Чәршәмбе 20 сентябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“КӨНГӘ 110 “КАМАЗ” СЕНАЖ ТӨЙИМ”

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Илнур Сатдинов 6 яшеннән бирле тракторда эшли. Башта бертуганы Азат абыйның булышчысы булып йөрсә, 8 яшеннән бу вазыйфага үзе генә алынды. Әтисе Вазыйх абый белән “ДТ-100” чылбырлы тракторына утырды ул. Әти кеше төнге сменада эшләсә, көндез кыр эшләрен шушы 8 яшьлек малай берүзе башкарды. Мәктәп елларында башлангыч сыйныфларда укыганда ук колхоз җитәкчеләренең, кыр эшләрендәге тырыш хезмәте өчен, Илнурны ел саен Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәрен яхшы хәтерлим. Хәзер аңа 28 яшь. Балачакта кызыккан һөнәренә тугры калды ул. Инде ничә ел дәвамында Кече Чынлыда тракторчылар арасында алдынгылыкны бирми. Авылларда эшче куллар табу бүген зур проблемаларның берсе. Илнур кебек яшьләрнең үзләре теләп эшкә калулары сокландыра.

 Ялга кайткач, техника җан­­­лы егетнең хәлләрен белеп, азык хәстәрләү про­цес­сы белән таныштым. Кызу кояш астында сенаж әзер­ләп ятыш­лары иде.

— Трактор ватылган саен әтине борчый идем, — дип искә алды кечкенә чакларын Илнур. — Еллар буе тәҗрибә тупланды. Хә­зер техниканы биш бармагым кебек беләм. Бүген колхозда берүзем өч техника белән идарә итәм: чәчү вакытында “Аgrotron” немец тракторында йөрим, азык әзерләгәндә “Jaguar”да эшлим, кышкы сезонда “МТЗ-80” белән малларга азык салам.

— Илнур, кызу урак өс­тен­дә иртәң ничәдә баш­ла­на?

— Сәгать иртәнге 5 тә торам. 6 да беренче “КамАЗ”га сенажны төяп җибә­рәм. Эшне кичке 8 дә тә­мам­лый­быз. 14 сәгать дәвамында бе­­рәү белән дә алышынмыйча эшлим. Техникага үзең генә хуҗа булу яхшырак.

Эш кызу бара: көнгә уртача 110 “КамАЗ” азык төяп озатам. Бу көннәрдә сенаж әзерләү төгәлләнергә тора. Аннан салам түкләргә керешәчәкбез. Эш җитәрлек. Өлгер генә.

Елга 365 көн ялсыз эшлә­сәм дә, зарланмыйм. Колхоз кырлары киң бездә. Территория бик зур. Эшли-эшли өйрәндем: кайда нинди кыр, ничә гектар, нәрсә чәчелгән — төнлә уятып сорасалар да беләм.

— Эссегә, тузанга ничек түзәсең?

— Өч техникамда да кондиционер бар, Аллага шө­кер. Тәрәзәне ябып йөргәч, тузан керми. Элек бик авыр иде. Бу “Jaguar”ны миңа 2008 елда кайтардылар. Яхшы эшли. Азык җыю хәстәре башланганчы ук  төзеклеген кайгырттым. Тимер атымда музыка да бар. Чит ил техникасының уңайлыклары җитәрлек.

— Техника да кызмый калмыйдыр? Ниндирәк чаралар күрәсең?

— “Огнетушитель” гел үзем белән йөри. Аннан тимер атымның 400 литр су сыйдырышлы мичкәсе бар. Ул да тулы. Кырга да мич­кәләр белән су китереп куйдылар. Янгын сүндерү машиналары шулай ук биредә­ге атмосфераны даими белеп тора.

— Бу егет (фотода) яр­дәмчең түгелдер бит? Әллә киләчәккә алмаш әзерлисең?

— Каенишем Фаилгә 11 яшь, техника белән кызыксына. Иртәдән кичкә кадәр янымда утырып йөри, сораша, булышкан була. Иртән тәмле чәй алып килә. Бергә­ләшеп эчәбез. Икәү сөйлә­шеп эшләгәндә күңеллерәк. Кул арасына кереп, балачактан шулай өйрәнеп үссен әле. Егет кеше техниканы белергә тиеш.

— Кыр эшләреннән туйганда, тузаннан ялыкканда: “Нишләп калага кит­мә­дем икән?” — дип уйлаган чакларың да буладыр?

— Тулай торакта кысылып яшәүне төрмәгә тиңлим. Авылда зур йортыбыз була торып, нигә шәһәрдә “снимать” итеп ятарга?! Миңа са­лада яшәү күбрәк ошый. Эш­лим дисәң, эш бар. Яшьләр­нең тырышлыгын бәяли бе­ләләр, хезмәт хаклары да ярыйсы. Хатыным Резеда да авылда яшәүне хуплый. Тагын ни кирәк?! Барына шө­кер итеп гомер кичерәбез.

 

Лилия ЙОСЫПОВА | 22.07.2013


 Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 

башка фотолар
 
 
 
Информеры