Шимбә 24 август 2019 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
“1 ЯШЕН ҮТКӘРЕРГӘ ҖЫЕНГАНДА ҖЕНАЗА БУЛДЫ”

Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче Снежана Васильева (23 яшь) һәм Павел Денисов (22 яшьтә) уллары Максимның дөньяга килүен зур түземсезлек белән көтә. 2008 елның 5 август иртәсендә, әти-әнисен шатландырып, 3 кг 280 грамм авырлыктагы малай җиһанга аваз сала. Бәхетле пар сабыйның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтә. Аны төрле рәвештә фотога төшерергә ашыга. Әйтерсең югалтуны алдан сизгәннәр...

 

Узган елның 1 августында Денисовлар йортына танышлары Виталий Захаров килә. Исерек хәлдәге ир-ат, Максимны күтәреп, җиденче каттагы фатирның балконына чыга. Ул бәләкәчкә стадиондагы футболны күрсәтергә тели. Ләкин кинәт баланы кулыннан ычкындыра. Шул вакыт Максим асфальтка егылып төшеп җан бирә.

 

“Кичерегез, диде

 

22 гыйнварда Казанның Авиатөзелеш районы суды Виталий Захаровка карата хөкем карары чыгарды һәм аны, саксызлык аркасында баланы үтергән дип гаепләп, ун айга ирегеннән мәхрүм итте.

 

– Фаҗига булган өч бүлмәле фатирда Павел хатыны Снежана, уллары Максим, әнисе Зоя һәм бертуган абыйсы Виталий белән яшәгән, – дип сөйләде Авиатөзелеш районы прокуроры өлкән ярдәмчесе Рафис Гаптелганиев. – Виталий Захаров Павелның абыйсы белән дус булу сәбәпле, алар йортына еш килгән. 1 августта да икесе бергә аракы эчкәннәр. Кызганычка каршы, әлеге күңел ачуның ахыры менә шулай тәмамланган.

 

Ул көнне Виталий Захаров баланы ике тапкыр кулына ала. Аңа сок эчертә. Максимны күтәргән килеш балконга чыгып барганын Павел күрә, ләкин моңа әһәмият бирми. Кичке сәгать бишләр тирәсендә улларының юкка чыгуын сизеп, аны эзләргә керешәләр. Павел балконга чыгып тәрәзәдән аска карагач, улының үле гәүдәсен күреп ала. Шундук Виталий Захаровка ташлана. Ул бернәрсә әйтми, күрәсең, үзе дә шок хәлендә булган. Снежана урамга йөгереп чыгып баласын кулына алганда, Максим инде үлгән була.

 

Шул ук көнне милиция хезмәткәрләре Виталий Захаровны районның эчке эшләр бүлегенә алып китә. Ул, бернәрсә хәтерләмим, мин гаепле түгел, дип җавап бирә. Әмма балконның тәрәзә төбеннән алынган бармак эзләре аныкы икәнен раслый. Ялганны ачыклаучы детектор да баланың егылып төшкәнен күргән дип исбатлады.

 

Соңгы суд утырышында Виталий Захаров дәлилләргә каршы тора алмады һәм гаебен тулысынча танырга мәҗбүр булды. “Снежана, Павел, бала югалтуның ничек авыр икәнен аңлыйм. Бу хәл бер мизгелгә дә башымнан чыкмый. Булдыра алсагыз, кичерегез мине”, – дип, Максимның әти-әнисеннән гафу үтенде. Судьядан да иректән мәхрүм итмәвен сорады. Шуңа өстәп Денисовлар гаиләсенә салган зыян өчен 150 мең сум күләмендә акча бирергә теләвен белдерде. Гадәттә, мондый җинаять өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Виталий Захаровның яхшы яктан характерлануын, яшь баласы барлыгын, гаебен тануын исәпкә алып, судья аны ун айга гына иректән мәхрүм итте.

 

“Егылса да, еламады

 

Виталий Захаров минем белән аралашырга теләмәде. Бары тик, бу очраклы хәл, дип әйтте. Павел белән Снежана исә, киресенчә, бик теләп күреште.

 

– Мин Мари Иленнән, – дип үзе белән таныштырды Снежана. – Һөнәрем буенча бухгалтер. Казанга 2007 елда күченеп килдем. Павел белән язылышмыйча гына торабыз. Ирем мәктәпне тәмамлагач, эшли башлаган. Евроремонт ясау белән шөгыльләнә.

 

1 август гадәти иртәдән башланды. Виталий Захаров безгә кичтән килеп кунды. Баламны аның кулында күргәч, шундук тартып алдым. Чөнки исерек кешене җенем сөйми. Берзаман өйдә тынлык урнашты, улымның идән буйлап шуышканы ишетелмәде. Бу игътибарымны җәлеп итте. “Максим кая?” – дип, Виталийдан сорадым, ул, белмим, дип җавап бирде. Баланы төшереп җибәргәч, ничек шулай дәшми утырырга мөмкин

 

– Милиция хезмәткәрләре башта мине гаепләде, – дип сүзгә кушылды Павел. – Җирдә үлеп яткан баламны күргәч, сулышым кысыла башлады. Тәне җылы булгач, бәлки, исәндер дип өметләндем. Җирләп кайткач, берничә көн күзгә йокы кермәде.

 

– Тулысынча игътибарлы була алмадык дип, Максимның үлемендә үземне гаепле тоям. Икенче балам туса, аны беркемгә дә бирмәс идем. Бер яшен үткәрергә җыенганда җеназа булды, – дип күз яшен сөртте Снежана. – Виталий Захаровны кичерә алмыйм. Ничә елга утыртсалар да, минем өчен аз булып тоелачак. Бала гомере бәһасез.

 

– Балалар, Виталийга рәнҗемәгез, – дип әйтте әниләре Зоя. – Мин аны яхшы беләм. Ул баланы махсус ташламаган. Йә аягы таеп киткәндер, йә Максимны тәрәзә төбенә утырткандыр. Оныгым бик тыныч, шат күңелле иде. Егылса да, еламады. Күптән түгел лаеклы ялга чыктым. Аны карармын, әти-әнисе эшләр дип уйладым. Хәзер йокы бүлмәсенә керә дә алмыйм, чөнки балконга шуннан чыгып йөрелә.

 

 

 

 

Павел һәм Снежана Максим белән

 

 

Максим шушы йорт бапконыннан егыла

 

Эльмира СӘЛАХОВА | 01.02.2010

башка фотолар
 
 
 
Информеры