Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ИСЕМЕ ҖИСЕМЕНӘ ТУРЫ КИЛДЕ”

Татарстанда 1995 елдан бирле бюджеттан тыш торак фонды эшләп килә. Дәүләт программаларына нигезләнеп, авыл һәм шәһәрләрдәге торак мәсьәләсенең хәл ителеше әлеге фондка йөкләнгән. — Безнең торак фонды үз эшен тузган торак программасын гамәлгә ашырудан башлады, — ди Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт ШӘРИФУЛЛИН. — Шулай итеп, 1996-2004 елларда тузган торакта яшәүче 50 меңгә якын гаиләне бушлай фатирлы иттек. Менә шушы программа, базар мөнәсәбәтләренә киңрәк керә башлау белән, халыкны фатирлы итү өчен төрле ысуллар өстендә уйланырга нигез тудырды да инде. Яңа программа кабул итәргә кирәк иде. Базар мөнәсәбәтләре шуңа этәрде. Чөнки дәүләт чыганагы азайды, бушка фатир биреп булмый башлады. Социаль ипотека менә шул сәбәпле эшләнелгән программа. Социаль ипотека — халыкны арзанайтылган бәягә фатирлы итү дигән сүз. Ипотека “бурычка алып тору” дигән мәгънәне аңлата бит. Ә классик ипотекага фатир алу бюджетта эшләүчеләргә, яшь гаиләләргә матди яктан кыенлык тудырыр иде. Чөнки банк кредитының процентлары бик югары. Шулай итеп, 2004 елның азагында Татарстанда махсус канун кабул ителде һәм ул 2005 елның башыннан көченә керде. Шул вакыттан алып, Татарстанда 95 меңнән артык гаилә социаль ипотека программасы буенча фатирлы булды. Шуның 2/3 өлешен Казанда яшәүчеләр тәшкил итте.

 

— Мидхәт Газизович, со­циаль ипотека программасының исеме  җи­семенә туры киләме соң?

— Әлбәттә, туры килде. Чиратка баскан гаиләләр Татарстан җирлегендәге минималь хезмәт хакының 50 %ын 3 ел дәвамында тү­ләп барып, беренче пай суммасын барлыкка китерде­ләр. Бу аларга конкурсларда катнашырга, фатир отарга мөм­кинлек бирде. Калган өлешен 7 % еллык белән 28 ел­га кадәр түләү мөм­кин­леге бирелде. Арттырып тү­ләү өлеше 7 % кына тәшкил итә.

Торак бәясе дә базарныкыннан ике тапкыр арзанрак. Бүген Казан үзәгендәге йортта фатирларның кв.­метры 50-60 мең сум торса, социаль ипотекага бирел­гән­нәренең иң кыйммәт ди­гә­не дә 31 мең сумга гы­на төшә. Халык баштарак әлеге программага шикләнеп караса да, хәзер инде тәмен сизеп алды. Шулай булмый ни: бар яктан камил фа­тирларның ачкычын алып, рәхәтләнеп яшәр­лек бит.

— Шулай да, начар сыйфатлы фатирлар да булмады түгел...

— Андый хәлләр дә күзә­телде. Төзелеш материаллары белән тәэмин итүче заводларның стена блокларын тиешенчә киптереп җиткер­мәүләре аркасында, монтаж ясагач, күңелсез хәл­ләр­гә юлыккаладык. Фатирларда күгәрек, гөмбә авырулары пәйда булды, кайберсе җы­лынып җитә алмады. Хәзер Казанда каркас кирпеч вариантына күчтек — башта каркас куела, аннары кирпеч өелә, стена ике яклап җылытыла. Бүгенге фатирларның сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел.

— Бюджет өлкәсендә эш­ләмәгән кешеләр социаль ипотека буенча чиратка баса аламы?

— Социаль ипотека — бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аз хезмәт хакын кайгыртып кабул ителгән программа. Шул ук вакытта бюджетка карамаган һәр оешма үз хезмәткәрен кайгыртып эш итә ала. Алар ай саен кергән табышларының 1 % өлешен фондка күчереп барып, квота җыя алалар. Квота аларның хезмәткәр­ләренә социаль ипотека программасында катнашу хокукы бирә.

— Әлеге программа буенча, фатир көтеп, озак ел­лар чират торучылар да бар икән. Тизрәк фатирлы булу өчен, акчасын да алдан күбрәк түләп куярга кирәкме?

— Чиратта 6-7 ел торучылар да бар, чөнки алар тиешле баллны җыеп бетерә алмый. Бу вакытында акча кертеп бармыйлар ди­гән сүз. Ә балларны күп җы­ярга кирәк. Үз паеңа салган акчаның 1 мең сумы көненә
1 балл җыя. Мисал өчен, 100 мең сум акча салдың, ди. Ди­мәк, көненә 100 балл ба­ра. 30 көнгә тапкырласак, ае­на 3 мең балл җыйган буласыз. Ә Казанда фатир оту өчен кимендә 400 мең балл җы­ярга кирәк. Баллар көн саен артып ба­ра, ягъни сезнең файдага эшләп тора. Бюджет өлкә­сендә эшләүче тиешле акчаны 3 ел дә­ва­мында салып барса, фатирны максатчан рәвеш­тә отачак.

— Бу уңайдан каршылыклы фикер туа — ипоте­ка “социаль” дип аталса да, акчасы күбрәк булганнар тизрәк яңа фатирга кү­чәчәк икән.

— Әллә ни каршылыгын күрмим. Бер үк фатирга дәгъва кылучылар арасында күбрәк өлеш керткән кеше өстенлеккә ирешергә тиеш.

— Социаль ипотека программасы теркәлү урыны белән бәйле шактый со­рау­лар кузгата. Авылда тер­кәлеп, шәһәрдә даими эшләүчеләр чиратка баса аламы?

— Авылда теркәлгән кеше социаль ипотекага шәһәрдә фатир ала алмый. Хәтта күп еллар калада яшәсә дә. Торак теркәлү урыны буенча гына бирелә. Искәрмәләр бар анысы. Әйтик, районда чиратка басып, килешү тө­зелгәннән соң, эш урынындагы җитәкчеләре шә­һәр хакимиятенә нигезле юл­лама белән мөрәҗәгать ит­сә, шәһәрдәге конкурста катнашуга берникадәр өмет кала әле. Әйткәнемчә, юллама нигезле дәлилләргә ия булырга тиеш.

— Андый категория кешеләр нишләргә тиеш? Бәлки, вакытлыча “прописка”га керергә кирәктер?

— Кызганычка каршы, вакытлыча теркәлү рөхсәт ителми. Бу хакта Казан шә­һәренең карарында әй­тел­гән. Программада катнашу өчен кешенең калада 5 ел даими “прописка”сы һәм кимендә 3 еллык эш стажы бу­лырга тиеш. Авылдан килеп эшләүчеләр туганнары фатирына “прописка”га кереп тора ала.

— Тулай торак “прописка”сы рөхсәт ителәме?

— Анысы да даими тер­кәлү урыны булырга тиеш. Әйтик, студентлар тулай торакларда вакытлыча гына теркәлә.

— Социаль ипотекага чиратка басканда кемнәр торак шартын яхшыртуга мохтаҗ дип санала?

— Чиратка басу һәм программада катнаша алу турында төгәлрәк җирле хакимияттә белешергә мөмкин. Әйтик, Казанда торак мәй­даны һәр кешегә 18 кв.метр­дан азрак икән, чиратка басып була.

— Авылдан килеп, үзлә­ренә шәһәрдә кечкенә ге­нә куыш булдыручылардан элек яшәгән урыныннан да документлар сорала. Ә авылда йортларның мәй­даны, гадәттә, зур була.

— Кеше хосусый милеккә ияме-юкмы, ул элеккеге торагында “почмакчан яшәүче” булып исәпләнелә. Һәм 5 ел дәвамында шул почмак өлеше аңа ияреп йөри. Торак мәйданын исәпләгән вакытта шул почмак та кушыла. Әлеге эш Торак кодексына нигезләнеп башкарыла.

— Чиратка басканда кешенең даими “прописка”сы исәпкә алынамы, әллә хосусый милектәге торак мәйданы мөһимрәкме?

— Иң беренче чиратта кешенең даими “прописка”сы карала. Кеше кайда даими рәвештә теркәлгән, шунда гына социаль ипотека буенча программада катнаша ала. Авылдан килеп, Казанда туганнары фатирына даи­ми теркәлгән икән (фатир аның милке булмаса да), шул фатир мәйданы кеше санына бүленә. Бу — беренче шарт. Шул ук вакытта аның исемендәге хосусый ми­лек тә исәпкә алына. Ди­мәк, башка җирдәге милке дә суммар рәвештә килеп кушыла. Әйткәнемчә, Казанда чиратка басу өчен 5 ел даими “прописка” һәм 3 ел бюджет өлкәсендә эшләү кирәк.

Шунысын да искә алырга кирәк: торак шартларын максатчан начарайту дигән төшенчә дә бар. Элек яшә­гән урыннан белешмә алган вакытта менә шундый кырын эшкә дә ачыклык керә.

Төрле очраклар була. Әй­тик, яңа төзелгән гаиләдә шә­һәрдә яшәүче хатын ирен “прописка”га кертмичә, чиратка басарга тели, ди. Әм­ма законлы никахта булуын яшереп кала алмый бит ул. Шуңа күрә иренең дә торак шартлары соратып алына. Иренең авылда торак мәй­даны иркен икән, әлеге хатын чиратка баса алмаячак.

— Мохтаҗларга нинди ташламалар каралган?

— Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 100 фатирның унысы мохтаҗларга — балалар йортында тәрбияләнгән 18 яше тулган ятимнәргә, янгын чыгып тораксыз калучыларга, авария хәлендәге фатирда яшәүчеләргә, хокук ор­ганнары буенча читкә хез­мәткә җибәрелеп, кайтышына фатиры булмаучыларга һәм законда каралган башка мохтаҗ кешеләргә бирелә. Пенсионерлар әле­ге төркемгә керми.

 

“Фатирны арендага да алып булачак”

— Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы турында да сөйлә­шик әле.

— Әлеге программа 2005 елдан эшли башлады. Программада катнашу өчен ир белән хатынга 35 яшь тулмаган булырга тиеш. Чиратка басып та, фатир алганчы икесенең берсе 35 яшен тутырса, алар программадан төшеп кала. Кеше башына туры килергә тиешле торак мәйданы 12 кв.метрдан ким булырга тиеш. Социаль ипотекадан аермалы буларак, яшь гаиләләргә федераль һәм җирле бюджеттан кайтарып түләнми торган субсидия бирелә. Калган өлешен капларга банктан кредит яки фондтан заем алырга тиеш булалар.

— Программа Татарстанда бер ел дәвамында туктап торды. Яшь гаиләләрнең документларын ни сәбәпле кабул итмәделәр?

— Моңа федераль бюджеттан акча килмәү сәбәпче булды. Татарстан үзе генә чыгымнарны күтәрә алмый иде. Элек субсидиянең 22 % өлеше Мәскәүдән, 18 % өле­ше Татарстан бюджетыннан бирелде. Татарстан үз өлешен киметмәде, ә федераль бюджеттан яр­дәм кимеде. Шул сәбәпле, хәзер субсидия күләме торак бәясенең 35 %ын гына тәшкил итә.

Дөресен әйтергә кирәк, федераль бюджеттан акча бик тотрыклы күчми. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү акрын бара.

— Соңгы вакытта торак төзелеш кооперативлары турында сүз чыкты. Алар төзегән фатирлар кем­нәргә бирелә?

— Анысы да бюджет өлкәсендә эшли торган кешеләр өчен. Таләпләре дә социаль ипотека программасыныкы кебек, документлар да шул ук комиссиягә тапшырыла. Аерма шунда: бу йортлар федераль җир­ләрдә төзеләчәк. Казан эчендә муниципаль җир кишәрлекләре аз калганлыктан, йортларны шә­һәр читендә салырга туры килә иде. Ә калада федераль кишәрлекләр җитәрлек. Бу әле яңа программа. Тәҗрибә өчен Казанның Горсовет урамындагы бер йорт шул программа буенча төзелә. Фатирларның кв.метры 30-31 мең сум чамасы булачак.

— Аренда йортлары тө­зеләчәк, дигән хәбәр дә бик тиз таралды. Алар шә­һәр җирлегендә генә салыначакмы?

— Әлеге яңа эш шәһәр һәм районнарда тәгаен программаларда катнаша ал­мау­чылар өчен кулай булырга тиеш. Фатирны арендалап торырга теләүчеләр социаль наем буенча чиратка басарга тиеш. Аренда йорт­ларын инвестор да, җирле хакимият башлыклары, бер­ләшкән вак инвесторлар, махсус оешмалар төзергә мөмкин. Йортлар төзү өчен акча безнең әйләнмәле капитал аша чыга. Казанда Павлюхин урамында шундый йорт салына башлаячак. Фатирга кешеләрне шартнамә төзеп кертәчәкбез. Аренда бәяләре базарныкыннан арзан булачак.

 

“Сораулар торак комиссиясенә бирелсен”

— Мидхәт Газизович,  укучыларыбыз “Шәймиев акчасы”ның нинди очракларда бирелүе белән дә кызыксына.

— Үземә дә бу сорауны еш бирәләр. Мин алардан: “Ә сез Шәймиевка бурычка акча биреп тордыгызмы?” — дип сорар идем. Халыкны канун буенча сөйләшергә өйрәтәсе бар шул. Гаиләдә бала тугач, Татарстан бюджетыннан бирелә торган дәүләт ярдәме — 200 мең сум субсидия турында сүз бара. Социаль ипотека буенча фатир алганнан соң, гаиләдә бала туа икән, әле­ге субсидия бирелә. Алай гына түгел, бала туганчы бу гаилә район хакимияте комиссиясе тарафыннан беренчел чиратка баскан булса да ярый. Инде чират җитеп, фатир алганнан соң, шул субсидиягә дәгъва кылып булачак.

— Бүген халык нинди сорауларга җавап таба алмый дип саныйсыз?

— Торак фондының махсус сайтына керсәгез, күп­челек сорауларга җавап табып булачак. Анда үзең өчен кирәк­ле мәгълүматны табарга мөм­кин, халык белеме бе­лән артта калмаган. Бары тик үз өстебездә эш­ләр­гә теләмәү генә көчле. Шуның аркасында гади сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр дә кимеми. Аннан соң, тәгаен программаларга керү-кер­мәү мәсьәләсен җирле хакимият каршындагы иҗтимагый-торак комиссияләре аша ачыклап була. Без әйт­кән фикерләр аларныкы бе­лән тәңгәл килмәс­кә мөм­кин. Чөнки чиратка бастыру эше шул комиссияләр аша башкарыла.

— Бүген Татарстанда фатирга чират торучылар күпме?

— Социаль ипотека буенча Татарстанда 21 меңнән артык гаилә чиратта тора. Шуның 8 меңе Казан шә­һә­ре буенча. Әле чиратка ба­сарга теләүчеләр шактый. Вакытында җир кишәрлек­ләре бирү тоткарлана, инженер корылмалар челтәре эшләнеп бетмәгән була. Чират шул сәбәпле туа. Халыкны социаль яктан яклау турында Конституциядә әй­телгән икән, торак белән тәэмин итүне дә төп бурычларның берсе буларак кабул итәбез. Отышлы программалар үз эшчәнлеген туктат­мая­чак.

 

 

Фәрит САЛИХОВ | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры