Дүшәмбе 09 декабрь 2019 18:09:34
 

 . 

 

???????? ??????? ??????????

 

 

Соңгы фикерләр
НИШЛӘП ЯТАСЫЗ?

Әлфия АВЗАЛОВА:

 

– 15 гыйнварда туган көнем булды. Аны Казанның филармония концертлар залында җырлап уздырдым. Чыгыш ясарга иҗатташ дусларым да килде. Салаватым котлап 30 мең сум бүләк итте. Аны олы кызым Гүзәлнең улы Әскәргә бирдем. Студент бит, кирәге чыгар. Гомер бәйрәмем белән котлап, президент машина бүләк итәр дип өметләндем, булмады.

 

Аның каравы ул көнне шатлыгым эчемә сыймады. Сәхнәдә чакта Рәшит Сабиров Америкадагы оныгым Ләйсәннең малае тууын җиткерде. Оныкчыгым да минем белән бер көнне дөньяга аваз салды. Хәзер дүрт оныгым, ике оныкчыгым бар.

 

Рәшит САБИРОВ:

 

– Әле филармония концертлар залындамын. Башкортостанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен сөйләвемне телевидениегә төшерделәр. Ул – иң яраткан шагыйрем. Шигырьләрен бер сулыштан яттан сөйлим.

 

15 гыйнварда Әлфия апа Авзалова концертын алып бардым. Режиссеры, сценарий авторы да мин идем. Эльвира Хәйруллина белән Тәтеш районының Олы Тархан авылында, Тәслимә Низами белән Аксубай районында, Бәширә Насыйрова белән Апаста булып кайттык. Сөбханалла, иҗат гөрләп бара.

 

Быел җәй миңа 55 яшь тула. Иҗатыма 35 ел. Шул уңайдан берәр нәрсә уйлыйсы булыр инде.

 

Амир ИСЛАМОВ, “Татар радиосы” директоры:

 

– 26 декабрьдә кичке сәгать җиденче ун минутта РКБның бала тудыру йортында кызыбыз Алсу дөньяга килде. Авырлыгы 3050 г, буе 51 см. Яңа ел көнне хатыным Флүзә белән икесен өйгә алып кайттык. Хәзер аңа бер айдан артты. Көннән-көн үсә. Бик тыныч, Аллага шөкер, елак түгел.

 

Улыбыз Исламга 8 яшь. Сеңлесен зур түземсезлек белән көтеп алды. Бик ярата.

 

Шундый бүләк ясаганы өчен хатыныма сапфир таштан алка алып бирергә җыенам. 12 ел элек тә, хисләремне аңлатып, аңа сапфирдан йөзек бүләк иткән идем.

 

Флюра СӨЛӘЙМАНОВА:

 

– Узган елның октябрендә кинәт ирем Габделхак вафат булды. Көндезге сәгать бердә “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән алып киттеләр. Кичке сигездә үлгәнен хәбәр иттеләр. Быел апрельдә 70 яшь туларга тиеш иде. Инде менә үлгәненә өч ай үтте. Ялгызлыкка һаман ияләшә алмыйм. Без 22 ел бергә яшәдек. Бөтен җиргә икәү йөрдек.

 

19-20 февральдә Чувашстанда узачак “Урмай моңы” конкурсына чакырдылар. Шул ук көнне Габделфәт Сафин да Мәскәүгә чыгыш ясарга барырга тәкъдим итте. Хәзер кайсыннан баш тартыйм икән дим. “Урмай моңы”нда 3 мең сум премия дә бирергә тиешләр. Анда дәрәҗәле кунак буларак чыгыш ясыйм.

 

Күптән түгел 70 яшьлек юбилеем уңаеннан Мәскәүгә барып кайттым. Татар иҗтимагый үзәгендә татарлар юбилеемны билгеләде. Өйдә утырырга тырышмыйм, кайгыдан онытылыр өчен кеше арасына чыгам.

| 01.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры