Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ФЕРМА ТӨЗҮ ХЫЯЛ ИДЕ”

Республика буенча барган “Гаилә фермасы” программасы турында әледән-әле язып торабыз. Кайсы җирлектә, кеше нинди тармакта эшли, авырлыклары, отышлы яклары — барысын да яктыртырга тырышабыз. Кайсы юнәлешне генә сайламасыннар, һәр гаиләнең үз тарихы була. Кемдер моңа барыбер терлек асрыйбыз, ичмасам, программа нигезендә булыр дип алына. Икенче берәүләр исә күптәнге хыялларын тормышка ашыра. Гомере буе Чаллыда яшәп, күптән түгел генә туган ягы Сарман районының Нарат-Асты авылына күчеп кайткан Валентина һәм Юрий Семеновлар әнә шундыйлар рәтендә. 15 яшьтән авылдан чыгып киткән Валентина апа берничә шәһәрдә яшәп ала. Сөйгәне Юрий белән кавышып бергә тора башлагач, 25 елдан артык вакыт Чаллыда эшләп уза аларның. Баштарак пешекчелек тармагында булсалар, соңрак базарда бер нокта ачып, үз эшләрен булдыралар. Яшәргә менә дигән фатир, гаилә өчен тормыш алып барырга җитәрлек акча кереп торса да, Валентина апа күңеленнән һаман авыл тормышы, фермерлык эше белән яна.

 — Белмим, авыл, ферма эше дип тагын күпме янып йөргән булыр идем икән, көн­нәрдән бер көнне бө­тен­ләй чит бер хатын: “Завод төзерлек акчагыз бар бит. Күптәнге хыялың, ник монда вакыт уздырасыз? Ба­рысы да сезнең кулда”, — диде. Күрәзәче булган ул, — дип сөйли Валентина апа. — Аның завод дигәне терлек тулы ферма икәнен үзем генә белә идем. Авылга кайтып, шушы эшкә кайчан да булса барыбер тотына идек, әмма әлеге хатын сүзләре миңа әйтерсең канат таккандай булды. Кызык, әмма 30 елга якын шәһәрдә яшәп, нәкъ менә ул әйткәннән соң артык бер көн дә тоткарланмыйча авылга кайтып абзар саласы килә башлады. Юрага да ничек бар, шулай әйт­тем. Инде 25 ел бергә яшәү дәверендә без бербөтен булып беткән кешеләр. Шундук аңлады. “Хы­ял икән, ди­мәк, аны чынга ашырырга кирәк. Киттек”, — диде ул, уенын-чынын бергә кушып. Менә шулай итеп кире үземнең туган авылга кайтып төштек. Ән­кәй инде юк, 15 ел буе буш торган нигезгә җан өреп җибәрдек.

Алар кайтып төпләнгән елны “Гаилә фермасы” дип аталган дәүләт программасы булмый әле. Планнары белән уртаклашып, ки­ңәш-табыш итәргә дип районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәрит Хөснуллин янына бер керү­дә үк уртак тел таба алар. Бу кешегә Семеновлар гаиләсе аеруча рәх­мәтле.

— Эшне дуңгызлар алып башлап җибәрәсе идек. Ә Фәрит Мөнәвирович сыерларга өстенлек бирә икән. Без­гә дә шуны киңәш итте. Иткә караганда сөт акчасы көндәлек булуын да, эш барышындагы башка нечкәлекләрне аңлатканы өчен дә без аңа чиксез рәхмәтле. Бу урында әле яңа кеше булса да, районның бөтен фермерларына ярдәме тия, — дип сөйли Валентина ханым. —  Район башлыгы Нә­фис Закировка аерым рәх­мәт әй­тәсе килә. Урыннарга тиешле, үз өлкәсендәге белгечләрне куя белгән.

Эшебезне Башкортостанның Бәләбәй районыннан алып кайткан 23 баш “Симменталь” токымлы бозаудан башлап җибәрдек. Алар бер атналык, кайсы 28, кайсы 31 килолы иде. Килосы 120 сумнан алдык. Коры сөт эчеп, тәмам “кеше” булды үзләре тагын. Терлекне бит аны күк­рәк баласыдай тәр­бияләргә ки­рәк. Әлеге дә бая­гы гомерлек хыял булгач, бер дә авырсынмый эшләдек. Аллага шөкер, шул бозауларыбыз сыер булды. “Симменталь”нең сөте азрак булса да, бик куе һәм тәмле. Яңа алып кайтканнар арасында кара чуар токымлы сыерлар да бар. Алары сөт тә бирә, итләч тә була, — дип маллары турында вә­земләп, яратып сөйли хуҗабикә.

Семеновлар гаиләсе терлек алып эшләп кенә киткән 2010 елда җәй коры килә. Хәтерләсәгез, ул вакытта аягында шактый нык торган хуҗалыклар да сыналды. Ничек кенә авыр булмасын, Семеновлар ан­да да чыгу юлын тапканнар. Печәнне фура-фура Пермь­нән кайтартканнар, бер машинасы 53 мең сумга төште, дип искә ала Валентина ха­ным. Кыйбат булган, әмма бер баш малкайны да югалтмаганнар.

— “Гаилә фермасы” программасы барлыкка килү белән Фәрит Мөнәвирович, әйдәгез, бу нәкъ сезнең өчен отышлы, дип документ­лар җыярга кушты. Кай арада программага кердек, 10х40 үлчәмдәге ферма бинасын төзеп тә куйдык. Ул шу­ның кадәр шәп килеп чыкты. Күчен дә үзең тор менә! Башта субсидиянең 500 мең сумлык бер өлеше, аннары шул ук күләмдә икенче өле­ше кайтты. Анда электр чыбыгы сузу да программа нигезендә бушка башкарылды. Без эшли башлаганда боларның берсе дә юк иде бит. Ул шуның кадәр вакытлы барлыкка килде, — дип куанып сөйли Валентина апа. — Бүген 30 баш савым сыеры, үгезләребез, 21 бозавыбыз бар. Хәзер сөт күпкә ки­меде анысы. Ә җәй­ләрен тәү­ле­генә 100 әр литр саудым. Са­вып кергән беренче литрларны гомер онытасым юк! Йө­гереп диярлек өйгә кереп, бергәләшеп эчтек. Сөт эчкән бар анысы, әмма бусы бит үзеңнеке! Чаллыда яшәгәндә кайчак, их, авыл сөте эчәсе иде, дип уйлаган вакытлар булды. Хәзер менә барысы да бар.

— Менә бусы Васька, монысы Василек, Дочка, Тимошка, Аю, Калмагор, Зинька, — дип утар ишеген ачып санап китте Юрий абый. — Барысының да кушаматы бар. Таныйбыз, бутамыйбыз.

Шушындый зур хуҗалыкта алар әлегә үзләре дә җи­тешәләр. Яннарында уллары Юлиан яши. Сыерларны Валентина ханым кулдан сава икән. Аппарат бар, әм­ма ул күбрәк башка исәп­ләнгән, киләчәккә, ди алар.

— Авыл җирлегендә яшә­сәк тә, сөтне кая куйыйм икән дип бер дә аптыраган булмады, — дип сөйләвен дәвам итә хуҗабикә. — Савып кереп бер кат эшне бетергәч, районга төшеп таратып кайтабыз. Кирәк икән, эш урынына, кирәксә, өйгә кертеп би­рә­без. Эремчек, корт кайнатам. Бал белән кушып эшләгәч, кеше аеруча яратып ала. Сөтнең           3 литры — 80, корт 250 сум.

Шәһәрдән кайтып шушы рәвешле яшәп китүебезгә шаккатучылар, бик үк ышанып бетмәүчеләр дә бар. Булдырырлармы, янәсе, тү­землекләре озакка җитәрме? Ә без эшсез, көпә-көн­дез исереп йөрүчеләргә аптырыйбыз. Нарат-Асты кеч­кенә, 21 хуҗалыктан торган авыл. Әмма эш анда тү­гел бит. Яшим дисәң, кайда да тир түкмичә генә булмый ул. Зур шәһәрдә эшләмичә буламы? Бездән күреп бертуган сеңлебез дә гаиләсе белән монда кайтты.

Улыбыз күрше авылда үзенә җир алды, КФХ булып тер­кәлде. “Минем дә үз эш­емне булдырасы килә”, — ди. Эшләсен, без мо­ңа шат кы­на! Тиздән аңа 5 мил­лион сум субсидия кайтыр дип торабыз. Ул акчага комбайн, “Беларусь”, “Газель”, сөт ма­ши­насы алачакбыз. 

Иртән торгач, әти-әниемә ге­нә тү­гел, шушы нигездә яшә­гән кешеләр рухына да дога кылам. Еллар имин килсен, сугышлар булмасын иде, дип телим. Дәү­ләтнең дә гел тискәре ягын гын­а күрергә кирәкми. Тәгәрәп киткән тә­гәр­мәч туктамый инде ул. Бер программа бетсә, икенчесе барлыкка килә. Берни булмаса да, егылып үлеп булмый. Матур итеп яшим ди­сәң, барыбер ни белән­дер шөгыльләнергә  ки­рәк. Беркем булышмаган очракта да, аяк чалучылар булса да, туктап калмаска, һаман алга барырга. Хә­зер элеккеге заман тү­гел. Эшлим дигән кешегә мөм­кинлекләр бихисап. Эш булсын, эшләп кеше үлми ул!

Сөтлебикәләрнең кәефе көр

 

Азыкка кытлык юк

Алсу САБИРОВА | 01.03.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры