Календарьда язның икенче ае хөкем сөрсә дә, кыш һаман китәргә уйламый. Ә авыл халкы тизрәк көннәр җылытканны көтә. Чеби алыр чак җитте бит. Шулай да, кайбер хуҗабикәләрне мондый һава торышы гына тоткарлап тормаган. Сап-сары йомгакларны җылы өйгә сыендырганнар.
Инкубатор тотучыларның да эшләре тыгыз. Күбесе беренче партия чебиләрне чыгарып, уңышлы гына урнаштырып бетергән икән. Чистай районында шушы эш белән шөгыльләнүче Ләлә һәм Рәшит Вәлиевлар гаиләсе дә сезонны февральдә үк башлап җибәргән.
— Ай-һай бу кышны! Китәргә теләми бит. Шулай булуга карамастан, мартта чыккан чебиләрне әкренләп алып бетерделәр. Икенче партияне көтәбез, инде анысына да заказлар күптән җыелды, — ди Ләлә апа, елмаеп.
“6 ай эш, 6 ай ял”
Ләлә апа белән Рәшит абый кош-корт чыгару эшен 2004 елда башлаган. Икесенә дә бу тармак яхшы таныш. Нефтьче белгечлеген үзләштергән Ләлә апа башта трикотаж фабрикасында эшләгән. Ул ябылуга таба баргач, 1993 елда Чистай кошчылык фабрикасына оператор булып урнашкан. Соңрак, тырышлыгын күреп, югарырак баскычларга күтәргәннәр үзен. Ире Рәшит абый исә Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган, зоотехник белгечлеген үзләштергән. Ул кошчылык фабрикасында 1984 елдан бирле эшләгән. Әмма 2003 елда Чистай инкубаторы банкротлыкка чыккан.
— Ябыласы булгач, аны аукционга куйдылар. Туганнар, дуслар тиз арада җыелышып, инкубаторны сатып алып, эшне рәсмиләштереп калдык. Арзанга эләкте. Бу 2003 елның ноябре иде. Инкубаторлык эшенә соңгы елларда гына алынсак, мондый уңышларга ирешә алмас идек. Өр-яңа зур бер инкубатор гына да миллион сумнан артык тора. Бина төзүне әйтмибез дә. Инкубаторның бездәгедән ике тапкыр кечерәкләре 500 мең сумга баса. Безнең бик отышлы булды. Әле дә шул чактагы инкубаторлардан файдаланабыз. Һәр елны төзекләндереп торабыз, — ди Ләлә апа.
Эш башлау аларга җиңел бирелми, шактый сынаулар үтәргә туры килә. Канатланып тотынганда гына инкубаторны яндыралар. Бу 2004 елның мае була.
— Ничә көн буе шәһәргә төтен таралып торды. Бик куркыныч булды. Бинасыннан бигрәк, чебиләрне жәлләдем. Кайбер җиһазларны гына алып чыктык, — дип искә ала ул чакларны Ләлә апа. — Кайсы явызы эшләгәнне ачыкламадылар. Бәлки, шулай тиеш булгандыр. Кем белә?! Үзебез якынча чамаладык. Әмма кулыннан тотмагач, гөнаһына керә алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә белә, барысына да ул хөкемдар. Авырлыклар артта калды.
2004 елда алар бинаны яңадан аякка бастыра. Гадәттәгечә, туганнары, дуслары ярдәмгә килә. Инде менә 9 ел уңышлы гына эшлиләр. Биредә чит кешеләр юк, балалары, туганнары көч куя.
— Апа да монда, абый да, кыз да, — ди Ләлә апа. — Бар да үзебезнекеләр. Көн-төн шунда кайныйбыз. Инкубаторыбыз Чистайда бердәнбер. Әлки, Яңа Чишмә, Алексеевск, Лаеш һәм башка якын-тирә район халкы да безгә мөрәҗәгать итә. Инкубатор биш ай гөрләп эшли, аннан 7 айга туктап тора. “Ярты ел көн-төн акча эшләп калалар да, аннан соң ярты ел ял итәләр”, — диләр, безнең хакта шаяртып. Ул чакта да тик тормыйбыз. Бинаны дезинфекциялибез, ремонт эшләре башкарабыз, азык әзерләү хәстәрен дә шул вакытта күрәбез. Иң мөһиме инкубатор машиналарын төзекләндереп калдыру ягын карыйбыз. Сезонда ватылмасыннар өчен, энәсеннән җебенә хәтле техник күзәтү оештырабыз. Кыскасы, чананы җәйдән әзерлибез.
“Күркә түшкәләре 16 шар килограммга җитте”
Вәлиевлар чеби, үрдәк, каз, күркә чыгарта. Быел февраль уртасында инкубаторга беренче партия йомыркаларны куйганнар. Чебиләр 18 мартта чыккан. Хәзер икенче партияне көтәләр. Инкубаторда бройлер йомыркасы — 21, күркә белән үрдәк — 27,5, казныкы 30 көн тора. Ә эш режимы барысыныкы да бер. Йомыркаларны инкубаторга куйгач, баштагы көннәрдә машинада 38 градус җылылык хөкем сөрә, аннан бераз киметәләр — 37,5, соңрак 37 градус... Шулай кими бара.
Вәлиевларның инкубаторы 3 шкафтан тора. Аның һәрберсенә 15 әр мең йомырка сыя. Димәк, аларның инкубаторы 45 мең йомыркага исәпләнгән.
Әңгәмәдәшләрем ике ел дәвамында йомыркаларны “Чаллы-бройлер”дан кайтарткан.
— Йомыркалары бик яхшы булды. Аңа хәтле Башкортостан белән эшләдек. Аларныкы да тел-теш тидерерлек түгел. Үрдәк, казларны хәзер дә Башкортостаннан кайтарабыз. Күркә йомыркасын Ставропольдән юнәттек. Алар ак, киң күкрәкле булып үсә, — ди Ләлә апа. — Токымнар яхшы. Өч ел рәттән казларның “Линда”, “Уральский” дигәннәрен алдык. Кайсы яхшырак дигәндә, күбрәк “Уральский”ны чыгартабыз. Алары талымсызрак, тәрбияләве җайлы. Күпләр, “Линда” токымлы казлар эре түшкәле була, диләр. Яхшы тәрбияләсәң, барысы да әйбәт. Каз каз инде, ничек кенә тырышсаң да, сарык хәтле булмас.
Үрдәкнең “Пекинский” дигәнен алабыз. “Адлер серебристый” токымыннан булган йомырка сала торган тавыклар да чыгартабыз. Кош-кортка кагылышлы бик күп журнал яздырабыз. Халык үзе дә нинди токым кирәк икәнен сорый, кызыксына. Рәшит бөтен Русия буенча кошчылык фабрикаларын белә, алар белән элемтәдә тора. Яңалыклардан артта калганыбыз юк.
Сүз уңаеннан, Ләлә апа үзе дә кош-кортны күпләп үстерә. Үткән ел әнә 500 баш бройлер, 100 әр каз-үрдәк, күркә үстергән. Сатарга да арткан. Әйтүенчә, күркә түшкәләре 16 шар килограммга җиткән.
— Суыткычлар бушады, — дип елмая Ләлә апа. — Кыш буе тавык, үрдәк шулпасыннан, каз итеннән әзерләнгән бәлештән өзелмәдек. Быел да күпләп алырга исәп. Үзең үстергән кош-корт белән бер фабриканыкы да ярыша алмый. Клиентлар арасында да 200-300 әрне алучылар күп. Алыпсатарлар да җитәрлек. Бездән ераграк урнашкан районнардан килеп күпләп алалар да, аннан кайтарып саталар. Капка төбенә китергәч, башкаларга да отышлы. Бөтен кеше Чистайга хәтле килә алмый бит.
Барысына да җитәрлек булсын дип, быел 200 меңләп чеби, шул ук санда каз-үрдәк, 30-40 мең күркә чыгартып урнаштырырга планлаштырабыз.
Кошчылык фабрикаларында иң зур таләпләрнең берсе — бинаны даими дезинфекцияләү. Бу инкубаторда да һәркем аяк киемен ишек төбенә куелган капчыкка сөртеп керә. Ул формалин эремәсе белән эшкәртелгән. Шулай ук инкубаторга керәсе йомыркаларны, машиналарны, андагы тартмаларны да һәр партия саен дезинфекциялиләр.
— Моңа бик җитди карарга кирәк. Чир кердеме, аны чыгарам димә. Йомыркаларга тиз тәэсир итә. Нәтиҗәдә аларны зәгыйфьләндерүе дә ихтимал, — ди Рәшит абый.
“Кояшлы көннәрне зарыгып көтәбез”
Быел Вәлиевлар бер көнлек чебиләрне 35 сумнан сата. Сары йомгакларның чыккан көне арткан саен, билгеле, бәясе дә үсә.
— Бу эшне алып баруның четерекле яклары да җитәрлек, — дип дәвам итте Ләлә апа. — Быел, мәсәлән, һава торышы эшне бераз тоткарлады. Кыш һаман китә алмый бит. Үткән ел чебиләрне бик кыска вакыт аралыгында алып бетерделәр. Авылларда һаман кыш. Шуңа халык чеби алырга ашыкмый, көннәр җылытканны, кояшны көтә. Безнең чебиләр елдагыча чыкты. Билгеле, инкубатор тотучыга тизрәк урнаштырып бетерү кирәк. Нинди җылы буш урыннар бар, нәни кош-кортны шунда урнаштырып тордык. Аллага шөкер, бик озак тәрбиялисе булмады, алып бетерделәр. Урын да, азыгы да шактый кирәк. 100, 1000 баш кына түгел бит.
2010 елгы корылыктан соң азык бәяләре дә төшми, киресенчә, ел саен арта. Ә яңа туган чеби инде ничә ел рәттән 32-35 сум йөри. Бераз арттырсаң, халык кыйммәтсенә башлый. Аларны да аңларга була.
Азыкка килгәндә, алар берничә ел дәвамында Мәскәүдә җитештерелгән “Провими” комбиазыгын куллана. Аның составында күптөрле протеиннар бар икән. Бу комбиазыкны Самарадан алып кайтканнар. Кош-корт өчен азык этаплап әзерләнгән: кечкенәләренә — бер, үсә төшкәннәре өчен икенче төрле, составлары аерыла.
— Кечкенә кош-корт бик нәзберек була. Аларга суны да этаплап эчерәбез. Беренче биш көндә, йогышлы чирләргә бирешмәсеннәр, организмнары ныгысын дип, суга төрле дарулар кушып бирәбез. Ә аннан соң алсу төстәге марганцовкалы суга күчерәбез. Асларына коры пычкы чүбе салабыз. Инкубатордан ерак түгел җиһаз ясау фабрикасы бар иде. Пычкы чүбен гел шуннан алдык. Әмма фабрика ябылды. Кайда мөрәҗәгать итәсе булыр?! Кайберәүләр, саламнан файдаланабыз, диләр. Киңәш итмәс идем. Саламга кырдан төрле авыру эләгеп кайтырга мөмкин, — ди Ләлә апа.
Салымның, ут өчен түләүләрнең дә бик тешләвен әйтте Ләлә апа.
— Беренчесе гел артып тора. Ут өчен кайчак айга 100 әр мең сум түләргә туры килә, — ди ул.
Ут сүнә-калса, проблемалар килеп чыкмасын дип, параллель линия булдырганнар.
Вәлиевлар сезонны июнь азагында ябарга планлаштыра. Ләлә апа тагын шуны киңәш итә:
— Конкурент күреп әйтмим, мине дөрес аңласыннар. Чистайда кайберәүләр, инкубатор тотабыз дип, ялган исем белән йөриләр. Эшне барлык таләпләренә туры китереп башкармыйлар. Максатлары — сезонда тиз генә акча эшләп калу. Ә бу өлкәдә тәҗрибәләре юк. Андыйларны инкубатор тота димәс идем. Эшләрен “Кош базары” дип атау дөресрәк булыр. Ә без кош-корт чыгаруның барлык таләпләрен үтибез, дәүләт стандартларына туры китереп эшлибез. Нәтиҗәсен дә күрәбез. Клиентларымның һәркайсын ерактан ук танып алам. Аралашып торабыз. “Рәхмәт!”тән башка сүз ишеткәнем юк.
Кош-корт чыгару эше шушы бинада бара
Өч көнлек чебиләр
Рәшит Вәлиев
Инкубаторлар
Лилия ЙОСЫПОВА | 12.04.2013