Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АЯК ТАМЫРЫ КИҢӘЮ — КУРКЫНЫЧ АВЫРУ”¬

Бүген күпләр түбән очлыктагы кан тамырлары авыруыннан интегә. Аяклардагы кара кан тамырларының (веналарның) варикоз киңәюе шундый хроник чирләрнең бер төре. Кайбер рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге чир бүген олы яшьтәге кешеләрнең 66 %ында үзен сиздерә икән. Һәм авыручылар саны елдан-ел арта.Шул ук вакытта авыру киң колач җәеп кенә калмады, ә бермә-бер яшәрде дә. Бүген инде аның билгеләре 30 яшен дә тутырмаган кешеләрдә күренә. Аяктагы кан тамырлары киңәюнең сәбәпләре нинди? Медицина фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең 9 нчы номерлы хастаханәсенең югары категорияле табиб-хирургы Лилия Сәйдел кызы ФӘССАХОВА безгә авыруны дәвалау һәм булдырмый калу чаралары турында сөйләде.


 

 

 “Авы­ручыларның 60-70 %ын хатын-кызлар тәшкил итә”

— Тамыр киңәю. Ул ни дигән сүз?

— Аяк тамырларының ки­ңәюе гаять куркыныч авыру. Аның белән изаланучылар арасында хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең дә күп булуын исәпкә алсак, чир берникадәр социаль проблема тудыра дип әй­тер­гә җирлек бар.

— Тамырлар ки­ңәй­гән очракта кан әйләнеше нинди үзгә­реш кичерә?

— Аяктагы веналарда кан астан өскә таба ага. Кан тамырларының өске якта һәм тирәндә ятканы була. Шул тамырлар арасында канның кирегә акмавын тәэмин итүче клапаннар бар. Тамыр­лар­ның ки­ңәюе менә шул клапаннарның эштән чыгуына китерә дә инде. Шуның аркасында өске катламдагы тамырдан тирәндәге тамырга куыласы кан кирегә ага башлый. Кан йөрешенең нормасы бо­зыла, тамырларда кан басымы арта.

— Кан тамырының шул рәвешле киңәюенә нинди факторлар йогынты ясый?

— Факторлар күптөрле. Беренчесе — кан әйләнешенең дөрес булмавы. Әйтик, канның нормадан артык куе булуы кан әйләнеше бозылуга китерә. Икенче мөһим фактор кешенең озак вакыт аяк өсте торуы. Күп вакыт аяк өсте торып эшләүче һө­нәр ияләре бар: сатучылар, пешекчеләр, укытучылар, чәч­тараш­лар, хирурглар. Аяк кан тамыры киңәю хатын-кызларга, биг­рәк тә йөкле ха­тыннарга күб­рәк яный. Барлык авы­ручы­ларның 60-70 %ын хатын-кызлар тәш­кил итә. Ши­кәр чи­ре белән интегүчеләр, йөрәк-кан әй­лә­­неше системасы дөрес эшлә­мәгән кешеләр, авыр хез­мәт башкаручылар да әле­ге авыруга бирешүчән. Кор­сак куышлыгында кан ба­сымы нормадан югары күтә­рел­сә, кан тамырларының тышчасы йомшак һәм көч­сез булса да аякта веналар ки­ңәя.

— Авыру нә­сел­­дән-нә­селгә кү­чәме?

— Нәселдәнлек буенча авыру очрагы 10-15 %ны тәш­кил итә. Аеруча әни­ләр ягыннан күбрәк тапшырыла.

— Озак вакыт утырып эш­ләүченең  аяк тамырларына зы­ян киләме?

— Аларда, га­дәттә, геморрой бу­ла. Ул  да кан әйләнеше бозылышы белән бәйле, ягъни кан юлларының киңә­юе ту­ры эчәк­тә була. Ә менә озак вакыт аякка-аяк атландырып утырганда  кан тамыры кысыла, аяк шешенә. Болай утыру аяк тамыры ки­ңәю­гә сәбәп­че була.

— Аяк кан тамырының киңәюен тышка чыккан билгеләре аша күргән бар.

— Бөтен очракларда да кан тамырлары кабарып чык­мый. Аяктагы дискомфорт, көзән җыеру, аның ше­­­шенүе — кан тамыры ки­ңәю авыруының беренче билгеләре. Кайбе­рәүләр аяк шешенүне кө­не буе йөреп, эштән арып кайтуга аударып калдыра. Бу дөрес түгел. Аяк ше­ше­­­­нә икән, йә бөер эш­чән­леге бозылган, йә йөрәк дө­рес эшләми яки кан әй­лә­неше системасы үзгәргән була. Андый очракта кичек­мәстән табибка күренер­гә кирәк.

Бу билгеләр­дән тыш, аякларда пәрәвез кебек тамырлар да күренергә мөм­кин. Авыруның 2-3 нче стадияләрендә генә кан тамырлары киңәю, төен­нәр күзгә күренә башлый, 4 нче стадиядә трофик җәрәхәт (трофическая язва) барлыкка килә.

 

“Гомер буе сакланып булмый”

— Кан тамырлары киңәю куркынычы янаган кешеләр ничек сакланырга тиеш?

— Беренче билгеләр барлыкка килү белән кичек­мәс­тән табибка күренергә ки­рәк. Үз белдегең белән берни эшләргә ярамый. Табиб авыруны тикшерә, ки­рәк тап­са, түбән очлыкларга УЗИ билгели. Һәм шуннан соң гы­на дәва­лау­ билгели. Кан тамырлары киңәю беренче ста­дия­ләрендә үк сизелеп алынса, авыруга, га­дәттә, дару препаратлары язып бирелә. Шул ук вакытта күп ке­нә рекомендация­ләр бирелә. Әйтик, кайнар мунчада юынмаска, саунада тир­ләп утырмаска киңәш ителә. Кеше спорт белән шө­гыль­ләнә, авыр әйбер кү­тәрә икән, ул, һичшиксез, йөк­ләмәне киметә төшәргә ти­еш була. Озак вакыт аяк өс­те басып эшләүчеләргә ком­прессион трикотаж — оек яки колготки кияргә кушыла. Андый ки­емне дә белер-белмәс кияргә ярамый. Трикотажның үлчә­ме туры килми икән, үзегезгә зыян гына эшләвегез бар.

— Кайбер сә­бәп­ләр аркасында табибка бару тоткарланырга да мөмкин. Авыртуны вакытлыча киметеп торып буламы?

— Даруханә­ләр­дә мазьлар бар. Вакытлыча җиңеллек тудыру өчен аларны кулланырга бу­ла, билгеле. Шул ук вакытта йоклаганда аякларны 20-30 градуска күтә­реп ятуны гадәткә кертегез. Эштә берничә сәгать эчен­дә арый­сыз икән, бераз ятып, аякларны 10-15 минутка өскә күтәреп тору җаен табыгыз.

— Профилактик чараларны үтәп кенә гомер буе авыруны булдырмаудан качып котылу мөм­кинме?

— Гомер буе качып котылып булмый. Әгәр нәселегездә шул авырудан инте­гүче бар икән яки сез алда са­нап кителгән һөнәр иясе булсагыз, инде килеп шикәр һәм башка йөрәк-кан системасы чире белән дә авырыйсыз икән, тамыр киңәю дә чит­ләтеп үтмә­ячәк. Профилактик чаралар авыруны кичектереп торырга гына сәләтле.

— Дәвалауның иң киң таралган ысулы — оператив юлдыр, мөгаен. Дәвалау про­цессы озакка сузыламы?

— Кан тамырлары киңәюнең дүрт стадиясен билгелибез. Аның өченче стадиясенә кадәр операция ясау кирәк саналмый. Кан тамырлары кү­ренеп торса, югары төен­­-җәрә­хәтләр барлыкка кил­сә, операция билгеләнә.  Һәр операция УЗИ нәтиҗәсеннән чыгып ясала. Авыруны ныклап тикшергәннән соң гына дәвалау ысулы бил­геләнә.

Операция аяктагы венаны тулысынча алып ату өчен яса­ла. Җиңел дәвалау ысулы түгел, шулай да курыкмаска кирәк. Операция ясалып, 7-10 көн узгач, пациент үз аягы белән өенә кайтып китә. Бер, өч ай һәм бер ел үткәч, кабат тикшеренергә тиеш була.

— Операция ясалып та, кан тамырлары кабат үзен сиздерергә мөмкинме?

— Авыруның кабат килеп чыгуы пациентның үзеннән тора. Барысы да саклануга бәйле. Операциядән соң 2-3 ай эластик бинт урап йө­рергә яки компрессион трикотаж кияргә кушабыз. Лә­кин кайберәүләр киемне вакытыннан алда салып ата, авыр күтәрә, күп йөри­. Аяктагы веналар алып ташлангач, төп авырлык тирәндәге венага төшә. Сакланмыйча, аякка авырлык тудыргач, кан йө­реше көчәя, кан веналарны кабат киңәйтә башлый.

 

Авыру турында миф һәм урынлы сораулар

— Лилия Сәйделевна, бүген аяктагы кан тамырының киңәюе белән бәй­ле нинди генә сораулар кузгатылмый. Кайсының урынлы булуын һәм дө­рес­леккә ту­ры килмәвен ачыклыйк әле. Әйтик, дөрес тукланмау, тә­мәке тарту кан тамырларына ничек тәэсир итә?

— Аяктагы веналарның киңәюенә тәмәке тартуның да, артык майлы ашауның да тәэсире юк. Холестеринлы ризык ашау, тәмәке тарту икенче системага — арте­рия­гә зыянлы. Шуның аркасында атеросклероз, ангиопатия кебек авырулар килеп чыгарга мөмкин.

— Кан тамыры киңәюне вакытында дәваламау үлемгә дә китерә, диләр.

— Әлбәттә, вакытында дә­валану мөһим. Аяк тамырлары киңәйгән кешенең каны нормадан куерак икән, кан юлы тыгылып, тромбоз барлыкка килергә мөмкин. Андый вакытта кан йөреше туктала, аяк шешә, зәңгәрләнә, суына башлый. Тромблар өзелеп, йөрәккә килеп тыгылып, ке­ше үләргә дә мөм­кин. Тагын бер куркыныч — тромбофлебит. Бу веналарның тыш­часы ялкынсыну. Кан тамырлары ялкынсынганда вакытында дәваларга кирәк. Югыйсә трофик җәрәхәт бар­лыкка килә. Ә үз-үзен карамаган, вакытында җәрә­хәтен бәй­ләп йөрмәгән­нәр­дә яра эренли. Эрен кан юллары буйлап китеп, бик си­рәк очракта кеше үләр­гә дә мөм­кин.

— Кан тамыры киңәюнең елдан-ел яшәрә баруы нәр­­сәгә бәйле?

— Бүген кызлар биек үк­чәле аяк киеменә өстенлек бирә. Аяк киеменең үкчәсе 3-4 сантиметрдан да биек булмасын. Үкчә киң булырга тиеш. Яссы табанлы кешегә исә кроссовка кияргә ярамый. Авыруның яшәрә баруына авыр күтәрү, аяк өсте эшләүче һөнәрләрнең артуы да сәбәпче.

— Авырлы хатын-кызларның тамырлары киңәю карындагы баланы күтә­реп йөрү белән генә бәйлеме?

— Беренчесе шул булса, икенче сәбәбе авырлы вакытта кан әйләнешенең үз­гәрүе. Йөклелек чорында күпчелек очракта уң аяктагы тамырлар киңәя. Шуларны истә тотып, авырлы ханымнарга дәвалау гимнастикасы тәкъдим итәбез, махсус компрессион трикотаж, үкчәсез аяк киеме кияргә киңәш ителә.

— Хатын-кызларның еш­рак авыруы ни белән аңлатыла?

— Эштән соң ир-атлар ке­бек диванда сузылып ят­мый­лар дисәм, үпкәлә­мәс­сезме? Дөресе шулай. Аннан биек үкчәле аяк киемен­нән дә баш тарт­мый­. Артык симезлек тә хатын-кызларда күбрәк очрый. Һәм, әл­бәт­тә, авыруның беренче билгеләре йөклелек вакытында чыгып кала.

— Хатын-кызның матурлыгы — төз һәм шома аякларында да. Аякларга “косметик ремонт” ясатып булмыймы?

— Аякта пәрәвез кебек та­мырлар күренгәндә склеротерапия ысулы кулланыла. Авыруның башлангыч стадиясендә, әле веналар кабармаганда эшләнелә ул. Авыру веналар кисеп алынмый, ә укол ярдәмендә “ябыштырыла” гына. Шулай ук коагуляция ысулы да кулланыла. Анысы лазер ярдәмендә веналарны “яндыру”. Бу ысуллар киң тамырлардан вакытлыча гына котылырга ярдәм итә. Һәр ысулны табиб кына билгели ала.

— Көнендә өйлә­ренә озатырга ышандырып, пациентларны үзенә каратучы шәхси клиникалар бар.

— Операциядән соң кеше 2 тәүлек урында ятарга ти­еш.

— Ике аякка да опера­цияне берьюлы ясарга буламы?

— Алай ясалмый, чөнки операция авыр дәвалау ысулыннан санала.

— Тамыры киңәйгән аякка массаж ясатырга, сөлек салдырырга ярыймы?

— Авыру аякка, аеруча ул ялкынсынган вакытта массаж ярамый. Гидромассаж да зыянлы. Файдалы чараларга килгәндә, контраст душны атар идем. Сау­надан соң салкын суга чуму бик файдалы. Ә сөлек салдыру кеч­кенә генә урында төен­нәр барлыкка кил­гәндә, кан юллары шартлап, гемотома булганда рөхсәт ителә.

— Кан тамыры киңәюдән качып котылуның иң яхшы ысулы — җәяү йөрү, диючеләр бар.

— Аяклар сау-сәламәт икән, җәяү йөрү, дөрестән дә, сәламәтлекнең нигезе. Ә инде кан системасында, аякларда үзгәрешләр булса, яссы табанлылыктан интек­сәң, махсус трикотаж киеп, аяк киеме астына ортопедик аслык куеп, ял итә-итә йө­рергә кирәк.

— Яшь буенча чикләр бармы? 30 яшькә кадәр аяк тамыры киңәю куркынычы янамый, диючеләр күп.

— Чир елдан-ел яшәрә ба­ра. Әле шушы көннәрдә генә авыр әйберләр күтәрү белән шө­гыльләнүче 21 яшьлек егеткә операция ясадык. Олы яшьтәгеләргә килгәндә, 70-73 яшь­лекләрнең мөрә­җәгать итүе бүген инде га­дә­ти күренеш.


 

Фәрит САЛИХОВ | 12.04.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры