Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“МИН КУРКА ТОРГАН КЕШЕ ТҮГЕЛ”

Әңгәмәбезне Әзһәр абый Шакиров көйләп башлап җибәрде: “Утырдым көймәнең, әй, түренә, Карадым ла суның төбенә. Су төпләрендә һич кара юк, Күрәчәкне күрми чара юк...” Шулай ук микән, бөтенесе тәкъдирдән микән, дип сорыйсым килде. Бәлки, чыннан да шулайдыр. Ләкин артист белән килешеп бетәргә күңел бармый, кайвакыт юл чатында калганда алга атлыйсы юнәлешен адәм баласы үзе сайлый түгелме? Шуңа күрә Әзһәр абый белән сүз башыбыз театр, артист язмышы һәм рольләр турында түгел...

  

“Эчеңдә җаның булса, мәйданга чыкмый мөм­кин түгел”

— Әзһәр абый, милләтпәрвәрлек төшенчәсе турында сездән сорамыйча, кем­нән сорыйм? Сезне Хә­тер көннәрендә, башка милли чараларда еш кү­рәбез, чыгышлар ясыйсыз. Узган ел Бөтендөнья татар конгрессының корылтаенда да ялкынлы сүзегез делегатларны сискәндереп җибәрде. Артист — кеше сүзен сөй­ләү­че дип карарга күнегел­гән. Сезнең исә үз фикерегез, позициягез бар. Моңа ничек килдегез?

— Безнең буын шулай тәрбияләнгән: дөньяда иң бөек милләт — урыс милләте дип уйларга күнеккәнбез. Бүтән бер милләт тә урыс милләтенә тиң түгел, янәсе. Социализмны урыс милләте генә төзеде дип белдерелеп килгәч, шул фикер безнең канга, җелеккә сеңде. Социалистик идея көчле һәм ул бөтен дөньяда җиңәчәк, ди­гән фикер һәр кешенең җа­нында, күңелендә йөрде.

Тагын шунысы бар: без укыган әсәрләр — Толстой, Чехов, Пушкин, Лермонтов мирасы, гомумән, урыс әдә­бияты шулхәтле көчле ки, менә ул урыс халкына хөр­мәт тәрбияләгәндер дә. Һәм без шуңа башыбызны иеп, урысларны бөек милләт дип кабул иткәнбездер.

Инде заманалар үзгәргәч, чит илдәге гади халыкның ничек яшәгәнен күргәч, Русиядәге социализм дөрес түгел дигән фикергә килдем. Урыс социализмы адәм баласына үзе теләгәнчә яшәр­гә, эшләргә, үзенчә фикер йөртергә, үз сүзен әйтергә ирек бирмә­гән.

Сталинның иң талантлы кешеләрне кыруы, үзенең якын иптәшләрен-көрәш­тәш­­лә­рен юк итүе, дөньяда күрелмәгән әшәкелекләре фаш ителгәч, партиягә, анда эшләүчеләргә карата ниндидер рәнҗү, үпкә, бик каты ачу купкан иде. Ни өчен Сталинның шундый вәхшилекләрен күрә торып, пар­тия­дәге коммунистлар күтә­рел­мә­гән, кешеләр бер-берсен якламаган? Әллә аларда бер-берсенә карата хөрмәт булмаганмы? Минемчә, коммунистик диктатура вакытында кешенең фикере, тормышы бер тиенгә дә тормаган, социализм хакына дип миллионлаган гаепсез кешеләр­не корбан иткәннәр. Әйтергә кирәк, халык үзе дә нәкъ шу­ны көтеп торган диярсең. Күз алдына китерегез, Та­тар­стан язучылар берлегендә 8 көн туктамыйча җые­лыш бара. Үзләре арасыннан партиягә, совет властена каршы көрәшүче дошманнарны эзлиләр. Шун­да һәрберсе үзенең иптәшен батыра. Югыйсә ничә еллар иңгә-иң куеп яшәгән кешеләр бит. Нинди талантлы язучыларыбыз совет концлагерьларында һәлак була, атып үтерелә. Академия театрында да өч көн җыелыш бара, нәкъ шул хәл кабатлана, бергә эшләгән иң якын дуслар бер-берсен юкка чыгара, батыра: Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутин, Фәтхи Борнаш...

Әле алар чыннан да пар­тиягә, совет властена каршы торган кешеләр булса икән. Юк бит, күңелләре, җаннары белән партиягә, совет властена ышанучы, хезмәт итүче милләтебезнең иң та­лант­лы балалары. Күз алдына китерүе дә авыр, коммунистларга бер-берсенә шулкадәр ышанмаска мөмкинме? Менә шушы хәлләрнең ачылуы, Русия­дә­ге халыкның ачлы-туклы яшәве, гомумән, бу илдә гаделлек булмавына төшенү миңа бик нык тәэсир итте. Уйлана башладым. Ни өчен татар халкы үз дәүләтен төзи алмаган? Ник татар кешесе урыстан ким түгеллеген танымаган?

Ә бит без урыслардан бер яктан да ким-хур түгел. Әгәр дәүләтебез булса, бө­тенләй икенче төрле яшәр идек дигән фикер күңелгә үтте. Чөнки милләт буларак уңай якларыбыз күп. Без — эш­чән, тырыш, сабыр һәм ислам тәгълиматларына таянган халык. Исламда кеше үзе теләп бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә буйсына. Ме­нә нигә исламга каршы кө­рәшәләр? Исламда кеше азат, ирекле булырга тиеш, дип әйтелә. Аның иреген көчләп чикләргә ярамый, ул бары тик үзе теләп кенә буйсынырга мөмкин. Ә безнең халыкны ничә еллар буйсындырып тоталар?! Без бит урыс дәүләтенә үзебез те­ләп кушылган халык түгел, безне басып, кан коеп, яулап алдылар. Безнең, һичшиксез, үз дәүләтебез булырга, ирекле рәвештә милләтебезне, телебезне, динебезне, милли рухыбызны сакларга тиеш. Менә шушы фи­керләр үзаңымны үзгәрт­те.

Чыннан да, ни өчен без бүгенгечә яшәргә тиеш соң әле? Нәрсә хакына? Әгәр урыслар безне бөек халык итеп кабул итсә, ул вакытта мин: “Әйе, без — бертуганнар, ватаныбыз уртак”, — дип әйтер идем. Менә карагыз: урыслар безгә телебезне, динебезне сакларга яр­дәм итә, милләт буларак Русиядәге миллионлаган татарга яшәргә, үсәргә булыша, үзебезгә күрә дәү­ләт­че­ле­гебезне төзергә мөм­кинлек бирә, дияр идем. Әм­ма боларның берсе дә юк бит. Киресенчә, безне мил­ләт буларак юкка чыгарырга тырышу гына күзәтелә.

Гаяз Исхакый безгә ни өчен кадерле? Ул беренче мәртәбә: “Дәүләтсез татар халкының киләчәге юк”, — дигән. Урысларның күңеленә тимәсен дип, дәүләт сү­зен кычкырып әйтмәс өчен, ул Идел-Урал штатын төзергә тәкъдим ясаган. Америка дәүләтендәге кебек. Чөнки әгәр урыслар татар халкы дәүләт төзи, дигән сүзне ишетсә, безне суеп-кырып чыгачагын белгән. Әле ярый ул чакта республика төзелә, ансыз, гомумән, бу илдә милләт буларак киләчәгебез калмас иде.

Гаяз Исхакый фикерләре белән танышканнан соң, бик нык уйландым. Халкыбызның дәүләт төзи алмавы — иң зур бәхетсезлегебез шунда. Бу хакта кешеләргә аңлатырга тырыштым: сез беркемнән дә ким түгел, урысларга табынмагыз, табынган кеше — абынган ке­ше, үзенең кешелеген югалт­кан була дип. Шушы фикерләр 20 еллар элек мине мәйданга алып чыкты. Мин болай да, күрәсең, табигатем белән буйсынучан тү­гелмендер. Комсомолга да кермәдем, коммунист та булмадым...

Мәйданга чыгуымны кайбер иптәшләрем яратып бетермәде, “Сиңа дан җитмиме?” диючеләр табылды. Урыс: “Не могу молчать!” — ди. Гаделсезлеккә ничек тү­зәргә? Эчеңдә җаның булса, мәйданга чыкмый мөм­кин түгел. Кайвакыт халкыбызга да ачуым килә. Татарлар Сөембикә ханбикәне нарасые белән Мәскәү­гә, урыска биреп җибәрә. Ул үзе теләп, илен саклап калу өчен киткән, диярсез. Ләкин чын ирләр моңа юл куймаска тиеш иде. Әлбәттә, мондый халык җиңелергә тиеш булган. Шунысы сөендерә: хә­зер әк­ренләп булса да, милли үзаң үсә. Татарлар әгәр мең кеше генә торып калса да, барыбер: “Безнең үз дәү­ләтебез булырга, без үзебезчә яшәр­гә тиеш”, — диячәк. Безне тыеп кына торалар. Ә тыеп була — үтереп, төрмәгә ябып.

— Сезне ирекле кеше дип атап буламы? Үзегезне мин — ирекле кеше дип әйтә аласызмы?

— Юктыр, бу илдә.

— Ә рухи яктан иреклеме?

— Рухи иреклек бераз бар, әмма ул кадәр үк түгел. Чөнки коллык сеңгән.

— Бәлки, куркаклык сең­гәндер?

— Юк, бернидән курыкмыйм. Мин курка торган ке­ше түгел. Ялагайланып яшә­мәдем. Шуңа күрә кеше­ләргә ярамыйм да.

 

“Артист кебек бә­хет­­сез башка профессия юктыр”

— Шулай да, театрда артистлык хезмәте ул күпмедер дәрәҗәдә буйсынуны таләп итә...

— Хәзер санап кына чыгам. Театрга килдең, сине ре­жиссер яратырга тиеш, роль бирергә тиеш, драматургның пьесасында сиңа туры килә торган роль булырга тиеш. Анда әле сиңа ярдәм итәрлек партнерлар уйнарга тиеш. Тамашачы кабул итәргә тиеш. Ме­­нә һаман тиеш тә тиеш. Әл­бәттә, артист кебек бә­хет­­сез башка профессия юктыр. Аны хатын-кыз профессиясе дип тә атыйлар. Чөнки ар­тист директорга, ре­жиссер­га, тамашачыга берь­юлы ошарга тиеш. Монда буйсыну — чылбырга бәй­ләп этне ничек тотасың — шулай. Шул эт хәлендә артист.

— Сез “бәхетсез” дигән сүзне кулландыгыз. Үзегезне бәхетсез кеше дип саныйсызмы?

— Бәхетсез дип саныйм. Бу илдә яшәгәндә, үземне бәхетле итеп күз алдына да китерә алмыйм. Минем өчен бәхет юклыгын аңладым. Булмады.

— Бик күңелсез моны ишетү. Сез театрда һәрвакыт уйнап торган артист. Хәзер дә сәхнәдән төшмисез. Минем аңлавымча, артист уйнап торганда бәхетле. Бәлки, сез үзегезне кимсетәсездер?

— Бәхетсез дигәндә, нәр­сә әйтмәкче булам. Театрдагы язмышым шундый: башта гел тискәре рольләрне бирделәр. Мин уйнаган геройлар, йә хатынын ташлап китә, йә өстен­нән йөри, йә тагын ниндидер әшәкелек­ләр эшли. Аннан соң инде карт образларга билгели башладылар. Мин Равилнең (Шәрәфиев авт.) әтисен, Ринатның (Таҗетдинов авт.) бабасын, Шәүкәт абый (Биктимеровавт.), Фоат абыйның (Халитовавт.) әтисен уйнадым. Марсельгә (Сәлимҗановавт.): “Алыштыр рольләрне! Ничек инде мин моны уйнарга ти­еш?” — дип әйтә идем. “Син артыңны басып, тик кенә утыр, алар аны уйный алмый бит”, — дип миңа юри шулай җавап бирә иде режиссер. Чөнки тегеләргә әйбәтрәк рольне бирергә кирәк. Шуңа күрә күңелемә туры килгән, шундук ачылып киткән рольләрем булмады диярлек.

— Бөтенләйме?

— Булды болай. Тик Ринат, Равил, Дунайлардагы кебек түгел. Аларга бит үз­ләренә туры килгән роль­ләр­не, уңай геройларны тәкъ­дим иттеләр — бигрәк тә яшь чакта. Хәер, аларга биргән рольләрне уйныйсым да килми иде. Гадәтем шундый — башта пьесаны сүгәм, биргән рольне яратмыйм, аннан соң режиссер белән сүзгә киләм...

Бәхет дигәннән, тамашачы бит ул уңай кешеләрне уйнаган яки сәхнәдә көлдерергә тырышучы артистка мөкиббән китә. Карт кешене уйнаган артистны ничек кабул итәргә — картлач карт­лач инде ул. Бәлки, бу миңа яхшыга да булгандыр.

Еш кына Шәүкәт абый белән икенче составта уйнадым. Марсель өч ай Шәүкәт абый белән эшли дә: “Әйдә, Шәкә, чык!” — дип әйтә иде (Шәкә — Марсель Сәлимҗа­нов Әзһәр Шакировка бир­гән исемавт.). Мин үзем генә эшләгәнгә күрә, спектакль бөтенләй икенчегә әйләнә. Мизансценалар шул ук, ләкин фикер агышы, геройның эчке дөньясы бө­тенләй икенче. Шуңа күрә тәэсире дә башка. Ләкин театр ул шундый урын — анда премьера уйнаган артист кына кадерле, чөнки премьераны хуҗалар да, иптәшләрең дә күрә. Ә икенче көнне уйнаган артист...

— Икенче космонавт кебекме?

— Әйе-әйе... Синең ничек уйнаганыңны театр артистлары гына күрә. Әлбәттә, үз рольләрем дә булды. Җаббарлының “Айдын” траге­дия­сеннән — Айдын шуларның берсе. Аннан соң репертуарда мин кызыккан башка рольләр очрамады.

— Кайсына кызыга идегез?

— Классик рольләргә. Гоголь, Достоевский, Шекспир...

— Классика дигәннән, Островский әсәрләрендә уйнадыгыз...

— Кызык бит, анда да хатынымны миннән 40 яшькә өлкәнрәк Мәрзия ханым Миңнебаева уйнады. Равил Шәрәфи белән Наил Дунай кияүләрем иде. Сәхнәгә иң карт кеше образында мин чыктым.

Ни өчен классикага тартылдыммы? Чөнки уртакул рольләрдә артистка образ тудырырга җирлек җитми. Кызганыч, заманча драматургия дөнья таләпләренә җавап бирерлек түгел. Әгәр ул Шекспир, Гоголь, Достоевский, Чехов белән ярыша торган булса икән! Талантлы артистлар йә Шекспирны уйнарга тиеш, йә Достоевскийны.

— Гогольдә кемне уйнар идегез?

— Баштарак Хлестаковка кызыктым. Аннан Городничийга...

—  “Ревизор” — сатирик комедия. Сезгә комедия жанры якынрак, алайса?

— Миңа бит күбрәк драма әсәрләрендә рольләр бирелде, комедия уйнарга туры килмәде.

— Ә “Бабайлар чуагы”? (И.Зәйниев — авт.)

— Ул башка төрле пьеса. Анда зур мәгънә салынган рольләр юк. Менә тирән мәгъ­­нәле әсәр булса, артистның таланты шунда ачыла.

— “Хушыгыз” (Т.Миңнуллин — авт.) спектаклендә дә зур мәгънә сала торган роль юкмы?

— Туфанның бер сүзе ошады. “Мин анда сән­гать кешеләре турында яздым: рәссам, музыкант, шагыйрь... Син миңа күбрәк ошадың, син миңа җир ке­ше­сенең эчке дөньясын ач­тың”, — диде. Аптырап киттем.

Туфан минем турыда ях­шы фикердә иде. Аның пьесаларында икенче составта уйнаганда да ул һәрвакыт тамаша залында утырды.

— Сезгә “Хушыгыз”дагы ролегез ошыймы?

— Нәҗибә белән уйнау миңа һәрвакыт ошый. Безнең темпераментлар туры килә. Нәҗибә миңа якынрак. Сәхнәдә без аның белән тәңгәл киләбез. Нәҗибә дә минем язмышны кичерде — ул да гел өлкән кешеләрне уйнады. Яшь кызларны башкармады диярлек. Героиняларны аңа бирмәделәр, ул гел характерлы рольләрдә чыкты. Икебез дә репертуар буенча Марсельгә шулай туры килдек — картлар рольләренә.

— Ә “Бичура”дагы (М.Гыйләҗев) ролегез? Әйбәт иде бит.

— Әйе, бер-ике шундый роль бар. Кайвакыт миңа уйнаудан күбрәк, сәхнәдән фикер аңлату осталыгы ныграк тәэсир итә. Бу спектакль моннан 20 ел элек татарның авылы ничек бетү, милләт юкка чыгу турында. Һәм ул миңа башка әйберләргә караганда ныграк йогынты ясады. Күңелемдә шушы фикерне аңлау шулкадәр көчле, ул үзеннән-үзе бәреп чыга. Кайвакыт әлеге спектакльнең видеоязмасын карыйм, аны телевидениедән еш күрсәтәләр. Кызык бит, менә 20 елдан соң да әсәр актуальлеген, мәгънәсен югалтмый.

Сәхнәдә фикерләү сүзсез дә булырга мөмкин. Мәсә­лән, искә төшерик, Хәлил Әбҗәлилов “Ташкыннар” (Т.Гыйззәтавт.) спектаклендә уйнаганда кулына револьвер ала, аңа карап тора һәм әкрен генә тә­рә­зәгә таба бара. Шушы мизгелдә кеше нинди уйлар кичергәнен тамашачы ап-ачык күрә. Менә герой берсүзсез басып тора. Хәзер бу кеше тормышын үзгәртергә мөм­кин бит, дигән уй килә. Лә­кин тынлык. Ә ничек нык тәэсир итә бу күренеш! Моңардан да югарырак дәрәҗәдә уен булырга мөмкин түгел. Сәхнәдә сөйләп язмыш агышын аңлатуга караганда, сүзсез тамашачыны тетрәндерү — чын талантларга хас сыйфат.

— Бервакыт сездән Муса Җәлилгә багышланган “Моабит дәфтәре” ди­гән кинода төшүегез ту­рын­да сорагач, бөтен ях­шы сәхнәлә­ремне кисеп бетер­деләр, дидегез. Ничек булды бу?

— Әлеге фильмда Җәлилне МХАТның талантлы артисты Петр Григорьевич Чернов уйнады. Ул урыс артисты, ә мин — татарныкы. Яшь аермасы да бар. Аңа кырыктан артык, миңа — 27 яшь. Экранда болар барысы нык сизелә. Аннан да бигрәк Петр Григорьевич белән уртак сәхнәләрдә: ул урыс кешесе, мин — татар, бернинди тәңгәл килү юк. Аңа күп­ме генә яраклашырга тырышсам да, экранда аерым­ачык ярылып ята. Милли яктан да, рухи яктан да. Минем катнашымда бер-ике матур сәхнә бар иде. Карадым да аларны — икебез ике төрле. Шуңа күрә ул сәхнәләрне тө­шереп калдырып, дөрес эшләгәннәрдер. Мусаны татар артисты уйнаган булса, бәл­ки, урыс тамашачысына ошамас иде. Бу турыда күп сөйләдем, яздым инде. Чит ил әсәр­лә­рен уйнаганда, әгәр героеңның эчке дөньясына үтә алсаң гына ул тамашачыга көчле тәэсир итә.

— Башка милләт кешесен уйнаганда, аның эчке халәтен табу мөһим, дидегез. Пугачевның (Т.Миңнуллин “Канкай углы Бәхтияр”) эчке дөньясын таба алдыгызмы?

— Шундый эчке энергиясе ташып торган кеше генә патшага каршы барырга сәләтле булгандыр дип уйлап иҗат иттем ул образны. Бу герой бернигә карамастан дөньяны үзгәртә ала, дигән фикер ята иде күңелемдә.

 

“Татар театрын саклау мөһим”

— Артист — буйсынырга тиешле һөнәр, дидегез, ә гаиләдә сез буйсынасызмы, әллә буйсындырасызмы?

— Төрлечә була. Артист халкы җайлаша белә. Шундый гадәтем бар — кешеләрдән туям. Андый чакта өйдәгеләрне, мине борчымагыз, дип кисәтәм.

— Кешеләрдән туйган вакытта нәрсә эшлисез?

— Үз-үзем белән сөй­лә­шеп йө­рим, һавага чыгам. Яи­сә укыйм. Шулхәтле кешедән тиз туям, хәтта үзем­нән дә ялыгам. Ул яктан авыр яшәдем. Холкым начар. Үз-үземне борчу бар. Эшлә­гән эшемнән канәгать булмый идем. Шулай да, сәхнә­дә Ходай Тәгалә шундый мизгелләр бүләк итә — ниндидер көч иңә, ачылып ки­тәм, рәхәтлек килә. Ләкин ул халәт бик тиз бетә.

— Димәк, бәхетле мизгелләр бар дип әйтергә була?

— Тик бик сирәк инде ул. Ходай Тәгаләнең бер нуры төшәме... Зур, катлаулы роль уйнаганда кичерешләр көч­ле була.

— Үзегезне бәхетсез дип әйтүегез күңелне һаман тырнап тора. Сезне тамашачы ярата, зур исемнәрегез дә бар, язмышыгызны бә­хетсез дип атарга ярамыйдыр...

— Артистларга яшь чагында исемнәр бирергә ки­рәк. Картайгач, ул хәтле әһәмиятле түгел алар. Артист максат итеп куйган роль­не уйнарга тиеш. Шул вакытта гына ул үзен бәхетле хис итә. Артистларга гел роль җитми инде. Марсель “Спартак”ны куям дип мине әзерләгән иде — куймады. Шуннан күңел сү­релде. Мактаулы исемнәр турында шуны да әйтәсем килә: башка илләрдә бездәге кебек исем бирү гадәте бө­тен­ләй юк. Бездә аларга күнегелгән инде. Аннан соң тамашачы мәхәб­бә­тен яулауга исем китми иде. Мин бит шундый кешеләрне уйныйм — аларны тамашачы берничек тә ярата алмас. Менә гармуныңны тотып Хәлилне уйнасаң — халык күңелен яуларсың. Әгәр әшәке кешеләрне башкарасың икән, әле бит аны шундый югарылыкта җире­нә җиткереп уйнасаң, халык бу артист үзе шундыйдыр, ди­гән фикергә килә. Шуңа күрә иң баштан тамашачы мине яратсын иде дип борчылмадым.

— Урамда таныйлармы?

— Таныйлар, сорашалар. Син исәнмени әле, диләр. Бик карт идең бит, һаман эшлисеңмени, дип шаккаталар. Өлкән кешеләрне уйнаган идем, бик карт түгел әле мин, дим. Күп чакта тавыштан таныйлар.

— Үзегезгә режиссура белән шөгыльләнеп карарга теләк-форсат булмадымы?

— Юк. Марсель Хәкимович та, Фәрит Бикчәнтәев тә — талантлы кешеләр. Әгәр спектакль куйсаң, алар бе­лән ярышырга, аларны җи­ңәргә кирәк. Җиңмәгән­дә, режиссер булып эшләүнең мәгънәсе юк. Артистка те­атр­да үз урынын табу җи­ңелрәк. Ә режиссерлар арасында көндәш­лек бик көчле. Алар бер-берсен артистка караганда да ныграк яратмый. Үзенең эшен­нән башка икенче режиссерның эшен кабул итми.

— Әзһәр абый, мин сорамаган, ләкин сезнең әйтәсе килгән сүзегез калмыймы?

— Бер фикерем кала. Әгәр татар театрын үстер­мә­сәләр, талантлы татар артистлары урысча уйный башлаячак. Күзәтеп барам: Мәскәү, Питерның зур те­атр­ларында татар артистлары уйный. Моннан бик куркам, бу мине борчый. Чөнки кайда акча, талантлы артистлар шунда китәчәк. Талантлы татар артистларын кайгыртырга кирәк. Мәскәүнең кече театры, МХАТ, Вахтангов театрларын “достояние России” ди­ләр. Безнең татар академия театры — достояние түгелмени? Хәзерге заманда талантлы кешене акчасыз тотып тора алмассың. Ә татар театрын саклау мөһим, чөн­ки шушында килгәч кенә безнең халык үзен милләт итеп тоя.

— Әңгәмә өчен рәхмәт, Әзһәр абый.

 

 

Әлфия МИҢНУЛЛИНА | 08.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры