Сишәмбе 15 октябрь 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АҢЛА ЙӨРӘГЕМНЕ” – ЛЕКЦИЯДӘ ЯЗЫЛГАН ҖЫР”

Илназ Баһ – мәхәббәт җырчысы. Күпләр аны шулай дип йөртә. Татар эстрадасына әле күптән түгел генә “Аңла йөрәгемне” исемле җыры белән килеп керде ул. Шул ук исемдәге тәүге альбомын да чыгарырга өлгерде. “Аңла йөрәгемне”ң көен дә, сүзләрен дә Илназ үзе иҗат иткән. Шул җыр аны тагын да популяр итте. Тагын да дим, чөнки моңа кадәр инде ул ТДГПУның “Мизгел” яшьләр театры белән күп җирләрдә гастрольләрдә булып, “Яланаяклы кыз” фильмында катнашып, көйләр язып, төрле уен коралларында уйнап, сәнгать дөньясына башаяк чумган иде.

Белешмә:

 

Туган көне: 27 ноябрь, 1983 ел

 

Туган урыны: Арча

 

Белеме: ТДГПУның татар теле һәм әдәбияты факультеты, шул ук уку йортында аспирантураны тәмамлаган.

 

Гаилә хәле: хатыны Гүзәл Идрисова – җырчы, әтисе Фаил, әнисе Наҗия, абыйлары Нияз һәм Алмаз

 

Машинасы: кара төстәге “ВАЗ-2114”

 

– Илназ, “Аңла йөрәгемне” дип бик өзгәләнеп җырлыйсың. Аны кемгә багышлап яздың?

 

– Әйе, җырның сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат иттем. Ул бик тиз туды. Лекциядә утыра идем, башыма шигырь юллары килде. Ә өйгә кайткач, гитарада, гармунда уйнап, көен дә яздым. Шул рәвешле уңышлы гына җыр туды. Әмма ул дүрт елга якын тик ятты. Аннары радиога бирдем.

 

Якын дустым үзенең мәхәббәте, газап утында януы хакында сөйләгән иде. Аның күңелсез хәлләрен үземнеке кебек кабул иттем. Лекциядә шул хакта уйланып утырдым да шигырь юллары туды.

 

– Илназ, син бит “Сәфәр” төркемендә дә чыгыш ясый идең. Аларның хәзер ишетелгәне юк. Таркалдылармы әллә?

 

– Кызганыч, бу төркем таркалды. Ул 2000 елларда оешкан иде. Мин анда 2003 елда килдем. Башта алтау идек – Илнар Габдракипов, Азат Әхмәтшин, Гадел Хәмзин, Фәндүс, Айрат Нурьязанов. Тора-бара өчәү калдык. Альбомнар да чыгардык. Төркем егетләрдән генә торгач, җырларыбыз да гел кызларга багышланды: “Лилиям”, “Гөлиям”, “Гөлназым”, “Гүзәлем”, “Татар кызлары” һәм башка шундыйлар. Таркалсак та, гел аралашып, күрешеп яшибез. Җылы мөнәсәбәтләребез суынмады.

 

– Әтиең Фаил абый Арчада танылган балта осталарының берсе. Әле дә заказлар кабул итәме?

 

– Ул гомер буе бу эшне яратып башкарды. Өй салу, түбә ябу, тәрәзә рамнары ясау күп очракта аннан башка узмады. Заказ бирүчеләр дә шактый иде. Иде дим, хәзер әти олы яшьтә, 70 кә якынлашып килә. Ул лаеклы ялда. Балта эшенә бик алынганы юк. Шулай да, тотынса, бүген дә сыйфатлы итеп бик тиз арада эшли.

 

Әнием Наҗия гомере буе район хастаханәсендә шәфкать туташы вазыйфасын башкарды. Бүген ул да лаеклы ялда. Шулай да, аңа олысы-кечесе гел мөрәҗәгать итә. Әнием берсен дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

 

– Әтиеңнең осталыгы сиңа күчмәгәнме соң?

 

– Андый осталыгым юк. Аның эшләренә карап гел сокланам. Ул өлкәдә бердәнбер яраткан эшем – утын яру. Хәзер авылда гомумән эш кимеде. Әти-әнием икәү генә яши. Малны киметтеләр. Абыйларым үз гаиләләре белән аерым торалар.

 

– Күптән түгел, күп кызларның өметен өзеп, өйләнеп тә куйдың. Телефоныңа алардан смслар килү туктадымы инде?

 

– 24 октябрьдә җырчы Гүзәл Идрисова белән гөрләтеп туй үткәрдек. Аның белән җырчы Рөстәм Закиров төркемендә таныштык. Гүзәл төркемгә миннән бераз алданрак килгән иде. Башта озак вакыт дуслар булып йөрдек. Аннары хисләребез мәхәббәткә әверелде. Озак очрашмадык. Ярты ел тирәсе йөргәнбездер, тимерне кызуында сугып, өйләнешеп тә куйдык. Шулай булуга карамастан, үземне һаман егет кебек хис итәм. Өйдә торганыбыз да юк диярлек. Әле Гүзәл гастрольләрдә, әле мин. Ә смслар, бераз азайса да, барыбер килеп тора. Кызлар телефон номерын каян алалардыр, шуңа аптырыйм.

 

– Гүзәл моңа бер сүз дә әйтмиме?

 

– Әле, Аллага шөкер, сугышканыбыз юк (көлә). Әмма кайчак канәгатьсезлек белдереп, тагын кайсыннан килде инде, дип әйтеп куйгалый.

 

– “Яланаяклы кыз” фильмында да катнаштың. Анда ничек эләктең?

 

– Университетта татар әдәбиятыннан укытучыбыз Фәридә Фирдәвесовна: “Татарстан-Яңа гасыр” каналында куелачак фильмга төшәр өчен, гармунда уйнаучы егетләргә кастинг оештыралар икән”, – диде. Шуның өчен аңа бик зур рәхмәтлемен. Кызыксынып, барып карарга булдым. Гармунда күптән уйныйм бит. Кастингка килеп керсәм, анда кеше... Үтәрмен дип уйламаган да идем.

 

Фильмда Кәрим ролен башкардым. Үземнең уйнавымнан канәгать калдым.

 

– Ялгышмасам, эстрадада сине Баһ дип йөртүләренә ТДГПУның “Мизгел” театры “гаепле” бугай?

 

– Баһ дип йөртүләре миңа ошый. Үзе кыска, җиңел яңгырашлы. Җитәкчебез Марсель Җаббаров гастрольләрдә спектакльдә катнашкан артистлар белән таныштырганда мине Илназ Баһ дип кенә җибәрә иде. Шуннан “ябышып” калды инде. Аңа зур рәхмәт. Ә чынлыкта фамилиям Баһавиев. Дөресрәге, Баһаветдинов булган. Әтиемнең әтисе Сәлахетдин бабай сугышта пленга эләккәч, бәлки, үз йөзен яшереп калыр өчендер, Баһавиев дип белдергән. Шуннан Баһавиев булып йөри башлаганбыз.

 

– Илназ, соңгы арада нинди эшләр белән янып йөрисең?

 

– Төрле чаралар, мәҗлесләр үткәрәм, яшьләрне кавыштырам. “Барс-Медиа” оештырган концерт-тамашаларга яңа җырларымны әзерлим.

 

31 гыйнварда Казанның филармония концертлар залында Рөстәм Закиров “Пошалым чаналары” исемле концерт оештыра. Анда хатыным Гүзәл дә, мин дә катнашачакбыз. Шуңа әзерләнеп ятыш.

 

– Рөстәм белән сез якташлар да бит әле...

 

– Кечкенәдән Рөстәм абый иҗатына гашыйкмын. Балачагымның күп вакыты Пошалымда узды. Аның урманнарында уйнап, бераз үсә төшкәч, җиләк-гөмбә җыеп, печән чабып үскән егет мин. Әнием дә тумышы белән Урта Пошалымнан. Хәзерге вакытта әнинең энесе Азат абый хатыны Альмира апа һәм балалары белән шунда яши.

 

Сабан туйларында, төрле юбилейларда Рөстәм абый җырларын бик яратып тыңлый идем. 4-5 яшьләрдә аннан “Эх, алмагачлары” җырын сорап җырлатканымны хәтерлим. Ул вакытта бер төркемдә эшләрбез дип уйламадым да. Хыяллар чынга аша икән. Әле эшләп кенә калмадым, хатыным Гүзәл белән дә шунда табыштык, кавыштык бит. Шулай булгач, Рөстәм абыйга “бурычым” күп әле минем (көлә).

 

 

 

Туй көне

 

 

"Мизгел" яшьләр театры табигать кочагында ялда. 

Лилия ЙОСЫПОВА | 01.02.2010

Якташ 19.06.2011 10:44:48
Иркен тавыш,күңеле киң,җырлаганда тына җил.З.Әхм
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры