Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ФӘРИДӘМ КЕБЕК ХАТЫН-КЫЗ СИРӘКТЕР”

Фидан Гафаров Башкортостанда да, Татарстанда да танылган шәхес. Ул уйнаган спектакльләрне карап туя алмыйсың, ә башкарган җырлары күңелгә үтеп керерлек. Тамашачы мәхәббәтен яулап, ике республикада да “халык артисты” дигән мактаулы исемнәр алып, популярлык казанса да, Фидан абый үтә гади, эчкерсез, аралашучан кеше. Беренче карашка андый бәя биреп булмый, ә менә сөйләшә башлагач, аның керсез күңелле әңгәмәдәш булуын аңлыйсың һәм тагын бер кат сокланып куясың.

 

— Фидан ага, Башкор­тос­танда яшәсәгез дә, гел Татарстан тирәсендә кайнашкан чагыгыз. Татарстанга килеп йөрүегез рес­публика халкының сез­не яратуы белән бәй­леме, әл­лә инде җаны­гыз­ның татар каны тамган җирләргә тартылуы сә­бәп­чеме?

— Татарстанлыларның сәнгатьне аңлавы, аны ал­гы планга чыгаруы ошый. Без­дә бит сәнгатьне олы­лау юк, ул гел арткы планда кала бирә, ташландык хәлдә ди­сәм дә, арт­тыру булмас. Сабан туйларына да зурлап  Татарстанга чакырдылар. Чаллы мэры Васил Шәйхразиев ту­ган ягы Минзәлә ра­йоны Сәет авылына дәш­те, Арчага чакырдылар. Сездә бәйрәм итү күңеллерәк, артистларны шулкадәр хөр­мәтлиләр, олы­лыйлар. Башкортостанда чагымда да Казанны сагынып яшим. Аның һәр почмагын исемә төше­рәм, урамнарыннан бер үтә­се иде, дим. Юл читендәге кафеларына туктап, татар бә­лешләре белән чәй эчү дә җанга рәхәт бит!

— Ләйлә Дәүләтова бе­лән концертлар бирә идегез. Әллә дуслыгыгыз бет­те инде, концерт куйганыгыз ишетелми.

— Ләйлә юл һәлакәтенә очрагач, эшләр тукталып торды. Әлегә концертлар бу­лачак дип әйтә алмыйм.

— Авариягә очрагач, Ләйлә өчен борчылдыгызмы?

— Юк, борчылмадым. Мин бит аңа: “Йөртә бел­мәгән башың белән ерак юлга чыкма!” — дидем. Әгәр үзеңә ышанмыйсың икән, утырма руль артына, трассага чыкма! Әле мине кабатлап, өч
7 ле номер алган булган!

— Сез театрда алыш­тыр­гысыз артист. Спек­такль­дә уйнау нинди хис­ләр бирә?

— Сәхнә — наркотик кебек, бер татып карасаң, аннан аерылып булмый. Бер чыгып уйнасаң, әйтеп бетергесез энергия туплыйсың.

— Улыгыз Азамат та театр артисты. Аның артист булуына каршы килгәнсез дип ишеткән идем?

— Чынлап әйтәм, башта аның артист булуын телә­мә­дем. Әмма ул театр артисты булырга укырга кер­гәч, килешәсе генә кал­ды. Балаларның теләгенә каршы килергә ярамый бит. Ошый икән, эшләсен. Хәзер улымның артист булуына сөенеп туя алмыйм: һәр­вакыт янә­шәмдә, бергә­ләп эшлибез, Аллага шөкер. Киленебез Алсу да театр артисты.

— Авырткан урыныгызга кагылсам, гафу итегез, икен­че улыгызны югалту кайгысын ничек кичердегез?

— 2009 елда улыбыз Айбулат 40 яшендә үлеп китте. Ул музыкага гашыйк иде. Дөрес, татарча җырламады, урысча җыр башкара, аларга аранжировка ясый иде, матур шигырьләр язды. Үлеменә бер ел тулуга, аның иҗат җимешләрен туплап, китап һәм диск чыгардык. Таһир исемле улы бар, киленебез онык белән күрше­дә генә тора. Балаңны югалтудан да авыррак нәр­сә юк җир йөзендә! Моны Айбулат үлгәч кенә аңладым. Әти-әниләр баласын түгел, балалар әти-әнисен җирләсен икән! Бу кайгыдан “Югалту” җы­рын яздым. Бала югалтуның нинди газап икәне шу­шы җырда чагыла.

— Гомерлек ярыгыз Фә­ри­дә апаны очраткан, гашыйк булган көнегез хәтерегездәме?

— Әлбәттә! Уфаның сән­гать училищесында укыганда Фәридә белән бер тулай торакта яшәдек. Ул хор-дирижерлык бүлегенә, мин театраль бүлеккә укырга кил­гән идек. Шунда танышып кит­тек. Бик матур, акыл­лы да икән дип өйлән­дем. Сайланып, эзләнеп йөрмәдем, эшне тиз тоттым. Иң кызыгы: безнең туй турында әни­ләр дә белмәде. Бер елдан соң гына өйлә­нешүебезне хәбәр иттек. Алар: “Ярар, өйлән­гән-өйләнгән инде, ялгыз йокларга курка иде, шуңа өй­ләнгәндер”, — диештеләр. Фәридә белән 47 ел матур гына торабыз, Аллага шөкер. Бер-беребезне аң­ла­п яшәвебез гаиләбезне ныклы итте.

— Һәрвакыт гастроль­ләрдә булуыгызга ничек түзде икән?

— Яратканга. Ул һәрвакыт мине ачык чырай, тәмле сүз белән каршы алды, мин дә аны сагынып кайта идем. Әгәр ул сабыр булмаса, түзеп яшәмәсә, күптән аерылышыр идек. Фәридә мине беркайчан контрольдә тотмады, артыгын төпченмәде. Аның кебек акыллы, сабыр хатын-кызлар бик сирәктер. Ул беркайчан әр­ләшмәде, кычкырмады, минем җайга гы­на торды. Без аның белән кычкырышмыйбыз, талашмыйбыз, гаиләдә бар да тәртиптә.

— Яшь чагыгызда сезне Нурия Ирсаева белән кавыштыручылар да булды. Хатыныгыз бу имеш-мимешләргә ничек карады?

— Артист кеше турында сөй­лиләр инде ул! Гайбәт сатмасалар, артист артист булудан туктый. Фәри­дә, бәлки, эчтән көенгәндер дә, әмма тыштан моны сиздермәде. Әйтәм ич, ул бик акыллы, зирәк хатын! Бервакыт мондый хәл булды: 31 декабрьдә Яңа ел табыны әзер­ләп маташкан Фәри­дәгә бер таныш булмаган хатын шалтыратып: “Нәрсә, бәйрәм табыны әзер­лисең­ме? Ә ирең башка хатын бе­лән ресторанда күңел ача!” — дигән дә, труб­каны куйган. Без ул көнне Нурия Ирсаева белән Яңа ел кичәсендә төштек, тамак ялгарга дип кафега кергән идек, шуны күреп хатыныма шалтыратканнар. Шул чакта да ул түзгән, бе­рәү булса, ресторанга очып барыр иде. Шушы хәлдән соң өйгә кайтып ашый торган булдым.

— Фидан — Уфада, хатыны авыл­да яши, дип сөйлиләр. Бу дөресме?

— Фәридә апаңны шә­һәр­дә яшәтеп булмый, ул авылга гашыйк. Рәхәтләнеп кыяр-помидорын үстереп, оныкларны карап яши. Эшем Уфада булгач, мин күбрәк шунда, әмма җай чыккан саен авылга чабам. Өч оныгыбыз: Айбулатның улы, Азаматның ике кызы шунда булганда бигрәкләр дә күңелле. Әле быел алар­ны алып кайтырга җитешмим генә. Без­дә яңгыр яу­мый, бакчаны карарга, су сибәргә вакыт күп кирәк.

— Эш дигәннән, тамашачы сезне артист дип кенә уйлап ялгыша булса кирәк. Әле сез банк хез­мәткәре дә түгелме?

— Әйе, “Башкомснаббанк” коммерция банкында рәис киңәшчесе булып эшлим. Казанда һәм башка күп кенә шәһәрләрдә өс­тә­мә офисларыбыз бар. Ва­зыйфам җитәкчеләр белән сөйләшү­ләр алып барудан гыйбарәт. Еш кына банкның киңәшмәләрендә катнашам.

 

Улы Азамат гаиләсе

 

Улы Азамат белән

 

Флера ХӘМЗИНА | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры