Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КЕШЕ БЕЛӘН ТАЛАШМЫЙМ, ЭЧМИМ-ТАРТМЫЙМ...”

“Мәйдан”, “ТНВ” каналларында Нияз Җәләловның “Яшиселәр килә” җырына төшерелгән клибын күрми калучы булды микән?! Беренчесендә барган “Хәрәкәттә — бәрәкәт” тапшыруында ул алдынгы урыннарны бирми. Бу җырны радиоларда да бик еш әйләндерәләр. Нияз Җәләлов инде 5 нче дистәне ваклаган, үзен эшмәкәрлеккә багышлаган. Ә сәнгать дөньясына күп ди¬гәндә ярты ел элек килде. Җырлый башлап, шул ук вакытта көйләр язуга алынып, озак көттермичә тәүге дискын чыгарырга өлгерде, кайберәүләр еллар буе эшләп тә оешмаганны ул шушы кыска аралыкта башкара алды. Төркемен дә булдырды Нияз, бүген республиканың зур авылларында концертлар куеп йөри.

  

 

“Клипны бер көндә төшердек”

— Нияз, сине тамашачыга “Яшиселәр килә” клибы танытты. Аны кайда, кайчан төшердегез?

— Клипны гыйнвар башында авылым Бибай Чаллысында, туган йортымда төшердек. Бу зур җаваплылыкны клиплар әзерләү остасы Алмаз Нургалиев башкарды. Сюжетны икәүләшеп уйладык, күп өлешне ул керт­те.

Клипны иртән төшерә баш­ладык, кичкә эшне тө­гәлләп бетерә яздык. Бер көн эчендә башкардык, ди­сәк тә була. Үзебезнең авыл мәчетенә кереп өлгерә алмадык, караңгы төшкән иде. Икенче көнне Казан янындагы бер авыл гыйбадәтханәсенә кереп “никах укыттык”.

Катнашучылар — әти-әни, хатыным, улым, икенче буын туганнар, кодабыз — һәркайсы иң якын кешеләр. Моннан тыш бер режиссер егет тә бар иде. Клиптан канәгать калдым, җәйгә тагын берәрне төшереп булмасмы дип торам.

— Ә сиңа “гыйшык тоткан” кызны кайдан таптың?

— Латыйфа Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының IV курсында укый, Башкортостан кызы.

— Клипка хәтле Нияз Җә­ләловны белмәделәр дә бит. 45 яшькә якынлашканда ничек сәхнәгә тартылдың?

— Үткән ел Бибай Чаллысы Авыл кө­нен билгеләп узды. Шунда үземнең туган якка багышлап “Бибаем” ди­гән җыр яз­дырдым. Аны Айдар Мин­һаҗев белән Айдар Тимербаев бер көн эчендә иҗат иттеләр. Җыр күңеле­мә хуш килде. Аңа Нияз Вә­лиев аранжировка ясады. Бәйрәм көнендә авыл­да җырладым. Авылдашлар бик яратты. Аны дискка яздырып бирүемне сорадылар. Ничектер үземә дә кызык булып китте. Тагын бер-ике җыр яздырып карыйсы иттем. Кабат Айдарлар иҗат итте. Әк­]ренләп чит кешеләр дә: “Дискыңны бир әле”, — дип сорый башладылар. “Диск юк бит әле, нибары дүрт җы­рым бар”, — дим. “Шулары да җитә”, — ди­ләр.

Әкренләп үзем дә көй язарга тотындым. Инде җырлар бер альбомлык җыелды. Тора-бара республика авылларында концертлар куя башладык. Ошаталар, чакырып калалар. Кайчак рәт­тән сигезәр көн концерт куябыз. Әлегә мондый ре­жимга ияләшеп кенә киләм, нык арыган көн­нәр дә була.

— Көй яза башладым, дисең. Моңа хәтле бу осталык үзен бер дә сиздермичә ничек күңелдә бик­ләнеп торган?

— “Бибаем”ны башкарганнан соң хит җыр турында хыялландым. Күп җырчылар сәхнәгә беренче чыккан җы­ры белән тамашачы кү­ңе­ленә кереп кала бит. Мин дә шундыйны эзләдем. Айдар Минһаҗев “Яшиселәр килә”­нең сүзләрен язып бирде. “Көйне үзең язып карамыйсыңмы?” — диде миңа. Аңа хәтле бер-ике көй яз­ганым бар иде. Билгеле, үзем өчен генә.

Шу­лай берсендә, “Тө­тен­нәр” җырын үземчә иҗат ит­кәч, Нияз Вәлиевка (“Эссе” төр­кеме егете) тикшерергә бир­­­дем. Соңрак, аның эшен тыңлаганда: “Адаш, болайрак итеп җибәр­сәк, ничегрәк булыр икән?” — дип, үзем дә сиз­мәс­тән җырны икенчегә бор­дым. Шуннан Нияз, мине канатландырып: “Синнән бу­ла бит. Ник үзең язмыйсың?” — диде. Шул рәвешле бер-бер артлы көйләр туа башлады. Бу әле дүрт ай элек кенә.

“Яшиселәр килә” җыры да бик җайлы язылды, шигырьне укып чыгуга күңелдә көе туды. Үзем алынганнан соң башка композиторларга мөрәҗәгать иткәнем юк.

— Авыл көне оештырмасалар, бәлки, җырчы Нияз барлыкка да килмәс иде?

— Әйе шул. Башлап җи­бәрер өчен ниндидер этәргеч кирәк бит. Хәзер язган җырларым 20 ләп булды. Үзем иҗат иткәннәре аеруча якын.

Сәхнә үзенә тарта икән ул. Инде көз айларында “сольный” концерт белән Казан тамашачысы алдында имтихан тотып булмасмы дигән теләк белән яна башладым.

— Якыннарың арасында җырлаучылар бармы соң?

— Иң олы апам бик матур җырлый. Мин кечкенә вакытта бүләккә тальян гармун алып кайттылар. Әмма, ничек кенә тырышсам да, анда уйнарга өйрәнә алмадым. Ә әтинең абыйсы Сәхәбетдин сукыр килеш өйрәнде. Ул бик оста өздерә һәм шулай ук матур җырлый иде. Абыебыз күптән мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын. 

 

“Эшмәкәрлектә 20 ел”

— Нияз, хатының, балалар ни белән мәшгуль?

— Хатыным Фәния МКДЦ­да пешекче булып эшли. Кызыбыз Алиягә 23 яшь тула. Ул Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлады. Әлегә өйдә. Эш эзли. Күңеленә хуш кил­гәнен табу җи­ңел түгел. Улыбыз Булатка 12 яшь, ул 5 нче сыйныфта укый. 

— Алия кияүгә чыгам димиме әле?

— Алай әйткәне юк. Өлгерер әле. Йөргән егете бар. Ике елдан артык очрашалар.

— Җырчы күп вакыт төн­ге тормыш белән яши, соң кайта. Хатының сән­гатькә чумуны ничек кабул итте?

— Төнлә кайту түгел, кайчак кунып та калабыз (көлә). Әлкидә берничә көн концерт куйгач, төркем белән әни­ләрдә калдык. Әтнәгә баргач, мәсәлән, бер белмәгән кешедә кунарга туры килде. Безнең концерт көннәрендә күз ачып булмаслык буран ко­тырды. Анда көч-хәл бе­лән барып җиттек, клуб ишеген дә көчкә ачып кердек. Халык соң гына җыелды. Кайтырга чыксак, юл күренми дә.

Әтнә районы Көек авылы егете Айрат Мәрдәнов миңа бер сайтта: “Әгәр Әтнә якларына килсәгез, бездә куна калырсыз”, — дигән иде. Таныш булмасак та, шундук аның номерын җыйдым, чөнки башка чара юк иде. Алар йокламыйча кайтканыбызны көткәннәр, кар күмеп китмәсен дип, юлны чистартып торганнар, кайнар ашлар әзерләгәннәр, мунча якканнар. Шаккаттым. Мәрхә­мәтле кешеләр арабызда җитәрлек, Аллага шө­кер. Төн буе сөйләшеп утырдык. Хатыны да искиткеч киң күңелле кеше. Рәх­мәт яусын!

— Нияз, син сәхнәдә күп­тән түгел генә. Моңа хәт­ле ни белән мәшгуль булдың?

— 20 елдан артык Казанда ит бизнесы белән шө­гыль­ләнәм. Бу эшне бер дус­тым белән башлаган идек. Әле дә икәү эшлибез. Итне күпләп алып урнаштырабыз.

— Бер казанга ике тәкә башы сыямы соң?

— Сыя! Беренче көннән үк эшне бергә башладык. Әйт­мәгәнем булсын, бер генә дә аңлашылмаучанлык чыкканы юк. Талашмыйбыз. Мин, гомумән, кеше белән ачуланышырга яратмыйм. Шундук утырып аңлашабыз да җайлашабыз. Мал бүлешкәнебез юк, икебезгә тигез эшлибез. Кемнең кем икәнен бик тиз ае­рам. Сәхнәдәге хезмәттәш­ләр белән дә дус-тату эшлибез.     

— Ниләр белән кызыксынасың?

— Башкалар кебек үк, мин дә хоккей белән “җен­ләнәм”. Концертларыбыз туры кил­мәгәндә, бер уенны да калдырганым юк. “Татнефтьарена”га абонемент алган идем. Хоккей карый башлаганнан бирле, башкаларның концертына барганым юк. Хатыным дуслары белән йөргәли.

— Начар гадәтләргә кил­гәндә...

— Кеше белән талашмыйм, эчмим-тартмыйм... Мин үземдә начар гадәт тапмыйм әле (көлә). Үсмер чакта, башка егетләргә ияреп, бераз тартканым булды, әм­ма шуннан төшеп калды ул. Эчүгә килгәндә, шушы 44 яше­мә кадәр барлык эчкән­нәр ике елга җыеладыр. Ул гадәт тә юкка чыкты. Күп­тән эчкәнем юк.

— Ризыкта сайланасыңмы?

— Хатыным пешекче, бик тәмле пешерә. Әмма сайланам димәс идем. Алдыма нинди ризык китерәләр, шу­ны ашыйм. Кирәксә, үзем дә пешерәм. Камыр ризыкларыннан кала, барысын да беләм. Тотынсам, анысы да кулымнан киләдер, бәлки. “Алынмыйм әле, югыйсә өйдәгеләр аш бүлмәсеннән чы­гармас та”, дим, көлеп.   

Барыннан да бигрәк пылау шәп килеп чыга минем. Балалар еш сорыйлар. “Әти, күптән пылау пешергәнең юк. Бәлки, бүген әзерләрсең. Тел йотарлык була бит си­нең”, — дип юмалыйлар. Алар шулай йомшартып сорагач, ничек әзерләмисең инде?! Голубцы, ашлар да яхшы килеп чыга.

Пылауга килгәндә, аны сарык итеннән әзерлим. Шу­лай ук, сирәгрәк булса да, авыл тавыгын да кулланам. Менә аннан шәп килеп чыга. Сыер ите белән алай булмый.

 

“Авылда йорт салырга ниятлим”

— Нияз, сез гаиләдә ни­чә бала үстегез?

— Бишәү — ике апа, ике абыем бар һәм мин төпчек.

— Әти-әниең исән-имин яшәп ятамы?

— Аллага шөкер, икәү төп йортта гөрләшеп тормыш алып баралар. Әтием Габбас — 1932, әнием Рамилә 1935 елгы.

Гомер буе әни фермада эшләде, әти пенсиягә чыкканчы пилорамада балта остасы булды. Сә­ламәтлек­ләре күз тимәсен.

Әти-әни белән көнгә берничә мәртәбә шалтыратышабыз. Атна саен кайтып йөрибез. Эш булса, булышабыз. Апаларымның икесе дә авылда кияүдә. Инде алар да әби булды. Балалары әти-әнигә даими ярдәм итеп тора.

Әти-әнинең яше шактый булса да, эшсез тора алмыйлар. Сыерны бетерделәр. Аның каравы сарык санын  15 тән киметкәннәре юк.      60 ар каз, 20-30 үрдәк тоталар. Күрәсең, эш белән вакытлары күңеллерәк һәм тизрәк үтә. Әле безгә, 40-50 дән узган балаларына, кайт­кан саен каз түшкәсе, бә­рәңгесен төяп җибәрәләр. Ата-ана өчен ничә яшьтә бул­сак та, бала булып калабыз шул.

— Авылны бик яратып сөйлисең, Нияз. Картлык көндә төп нигезгә кайтырга исәп юкмы соң?

— Бибай Чаллысында йорт салырга исәплим. Исән-имин булсак, кайтырга ниятем бар. Олыгайгач, ке­ше шәһәрдән тынычлыкка качу ягын карый. Зур өй тө­зеп, шунда студия ачып, рәхәт­ләнеп иҗат итәр идем дигән хыяллар белән яшим. Алып баручым Казан егете Рөс­тәм дә: “Нияз абый, ниятең шундый шәп. Бу эшне тиз­рәк тот әле. Без дә сез­дән китмәс идек”, — ди, уе­нын-чынын бергә кушып. Хәл­дән килгәндә, мөмкинлек булганда, ничек тә шушы те­ләкне тормышка ашырасы иде. 

Хатыны Фәния белән

Әти-әнисе

Кызы Алия

Чәчәк бирүче егет уллары Булат

Лилия ЙОСЫПОВА | 12.04.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры