Җомга 15 ноябрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“12 ЕЛ ТОРАБЫЗ, БЕР ДӘ ТАЛАШКАНЫБЫЗ ЮК”

Илфак Шиһапов акыллы кеше белән сөйләшеп утырырга ярата. Аны аңлый алучыга күңелен ача. Мунча кереп ял итә, Мөхәммәт Мәһдиевне укырга ярата. Телевизор карамый, “Тормыш интернетка күчеп бара”, — ди. Иртәнге сәгать дүртләрдә йокларга ятып, 10-11 ләрдә уяна. Көне язып үтә. Ике пьеса төгәлләп килә. “Мунча ташы”ның китабын эшләп бетергән. Хатыны Илсөя Бәдретдиновага җырлар, “Ахырзаман” төркеменә юмор яза.

— Илфак әфәнде, беренче хатының белән ни өчен аерылыштың?

— Ике кеше бергә яшәүнең кризиска җиткәнен аң­лый икән, нигә алар азапланырга ти­еш? Гаилә бит әле хатын гы­на түгел, балаларым белән аралашып, яр­дәм итеп яшим, икесен дә тү­ләп укыттым. Гаиләне сак­­лау бер йортта тору ди­гән сүз ге­нә түгел ул. Та­ныш­­ла­рым бар: атна саен ире хатынын канга батырып кыйный, хатыны көн саен иренә, берәр яры башың бет­сә иде, дип тели, бергә яши­ләр, аерылмыйлар, алар да гаи­лә һәм андыйлар бик күп. Хатыны йө­ри — ире белә, ире йөри — хатыны белә, алар да гаилә бу­лып яши. Кирәкме ул?! Бе­ренче хатыныма тырнак белән дә чи­ерт­­мәдем, начар яшәмәдек, кризиска килеп җиттек.

— Нинди?

— Бер-береңә чит кешегә әйләнәсең. Андыйлар бик күп, алар кеше, туганнар нәр­сә әйтер дип аерылышмыйча яши. Аерылу, башка гаилә коруны сенсация итеп кабул итмим. Бер-береңә ка­рата күңел җылысы калмаган икән, нигә, нәрсә өчен бергә яшәргә?

— Ул кияүгә чыктымы?

— Юк. Юк бугай.

— Сине икенче хатының Ил­сө­я­­­дән көн­ләшә икән, ди­ләр...

— Гомердә дә.

— Шуңа күрә мә­хәббәт җырлары җырлатмыйча, шансон гы­на җырлата икән, ди­ләр. Илсөя мә­хәб­­бәт җырлары җырлый башласа, ирләр шашып, аны урлап китүләре дә бар икән, диләр.

— Илсөяне көнләшә дип әйткән кешенең битенә тө­кер. Гашыйклар көнендә хатынны җырларга төнге клубка җибәрдем. Мин ба­ла йоклатып өйдә калдым. Күпчелек концертларга Илсөя берүзе йөри. Программаны җайга салып бетер­гәнче бер ай йөрим дә, аннары анда минем кирәгем юк. Финанс мәсьә­ләлә­рен телефоннан хәл итәм. Хатын итәгенә тагылып йөрүне ки­рәк дип санамыйм. Чынлап то­рып көн­ләшсәм, көн­лә­шер­гә сәбәп булса, андый хатын белән өч көн дә тормыйм.

— Илсөя сиңа хыянәт итми микән соң?

— Мин аңа ышанам. Шигем булса, бер минут та яшереп тормыйм, уйлап та йөрмим, шундук әйтәм. Әгәр хатын-кыз хыянәт итә икән, син аны беркайчан да туктата, контрольдә тота алмыйсың, башында үз акылы булмаса. Хатын-кыз кебек хәйләкәр зат юк ул.

— Өйдә Илсөя “командовать” итәме?

— Итә алмый.

— Кулда тотасыңмы?

— Безнең башта ук шулай куелды. Унике ел торабыз, бер генә тапкыр да талашканыбыз юк. Сугышу турында әйтмим дә, хатын-кызга кул күтәргән ир-атны ир-ат дип санамыйм.

— Интернетта: “Тәмәке тарта-тарта Илсөянең тавышы карлыгып беткән”, — дип язганнар. Тартамы?

— Тартмый.

— Илфак әфәнде, күп кенә язмаларыңны укыгач туган сорауларымны сиңа юллыйм. Аллаһы Тәга­ләгә ышанасыңмы?

— Күктә безне барлыкка китергән Тәңре барлыгына ышанам.

— Ник Аллаһы Тәгалә димисең?

— Тәңре дип әйтү якынрак.

— Кыямәт, җәннәт, җә­һән­нәмгә ышанасыңмы?

— Ышанмыйм.

— Үлгәч, ни була, синең­чә?

— Җан галәмдәге бер ур­так мәгълүмати кырга кире кайта.

—  “Кунак” фильмыңда җан күчә, дисең...

— Булырга мөмкин дип саныйм.

— Дин тотасыңмы?

— Мин дини кеше түгел.

— Илфак әфәнде, ниш­ләп әсәрләрең Камал театрында куелмый?

— Кирәген тапмыйм. Нәр­сә бирә ул? Бер дә кызыкмыйм.

— Сине Камал сәхнә­се­нә менгермиләрме әл­лә?

— Тәкъдим булды. Фәрит белән араларыбыз начар түгел. “Эшләп алып кил, әйдә куябыз”, — диде.

— Камал театрының кирәген тапмыйсың, Буа театры ник кирәк?

— Буа театры мин уйлаганча куя. “Исерек айныса, хә­ерче баеса” ике көндә язылган әйбер. Камал театрында гомеремдә дә булганым юк.

— Ник?

— Спектакль карап утыра алмыйм, театр сәнгатен аңламыймдыр. Күршеләрем “Кара чикмән” спектаклен карап, ул аны атып үтерде, дип елап кайтканнар. “Сиңа тормышыңда кайгы җитмиме әллә?” — дигәч, аң­ла­мады. Малае эчә, кызы иреннән аерылып кайтты. “Алар өчен еламыйсың, кемдер аткан дип күз яше түгә­сең. Син тормышыңны уйлап ела”, — дидем.   

   Илфак Шиһапов белән сөйләшеп бетердем бугай. Өч соравым калган икән. Күп хатын белән яшәр идең­ме? Илсөя бе­лән дә кризис башланса, тагын аерылышмассызмы? Сө­яркәң бармы?

Тагын үтеп барышлый бер очраганда сорармын инде...

 

ГАБДРӘХИМ | 28.03.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры