Шимбә 20 октябрь 2018 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
РАБИТ БАТУЛЛА: “ӨЕМДӘ МИН ПРЕЗИДЕНТ”

1 апрельдә Камал театрында язучы Рабит Батулла белән иҗади очрашу узды. Шушы көннәрдә 75 яшен тутырган юбилярны туганнары, 99 яшьлек әнисе Мөкәррәмә апа, каләмдәшләре, артист коллегалары — камаллылар, якташлары, гаилә дуслары котлады. Кичәне Рабит әфәнденең ике улы — менә дигән татар егетләре Нурбәк белән Байбулат алып барды. 1 апрельгә туры килгәнгәме, кичә юмор, уен-көлке белән сугарылган иде.

 

— Рабит абый, көнегез ничек уза?

— Язу өстәле янында. Көн­гә 10-15 сәгать. 25 томлыгымны әзерлим, аның     20 томы чыккан инде. Кечкенәләрен дә санасаң, 43-44 китап авторы мин. Алтынчы томны эшлим, алар әзер, яңадан укып, ки­леш­мәгән җирләрен килештереп, хата булганнарын тө­зә­тергә тиешмен. 25 том­­ны бөтенесе белән чыгарырга коточкыч күп акча кирәк. Аны табу шактый кы­ен. Минем белән алай-болай берәр нәрсә булган очракта әзер булып калсын. Бер җае чыкканда хөкү­мәт­ме, химаячеме 25 том­ны бастыра алыр дип уйлыйм.

— Балаларыгыз, хатыныгыз сезне куандырамы?

— Әлбәттә!

— Улларыгыз ни белән шөгыльләнә?

— Улларым үсеп җит­те, берсенә — 24, икенчесенә    20 яшь. Хореография училищесын тә­мамладылар. Олысы опера театрында эшли. Бүген үз һөнәре буенча Петербургта укып йөри. Байбулат училищены тәмамлаганнан соң биюгә китмәде, кинога тартыла. “Кабан күле хәзинәсе”ндә уйнады.

— Балаларыгыз белән бер-берегезне аңлыйсызмы?

— Әлбәттә. Балаларның миңа, Аллага шөкер, беркайчан хафа китергәннәре юк.

— Бу сезнең тәрбияме?

— Кем белә: әнисенеке дә, минеке дә. Йола, мөнә­сә­бәт тәрбияли. Менә мин тәрбиялим әле дип мәк­тәптә кешене тәрбияләп бул­мый, әгәр аның өендә тәртип булмаса. Йола тәр­бияли, йоласыз халык — юл­сыз халык. Үзебезнең кечкенә генә гаи­лә йолаларыбыз бар, шу­лар тәрбияли, әдәбият, әкиятләр тәр­би­яли. Әти-әнисенең эше тәрбияли, бала бит аны күрә. Улларыбызга кырыс булмадык, ләкин бик җәелеп тә китмәдек. Мин кырысрак булганмындыр, әнисе балаларга тырнак белән дә чиертмәде. Шелтәләүдән баш­ка аларга кагылмадым. Улларыбыз иркендә үстеләр һәм үзләре теләгәнне эшлә­де­ләр. Икесе дә урыс мәк­тәбен бетерде, ләкин татарча уйлый, сөй­ли, татар сән­гатенә хезмәт итә­ләр. Аларда милли тойгы бар. Өемдә дүрт бүл­мәмдә минем дәү­ләтем бар, мин президент. Президентның карары нигезендә, өемдә дәүләт теле татар те­ле. Урам­да балалар теләсә нинди телдә сөй­ләш­сеннәр, өйдә татарча аралашабыз.

Нәкый Исәнбәтнең балалары Празат, Йолдыз гомер буе татарга хез­мәт итте, шә­һәрдә туганнар. Аяз Гыйләҗевнең малайлары өчесе дә татарча тәр­бия­ләнеп үсте. Берсе татар бүлегендә профессор, берсе драматург. Нурихан Фәт­тахның балалары урыс мәк­тәбен бетерде. Татар мәк­тәбе юк бит минем тирәдә, бик бирер идем. Гаилә тәр­бияләргә тиеш. Грузин дипломат булып Япониягә китә икән, ул япон, инглиз телендә сөйләшә, грузин телен онытмый. “Без Себердә тудык, анда татар мәктә­бе булмады, шуңа күрә балабыз татарча белми”, — дигән кешеләрне аң­ламыйм. Нигә өеңдә татарча сөй­ләшмәдең? Ренат Ени­кеев, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров шәһәр балалары, ләкин саф татарча сөйлә­штеләр.

— Рабит абый, күп кенә шәхесләребез теге дөньяга китеп барды, сез нинди уйлар кичерәсез?

— Без дә китәрбез, Алла боерса, повестка килгәч. Мөселман кешесе үлемнән курыкмый, аңа әзер булырга кирәк. Әби-бабаларыбыз үлгәч кешене мәшәкать­лә­мәс өчен үлемтеген үзе әзер­ләп куйган. Мөселман кешесенең үлеме башкаларга мәшәкать булып ятарга ти­еш түгел. “Минем янымда әҗәл турында сөй­ләш­мә­гез”, — дигән әбиләр­не аң­ламыйм, әҗәлдән сә­ке астына качып котылып булмый, ул килә. Кеше үзен үлемтек белән генә дә түгел, савап эшләп әзерләргә тиеш, тегендә баргач, җавап бирәсе бар бит. Кайсы төш­ләрне генә ярып бетермәделәр, былтыр дүрт операция ясадылар. Минем аңа исем дә китми, үлемнән курыкмыйм.

— Нинди операцияләр?

— Йөрәкне яргалап бетерделәр, Аллаһы Тәгалә гомер биргәч яшим.

— Үлемтеге булган кешенең гомере озын була, диләр, үлемтегегез бармы?

— Бар. Мөселман кешесенең башында чалма бар. Дәрвиш суфиларның да чал­малары булган. 50-56 метр озынлыктагы комач. Бик каты эссе булса, ике таякка элеп, үзенә күләгә ясый, шуның астына кереп ята. Чүл уртасында үлеп китсә, кә­фенлек каян алыйк дип аптырыйсы түгел. 50 метр чалма белән төреп, кәфен­ләп ләхеткә куеп китәләр.

Син үзеңнең хәсрәтеңне башкаларга йөкләргә тиеш түгел. Шуңа күрә кеше кайгысын якыннарына белгерт­ми, үзен­дә калдыра, ул сөй­ләсә, без­гә дә кыен була. Ме­нә бу фәлсәфә.

— Сез кайгыны сөйләмисезме?

— Кычкырып кайгырырлык кайгым булмады, Аллага шөкер. Мәшәкатьләр ге­нә булды. Аллаһ безне ул мәсьәләдә саклады. Бу тө­шем авырта дип зарланалар, ярдәм итеп булмый, аңа инде 90 яшь, табиблар да булыша алмый. Кил­гән кешеләргә зарланып утырып, үз туганнарына да бик зур кайгы өсти.

— Ничек булырга тиеш?

— Мин әбиләрне беләм: “Бик әйбәт әле, улым, Аллага шөкер”, — ди, ә үзе сызлана. Рөстәм Мингалимовның әнисе 90 яшьне узып үл­де, ай сабыр, фәлсәфә әби­се иде. Хәл-әхвәл сорашканда, Аллага шөкер, ди, кичә генә аягымны авырттырдым, ди­гән әйбер юк, үзе аягын авырттырган, шөкрана кылып утыра, безгә кайгысын төями. Бу бик зур фәлсәфә.

— Нинди акчага яшисез?

— Пенсия акчасына.

 

 

ГАБДРӘХИМ | 12.04.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры