Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ЧӘЧӘК ҮСТЕРҮ КҮҢЕЛЛЕ!”

Апаста яшәүче Лилия Зәйнуллина үз эшен 13 сутый җирдә теплица төзеп, кыяр үстереп сату белән башлап җибәргән. Берничә ел эчендә Лилия ханымның эше җайга салынган дип курыкмыйча әйтергә була. Чөнки ул хәзер 1 гектар мәйданда эшли. Алай гына да түгел, кыяр-помидордан кала, берьеллык чәчәкләр чәчә, ә быел лаләләр утыртып караган. Лилия белән эш урынында күрешеп сөйләштек. Мин килеп кергәндә, эшчеләре белән мәш килеп, зур-зур тартмаларга яз чәчәкләрен тутыралар иде.

  

— Теплица шартларында чәчәк үстерү турында ишетеп белә идем. Әмма үз кү­зем белән күрмәгәч, ничектер кызыксыну ул хәтле булмады. Теплица тотучыларны, эш­нең үзенчәлекләре турында сөйләшербез, фикер алышырбыз дип, былтыр Саратовка семинарга чакырдылар. Яшелчәләрдән тыш, саратовлылар лалә­ләр дә үстерәләр икән. Барысын да күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Менә шунда үзем дә тәмам кызыксынып киттем, — дип сүз башлады Лилия ханым. — Барыбер шул казанда кайныйм бит, ник үстереп карамаска дип, озакка сузмыйча тәвәккәл­ләргә булдым.

Лалә суганчаларын Голландиядән заказ биреп кайтарттык. Мәскәүдә үз кешеләре бар икән. Беренче чирканчыкка җитеп торыр дип, 50 мең төп суганча алдык. Берсе 10 сум. Юл бәяләрен дә өстәгәч, якынча 12 сумга төште ул безгә. Кагыйдәсе буенча, аларны 5 гыйнвардан да соңга калмыйча утыртырга кирәк. Безнең эш 4 есе бетте. Утыртыр алдыннан һәр суганчаны чистартырга, беренче катын алырга кирәк. Лалә үсте­рүдә иң мөһиме тамыр җибәрү икән. Тамыр киттеме, чәчәк була дигән сүз. Юк икән — өметләнәсе дә түгел. Барысы да яхшы булсын өчен технологиядән тайпылмаска ки­рәк. 5 градус җылылыктан башлап, әкренләп 7, 9, 11 градуска кадәр күтәрә барасың.

Аллага шөкер, 50 мең төп лаләбез дә матур итеп үсте. Арада берсе дә буш булмады, — дип сөенә Лилия. —   50 мең төп әллә ни күп тү­гел. Бәлки шуңадыр, клиент табу белән проблема булмады. Чәчәкләребез өлгереп җит­мәс борын кайсы кая китәсен бүлгәләп куйган идек. Мәс­кәүдән дә элемтәгә чыктылар. Әмма аларга күпләп ки­рәк икән. Быел бергә эш­ләп булмады. Аның каравы үзебезнең район халкы, күрше Кайбыч, Тәтеш һәм буалылар лаләләргә кытлык кичермәде. Чәчәк нокталары тотучы Казан, Сызрань эшмәкәрләре дә күпләп алды. Кайберсе 3-5, хәтта 10 ар мең данәгә заказ бирде. Теләгән кешегә чәчәкләрне суганчалары белән бергә саттык. 0 дән алып 3 градуска кадәр температурада тотканда алар 2,5 ай саклана.

“Строн Голд”, “Лали бела”, “Фокстрот” һәм башка шундый 13 төрле сорт үстереп карадык. Әмма андый төр­ле­­лек авыр икән. Кеше дә, гадәттә, бер ияләшкән төр­не генә сатып алырга тырыша. Кызыл, сары лаләләр рә­хәтләнеп үтә. Ә ме­нә аксыл, алсу чәчәкләр никадәр матур булса да, авыррак бара икән. Шуңа күрә икенче елга халык арасында аеруча популяр булган, яхшы саклана торган 5-6 төрен генә утыртачакбыз.

 

“Махсус туфрак кайтартабыз”

Беренче генә ел булса да, чәчәкләрне үзләре генә үстергәннәр, читтән бернинди белгеч чакырмаганнар икән.

— Эшнең барлык нечкәлекләрен — туфрак буенчамы, ниндидер авырумы — үзем белергә, өйрә­нергә тырышам. Чөнки һа­ман белгеч чакырып булмый. Шу­шы ук эш белән шө­гыльләнүчеләр белән аралашып торабыз. Сораулар туса, шалтыратышабыз. Әйтик, Ярославльдәге коллегаларым бик ачык.

Ә чәчәкләр өчен туфракны Бөек Новгородтан кайтартканнар икән. Берьеллыклар өчен аерым, ла­лә­ләр­гә үзенә бер төр­ле, ди. Кислоталылык, баш­ка шуның ише күрсәт­кеч­ләр бе­лән дөрес итеп утырт­канда, температура сакланганда, чыннан да, менә ди­гән чә­чәк­ләр үсә икән. Туфракны икен­­че тапкыр кул­ланып булмый. Ул тоташ тамырдан гына тора.

 

“Берьеллык чәчәкләрне 350 мең төп чәчтек”

Берьеллык чә­чәк­ләр бе­лән Лилия ха­ным дүртенче ел эшли икән. Беренче тапкыр район башлыгы Рәшит Заһидуллин районны яшелләндерү өчен заказ биргән булган. Шуннан соң төрле сортлы аллы-гөлле чәчәкләргә оешмалардан гына түгел, монда яшәүче гади кеше­ләрдән дә заказлар килә баш­лаган. Авыл җирлеген­дә кешенең даны тиз таралучан бит. Берьеллыкларны Кайбыч, Тәтеш, Буа район­на­рыннан да сорап килә башладылар, ди Лилия ханым.

— Беренче утырткан елны 35 меңнән башлаган идек, быел менә төгәл ун тапкырга арттырып, 350 мең иттек. Универсиада чорында республиканы яшелләндерүдә катнашасы килә. Конкрет берәр мәйдан алып, тендр отсак, бик яхшы булыр иде. Бүген­нән үк: “5 мең төп ак, шул ук күләмдә ал петуниялар ки­рәк булачак”, — дип шалтыратучылар бар. Конкрет белеп эшләгәндә үзе­безгә дә бик уңайлы, — дип сөйли Лилия.

Берьеллык чә­чәкләр арасында иң матурларын, ке­ше яратып өл­гер­гән сортларны гы­на үстерер­гә тырышабыз. Берничә төр­ле петуния, саль­­вия, бегония, виола, арыслан авы­зы, би­зәп җи­­бәрү өчен ци­нерарий яфраклары чәчтек.

 

“Кыяр үстерү четереклерәк”

“Чәчәк үстерү күңелле­рәк!” дисә дә, Лилия Зәйнуллина теплицаларында кыяр да матур булып өлгер­гән. Әлеге төр яшелчә 185 сутыйны биләп тора. Беренче уңышны 28 февраль­дә өзгән­нәр. Күптән түгел 3 мил­лион сумлык “Лизинг-грант” отканнар. Тө­зеләчәк теплицада кыяр һәм салат булачак икән.

— Чәчәк белән чагыштырганда, кыяр үстерү четереклерәк. Чәчәк утырту әллә ни кыен дип әйтмәс идем. Бар мәшәкате — сакларга урын булдыру. Ә кыярны минут саен карап то­рыр­га кирәк, — ди Лилия. — Серкә­лән­дерү максатыннан умарта кортларын  кул­ла­набыз. Әм­ма аларга караганда төк­летураларны күб­рәк яратам. Язгы көн үзгәрүчән була бит. Болытлы, җилле көн­нәр күп. Төк­ле­тура мондый һава торышында да рәхәт­лә­неп үз эшен эшли би­рә. Ә бал корт­лары кояшлы көнне генә хәрәкәт­чән. Шу­ңа күрә ике атнага бер 6 оя төклетура алып кайтып торабыз. Бер оясы — 2800 сум.  

1 гектар мәйданда ел әйләнәсе 19 кеше эшли. Ә лаләләр чәчеп, аларны җыеп урнаштыру чорында вакытлыча тагын 6 кешене эшкә алырга туры килгән.

— Лалә, берьеллык чә­чәкләр, кыяр, аннан соң помидор чоры, ул беткәч, теплицаны чистарту, полиэтиленын алыштыру мәшәкате бе­­лән ел узганы сизелми дә. Отпуск дигән төшенчә бө­тенләй юк, — дип сөйли Лилия. — Аның каравы базарны яхшы өй­рәндек. Чәчәк­ләрне Татарстанда гына тү­гел, Русия буенча да аз утырта­лар икән. Ә сорау зур. Күпчелек эш­мә­кәрләр алып сату белән генә шөгыль­ләнә. Җи­тештерүчеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә рәхәтләнеп эш­ләргә дә эш­ләргә! Курыкмыйча мәйданнарны зурайтырга була. Киләсе елга лаләне дә, берьеллык чә­чәк­ләрне дә күпләп утыртачакбыз. 

 

Берьеллыклар

 

"Ләланең 13 төрле сортын үстереп карадык"

 

Тартма-тартма лаләләр

 

Кыяр үстерүчеләр

 

Помидорлар

 

Су сибү җайланмасы

 

Бал кортлары кышкы йокыда

 

Алсу САБИРОВА | 12.04.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры