Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“СКРИПКА КЫЛЛАРЫНА ШАКТЫЙ ЯШЕМ ТАМДЫ”

Гитара, скрипка кебек уен коралларында уйнаучыларга һәрчак кызыгып карыйм. Нәрсә-нәрсә, әмма нечкә кылларны тарткалап көй чыгару хәлемнән килмәс кебек. Аның өчен скрипкачы булып туарга яки балачактан шуңа бирелергә кирәктер. Скрипкачы Заринә Акунеева кебек. Бу исем күпләргә таныштыр. Заринә татарның милли көйләрен бөтен Европага танытучы, Португалия, Финляндия, Швеция һәм башка илләрдә халыкара конкурсларда катнашып, лауреат булган кыз. — Скрипкачыдан скрипкачы туа инде. Сәнгать юлын сайлавымда музыка укытучысы булган әнием “гаепле”. Җырчыларның концертларында, банкетларда еш чыгыш ясыйм. Кулымнан скрипканың төшкәне юк. Кочаклап йокламыйм гына инде, — дип елмая Заринә.

  

“Ике скрипкам бар, берсенә 300 яшь”

— Заринә, скрипкага мәхәббәт кайчан уянды?

— 5 яшемнән скрипкада уйныйм. Әниемнән күреп кызыктым. Ул 33 ел дәвамында музыка мәктәбендә балаларны скрипкада уйнарга өйрәтә. Укучылары арасында үзләрен музыкага багышлаучылар җитәрлек. Шундый тәрбиядә үс­кәч, мин дә ерак китә алмадым (көлә). Бераз осталыгым барлыгын сизеп, 7 яшемнән Казан дәү­ләт консерваториясе кар­шындагы музыка мәктә­бе­нә бирде­ләр. Инде Казан дәү­ләт консерваториясен тә­мам­ладым, ничә ел эшлим, шулай да һа­ман өй­рә­нәм әле. Һәр чыгыш саен ниндидер сер­ләр ачыла, кызыксыну арта гы­на. Башка танылган скрипкачыларны да игътибар бе­лән кү­зә­тәм, аларның иҗа­ты белән даими кызыксынам.

Нәни бармакларым бе­лән скрипка кылларын тарту җиңел булмады. Үҗәт­лек­ме шунда, көчле кызыксынумы — белмим, кыенлыкларга түзә идем. Скрипка кылларына каным чәчрә­мәсә дә, күз яшьләрем шактый тамды (көлә). Авыртудан гына түгел, баштагы мәл­ләр­дә өйрәнеп ки­тә алмагач, борчылып елаган чаклар еш булды. Яшь­тәшләрем ишегалдында рә­хәтләнеп уйнаганда, мин музыка укытучысы бир­гән биремнәрне өй­рәнәм, эшем беткәч кенә алар янына чы­га идем. Кечкенәдән җа­вап­лы булдым, максатларга ирешергә тырыштым.

— Бармаклар арыганда нишлисең? Бе­рәр күнекмә бармы яки массаж ясыйсыңмы?

— Бармаклар ияләшкән инде, алай авырта димәс идем. Арыса, бераз уып алам. Нигездә, скрипканы кыстыру өчен сул якка иелеп торырга мәҗбүр булган баш арый. Ул очракта чыгышымнан соң күнегүләр ясыйм: башны уңга-сулга борам, алга-артка иям.

— Ничә скрипкаң бар?

— Әлегә алар миндә икәү генә. Берсендә, немец остасы агачтан ясаган акустик скрипкамда, әнием дә уйнады. Ул скрипкага 300 яшь була. Аны күз карасы кебек саклыйм. Икенчесе япон скрипкасы. Зур масштаб­лар­да чыгыш ясаганда шунысында уйныйм. Бер хыялым бар: боз шикелле үтә күренмәле скрипканы үзем­дә булдырыр идем. Ванесса Мэй әнә шундыйда уйнаган.

— Сәхнә костюмнарыңны кем уйлап таба?

— Бөтен эштә дә уң кулым — әнием. Костюмнар өчен дә аңа бик зур рәхмәт! Икәү утырып уйлыйбыз, тукыма сайлыйбыз. Әнием үзе тегә.

 

“Гаиләдә мин бер генә”

— Заринә, татарча авыррак сөйләшсәң дә, скрипкада милли көй­ләр­не бик матур чыгарасың...

— Милли көйләр онытылуын теләмим. “Туган ил” ди­гән җырны аеруча яратып уйныйм. Көйне тыңлагач, әк­ренләп скрипкада да чыгара алам. Үзем җырламыйм. Минем өчен скрипкам җырлый, эчемдәгене ул җиткерә.

Татарча сөйләшүгә кил­гән­дә, телне камил өйрә­нергә телим. Кызганыч, гаи­ләдә күбрәк урысча сөйлә­шәбез. Ике-өч атнага берәр саф татар авылына кайтып яшәми булмас, ахры, башкача өйрәнә алмам (көлә). Балалар бакчасына барганчы, урысча бер авыз сүз белми идем югыйсә.

— Гаилә дигәннән, якыннарың белән дә танышыйк әле.

— Гаиләдә мин бер генә бала. Әнием Зөлфирәгә
56 яшь. Пенсия яше җитсә дә, эшләп йөри. Әйткәнемчә, балаларга 33 ел дәвамында музыка серләрен өйрәтә. Ә әтиемне кечкенә чактан белмим, аралашканым юк.

— Скрипкадан тыш, ни­ләр белән кызыксынасың?

— Спортны яратам. Даими рәвештә спортзалга, фит­нес клубка йөрим. Әни­ем дә миннән калмый. Иң зур кызыксынуым — автомобиль. Тизлекне яратам, газга баскан саен адреналин ар­та (көлә). Сәяхәт итү дә күңелемә хуш килә. Диңгез өчен үлеп торам. Аеруча Төр­­кияне үз итәбез. Анда бик кунакчыл халык яши, шә­һәрләре матур, чиста, һа­васы рәхәт. Татарларны хөр­мәт итә­ләр. 

— Шәхси тормышыңа килгәндә, Заринәнең кү­ңе­лен яулаучы егет табылдымы әле?

— Бу сорауны күпләр би­рә (көлә). Туганнар  да: “Кай­чан туйда күңел ачабыз ин­де?” — дип еш сорыйлар. Әле­гә тиңемне тапмадым. Юлымда мин теләгәне очрар әле дип ышанам.

 

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 22.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры