Чәршәмбе 20 сентябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“РАККА КАРШЫ КӨРӘШ БИШЕКТӘН БАШЛАНА”

Рак авыруы, яман шеш, “өч хәреф”... Ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар, “дошманыма да теләмәс идем”, диючеләр дә җитәрлек. Бүген яман шеш авырулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә. Гаять зур куркынычларының берсе — ашказаны рагы. Кайбер рәсми мәгълүматлар буенча, дөньяда ашказанындагы яман шештән ел саен 800 меңләп кеше үлә икән. Республика клиник онкология диспансерында күзәтелгән чират Татарстандагы хәлләрнең дә мактанырлык булмавы турында сөйли. Авыруны ничек булдырмый калырга? Яман шешне азаккача дәвалап буламы? Медицина фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Казан дәүләт медицина академиясенең онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры, Татарстанның атказанган табибы Илгиз Габдулла улы ГАТАУЛЛИН белән шул хакта сөйләштек.

  

“Ризык — яман шешнең төп сәбәпчесе”

— Ашказаны рагы ни дә­рә­җәдә еш очрый?

— Статистика буенча, ашказаны яман шеше үпкә рагыннан гына калыша. Үлем очрагы буенча кайчак беренче урынга да чыга әле. Шунысы бераз күңелне җы­лыта — соңгы 20 елда ашказаны рагының кимүе күзәте­лә. Чөнки халык башкача туклана башлады. Әй­тик, өс­тәлләребездә яңа өл­гер­гән җиләк-җимеш, яшелчә барлыкка килде. Итнең дә консервланганын түгел, ә яңа суелганын ашарга күнектек. Кайберәү­ләр хәтта диетик иткә өс­тенлек бирә башлады. Кыскасы, туклану структурасы үзгәрде. Хәтерләсәгез, әле кайчан гына халык яңа өл­гергән яшелчә урынына тозлы кыяр, кәбестә ашауны хуп күрде. Тоз һәм аш серкәсе  ашказанында яман шеш килеп чыгуга сәбәпче булып тора да инде.

Ашказаны рагы кинәт ки­ми төшсә дә, бүгенге саннар тынычланырга бирми. Чөн­ки ул өл­кәннәрне генә түгел, яшь­ләрне дә үз итә торган авыруга әйләнде.

— Яман шеш барлыкка килүдә климат йогынты ясамыймы?

— Бу хакта төгәл мәгъ­лү­мат юк. Барысы да аерым климатта яшәүче кешеләрнең үз тормыш тәртибе булу белән бәйледер. Японнарны гына алыйк. Аларда ашказаны рагы беренче урында. Әлеге халык утрауда яшә­гән­лектән, балык ризыкларына өстенлек бирә. Ашказаны авырулары арту тиешенчә эшкәртелмәгән балык ашауга да бәйле. Кытайларның табынында дөге ризыклары зур урын алып то­ра. Дөге крахмалын ракны барлыкка китерүче канцероген дияргә җирлек бар. Ризык — яман шешнең төп сә­бәпчесе.

— Шештән саклаучы ризыклар юкмы?

— Бар, әлбәттә. С, А, Е витаминнарына бай ризыклар шулар рәтенә керә. Иң беренче чиратта бу — цитруслылар. Көн саен бер-ике әф­лисун ашау — ракка каршы ышанычлы профилактика. Мондый ризыкларга кә­бес­тә согын да кертергә ки­рәк. Андагы F витамины гастрит һәм ашказаны җәрә­хәтен (язва) булдырмый ка­лу өчен кирәк. Бу үз чиратында ашказаны рагыннан саклану дигән сүз.

— Яшькә бәйле рәвештә туклану буенча бүленеш юкмы?

— Ракка каршы профилактика бишектән, хәтта ана карыныннан ук башлана. Шул вакытта гына нәтиҗәсе дә була. 20-40 яшьтә генә ризык төрләндереп, кызганычка каршы, процессны кулдан ычкындырабыз. Рак авыруларының орга­низм­га тәэсире инде башланган була. Барыннан да би­грәк, үз вакытында, дөрес туклануны гадәткә кертү кирәк. Артык кайнар булмаган, саруны кайнатмаган ризык ашау файдалы. Аннары яхшылап чәйнәргә кирәк. Ашказаны рагы тешсез кеше­ләр­дә еш­рак очрый. Теш куйдырмыйча 15-20 ел йөрүче­ләр бар. Алар ризыкны тиешенчә чәйнәмичә йота. Ә тупас ризык рак авыруына җирлек тудыра.

Соңгы елларда ашказаны рагы белән авыручылар кимесә дә, ун ел вакыт узгач, аның кабат артуы ихтимал. Чөнки бүгенге замана ризыклары элеккегедән аерыла башлады. Хәзер азык сә­нәгате аз чыгым кулланып, күп файда алуга йөз тоткан. Шуның аркасында ризык составында тәм кө­чәйткеч­ләр, төрле алмаштыргычлар пәй­да булды.

— Бу яктан авыл җирлеген мактап телгә алсак та, анда да бәрәңгене, икмәк­не агуга “төреп” ашый баш­­ладык...

— Без Татарстанда туфракның зарарлануын өйрән­дек. Кызганыч, шәһәрдә ге­нә түгел, авылларда да туфрак нык зарарланган. Агу, минераль ашлама куллануны киметсәләр дә, аның дис­тә елларга җи­тәр­лек зыя­ны бар. Шуңа ашказаны рагы авыл халкы арасында да киң таралган.

— Безгә хәрәкәт тә җит­ми бугай. Ашыйбыз да кырын ятабыз, йә булмаса, барып утырабыз.

— Шундый закончалык бар — һәр 10 кг артык авырлык ашказаны рагы белән авыру ихтималын 5-10 %ка арттыра. Ябык, хәрәкәтчән кешенең чирләү ихтималы азрак. Дөрес тукланмау, йоклар алдыннан ашау, хә­рәкәт булмау авырлык артуга китерә дә инде. Яман шеш бе­лән авырлыгы җитмәгән кешеләр азрак авырый.

— Кайсы җенестәге кешеләргә күбрәк куркыныч яный?

— Бертигез диярлек. Хатын-кызларның гомер озынлыгы югарырак булгач, сан ягыннан алар бераз күбрәк. Чөнки яман шеш 65 яшь­тән узганнарда ешрак очрый. Яше олыгая барган саен авыручылар арта гына.

— Авыру нәселдән дә киләме?

— Рак нәселдән килми. Шу­лай да, ата-ана яшь вакытта яман шеш белән чир­ләгән икән, сакланырга ки­рәк. Ашказаны рагы яшәү рәвешенә генә бәйле булса да, бу очракта тикшеренү комачау итми.

 

“Ашказаны рагы — мәкерле авыру”

— Ашказанында еш очрый торган башка авырулар ракны китереп чыгарырга мөмкинме?

— Аларны рак алды авырулары дияргә дә мөмкин. Организмның шундый халә­те яман шешне китереп чыгарырга сәләтле. Әйтик, ашказаны җәрәхәте. Бу — рак алды халәте. Уртача ал­ганда, ашказаны җә­рәхәте 100 ке­ше­нең берсендә ракка әй­ләнә. Хроник язва булганда, ягъни дистә еллар буе авырганда бу сан 30 %ка да җи­тәргә мөмкин. Атрофик гастрит (атрофический гастрит) та шундый авырулар рәтенә керә.

Соң­гы вакытта яман шешнең килеп чыгуына бакте­рия­ләр дә тәэсир итә башлады. Әлеге бактерияләр хеликобактер пилори дип атала. Бу — ашказаны рагы туу ихтималын арттыручы чираттагы фактор. Кешенең ашказанында гастрит яисә җә­рә­хәт булып, шушы бактерияләр дә бар икән, рак белән авыру ихтималы сизелерлек арта.

— Зарарсыз шеш ракка әйләнергә мөмкинме?

— Зарарсыз шеш — рак түгел. Алар күптөрле. Шулар арасыннан полип дигәне куркыныч. Алар 5 % очракта яман шешкә әйләнергә мөм­кин. Шуңа да полипларны алдырырга кирәк.

— Ашказаны рагы үзен ничек сиздерә?

— Авыруның мәкерлелеге шунда, аны алдагы ста­дия­ләрендә белеп булмый. Сәламәт кеше рагы дигән төшенчә бар. Шеш кечкенә һәм ашказаны эшчәнлеген бозмый икән, үзен клиник яктан сиздерми. Кеше авырмый, бернидән зарланмый, ә аның ашказанында яман шеш үсә бирә. Шуңа күрә ракның азган очраклары да арта. Бу безнең көчсезлектән түгел, начар да эшлә­мибез, авырулар да мәгъ­лүматлы, фәкать рак авыруы мәкерле. Шеш үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый — кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау бе­лән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара.

— Ашказаны шешенең азуы өчен күп вакыт ки­рәк­ме?

— Теория буенча, шеш тиз генә үсми. Беренче рак күзәнәге барлыкка килеп, авыру үзен клиник яктан сиз­дергәнче 5-10 ел узарга да мөмкин. Вакыт аралыгы нинди типтагы рак булуына бәйле. Азган рак — күпь­еллык авыру.

— Аны иртәрәк ачыкларга мөмкинме соң?

— Баштагы стадияләрендә мәҗбүри чаралар кулланып кына белеп була. Әле­ге ысул скрининг дип атала. Ягъни сәламәт кешедә рак эзләү кебек килеп чыга. Кешенең зары юк, ә мәҗбүри тикшеренү үтү кирәк. Ракны баштагы стадиясендә табу өчен ФГДС тикшеренүе дә яхшы нәтиҗә бирә. Хәтта азынмаган ракны шуның ярдәмендә дәвалап та була.

 

“Дәвалау түләүле була алмый”

— Ашказанын ничә ел саен тикшертеп тору ки­рәк?

— Бөтен дөньяда кабул ителгән программа бар. Аның буенча 50 яшьтән узган һәр кеше тикшеренү үтәргә тиеш. Чөнки рак шул яшьтән узганнарда ешрак очрый. Шул вакытта үпкәне рентгенга төшерү, хатын-кызларга сөт бизләрен, һәр җенес вәкиленә дә җенес органнарын тикшертү керә. Шулай ук ашказанына ФГДС үткәрү, юан эчәкне колоноскопия ярдәмендә тикшертү дә мөһим. Бар да тәртиптә икән, кабат 5 елга бер тапкыр тикшеренү узу да җитә. Авыру билгеләре булса, табиблар ел саен яки өч елга бер тапкыр тикшеренү узарга киңәш бирер. Шушы программа үтәлсен өчен, хастаханәләрдә махсус профилактик кабинетлар да ачылды.

— Ракны баштагы ста­дия­ләрендә ачыклау өчен, бәлки, кыйммәт булмаган түләүле заманча онкологик хастаханәләр дә ачарга ки­рәк­тер? Бүгенге диспансерда чират, анда килеп җиткәнче җирле хастаханә юллары аша үтәсе.

— Ракны алдан ук ачыклау мәсьәләсе безне дә борчый. Кешене баштагы стадиядә дәвалап, гомерен озайта ал­сак, табибларга әхлакый яктан әйтеп бетергесез фай­да булыр иде. Әлеге проблеманы хәл итү өстендә министрлык та, диспансер да шөгыльләнә. Түләүле онкологик диспансер ачу дөрес алым түгел. Болай эшләү әхлакый яктан кабул ител­мәс иде. Дәвалау түләү­сез булырга тиеш. Ә профилактика бүлеген берникадәр түләүле итәргә мөм­кин. Моның өчен ирекле иминиятләштерү алымын кулланырга була. Эш урыныннанмы, кеше үзе теләп мәҗбүри иминият полисы эшли икән, файдасы булачак. Чөнки бюджет акчасына гына бө­тен халыкны тикшереп булмый. Ә ракны булдырмый калу дәвалауга караганда арзангарак төшә.

— Районнарда онкологлар җитешмәү дә эшне кыенлаштырадыр? Авыруны дәвалау гына түгел, ачыклау да Казандагы диспансерга йөкләнгән.

— Республика хастаханәләрендә 32 онкологик кабинет эшләп килә. Бу — беренчел кабинетлар. Андагы табиблар бездә белемен арттырып тора. Алар — тупас скрининг үткәрергә сә­ләтле белгечләр. Яман шеш­кә аз гына шик булса да, авыруларны безгә җибәрәләр. Шуларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә чират кими төште. Җирле онкологлар булмыйча, бө­тен авыру да безгә озатылса, бик авыр булыр иде. Болай да безгә килүчеләрнең 80 %ында башка авыру икәне ачыклана.

Диспансердагы чиратка килгәндә, аны халык үзе дә берникадәр озынайта. Поликлиникага иртәрәк кил­сәм генә тикшеренү үтеп була, дип уйлый алар. Кичке сә­гать алтыга кадәр эшләүче поликлиникада төш­тән соң бернинди чират та калмый.

— Түләүле ярдәм ди­мәк­тән, Израиль, Германия кебек илләрне алсак, кыйммәт бәягә булса да, алар безнең авыруларны үзләренә җәлеп итә ала бит.

— Тыйнак кына мактану булса да әйтим, Казан онкология мәктәбе дистә еллар дәвамында Русиядә алдынгылар рәтендә. Ә Русия белгечләре дөньяда алдынгылыкны бирми. Башка илгә йөрү вакыт һәм акчаны гына әрәм итү. Без операцияне яхшырак ясыйбыз. Израильне генә мисалга алыйк — анда совет мәктәбен тәмамлаган белгечләр эшли. Техник яктан бернинди өстенлекләре дә юк. Без үзебезгә алар кебек реклама гына ясый белмибез бугай.

 

“Иң төп дәвалау ысулы — хирургия пычагы”

— Ашказаны рагы ничек дәвалана?

— Дәвалау өчен операция ясамыйча булмый. Ашказаны рагы — хирургия пычагы белән генә дәваланучы яман шеш авыруларының берсе. Шешнең зурлыгына, кайда урнашуына бәйле рәвештә, ашказаны өлешчә яки тулысынча кисеп алына. Рак метастазы булса, өс­тәмә дәвалау буларак хи­миотерапия билгеләнә.

— Ашказанын тулысынча кисеп алгач, кешенең яшәү рәвеше нык үзгә­рәме?

— Ашказаны алынганда, без аны торгызабыз да. Га­ди генә итеп әйтсәк, нечкә эчәктән кечкенә ашказаны ясыйбыз. Башта ул чама белән 300 миллилитр сыйдырышлы була. Тора-бара сузылып, ашказаны формасын ала. Нечкә эчәктә ашказанының кайбер функция­ләре булмаганлыктан, авы­руга ашказаны согы билгеләнелә, В12 витамины кертелә. Табиблар кушкан башка таләпләрне төгәл үтәгән, ашказаны булмавын онытмаган кешегә куркыныч янамый. Операциядән соң 20-30 ел яшәүчеләр дә бар.

— Сезнең эш тәҗрибәсендә операциядән баш тартучылар бармы? Андыйларның гомер озынлыгы күпмегә сузыла?

— Алар озак яши алмый. Кемнең күпме яшисен әй­теп булмый, билгеле. Шеш яшь­ләрдә тизрәк аза. Гомер озынлыгы шешнең кайда урнашуына да бәйле. Кеше ашый алмый икән, тизрәк үлә.

— Халык медицинасы ашказаны рагы алдында көчсезме?

— Авырулар үзләре кулланып караган нинди генә ысул турында сөйләми. Канлы үлән, түндербаш тө­нәт­мәләре, АСД, керосин эчүчеләр, хәтта агулы сүлә­мә кулланучылар да бар. Ышаныгыз, яман шешне боларның берсе дә дәвалый алмый. Халык медицинасы ярдәмендә дәваланган кешене минем дә, хезмәттәшләремнең дә очратканы юк. Без кулланган рәсми медицина ысуллары гына ракка тәэсир итә ала. Халык медицинасында микъдар булмау да гаять куркыныч.

— Ашказаны рагы нинди органнарга метастаз бирә?

— Ашказаныннан бавырга, үпкәгә, корсак куышлыгына рак метастазы күчәргә мөмкин. Күчмәсенә бернинди гарантия юк. Яман шеш юктан гына тумый бит. Рак белән авыручының канында шеш күзәнәк­ләре йөри. Кеше стресс кичерсә, нык травма алса, авыру шул күзәнәкнең үсү­енә, яңа шеш барлыкка ки­лүгә китерә. Бу очракта фараз бирү авыр. Зур шеш белән озак еллар яшәүчеләр дә, кечкенә генә шештән тиз арада үлүчеләр дә бар.

— Авыручыларга үз чире турында әй­тәсезме?

— Бу бик җитди мәсьәлә. Закон буенча без авыруга мәгълүмат бирергә тиеш. Тагын бер закончалык: хастаның үз рөхсәтеннән баш­ка, туганнарына да чире турында әйтергә ярамый. Шул ук вакытта авыруга яман шеш белән чирләве хакында әйтү кешелексезлек булыр иде. Шуңа да мин (башка хезмәттәшләрем дә шулайдыр) сорамаган кешегә авыруы турында әйтмим. Ә үзләре сорау­чылар сирәк. Чөнки алар ышана, яхшыга өметләнә. Янәшә ятучы кешедә рак, миндә ашказаны җәрәхәте генә, дип уйлый. Шулай уйлый бирсен. Өмет бу очракта кешене ныгыта гына.

Шулай да, якын туганына әйтү кирәк. Бу очракта табиб психолог булырга тиеш. Авыру турында ишеткән туганнарның кайберләре сөенергә дә мөмкин бит. Ә авыру хакында белеп торучы яр­дәмче, булышчы һәм өмет­ләндерүче дә булырга тиеш. Яман чир турында артык күп кеше белергә тиеш түгел. Югыйсә иртәме-соңмы ул авыруның үзенә барып ирешәчәк.

— Рактан тулысынча сакланып яки аның килеп чыгасын алдан белеп буламы?

— Юктыр, мөгаен. Берникадәр күзалларга гына мөм­кин. Бары тик башлангыч стадияләрендә ачыклап, дәваларга омтылырга кирәк.

 

Фәрит САЛИХОВ | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры