманында ташламалар бар иде. Әм­ма Ельцин чорында аларны бе­тер­деләр. Төр­мә­дән чыккан кешегә дә, гомер буе халкына хезмәт иткән, мактаулы исемнәре булганнарга да шул бер үк пенсия. Дө­рес, зарланмыйбыз. Бераз театрдан ярдәм итәләр, Актерлар йорты буенча Мәс­кәүдән дә биргәлиләр, Президент аппаратыннан яр­дәм бар. Барысын кушкач, ярыйсы сумма чыга. Ай­ны­кы айга җитә, кысылып яшәмибез. 

 

“Иҗат кешесе өчен лаеклы ял җәзага тиң”

— Рауза апа, 85 яшь үзен сиздерми калмыйдыр?

— 85 дип әйтү куркыныч!  Гомернең узганын сизми дә калдым. Ә ул үтә дә китә икән. 50, 60, 70 ләрне сәх­нә­дә үткәрдем. Сикереп ке­нә йөри идем. Быел 22 февральдә 85 яшьлекне билгеләргә җыенабыз. 90 га якынлашканда бик сикереп булмас шул.

Сәхнә, иҗат кешесен лаеклы ялга чыгару җәзага тиң. Мин аны лаеклы түгел, ә газаплы ял дип атыйм. Гел тыгыз режимда сәхнәдә эш­ләп, кинәт пенсиягә чыгарылган артистларның гомере йә җүләрләр йортында бетә, йә бер-ике ел яши дә китеп бара ул. Уйлап кара, өч бүлмәле фатирда ялгызың ничек яшәмәк, дүрт стена арасында 24 сәгать нишләмәк кирәк?! Төшемә дә гел театр керә. Ул тормышымның аерылгысыз өле­ше. Ярый әле Нури бар. Без бер-беребезгә иптәш.

Әлбәттә, 85 яшь үзен сиздерә. Авырулар баса бара. Биш катлаулы операция кичердем. Бер наркоз кешенең 10 ел гомерен ала, ди­ләр бит. Балачакта утын күтәреп ташыганнар, суыкта тишек аяк киемнәре белән йөрүләр карт­лыкта үзен белгертте. Яшьлектә җү­ләрлек, ташып торган энергия белән сизелмәгән ул. Вакытында дәваланган булсам! Сәх­нә барын да оныт­тыра, дәвалый шул. Өч ел элек, сәхнәдә уйнамый башлагач, моны белдем. Шу­лай да, үз яшем өчен хәлем ярый торган дип саныйм. Халкым онытмый. Урамда да танып, килеп кочаклыйлар. Мин бә­хетле! Ходайга шөкер итеп яшим.

 

Ире Нури абый белән

 

Нури абый, улы Марат, килене Лариса белән

 

"Ир-егетләр" спектаклендә Галия ролендә 

 

"Зәңгәр шәл"дә Мәйсәрә ролендә

 

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 01.03.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры