Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“ИШЕГАЛДЫБЫЗДА 300 ТӨРДӘН АРТЫК ЧӘЧӘК БАР”

Татар халкы элек-электән тирә-ягын булдыра алганча чиста, матур итеп тоткан. Соңгы елларда төрле-төрле чәчәкләр үстереп, ишегалдын бизәү аеруча популярлашып китте. Йорт саен ук булмаса да, һәр районда “аһ” итәрлек ишегалды бар. Мөслимдә яшәүче Ралина һәм Илдус Сәетовлар әнә шундыйларның берсе. Урам ягыннан караганда башкаларныкыннан әллә ни аерылып тормаган йорт капкасын ачып керүгә, чыннан да, “аһ” итәсең. Авыл ишегалды түгел бу, җәннәт бакчасы дип шаккатасың. Шунда ук аллы-гөлле чәчәкләре, суы да булганлыктан, күрше-тирәдәге бөтен бал кортлары монда җыелган.

 — Берничә ел элек йортны зурайттык. Төзелештән соң байтак кына эре-эре ташлар, измә ясарга цемент, ком калды. Аяк астында аунап ятканчы дип, әлеге ташларны кайсын кат-кат өеп, кайсын түгәрәк ясап куйдык. Аннары берничә төрле чәчәк утырттык, — дип сөйли Ралина ханым. — Дө­рес, чәчәкләр белән яшьтән үк кызыксынам. Әмма эш­ләгән чакта хоббига вакыт бик калмый бит ул.

Яздан алып көзгә чаклы ишегалды шау чәчәктә утырсын өчен әллә ника­дәр орлык чәчәргә ки­рәк. Кайсы иртәрәк чәчәк ата, аннары җәйге­ләргә чират җитә. Башкалар инде бакча чистартканда, Сәетовлар ишегалдында көзге чәчәк­ләр дөньяга ямь биреп утыра икән.

— Пион, лилейник, лобелия, петуния, сальвия, княжик (ул клематисның бер төре), овсяница сизая, примула — барысын да санап бетереп булмый — ишегалдыбызда 300 төрдән артык чәчәк үсә, — дип сөйләвен дәвам итә Ралина ханым. — Күбрәк күпьеллыкларны яратам. Мәшәкате дә азрак бит. Бер утыртасың да, аннары чүбен утап, вакытында сабакларын гына кисеп торасың. Әмма бу матурлыкны булдырганчы, шактый тырышырга туры килде. Бер­ишенә кояш ярамый, икен­челәренә, киресенчә, җылы җитми. Ул очракта ипләп кенә җайлы урынга күчереп утыртырга ки­рәк.

Орлыкларны Ралина апа почта аша, шуның бе­лән шө­гыльләнүче махсус фирмалардан кайтартабыз, ди. Лә­кин соңгы арада күбесе сый­фатсыз тауар җибәрә икән.

— Орлыкка шактый заказ бирәбез. Берсендә “6 мең сумнан артыгракка сатып алган идек, күбесе чүп булып чыкты. Аларның бик сирәге генә сүзгә ышанып, тауарны икенче сезонда кире кайтара яисә акчалата бирә. Ә болай акт төзергә кирәк. Әм­ма соңыннан нинди дә булса канәгатьсезлекне исбатлар өчен посылканы поч­тада ук ачарга, теркәтергә кирәк. Ләкин кайсыбыз алай эшли инде? Алгач та тизрәк кайтасы, утыртасы килә бит. Ярыйсы гына эшләгән башка кайбер фирмаларның да хәзер халыкка хезмәт күрсә­тү сыйфаты шактый түбә­нәй­де.

Түгәрәк ташларны Сәетовлар шулай ук бер уйламаганда сатып алганнар.

— Мунча ташына барган җирдән күрдек аларны. Кызыктык. Алданрак килосын 5 сумга сатып алган идек, аннан, күпләп алгач, 3 сумга төшерделәр. Башта ничектер үкенеп тә куйган идем, акча әрәм киткән шикелле булды. Хәзер аларга карыйм да, ярый алганбыз әле, дим. Таш бит инде ул. Искерми, бозылмый. Ә ишегалдына нинди ямь биреп тора. Юеш­ләнгәч, төрле төскә керәләр, — ди Ралина ханым.

Тегермән, корычтан коеп ясалган утыргычлар, уенчык елан, үрмәкүчләрнең барысын да “ОБИ”, “Мегастрой” кибетләреннән сатып алганнар.

— Кибетләрдә фигура­лар­ның төрлесе бар. Гипс­тан эшләнгәне кыйм­мәт­рәк,ә пластмасс чы­дамрак, — ди Ралина апа.

Коены исә бер остадан эшләткәннәр.

— Коены матурлык өчен генә ясаткан идек. Ә хәзер әллә ишегалдына чыннан да казытыйк микән дип уйлыйбыз, — дип көлә Илдус абый.

Ралина апа белән Илдус абый 2 бала тәрбияләп үс­тер­гәннәр. Олы уллары Айдар гаиләсе белән Казанда, кызлары Гүзәл Буада яши.
5 оныклары бар икән.

— Вакыт уздырып, беркайчан урамда йөрмим. Җә­ен шәһәрдән оныклар кайта, чәчәкләрне дә гел карап торырга кирәк. Бөтен тормышыбыз ишегалдында уза дисәк тә була. Матурлык тудырабыз, шуңа сокланабыз, карап ял итәбез, — ди Ралина ханым.

 

 

 

Алсу САБИРОВА | 22.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

Сөмбелә 16.10.2013 19:21:14
Булдырганнар, молоды!
 
башка фотолар
 
 
 
Информеры