Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“АВЫЛ БЕТӘ ДИП ТОРМАДЫК, ФЕРМА САЛДЫК”

Теләче районында ямьле табигать кочагына ышыкланып урнашкан бер авыл бар. Рәсми атамасы Яңа Җөри булса, халык теленә Карачтау буларак кереп калган ул. Менә шул авылда бүген дистәгә якын йортта гына ел әйләнәсе тереклек билгеләре сизелә. Калган өйләрне җәен дача буларак файдаланалар. Авылның бетә баруын шунда яшәүчеләр юлсызлыкка аударып калдыра. Шунысы кызык: берәүләр Карачтаудан качып киткәндә, икенче берәүләр анда гаилә фермасы ачып җибәргән. Район үзәгендәге йорт-җирләрен калдырып, күченеп килгән бит алар!

 

“Ике кышны монда уздырдык”

Асылбикә һәм Рамазан Хәбибуллиннар гаилә фермасы төзү турында моннан ике ел элек хыяллана башлый. Теләчедәге хуҗалыкларында да биш-алты үгез асраган гаилә башлыгы сарыкчылык белән шөгыль­лә­нү ниятен алга сөрә. Гаилә фер­масы оештыручыларга хөкүмәтнең ярдәм итүе турында ишетәләр дә, тәвәк­кәлләп эшкә тотыналар.

— Мин туып-үскән нигез бу, — дип сүз башлады Асыл­­бикә апа. — Йорт буш торгач, Рамазан һич икелән­мичә, шушы авылга кайтабыз, диде. Мал җанлы кеше ул. Гомер буе ат асрады. Кө­ченнән кил­сә, атны шкафка да алып кереп тотар иде. Мал­ның исенә ка­дәр ярата ул.

— Монда тыныч. Маллар тотарга да уңайлы, — ди Рамазан абый. — Юлы да булган Караширмәдә үземнең туган йорт буш то­ра. Ләкин күңел шушы авылга тартылды. Ике кышны Карачтауда уздырдык. Шулай булса да, гомер буе биредә яшәгән шикелле. Тынычлык күңелне әсир итте. Иркен, бөтен шартына туры китереп салынган Теләчедәге йортта торасы да килми хәзер. Карачтауда рәхәт. Иркенләп мал асрарбыз, олыгайган көн­дә җәен әби белән бабай янына кунакка оныклар да кайтыр, дидек.

Эш башлап җибәрүләре­нә көзгә ике ел була Хәбибуллиннарның. Иң башта тә­кәсе белән бергә 15 баш сарык алып кайталар. Сарыкларның берсе-берсен — 6, тәкәсен 10 мең сумга юнә­тәләр. Биектау ра­йонында “Романовский” токымлы сарык сатучылар бар икән. Малларны шуннан алганнар. Хөкүмәт биргән 500 мең сум ярдәмнең 100 меңе сарыкларга, калганы  каралты-кура төзүгә кереп бетә. “Романовский” токымлы сарыкларның саны бүген бәрән­нә­ре бе­лән бер­гә 100 башка җитеп килә.

— Безнең яшьтә сыер ас­рау авыррак булыр иде. Шуңа да сарыкчылык эшен җәелдереп карыйсы иттек, — ди Рамазан абый. — Сыер фермасы тоту өчен 50 гектарлап җир кишәрлеге ки­рәк. Ә аның кадәр җир­дә эшләргә авылда ке­ше юк.

Эштән курыкмасаң, хез­мәтеңнең нәтиҗәсен күрсә­тә белсәң, сарыкка да сорау бар. Булган малны урнаштырырга мөмкин. Узган ел тәкә бәрәннәрне корбанга алып бетерделәр. Сабан туе вакытында да сораучылар булды. Ләкин әле сату турында бик уйламыйбыз. Хөкүмәт саулыкларны 50 башка җиткерү бурычы куйды. Аның белән генә тукталырга исәп­ләмибез. Сарык күп булган саен табышлырак. Азны са­та башласаң, хәзер бетә ул. Шуңа да тәкәләрне генә җи­бә­рергә тырышабыз. Эш­кә тотынгач, файдасы турында да уйларга кирәк бит. Дөрес, сарыкчылыктан бер-ике ел­да гына керем алып булмый. Мең баш асрасаң, шундук табыш  би­рә башлар иде ул. Ә безнең очракта нәсел эшенә игътибарны арттырып, сарыкларны күбәйтмичә булмый. Шапырынасы килми, мактану буларак та кабул итмәгез — саулыкларны 100 башка җит­керергә уйлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сәла­мәт­лек­тән генә аермасын. Дө­рес, аңа кадәр абзарны зурайтырга кирәк әле. Чөнки бүген атыбызны ябарга да урын калмады.

 

“Токымлы сарыклар 5 бәрән дә китерә”

Төп игътибарны сарыкчылыкка гына багышласалар да, Хәбибуллиннар савым сыеры да алырга ниятли. Анысының да үз сере бар — сарыкларның бәрәннәренә сөте җитеп бетми икән.

— Әлеге токымлы сарыклар ашауга нәзберек түгел. Гадәти хуҗалык сарыклары кебек — күп салсаң, асларында, чамасын белеп бир­сәң, чәчми генә ашап бете­рәләр, — дип сөйли Рамазан абый. — Дөрес ашатсаң, бә­рәннәре дә таза-сау туа. Са­рыклар елга 2 тапкыр бәкәй­ли. Бер китергәндә 3-4, хәтта 5 бәрән туарга мөм­кин. Беренче тапкыр бәкәй­лә­гәндә, гадәттә, икене китерәләр. Бәрәннәре күп булгач, сарыкларның сөте җитеп бетми. Кулдан эчереп тәрбия­ләмичә булмый.

— Узган кыш чатнама салкын вакытта бәкәйләде­ләр, — дип бүлдерә ирен Асылбикә апа. — Катып үлә торган көн иде. Шул вакытта исең-акылың китәрлек хәлгә юлыктык — яңа туган бәрән­нәрне барлык ана сарыклар тезелешеп ялый. Ә хәлсез туганнарының янына якын да бармыйлар. Үләсен си­зәләрдер инде.

Хәбибуллиннарның 10 гектар чәчүлек җирләре бар. Шуның яртысына күпьеллык үлән чәчкәннәр. Бүген Ходайдан яңгыр сорап, шул басудагы үләннең яхшылап баш кү­тә­рүен көтәләр. Кышка азык­ны сатып алырга да ту­ры килә, ди хуҗалар. Ә җәй сарыкчылык тармагы өчен иң кулай вакыт. Авылда көтү­лекләр җитәрлек. Хәтта авыл җирлеге башлыгы көтүлек өчен махсус урын­ны файдаланырга да рөхсәт биргән үзләренә. Тик гаилә башлыгы ул җирдән баш тарткан.

— Авыл башлыгы бик яр­дәм итә. Рәхмәт үзенә, — ди Рамазан абый. — Ләкин ул көтүлектән баш тарттым. Чөнки халык анда сыерын, бозавын арканлый. Кеше белән тавышка килүдән куркам. Сарык көтәргә тауда да урын җитә. Хатыным белән икәүләп иртән һәм кичен йөртеп кайтабыз. Сарыкны көн кызуында көтүдә йөрт­кән юк.

— Калган эшкә икегез ге­нә өлгереп буламы соң?

— Әлегә җитешәбез. То­ра-бара күз күрер. Сарык йоны алганда күрше авылдан бер хатын-кыз булыша, авылдагы бер ир-атка да әйт­кәлим. Бу язда сарык йонын Асылбикә белән икебез генә алдык. Юл өзелгән чак булгач, күрше авылдан килә алмадылар. Ике көндә җи­ңеп чыктык. Кул гына чы­да­сын. Алга таба йон алу ма­шинкасы сатып аласы булыр инде.

— Йонына сорау бармы?

— Кайвакыт килеп җыя­лар. Бәясе юк шул аның. Авылда кирәк кешегә бушка бирәбез. “Романовский” токымлы сарыкның йоны кәҗә мамыгы кебек була икән. Тунга тиресе дә шәп. Безнең якларда бик сорамыйлар гына.

 

“Үкенүләр артта калды инде”

Җәй көне авылда җанлылык хөкем сөрсә дә, Карачтауда кышка 9 йортта 14 кеше генә кала икән. Авылда яшь балалы бер генә гаилә бар.

— Без авыл бетә дип тормадык, гаилә фермасы ачарга булдык. Каралты-кура төзедек, йортны, капка-койманы яңарттык, мунча гына җиткезәсе калды, — ди бу уңайдан Рамазан абый. — Без эшкә ир­тәрәк тотынсак, авыл сакланып калыр идеме, анысын әйтә алмыйм. Газы керсә дә, юлы, кибете юк, кышка су ката. Уйлап карасаң, юлсызлыкны гына гаепләп булмый. Яшьләрнең авылда бик эшлиселәре килми. Карачтау — “бәлә­кәй Швейцария”. Асфальт салып куйсаң, шул матурлыгы юкка чыгар иде. Авылны яраткан кеше кыенлыкларга карамыйдыр. Дача то­тарга бик теләп кайталар. Тагын бер йортка читтән берәүләр кү­ченеп килде. Каз үрчетергә ниятлиләр бугай. Зарланган юк. Яшәр­гә була. Карт-карчыкларның йо­мышы төшсә, берсенә дә каршы килгәнем юк.

Рамазан абый белгечлеге буенча гап-гади тракторчы. Шулай да, маллар янында тәҗрибәле белгечләр­дән кимен куймый. Әти-әнисенең мал табибы булып эш­ләве тәэсир иткәнме, бүген үзе дә кирәк вакытта терлекләргә укол ясаудан куркып тормый. Асылбикә апаның шушы көнгә кадәр экономист булып эшләве кәгазь эшен тәртипләп алып барырга булыша.

— Яшермим, үкенгән чаклар да булды, — ди Рамазан абый. — Абзар төзегән­дә күргәннәр генә ни тора! Ни­гез салганда бер якта 2 метр­га якын казыганнан соң гына кызыл балчыкка җит­тек, икенче ягына ярты метр төшүгә су бәреп чыкты. Таш җиткереп булмый, эш бармый, район вәкилләре ашыктыра. Аллага шө­кер, авырлыклар артта калды инде. Сүз дә юк, бүген дә йо­кы эләкми әле. Эш турында төнлә дә уйлап ятасың. Шунсыз алга китеш юк.

— Эшегезнең иң биек ноктасын күзаллыйсызмы соң?

— Буй җитмәс максатлар куйган юк. Исән-имин булып, кредитлардан котыласы, шушы токымлы сарыкларны күпләп үрчетеп, якын-тирәдә танытасы иде. Асрар өчен шәп сарыклар бит. Ите тәм­ле, артык майлы да түгел. Сарык тотуның файдасы юк, диючеләр бе­лән килешмим. Авылда гомер итеп, кирәк вакытта чалырга сарыгың булырга тиеш дип саныйм. Авыл кешесе гомер буе шун­дый фикердә булып, күп­ләп сарык асраган. Бү­генге буын да шуны аңларга тиеш.

 

Рамазан Хәбибуллин

 

 

Ферма

Фәрит САЛИХОВ | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры