Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КОРЫЛЫК БАКЧАЧЫГА УҢАЙСЫЗЛЫКЛАР ТУДЫРА”

Теләче районының Үзәк авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Нәкыйф Шәрәфиев янына авылдашлары арасыннан кем генә киңәш сорап килмәде икән? Андыйлар булса да сирәктер. Төбәктә беренчеләрдән булып виноград, кавын-карбыз, слива үстерүче, алмагачлар кисеп-ялгаучы, яшелчә орлыкларын үз бакчасында әзерләүче буларак та даны таралган аның. Район халкының бакчачылык буенча сораулары күбәеп киткәч, Нәкыйф абыйның җирле радио аша киңәш биргән вакытлары да булган. 65 яшьлек тәҗрибәле бакчачының быел киңәшләре аеруча тансык. Чөнки явымсыз җәй бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче авыл кешесен шөбһәгә салды.

— Яз бакчачылык өчен ме­­нә дигән булды. Ләкин соң­­гы вакыттагы кызу, явымсыз көннәр үземнең дә эчне пошыра башлады. Яуган җирләре булса да, яң­гыр без­­не читләтеп уза, — дип сүз башлады Нәкыйф абый. — Тагын атна-ун көн яу­мый торса, бакчачыга уңайсызлыклар тудырачак әле. Барыннан да биг­рәк, кура җи­ләге өчен борчылам. Шаулап чәчәктә утыр­ган кураның эсселектән чәчәге кибеп коелу ихтималы зур.

Кура җиләге өчен борчылуы юктан гына түгел. Ул Нәкыйф абыйның бакчасында иң мул уңыш бирә торган җиләк-җимеш. Һич арттыру булмасын, аныкы кебек кура җиләген башка бак­чаларда күргәнем юк. Ике рәт булып, махсус сузылган чыбыктан читкә тайпылмыйча үсә аның куралары. Ботакларны күбрәк җибәреп, җиләге мул булсын өчен, яз һәм көзен очларын кисә, кышкы салкыннардан саклау өчен кара-каршы бөгеп, бәйләп куя ул аларны. Шулай эш­лә­гәндә, кура ел саен җи­ләк­не мул бирә. Нә­кыйф абый үзе генә түгел, туганнары, күршесе дә җы­еп чыга икән. Азактан җы­ярга иренәләр дә әле, дип елмая бакчачы.

— Яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә су сорый, — ди Нә­кыйф абый. — Алмагачларны тукландырып, яхшы гына су сиптем инде. Бакча җиләгенең һәр төбенә көн­аралаш ике-өч литр су си­бәм. Яңгыр яумаса, кура җи­ләгенә, карлыганга да сипмичә булмый. Су ди­­мәктән, кич белән һәм көне буе кояш астында җы­лынганын гына сибәргә кирәк.

— Явымсыз җәйдә корткычлар да зыян сала торгандыр?

— Вакытында эшкәртмә­сәң, арта. Алмагач һәм карлыганнарны яз көне, алар чәчәк атканчы ук эшкәрттем. Суган кабыгы салып, йомырка пешергәнегез бармы? Менә шул суган кабыгы сыгынтысына бор кислотасы кушып сипсәң (10 литр суга 10 грамм исәбеннән), корткычларга каршы менә дигән чара. Бүген дә химикатлар кул астында гына тора. Карлыган яфрагы бөгәрләнеп килсә, сипмичә булмый. Корткычлар зыян сала башласа, слива белән чиягә сип­терү өчен дә соң түгел әле.

Яшь үзенекен итә, быел кавын-карбыз чәчеп булмады, ди бакчачы. Шулай да, киңәшләрен бирде. Карбыз орлыгын март азагында өй­дә чәчеп, май башында парникка күчерергә, ә парник җы­лы булсын өчен, тиресне 60 см чамасы түшәү ки­рәк икән.

— Шулай эшләгәндә, безнең якларда да 3 кило­грамм­лы карбыз-кавыннар үстереп була, — ди бакчачы. — Бак­часыз яши торган ке­ше түгелмен. Быел бәрәң­гене дә агулап утырттым әле — кортлар күренми. Яңгырлар озак тот­карланмаса, уңышы булачак аның. Явымсыз җәй бакчачыны, авыл халкын озак сынамасын иде.

Фәрит САЛИХОВ | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры