Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“БАЛ САТЫП, КИТАП БАСТЫРЫРГА ТЕЛИМ”

“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов Арча районының Түбән Оры авылында йорт салып ята. Туган нигеземә кайтып торасым килә, ди ул. Гомер буе журналистика өлкәсендә эшләгән Илфат абыйның яңа һөнәре дә ачыкланды — ул бал кортлары асрый башлаган. Ике умартасы белән мәш килә.

 — Илфат абый, барысы да шәһәргә качканда, син, киресенчә, авылыгызга кайтып, йорт сала башлагансың...

— Казанда күпме яшәсәм дә, андагы ыгы-зыгыга күне­гә алмадым, шәһәр кешесе­нә әверелмәдем. Гел авылны сагындым, кайтасым килеп торды. Форсат чыккан саен туган якка ашыга идем.

Тулысынча күченеп булмастыр, ләкин күп вакытыбыз авылда узар кебек. Түбән Оры Казаннан 100 чакрым гына ераклыкта, кайтып-китеп йөрү җайлы. Аннары авылда торып та эш­емне алып баруның бер кыенлыгы юк. Монда да интернет, элемтә бар. “Прописка”га да кердем. Банктан 16 %­лы 1,4 миллион сумлык кредит алдым. Шул акчага яңа йорт сала башладым.

Әнинең вафатына ике ел булды, төп нигезне нишләтергә, дип баш ваттым. Иске йорт та әйбәт, 1955 елда салынган өйнең аскы өлеше, черегән булса да, нык тора. “Искесенә тимә, исең китәр” дигән әйтем бар. Кагылмадым, курыктым. Ишегалды зур, туган нигез янәшәсендә иркенрәк бер йорт салырга дип эшкә тотындык. Иске мунчаны сүт­тек, абзарны яңартачакбыз, баз казыйсы бар әле. Төрле агачлар утырттым. Бәрәңге үстерәбез. Эш күп!

— Яңа йорт салуыгызны туганнарыгыз ничек кабул итте? Авылдашлар, өй кү­тә­рергә тапкан урын, дип сәерсенмиләрме?

— Без алты бала үстек, дүрт туган калдык. Бергә ярдәмләшеп яшибез. Абыем урам аша гына тора, ул булыша. Без булмаганда эшчеләр белән идарә итә.

Безнең өйдә ерак туганнар яшәде, ләкин, авылда тормыйбыз дип, киттеләр. Узган җәй башында кайтып киттем.

Авыл халкы мине гаеп итми микән, дип уйлый идем башта, киресенчә булып чыкты. Сөенәләр. Күршеләр яхшы! Авылда буш йортлар бар, бик күңелсез күренеш бит ул. Шуңа кешеләр, биг­рәк тә үз авыл халкы, яңа­дан килеп төпләнә икән, авылдашлар шатлана гына. Гөр­ләп торган нигез матур бит! Сибгатуллиннар гаиләсенә кайтып төшәбез, алардан кире Казанга китәбез. Бер табын бездә әзерләнсә, икенчесе — аларда! Күңелле яшибез, күз тимәсен!

— Йорт салудан тыш, умар­талар да алгансыз икән. Умарта карау — ко­точ­кыч зур хезмәт. Нечкәлекләре шулкадәр күп, бел­­гечләр, аның өчен умар­тачы булып туарга кирәктер, һичьюгы умартачы нәселеннән булу хәерлерәк, дип әйтә. Ничек курыкмыйча бу эшкә тотындыгыз?

— Әтием вафат булганда миңа 8 яшь иде. Аны хәтерлим. Ул әллә кайдан табып, бакчага алмагачлар утырткан булган. Балаларым адашып йөрерлек итеп бакча ясыйм, дип көлгән. Алмагачлар утыртканнан соң, бал кортлары асрый башлаган. Аларны әни белән караган. Кечкенә чакта кул арасына кергәч, әнигә булыша идем. Укырга киткәч, әни өлгерми башлады, умарталар шуның белән әкренләп бетте. Оялары да таралды.

Умартачылык турында хыялландым, ялга чыккач, шуның белән шөгыльләнә­чәк­мен, ди идем. Менә әк­рен­­ләп бу хыялым тормышка аша башлады кебек. Быел тагын бал кортларсыз калдым, дип үкенгән идем, газетама Осиново бистәсендә яшәүче бер укучыбыз — Илгизәр абый бал кортлары белән бергә умарталарны сатам, дип игълан бирде. Аңардан өч оя алып кайттым, берсен күршемә бирдем. Ике умартам бар хәзер. Мин булмаганда күршеләр карап тора. Эштән курыкмыйм, бал кортларын яратам.

— Умартаны табыш алыр, табигый ризык ашар өчен тотасыңмы?

— Юк инде, нинди табыш ди ул?! Күңелем теләгәнне эшләргә яратам, шул гына! Бәрәңгене дә сатып алмыйбыз, үзебез утыртабыз. Аны агуламыйбыз. Сыйфатлы ризык ашыйсы килә. Бакчада да ни генә үстермибез. Үзең булдырганны ашау тәмле дә, хәерлерәк тә. Кибеттәге химикатлар белән үстерелгән яшелчәне бер дә ашыйсы килми бит! Аннары күчтәнәч­кә үзең җитештергән әйберне горурланып бирү күңелле!

Бал кортлары күч аер­мый торалар әле, шуңа борчылам. Аның өчен умартаны әзерләдем. Кортлар үзләре­нә җитәрлек бал әзерләсәләр дә яхшы. Әни кебек мин дә бал яратам. Гаиләдәгеләрнең әллә ни исе китми. Алар кай­натма белән чәй эчәләр, ме­нә каен җиләге җыеп кайт­тык, аны кышка әзерләдек.

Авыл миче бар, анда бә­лешләр пешерәбез, узган кыш Яңа елга кайттык, каз пе­шердек шунда. Планнар зур­дан. Шәһәрдә сәпиттә йөрерлек булмагач, авылга велосипедта кайтырга җые­нам.

Хыялым — җәй дәвамында бал кортларын карап, бал алып, аны сатып, кыш буена хикәяләр язып, аларны китап итеп бастыру. Менә монысы барып чыгармы, бар да Ходай кулында һәм минем тырышлыгымда.

 

 

 

 

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры