Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КАЙЛАРГА КИТЕРДЕҢ СИН МИНЕ?!”

Күк белән җир арасында яшәүче иҗат кешеләре янәшәсендә озак еллар гомер кичергән хәләлләре турында күптән язасым килеп йөри иде. Әдипләрнең һава торышыдай үзгәрүчән холкын аңлап, иҗатларын хөрмәтләп, нинди бар, шул килеш яратып яшәгән көчле рухлы затлар бит алар. Тәүге кунагым — Альмира Кәбирова.

 

 

 

 

 

 Безнең белешмә:

Альмира Кәбирова — язучы, шагыйрь Марат Кәбировның 22 ел бергә гомер кичергән хатыны

Туган җире: Башкор­тос­танның Илеш районы Кадер авылы

Туган көне: 3 март, 1969 ел

 

“Шигырь язганын белмәдем дә”

— Альмира апа, Марат абый белән тәүге очрашуны хәтерлисезме?

— Икебез дә Илеш ра­йо­ныннан, авыллар арасы 8 чакрым гына. Марат — Сең­рәннән, мин Кадер авылыннан. 9 нчы сыйныфта укы­ганда мине район үзәге­нә олим­пиадага җи­­бәрде­ләр. Маратны беренче тапкыр шунда автобуска утыр­гач күр­дем. Юл буе сый­ныф­ташлар белән шаярышып-көлешеп бардык, аның бе­лән сүз алышканны хәтер­ләмим. Әм­ма шул чакта ук ул мине күңеленә салып куйган булса кирәк. Олимпиада нәтиҗәләрен белергә баргач та янәшә утырдык, бер сүз дә катмады. Ә бер-ике атнадан үзе безнең авылга хат сырлап салган иде. Шуннан ике арада хатлар йөри башлады.

— Хатларны шигырь бе­лән яза идеме соң Марат абый?

— Аның шигырьләр язганын белмәдем дә, белсәм, борылып та карамаган булыр идем (көлешәбезЭ.Җ.). Шул елны язга кадәр хат алыштык. Бүгенгедәй хәтеремдә, 2 майда бер-ике өй аркылы гына торган туганнарыма барырга дип урамга чыксам, безнең капка төбендә велосипедка атланган ике малай тора. Икенче мәртәбә генә күрүем булса да, Маратны шундук таныдым. Шул көннән алып ул ике авыл арасына тузан кундырмыйча, көн дә минем янга килеп йөри башлады.

— Кайсы ягы белән сезне үзенә каратты ул?

— Һәрбер кыз бала хыялында идеаль ир-ат образын тудыра торгандыр — ме­нә Марат мин теләгән акыллы егет иде! Шулкадәр тыйнак иде ул! Яши-яши әл­лә үзем бозып бетердем ин­де?!

— Ә иҗат кешесе икәне кайчан беленде?

— Мәктәпләр арасында узучы эстафета вакытында “Марат Кәбиров үзе язган шигырьләре белән чыгыш ясый” дигәч, авып китә яздым. Үземә багышлап языл­ган беренче шигыре дә хә­тергә уелып калган. 23 февраль бәйрәменә, авыл кибетеннән алып, бер ак, бер кы­зыл роза бүләк иткән идем аңа. Ике чәчәк бүләк итәргә ярамаганны да, егетләргә чәчәк бир­мәүлә­рен дә белә идем. Тик ни өчендер икебезне хәтерләтеп балкып торган ике чәчәк бүләк итәсем килде. Марат шуңа җа­вап итеп:

Без икебез — ике чәчкә

Кавыша алырбызмы?

Ә кавышкач, гомерлеккә

Бер җирдә калырбызмы? — дип шигырь язды.

Аннары ул миңа үзенең ике шигырь дәфтәрен бүләк итте. Алар кадерле ядкәр булып хәзер дә саклана.

 

“Кочак­ларга да рөхсәт итмәдем”

— Марат абый еш кына: “Альмира артыннан бик озак йөрергә туры килде!” — дип әйтә.

— И-и, арттыра инде, 5 ел да 3 көн йөрдек. Мин бит ан­нан бер яшькә өлкәнрәк, балалар бакчасында тәр­бияче булып эшли идем, ул әле
20 яшьлек студент кына. Ике гашыйкка очрашырга урын да юк, ә кеше алдында аңа ко­чакларга да рөхсәт итмим. Шуннан Марат: “Альмира, өй­ләнешик, парлыларга тулай торактан бүлмә дә бирә­ләр икән!” — дигәч, Уфада ЗАГС­ка кердек. Аннары бер айдан никах укытып, туй ясадык.

— Яшь киленне төп йорт­­та­ ничек кабул итте­ләр?

— Мин килен булып төш­кән­дә ирем әнисе бе­лән ге­нә калган иде. Әтисе Маратка 1,5 яшь вакытта үлгән, шун­нан әнисе Актаныш якларыннан кабат туган нигезенә әйләнеп кайткан. Инде Маратны карап үстергән, аның автобиографиясендә төп урынны алган шигъри җанлы әбисе дә үлгән иде. Әни — гади авыл хатыны.

Эш белмичә кияүгә чыктым дип әйтә алмыйм. Әт­кәм-әнкәем гади колхозчылар, гаиләдәге алты баланы да кечкенә­дән эшкә өйрәт­те­ләр. Әбием Мәдинә аш-суны үз өстенә алганлыктан, пешеренүне мәктәпне тә­мам­лап, читкә чыгып киткәч өйрән­дем. Тик шулай да ипи сала белми идем, тәмле итеп ипи салырга әни (каенана) өйрәтте. Ә безнең гаиләгә кысылырга, юк-бар төпченергә аның вакыты да, те­лә­ге дә булмады. Гомере буе нык булды, ярты көтү сарык, ихата тутырып кош-корт асрый, бакчасына бәрәңгегә кадәр утырта иде. Күңел тө­шен­келегенә бирелми, зарлануны белми ул. Шигырь­ләр языштыра, кайткан-кит
­кәндә шуларны укып, безне дә көлдереп ала.

— Яшь парга тормышны көйләп җибәрү җиңел булмагандыр?

— Җиңел булды дия алмыйм. Безнең бит арттан этеп-төртүчебез юк. Бирсә­ләр, “рәхмәт” әйтеп ала белдек, бирмәсәләр — сораган булмады. 20 яшендә гаилә камыты кигән Марат, гому­мән, соранып йөрүне белми иде. Ярый әле “Өмет” газетасы редакциясе безне фатирлы итте. Фатир булгач, ре­монты, ремонт ясагач, җи­һазы кирәк була башлады. Яши торгач, безнең гаи­ләгә дә “кирәк” дигән нәр­сә килеп керде. Яшь чакта матди байлыкка бөтенләй ис кит­мә­гән икән...

— Гаиләдә бер-бер арт­лы ике малай дөньяга кил­гән, аларга кем кы­рыс­рак булды?

— Марат — әйбәт әни, мин усал әти урынында булганбыздыр, мөгаен. Үзе әтисез үскәнгәме, өйдә си­рәк торгангамы, ул малайларга карата бик йомшак булды. “Һич тыңлата алмыйм, син булса да әрлә әле!” — ди­сәм, “Улларыбыз менә ди­гән, ничек итеп әрлим шуларны?!” — дип тынычландыра иде.

 

“Яхшы кешеләр очрап кы­на торды”

— Берничә ел элек Казанга күченеп килдегез. Ия­ләшү авыр булмадымы?

— Күчүнең сәбәбе — Марат гомере буе Казан дип янды. Хәер, Уфада мәктәп­тә укытканда “Их, Казанга барып, бер генә ачык дәрес тың­лап кайтасы иде!” дигән яшерен теләк үземдә дә бул­мады түгел. Минем кебек гади укытучының да кү­ңеле тартылгач, иҗат кешесенең йөрәге ничек Казан дип янмасын инде?! Шуңа Марат “күчәбез” дигәч, каршы төш­мәдем. Уфадагы фатирыбызга ремонт ясатып, җи­һазлар алып бетергән ге­нә идек, чиста өебездә үзебез­гә яшәргә насыйп бул­мады. Монда кеше фатирын арендага алып тора башладык. Әле күченгән көн хә­тердә — 23 август иртә­се. (Маратның туган кө­не!) Казанга килеп, әй­берләрне генә бушатты да, Марат Хә­ния Фәрхи бригадасы белән гастрольгә чыгып китте. Ул әйләнеп кайтканчы мин ин­де фатирга урнашып, балаларны мәк­тәпкә әзерләп бетергән идем. Ул кайт­ты да, күздән яшьләре сытылып чыгарга әзер торган өч баласын — мине һәм ике улыбызны Казан күрсә­тергә дип алып чыгып китте. Соңыннан Бауман урамындагы “Татар ашлары” кафесында аның туган көнен билгеләп алдык. Сокланып карап йөргән хә­тердә.

Малайлар да Казанга тиз ия­ләште, минем генә күңел ятмады. Уфаны сагынып үзәк­лә­рем өзелде. Өстәвенә ки­лү белән эш бирәм дип торучы да юк. Ә бит мин Уфада “Кызыл таң” газетасында менә дигән итеп эш­ләп ята идем! Илдә кризис башланды, штатка яңа ке­ше алу түгел, булганнарын кыскартырга керештеләр. Баш­та газета тирәсеннән эш эзләдем, әллә мәктәпкә барып ка­рыйм микән дип тә уйландым. Өйдә эшсез ятып булмый бит — төрле эштә йөрдем: сатучы булып та эш­ләп алдым, нәшриятта корректор да булдым. Бү­ген халыкара сервис көл­лиятендә татар теле укытам.

— Авыр чакларда яр­дәм кулы сузучы дуслар булгандыр?

— Гомерем буе әйбәт кешеләр генә эзләп йөргәч, гел яхшы кешеләр очрап тор­ды. Аеруча зур рә­х­мә­темне гаилә дусларыбыз Нәфкать абый Нигъмәтуллин белән аның хатыны Рәм­зия апага әйтә­сем килә. Рәм­зия апа минем күз яшьләремне сөр­түче дә, чит шәһәрдә яшәргә көч бирүче дә булды. Әле дә хәтерлим, Казанга күченү белән “снимать” итеп яши башлаган бер бүлмәле фатир кысынкы булгач, Марат гас­трольдә чакта ике бүлмәле фатир табып, күченеп куйдым. Бу гамәлемне Рәмзия апа яр­дәме белән башкарып чыгып, фатирда әйбер­ләр урнаштырып йөри идем, ишек­тә кыңгырау. Ачсам, ике кулына ике бәлеш кү­тәреп, Рәм­зия апа басып тора! Ме­нә шундый ул: шаулап-гөр­ләп килеп керә дә, тормышыңа җан өреп чыгып китә. Шундый ук дусларыбыз — рәссам Ратмир Әхияров һәм аның хатыны Гүзә­лия. Шатлыкта да, кайгыда да бергә булып, тату яшибез.

 

“Язган һәрбер әсә­рен иң беренче миңа укыта”

— Кәеф төшкән чаклар еш буламы?

— Була инде. Аеруча Ка­зан­га килеп яши башлагач, Маратка ачу килгәндә: “Кайларга китердең син мине?!” — дип әйтә идем. Үп­кә-ярсу­га түзә алмый өйдән чыгып китәм дә, беренче очраган автобуска утырып, Казанны әйлә­неп йөри идем. Аннары елмаеп кайтып ке­рәм дә: “Марат, Казан шундый ма­тур! Яшибез без монда!” — дия идем. Бу хәлләр җанына үткәндер ин­де, шул хакта Маратның шигыре дә бар.

— Марат абый да сезнең кәефне күтәрү өчен әллә нинди сюрпризлар ясыйдыр әле?

— Элегрәк бәйрәм җит­те исә, бик те­ләп табын әзерли идем. Хәзер әллә яшь барганга, туган көнемне дә, 8 Март бәйрәмен дә күрмәмешкә салышам. Маратка да гел: “Миңа берни кирәкми, кич белән җыелышып, торт белән чәй генә эчик!” дим. Әмма ул мин эш­тән кайтканчы ике малайны йөгертеп, үзе ашыга-кабалана табынын да әзерли, чә­чәген дә онытмый. Гел акчасыз чакларда да бәйрәм­нән мәхрүм итми. Күңелдә “менә бит ирем нинди!” дигән горурлык хисе уяна, кәеф кү­тәрелеп китә һәм без дүр­тәү­ләшеп гөрләшә-гөрләшә бәйрәм итәбез.

— Ә аның бүлмәсенә бикләнеп иҗат итеп утыруы, тормыш мәшә­кать­ләрендә катнашмавы ачуыгызны чыгармыймы?

— Язсын гына берүк, нә­тиҗәсе булсын! Дөнья гамьнәрен онытып, үзе тудырган әсәр эчендә күпмедер яшәп алуына да гадәти хәл итеп карыйм. Язган һәрбер әсә­рен иң беренче миңа укыта, кайчак “шәп булган” дип мак­тап җибәрсәм, бетереп аткан вакытлар да була. Бер генә нәрсә белән һаман килешә алмыйм: язарга утырды исә ашавын да, йокысын да оныта. “Кайчан гаилә бе­лән җыелып утырып ашарбыз икән?!” — дип тиргәгән чакларым була.

— Ә бит йөрәк тулы ярату гына, әйеме, Альмира апа?

— Ярату бар инде ул! Ансыз ничек яшәмәк кирәк?! Марат бик чиста күңелле ке­ше бит ул — гаиләгә карата бер начар гамәл кылмасына, хыянәткә бармасына ышанып яшим. Ин­де менә сөлек кебек ике улыбыз үсеп җитте, аларның килә­чәге өчен дә бар ышаныч Маратта. Олы улыбыз Айнурга
21 яшь, сәүдә өлкәсен­дә эшли. Әтисенә охшап шигырьләр иҗат итә. Яратып йөр­гән кызы булса да, өйлә­нергә ашыкма, дим. Үзебез юклык белән яши башладык, балаларның интегүен теләмим. Егет кешенең гаилә корганчы кредитка алынган булса да машинасы булырга тиеш. Бурычка керергә батырчылык ит­кән икән, ди­мәк, ул үзенә ышана, килә­чәк­кә максаты бар. Кечесе 17 яшь­тә, көллияттә укып йөри, анысы да шигырьләр яза. Марат: “Бер атадан ике төрле бала тумый”, — дип әйтергә ярата. Бу урында бер шикләнерлек нәрсә юк, икесе дә шигырь иҗат итүләре белән бик нык әтиләренә охшаганнар (көлешеп алабыз Э.Җ.). Менә шул егетләрне өйлән­дереп, ке­ше итәсебез бар. Бөтенесе: “Марат Кәбиров булгач, аның кулыннан бар эш ки­лә!” — дип ышана. Мин дә ыша­нам! Ходайдан тигезлек һәм сабырлык кына сорыйм.

 

Марат+Альмира

 

Уллары

 

Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры