Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
КАРГА КИЛӘ — КАЗАН АСЫЙК!

Язны кошлар алып килә, алар килгәч, сабанга төшәр чак җитә дип, каргаларны изге кошка тиңләгән төрки бабаларыбыз. Ә йоланы үтәп, мул көзгә юраганнар. Зур казанда пешерелгән ботканың да төрле авырулардан дәвасы бар дип санаганнар. Ботканың беренче өлеше тынычлык һәм мул уңыш теләп җиргә сибелгән. Икенчесе җирдәге тереклекне сакласын өчен елгага бирелгән. Өченче өлеш — күк йөзенә. Кояшлы көннәр күбрәк булсын, яңгырлар вакытында яусын, диелгән. Ботканың дүртенче өлеше яз китергән өчен хөрмәт йөзеннән кара каргаларга сибелгән. Шуннан соң гына катнашучылар боткадан авыз иткән.

 

 Минниса ФӘЛӘХОВА, Са­ба районы Түбән Шытсу авылы мәдәният йорты мө­дире:

— Быел бездә Карга боткасы 26 мартта үтте. Әлеге бәйрәмне моннан 6-7 ел элек оештырып җибәргән идек, авыл халкы хәзер кө­теп ала. Алдан әзерләнеп то­ручылар да бар. Кайсы бала-чагага кәнфитен, кайсылары боткага ярмасын хәстәрләп куя. Саваплы бәй­рәмгә саныйлар аны. Иртәгә Карга боткасы дигән көнне бала-чага белән, өйдән-өйгә кереп, боткага кирәк-ярак — ярма, йомырка, май җыябыз. Капка төбенә туктаган вакытта әйтелә торган такмагы да бар әле аның:

“Исәнме, түтәй,

Бирче безгә бер күкәй.

Безгә бирсәң бер күкәй —

Тавыгың салыр йөз күкәй”.

Авыл шактый зур. Бөтен өйгә кереп тә булмый. Кагылмый китсәң, үпкәләү­че­ләр дә бар. Шул көнне ярманы чистартып куябыз. Бө­тен төр ярма була анда — дөге, борай, карабодай, со­лы, хәтта борчак та бирүче­ләр бар. Бәйрәм көн­не шуларны бергә кушып, учакта казан асып пешерәбез. Боткага җимешләр дә өстәгәч, телне йотарлык тәмле була. Авыл клубы алдында уза бәйрәм. Бала-чага уйный, самавырда чәй кайный, казанда ботка пешә.

Дөрес, бөтен авыл халкы җыела дип мактанып булмый. Күпчелекне әбиләр белән балалар тәшкил итә. Килә алмаган әбиләр башкалар артыннан савытын би­реп җибәрә. Ботканың савабына ышаналар. Казан тө­бендә калганын каргаларга сибәбез. Алар да ботка ашатасыларын белеп, күпләп килә безнең якларга.

 

Гөлия КӘБИРОВА, Мамадыш районы Тулбай авыл клубы мөдире:

— Элегрәк безнең авылда әлеге бәйрәм март азагында уздырыла иде. Соңгы вакытта аны Сабан туеннан соң үткәрү гадәткә кереп бара. Халык шулай тели. Шә­һәрдән кайтучылар да күп булгач, авылдашлар очрашуы кебек үтә ул бездә. Авылыбыз зур түгел — 50 ләп хуҗалык бар. Ә бәйрәм вакытында читтән кайтучылар да булгач, ул гөрләп тора.

Үз вакытында үткәрел­мәсә дә, Карга боткасына хас йолалар онытылмый. Бала-чага катнашында авыл буйлап ярма җыю дисеңме, зур казанда ботка пешерү, уеннар оештыру булсынмы — барысы да үткәрелә. Халык та чит итми бәйрәмне. Кем ярма бирә, кем акчалата булыша. Үзебездән генә түгел, чит авыллардан да карга боткасыннан авыз итәргә килүчеләр бар. 

  

Гөлсинә ХАФИЗОВА, Азнакай районы мәдәният бү­леге җитәкчесе:

— Безнең районда Карга боткасы белән Нәүрүз бер көнне уздырыла. Ләкин ботка пешерүнең үзенә хас йолалары сакланып килә.  Карга боткасы — татар халкы бәйрәме. Җир кардан ачылгач, каргалар килү хөр­мә­тенә үткәрелә ул. Кем бе­лә, бәлки, киләсе елларга аны аерым да уздыра башлыйсы булыр. Йолаларны уятып җибәрү бернинди авырлык тудырмый. Кайбер авылларда ярмасын да җыялар, бәйрәмгә хас такмагын да беләләр. Ботканы шәп пешерүче хуҗабикәләр дә бар. Казанда пешкән боткадан бөтен кеше авыз итә, ә азактан: “Казан төбендәге ботка — каргаларга!” — дип кошларга сибелә.

 

Рамилә ХӘММӘТУЛЛИНА, Актаныш районы Иске Кормаш авылы мәдәният йорты директоры:

— Безнең авыл җирлеге­нә кергән салаларның икесендә — Иске Кормаш бе­лән Кыр Каентүбәсендә Карга боткасын зурлап уздыралар. Үзем­некен тү­гел, Кыр Каентүбәсендәге бәйрәмне күб­рәк мактар идем. Йөздән артыграк кешесе булган әлеге кечкенә авылда йола ныграк сакланган, бәйрәм җанлырак уза. Алдан белдерү дә ясыйсы юк — халык үзе белеп тора. Дө­рес, безнең якларда Карга боткасы 1 майда гына уздырыла. Кунакка кайтучылар өчен шулай җайланган ул. Аларның да бәйрәм күрәсе килә.

Бәйрәм иртәсендә яшь­ләр, аларга ияргән бала-чага һәр капка төбенә туктап, чиләк-көянтә белән урам буйлап кычкырып үтә­ләр:

— Ит-май, сөт-күкәй

Әзерләп тор син, түтәй...

Авыл халкы шулай буласын белеп, кичтән үк кирәк-ярагын әзерли. Шуннан авыл башындагы яланга җыелып, 3-4 казан асып, ботка пешерелә. Әле­ге эшкә авылның иң оста хатын-кызлары билгеләнә. Элек сыналган пешекчеләр­гә ал­маш­ка яшь­рәк­ләр килә тора. Бәйрәм буыннан-буынга күчә бара дигән сүз бу. Бетмәячәк тә.

Казанда ботка пешкән арада гармун тавышы тынып тормый, җырлыйлар, бииләр. Бала-чага рәхәт­ләнеп уйный. Бәйрәмнең төп күрке — ботка. Кашык һәм савытын кыстырып килгән бер генә кеше дә аннан авыз итми калмый. Быелгысын бергә ашарбыз — сез дә килегез!

 

Кадрия НОГМАНОВА, Кукмара районы Бучирмә авылы мәдәният йорты директоры:

— Безнең авылда Карга боткасы 2007 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәм уздыру ниятен Шәмсебикә апа Гыйльметдинова күтәреп чыккан иде. Мәрхүмә инде ул. Ә бәйрәм шуннан бирле үткә­релеп килә. Өлкәннәр яшь буынга өйрәтеп калдырган уеннар, йолалар ел да башкарыла. Быел да 1 майда уздырырга ниятлибез. Бала-чаганың ял көне дә булгач, Карга боткасын бәй­рәм ялларында үткәрү га­дәт­кә керде. Алдагы көнне ба­лалар, өйдән-өйгә йөреп, йомырка, ярма җыя. Такмагы да бар аның:

“Зәр, зәр, зәрәгә,

Иртән торып — боткага...”

Менә шулай башланып, күңелле генә дәвам итә бәй­рәм. Иң кызыгы учакка аскан казан янында була. Ба­ла-чаганы карарга әби-бабайлар да җыела. Калган ботканы: “Игеннәр мул булсын, сез канәгать калыгыз”, — дип, каргаларга сибәбез. Соңгы елларда кара каргалар саны кимеде. Әллә боткабызны яратмыйлар, әллә үзебезне...

 

Рәсемдә: Саба районы Иске Мичән  авылы балалары Карга боткасы пешерә

Фәрит САЛИХОВ | 12.04.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры