Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КӨНГӘ 90 ЛИТР СӨТ САВАБЫЗ”

Соңгы елларда күпләр сыерларын бетерде. Әмма сөтсез яшәү читенрәк икәнен аңлагач, кайберәүләр сөтлебикәләрне кәҗәгә алыштырды. Аерым хуҗалыклар гына түгел, республикада кәҗә тоткан гаилә фермалары да ел саен әкренләп арта. Саба районының Сатыш авылында гомер итүче Илнар Сибгатуллин да ике ел элек крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган. Бүген аның фермасында 84 кәҗә. Юк-бар түгел, барысы да иң шәпләр рәтендә йөргән “Заанинский” токымлылар. — Безнең якта халык кәҗә сөтенә ияләшеп бетә алмый әле. Югыйсә “Заанинский” сөтенең исе дә юк, тәмле. Шулай да, борчылмыйм, көннеке-көнгә сатылып бетеп бара. Күпләр, дәвасы тимәсме дип, мәҗбүр булып ала. Үзебезнең кәҗә сөтеннән өзелгән юк. Сыерны күптән бетердек, — ди Илнар.

 

 

“Бер литрын 30 сумга бирәбез”

Илнар Сибгатуллинга     35 яшь. Ул Саба районының Татар Икшермәсе авылы егете. Берничә ел элек Сатышта йорт сатып алган. Хатыны Зилә белән бер малай үс­терәләр. Булатка 7 яшь. Бу көннәрдә кызлары туарга тора икән. Сибгатуллиннар гаиләсе шундый сөенечле вакыйганы көтеп яши.   

Илнар Сатышта ферма мөдире вазыйфасын башкара. Гаилә фермасына кил­гән­дә, аңа эш башлаганчы төрле вариантлар тәкъдим иткән­нәр.

— Сыер, сарык асраучылар болай да күп. Кәҗә фермаларының безнең якларда бик күренгәне юк. Шуңа алынып карыйсы иттем. 500 мең сум акчалата ярдәм бир­­деләр. Искерәк бер бинаны реконструкцияләдем. Аны шактый ремонтладык: идәнгә асфальт җәйдек, стеналарын агарттык, тагарак, улаклар ясадык. Шул рәвешле кәҗәләргә матур гына урыннар барлыкка килде. Соңрак, кәҗәләр саны арткач, ике савым аппараты ал­дык. Эшләр бераз җайга салына инде, — ди Илнар.

“Заанинский” токымлы кә­җәләрне ул Мари Иле рес­публикасыннан алып кайткан. “Бер-берсе 35-40 мең сумга төште”, ди. Бер килограмм тере авырлыгы бер мең сумнан исәпләнгән.

— Бу арзан түгел. Шулай да, әлеге токым киләчәктә үзен аклаячак, — ди Илнар. — “Заанинский”лар көн­гә       6 шар литр сөт бирә, ди­ләр. Әмма бөтенесе дә тү­гел. Миндәгеләрнең кайберсе генә 6 литрга хәт­ле җиткерә. Уртача алганда, кә­җә­лә­ре­без 3 әр литр сөт бирә.         84 башның 30 ы савым кә­җәсе. Көнгә алардан якынча 90 литр сөт савып алабыз. Аннан әлегә әллә ни файда күргә­не­без юк. Халык иялә­шә төшсен, кыйммәтсенмәсен дип, бик арзан бәя куйдык. Бер литрын нибары 30 сумга бирәбез. Чөнки авыл кешесе өчен бер литр сөткә аннан да күбрәк акча чыгарып салу бик үк гадәти күренеш түгел. Башта клиентларны җәлеп итәргә кирәк. Кәҗә сөт­енең тәмен, файдасын белсеннәр. Ә моның өчен вакыт кирәк.

Аллергиядән җәфаланучылар, шикәр чирлеләр, бронхит, хәтта яман шештән интегүчеләргә дә кәҗә сөтенең си­хәте тими калмый. “Ев­­ропада моны күптән аң­лаганнар. Сыер сөте эчми­ләр, барысы да кәҗәнекенә өстенлек бирә”, диләр бит. Заманында Сталин: “Кә­җә мал түгел”, — дип әйтсә дә, хә­зер аңа игътибар арта бара.   

 

“Кәҗә тоту отышлырак”

— Сыерга караганда кәҗә асрау күпкә җиңел, — ди Илнар да. — “Сыер ичмасам 15-20 литр сөт бирә”, —  ди кайберәүләр. Ә көне буе күпме ашаганын санаганыгыз бармы соң, дим. Сыер хәтле ашамый бит ул. Бер сыерга тотылган азык белән берничә кәҗәне туендырып була. 20 литр сөт бирә дип гаҗәпләнергә кирәкми. Бер литрын 11 сумнан саталар. Бер чиләк сөт 100 сумнан да артмый. Файдалы түгел. Сыерга 7 кг фураж салганда кәҗәгә ярты килограмм җитә. Сөтне бик арзанга,    30 сумга, биргәндә дә бер кәҗә хуҗасына якынча 100 сум кертә ала. Шәһәрдә бу бәя 3-4 тапкыр күбрәк.

Нигездә, сакалбайларга печән, солы, комбиазык бирәбез. Аларын җәйдән әзер­ләп калдырган идек. Тал чыбыклары җыеп, төрле үлән­нәр киптереп ашату турында да хыялланам. Әмма 84 башка җыеп бетереп булмый. Җәен, витаминнар күб­рәк булсын дип, көтүгә чыгарырга ниятлим. Монда йөртер урын бар, ул яктан проблема юк. Әмма шунысы борчый: кәҗәләрнең җиленнәре бик аста, үләнгә тиеп йөреп, тырналулары бар. Ә аннан аларны саву бермә-бер читенләшәчәк. Бу хакта уйлыйсы бар әле.

 

“Кымыз ясап сатарга планлаштырам”

Илнар танышлары белән бергә Башкортостан якларына барып, кымыз җитеште­рүчеләр белән киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып кайткан. Озакка сузмыйча, ул да кымыз ясап сатуны гамәлгә кертмәкче. Цех булдыру мә­шәкатьләре белән йөри.

— Башкортларда кымыз киң таралган эчемлекләрнең берсе, халык аңа ия­ләш­кән. Бездә ул бик үк таралмаган әле. Шуңа, сөтенә авыр ияләшкән кебек, кымыз сатуны да тиз генә җай­га салып булмастыр. Әмма барысы да вакыт белән ки­лә.

Кымыз ясау аппараты бик кыйммәт. Шулай да, яр­ты юлда тукталып калырга уйламыйм. Кредитлар яр­дәм­­гә килер әле, — ди Илнар. —  Кәҗәнең сөте генә түгел, ите дә деликатес. Аннан әзерләнгән шашлык тел йотарлык була. Ә йоны?! Кә­җә мамыгыннан бәйлән­гән шәл элек-электән популяр. Бияләен кисәң, 35 градус суыкта да кул өшеми. Әлегә аны юк бәягә  урнаштырабыз. Әм­ма кәҗәләрем мамыгыннан киләчәктә берәр сыйфатлы тауар әзерләп сату турында да уйларым юк түгел. Планнар корам, хыялланам. Бәл­ки, киләчәктә чын­га ашарлар, — ди Илнар.   

 

Сибгатуллиннар йорты

 

Кәҗә фермасы

 

"Заанинский" токымлы кәҗәләр

Лилия ЙОСЫПОВА | 12.04.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры