Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КАВЫНГА ХӘТЛЕ ҮСТЕРӘБЕЗ”

Чүпрәле районының Яңа Чүпрәле авылында гомер итүче Фирдәүсә Даутова моннан биш ел элек, сату-алу өлкәсендәге эшенә нокта куеп, үсентеләр үстереп сатуга керешә. Халыкны кыяр-помидор, кәбестә белән тәэмин итә башлый. Үткән ел кавын да үстереп саткан хәтта. — Бакча эшен балачактан яраттым. Тәртибен белер-белмәс кыяр утыртып, шулардан уңыш алып сөенгән самими чаклар бер дә истән чыкмый, — ди Фирдәүсә апа. — Ул чорда кызык өчен булса, хәзер шушы һөнәребез гаилә кассасын тулыландыручы төп чара. Дәүләт эш ачучыларга ярдәм йөзеннән төрле программалар уйлап чыгаргач, шуннан файдаланып, үземне бары тик яраткан эшемә — бакчачылыкка багышлыйсы иттем. Күңелгә якын кәсеп булгач, үсентеләрне күз карасы кебек тәрбиялим. Аларга яктылык, су, ашлама гына түгел, җылы мөнәсәбәт тә бик кирәк.

 

 “Теплицадан кермибез дә”

Фирдәүсә һәм Рафаэль Даутовлар район үзәгендә яши. Башта Ульян өлкә­сендә гомер иткәннәр, 2000 елда исә бирегә кайтып төплән­гәннәр. Үз эшләренә алынганчы, кайларда гына хезмәт куймаганнар. Фир­дәүсә апа белгечлеге буенча икъти­сад­чы. Хәзер аңа 45 яшь. Го­меренең шактый өлешен са­ту-алу өлкәсенә багышлаган. Биш ел элек крестьян-фермер хуҗалыгын булдырганнар. Моның өчен дәүләт­тән 300 мең сум акчалата ярдәм алганнар.

— Эшне 5 ел элек үк ачсак та, теплицаны бер ел соңга калып куйдылар. Бераз көтәргә туры килде, — ди Фирдәүсә апа.

Бүген икесе дә бөтен вакытын теплицага бирә. Эш­че­ләр тотмыйлар. “Чыгымнар болай да җитәрлек. Әле­гә ничек тә җитешергә ты­ры­шабыз, теплицадан кер­ми­без дә”, — ди алар.

Мин килгәндә дә Даутовларның теплица тирәсендә мәш килеп эшләп йөргән чагы иде. Алар теплицаны җылыту өчен утын әзерләү белән мәшгуль: берсе ярып тора, икенчесе ташый.

— Газ белән эше җиңел­рәк, әмма аны кертү ат бә­я­сенә төшә. Айлык түләү­ләр дә бик кыйммәт. Җиңә торган түгел. Шуңа утын белән ягып җылытыла торган итеп көйләдек. Мәшә­катьле булса да, азмы-күп­ме эконо­мия­­лерәк. Безгә урман ерак түгел. Агачны шуннан китертәбез. Үзебез кисәбез, ярабыз, — ди Рафаэль абый.

Янәшәдәге теплица эче­нә үттек. Ул 2 сутый мәй­дан­ны били, поликарбонаттан эшләнгән. Түбәсен өй кыегы кебек иткәннәр. Монысы кар өелеп ятмыйча, җиргә шуып төшәр өчен бик җай­лы, дип аңлатты хуҗалар. Теплица эче җып-җы­лы. Рафаэль абый анда ике мич чыгарып куйган. Берсе утын ягарга булса, икенчесендә үсентеләргә сибү өчен су җылыталар.

Теплицага әлегә үсентеләрне чыгармаганнар. Алар залда тора. Аның каравы тип-тигез озын түтәлләр аларны көтә.

 

“Санап эшләгәнебез юк”

— Элек, башка эш белән мәшгуль булганда да, өстә­мә акча ярап торыр дип, үсентеләр үстереп сату бе­лән мавыга идем. Бу эш ми­ңа яңа түгел. 

Кыяр һәм помидорларны чәчкәндә санамадым да хәт­та. Исәпләп эшләгә­нем юк. Ничәсе үсә, барысы да безнеке, — ди Фирдәүсә апа, елмаеп. — Үсенте­ләрне 9 май тирәсендә сатарга исәп­­ләп торам. Уңган бакчачылар шул көн­нәрдән дә калмый ала башлыйлар.     

Быел Фирдәүсә апа помидор, кыярны февраль башында чәчкән. Җирне көз­дән әзерләп калдырган. Әң­гәмәдәшем орлык чәчәр алдыннан ул җиргә тирес бе­лән бергә махсус сатыла торган “Для рассады натуральный торфогрунт” дигән туфрак та кушкан.  

— Безнең ничә ел буе ял итмәгән җирнең туфрагын 100 % уңдырышлы дип булмыйдыр инде. Ел саен ниндидер культура үсә анда, минераллары да кимидер. Шуңа кирәкле органик мат­дәләр белән туендырылган туфрак аласы иттек. Ул үсентене хәйран яхшырта, — ди Фирдәүсә апа.

Орлыкларны стаканнарга бер-бер чәчеп, аларны тарт­маларга утыртканнар.

— Үсентеләремә атнага     3 тапкыр җылымса су сибәм. Бүлмәдә 22-25 градус җылылык хөкем сөрә. Болардан тыш аларга яктылык зарур. Шуңа тартмаларны залга керттек. Чөнки биредә 6 зур тәрәзәдән яктылык төшеп тора, — ди Фирдәүсә апа. — Тиздән үсентеләрне теплицага чыгарасы. Кайберәүләр бу эшне март уртасыннан да соңга калмый башкара. Үсен­тенең мыек җибәрүенә хәтле сузмаска кирәк. Бу оч­ракта ул чиргә сабыша, авыррак терелә.

Алда әйтелгәнчә, теплицада түтәлләр әзер. Аларны мотоблок ярдәмендә ясаганнар. Башта тирес белән ашлаганнар. Үсентеләрне чы­гаргач, башка бакчачылар кебек алар да сыек тирестән әзерлән­гән сыекча сибәргә планлаштыра.

— Ул сыекча төрле корткычлардан, зарарлы бөҗәк­ләр­дән, авырулардан саклый. Моның өчен өстәмә ак­ча да чыгарасы түгел. Мал тоткан кеше аны бик тиз ара­да өйдә ясый, — ди Рафаэль абый.   

 

“Кыярның “Маринда” дигәнен яратабыз”

Орлыкка килгәндә, Даутовлар аны заказ белән кайтарткан. Зур капта сатыла торганын алганнар.

— Орлыкны ясаган юк, са­тып алабыз. Бер-бер кабы 1500 әр сумга төш­те. Күпләп алганда отышлырак. Кечке­нә капларда 8-10 орлык була. Аларының да әле берничәсе эшкә ярамый. Бәясе үзен акламый, — ди әңгәмә­дәш­ләрем.  

Фирдәүсә апа кыярның “Герман”, “Маринда”, “Ма­ша”, “Пикас” кебек сортларына өстенлек биргән.

— Сыналган төрләр, аларны электән үк утыртам, — ди ул. — Шәхсән безгә кил­гәндә, “Маринда” дигәнен яратабыз. Аның кыяр белән тәэмин итү срогы озаграк. Башкаларга караганда ир­тә өлгерә, барысыннан да соң­рак туктый. Тәменә килгән­дә, аермасын сизмибез дә, барысы да тәмле. Клиентларның күбесе озын кыярга өстенлек бирә. “Пикас” нәкъ шундый. Бу сорт са­латлар өчен дә тәмле, ди­ләр.

Помидор орлыгының “Волгоградский”, “Дубок”, “Бычье сердце” дигәнен чәчкәннәр. Тәҗрибә йөзен­нән “Джина” исемле яңа сортны да утыртып караганнар.

— Бу өлкәдәге яңалыклар бе­лән даими кызыксынып барам. Яңа сортларны үс­те­реп карарга тырышам. “Джина” яхшы шытып чыкты, сынатмады, — ди Фирдәүсә апа.

Помидор, кыярдан тыш ул кәбестә үсентесе дә са­та. Анысына әле иртәрәк икән, май башында теплицага гы­на утыртачакмын, ди. Ә иртә өл­­герә торганын тиз­дән, март азакларында ук чәч­мәкче.

Бәяләргә килгәндә, үткән ел Даутовлар кәбестә үсентесен — 3, помидорны — 8, кыярны 5 сумнан саткан.

— Бу тотрыклы бәяләр тү­гел. Азакка таба алар тагын да түбән тәгәрәде. Быел ничек булыр, әлегә белмибез, — диләр.

Соңгы бер-ике елда Фир­дәүсә апа кавын үсентесе дә саткан. Аның “Колхозница” дигән сортын үстергән.

— Апрель башында кавын чәчәргә исәп. Аны үстерүнең бер авырлыгы да юк. Нәкъ кыяр белән помидор кебек. Үткән ел кавын үсентесен     5 сумга саттык. 5-6 төп алып утыртсаң, бөтен гаиләгә җи­тәрлек була, — ди Фирдәүсә апа. 

 

“Үсентеләр гөлләрне кысрыклый”

Фирдәүсә апа инде күп еллар гөлләр үс­те­рә. Моны аның хоббие дияргә дә була. Кайчандыр алар бүлмә тутырып үскән. Әмма үсенте сату белән ма­выга башлагач, залдагы гөлләр корый башлаган. По­мидор, кыяр үсентесе белән янәшә тора алмый икән алар.

— Туфрак белән авыру да керергә мөмкин. Сәбәпләр төрле була ала. Аннары һава да җитмидер. Үсентеләребез 20-30 гына түгел бит, берничә йөз, хәтта мең­гә якын. Гөлләр белән килешә алмыйлар. Үсентеләр теплицага чыккач кына чә­чәк­лә­рем бераз хәл ала. Шулай да, ел саен алар са­ны кими. Кыяр белән помидор да бер-берсен яратмый. Өйдә урын җитәрлек булса, аларны аерым бүл­мә­ләргә утырту отышлы. Кы­яр барысыннан да көчле­рәк, “усалрак”, ул помидорны да, гөлләрне дә җиңә, — ди Фирдәүсә апа.

Даутовлар эшләреннән канәгать, минуска эшләмибез, акчасы зарланырлык түгел, диләр. Иң мөһиме шул.

— Базарда йөрисе юк. Үсентеләрне өйгә килеп алалар. Арада помидорны 80-100 әр, кыярны 50 шәр төп алучылар да җитәрлек. Халык табигый яшелчәнең ни икәнен яхшы чамалый, үзе үстергәнне рәхәтләнеп ашый. Хәзер һәркемнең диярлек бакчасында яхшы теплица, суы өенә дә, бакчасына да кергән. Бөтен мөмкинлекләр бар. Ялкауланмаска гына кирәк! — ди Рафаэль абый. 

Тиздән Даутовларның уллары армия сафларыннан кайтачак икән. Ата-ана шушы көннең тизрәк килеп җитүен зарыгып көтә.

— Улыбыз кайтса, эшләр тагын да җиңеләячәк. Шофер да ул безнең, бакчачы да. Мал-туарны күпләп асрыйбыз. Анысын да ешрак улыбыз карый иде. Белмә­гән эше юк. Исән-сау кайта күрсен! — дип тели ата-ана.  

Даутовлар йорты

 

2 сутый мәйданлы теплица

 

Рафаэль абый ясаган мич

 

"Көн саен шулай утын ярам", – ди Рафаэль абый

 

Үсентеләр теплицага чыгарга әзерләнә

Лилия ЙОСЫПОВА | 28.03.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры